Логотип Казан Утлары
Габдулла Тукайның тууына - 135 ел

Тукай таптап тузан иткән ташлар...

Күңел кошы калган бу дөньяда – тар дөньяга ничек сыясың? Ул шагыйре кебек ятим түгел – Һәр йөрәктә аның оясы!

Тукай таптап тузан иткән ташлар
дуен булып яткан Җаекка...
Һәм саеккан Җаек... Йөзмәс булган
шагыйрь кереп баскан каеклар.
Ник уалган димсез бу ташлары?
Тукай шулай авыр булганмы?
Ә бармы соң Җирдә җиңел шагыйрь –
шагыйрь иңнәрендә ил гаме!

Казан ташы, бәлки, күтәрер дип,
Иделенә кайткан әйләнеп...
Көтмәгәндә, Тукай җиргә иңгән,
иңнәренә алгач галәмне...
Күңел кошы калган бу дөньяда –
тар дөньяга ничек сыясың?
Ул шагыйре кебек ятим түгел –
Һәр йөрәктә аның оясы!

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев