Логотип Казан Утлары
Хәтер

Кайгырма син

Яңгырый яз: кыр казлары кайта, Кар сулары гөрли басуда; Атыш тынган ара җай китереп, Кулъяулыгы юам бу суда.

Яңгырый яз: кыр казлары кайта,

Кар сулары гөрли басуда;

Атыш тынган ара җай китереп,

Кулъяулыгы юам бу суда.

 

Ак кулъяулык элеп куям җилгә,

Җил тирбәтеп аны киптерә;

Сизәм-сизәм, язның дәртле җиле

Синнән миңа сәлам китерә.

 

Сагындыңмы, бәхет күгәрченем?

Мин дә менә урман буенда,

Талгын гына йомып күзләремне,

Җанландырам сине уемда.

 

Гүя хәзер безнең һөҗүмнәрне

Сөембикә манарасыннан,

Чәчең җилфердәтеп язгы җилдә,

Бәгърем, карап торасың сыман.

 

Ерагаясың дип кайгырма син,

Без дошманны куып барабыз;

Никадәрле ерак куа алсак,

Шулкадәрле якын арабыз.

 

Эчәр өчен салкын кар сулары,

Әй, чылтырап ага басуда;

Кар суында кулъяулыгы юам,

Мин кайгымны юам бу суда.

 

 

 "КУ" 01, 2019

Фото: pixabay.com

Теги: шигырь шигърият шигъри хәтер фатих кәрим

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев