Логотип Казан Утлары
Хәтер

УРМАНЧЕ ҺӘМ ТАКТАШ (истәлекләр)

Бакый аганың Академик Королёв урамындагы кунакчыл өендә кемнәрне генә очратмадым мин?! Шуларның берсе – Рафаил Һади улы Такташ*, ягъни бөек шагыйребезнең өлкән улы.

Бакый ага Урманче мин аны белгән дәвердә кунакка йөрергә, сәяхәт кылырга бик ашкынып тормый, ә үзе кунак кабул итәргә ярата иде. Күзне йомган килеш тә табып була торган китапларың, архив папкаларың, стеллажлардагы картиналарың яныңда булганда, теләсә кем белән теләсә нинди темага әңгәмә корырга җайлы бит! Кирәк булса, эшләнеп беткән, йә гипс, йә балчык хәлендәге скульптуралары да якында гына – шул ук өйдә, бер кат түбәндәрәк кенә... Бакый аганың Академик Королёв урамындагы кунакчыл өендә кемнәрне генә очратмадым мин?! Шуларның берсе – Рафаил Һади улы Такташ*, ягъни бөек шагыйребезнең өлкән улы.

1970 елның 23 августында булды бу очрашу. Мин ул вакытта «Яшь ленинчы» газетасында җаваплы секретарь булып эшли идем. Бакый ага мине иртәнге сәгать уннар тирәсенә өенә килергә, бер сәнгать белгеченең аның турында язган мәкаләсен укып фикер алышырга чакырган иде. Якшәмбе көн иде ул. Бакый аганың кунагы анда иде инде. Кояш нурларын шактый мул сеңдергән йөзле, чандыр, озын буйлы, ир уртасы кеше ачык көлсу төстәге затлы костюмнан. 

– Шагыйрь Ренат Харисов, – дип, мине аңа тәкъдим итте Бакый ага. Рәссамның җыерчыксыз киң маңгае агарыбрак, ә йөзе кызарыбрак киткән кебек күренде. Әллә нинди очракларда да җан тынычлыгын сакларга күнеккән, хисләрен авызлыкта тота белгән, сабырлык үрнәге булырлык Бакый ага бераз дулкынлана иде. 

– Рафаил Такташ, – дип, кискен генә кулын сузды миңа Бакый аганың кунагы, исеменең ахыргы авазларына басым ясап. (Соңыннан гына белдем: иҗатында гел яңалыкка омтылган Һади Такташ улына исем сайлаганда, Библия фәрештәсе Рафаилне дә, бөек итальян рәссамы Рафаэльне дә истә тотмаган, ә «Рабочий факультет имени Ленина» атамасының сүзләрен кыскартып ясаган икән. Шагыйрьнең хатыны Гөлчәһрә Хәмзина улы туганда, әнә шул факультетта укый торган була. Икенче улының исеме – Аван.  Чуваш телендә ул «яхшы, әйбәт» мәгънәсен белдерә. Шуннан алынгандыр дисәм, ул да әүвәле Авангард булган икән. Күп еллардан соң миңа бүләк иткән үзенең шигырьләре һәм поэмалары китабының тышлыгында ул исемен Рафаил Такташ дип язган.) 

Такташ исеме, минемчә, һәр татар кешесе өчен мәктәп дәреслекләреннән үк таныш, ниндидер магик көчкә ия, дулкынландыргыч сүз. Минем кебек яшь язучы өчен – бигрәк тә.  Ул вакытта мин инде күренекле фотохудожник, шагыйрьнең кече улы Аван Такташ белән дә таныш идем, хезмәттәшлек мәйданында ара-тирә очрашканга, бу сүзгә күпмедер дәрәҗәдә күнеккән дә идем шикелле. Бакый аганың күзләрендә кояш нурлары эчеп аккан тыныч елга зәңгәрлеге булса, Рафаил абзыйныкында сикереп аккан салкын чишмә суы зәңгәрлеге иде. 

Рафаил Такташ Бакый ага турында мәкалә түгел, ә монография язган булып чыкты. Монографияне Татарстан китап нәшриятына бирергә уйлый икән, ләкин анда тапшырыр алдыннан кулъязманы рәссамның үзе белән карап чыгарга булган. Мин килгәндә, алар эшне башлаганнар иде. 

Бакый ага миңа урындык алып килде, үзе биек аркалы креслосына кыңгыраеп утырды, Рафаил Такташ, аңа каршы тәбәнәк креслога кунаклап, рус телендә язылган монографияне укуын дәвам итте. Биография өлешен алар үтеп бетә язганнар иде инде. Ул Бакый агада әллә ни борчу тудырмады, зур креслосына чумып, тыныч кына тыңлый, башын ара-тирә кагып, хуплап куйгалый. Рәссамның конкрет әсәрләрен бәяләүгә килеп җиткәч, Бакый ага тураебрак утырды, тагы да җитдиләнә төшеп тыңлый башлады. Сәнгать белгече Бакый аганың мәшһүр скульптурасы «Сагыш»ка озаклап тукталды. Алар әстерхан чикләвеге агачы түмәрен кайдан, ничек алып кайту турында сөйләштеләр, аның кеше портретын ясау өчен иң яхшы материал булуын расладылар. Рафаил Һадиевич карт кеше сынының күзләрендәге төпсез тирәнлек, маңгаендагы сырларның хәрәкәтле булып күренүе, кулы аркасында бүртенгән кан тамырларында ярсу дулкыннар йөгерүе турында язган. 

– Баки Идрисович! А почему эта работа по-татарски называется «Сагыш», а по-русски – «Раздумья»? – дип сорап куйды Такташ. – Сагыш же тоска, печаль... А раздумья – это совсем другое... 

– Менә шунда инде бу эшнең хикмәте, Рафаилҗан... Татар килә дә: нилектән сагышлана, нәрсәне йә кемне сагына икән бу карт, дип уйлый... Башка милләт кешеләре килә дә: о чём же так крепко думает этот старик, диләр. И каждый фантазирует посвоему, – диде Бакый ага. 

– И о чём же он думает, Баки Идрисович, если не секрет?

– Конечно, не о еде, и не о тряпках, и о женщинах печалиться ему уже бесполезно... – диде Бакый ага һәм, артистларча озак паузадан соң, серле генә итеп өстәп куйды: – Он думает о прошлом, сегодняшнем и будущем, а тоскует – в смысле сагына – по разрушенной мечте, Рафаилҗан...

– А конкретнее, Баки Идрисович!

–  Ә бусы инде синең фантазияңә бәйле... –  диде Бакый ага һәм эшне дәвам итәргә өндәде. 

Рәссам монографиянең бу өлешен дә канәгатьлек хисе белән, хәтта кызыксынуын яшермичә тыңлады – ул Рафаил Такташның фикерләре белән килешә иде. Аның Дәрдемәнд сынын анализлавы миңа, бу шагыйрьне үзенең әдәби остазы дип санаган, аның иҗатын ныклап өйрәнгән, хәтта барлык шигырьләрен диярлек яттан белгән кешегә, аеруча нык тәэсир итте. Бакый ага да Дәрдемәндне иң зыялы һәм тирән татар шагыйре дип саный, аның шигырьләрен яттан сөйли иде. «Булат такмый кәмәрләгән конан бил...» шигырен ул ни өчендер «Фулад такмый кәмәрләгән конан бил...» дип укый иде. Ул миңа «Мөгезе бар куйның бары да кучкар түгел...» шигыренең Мәҗит Гафурига багышланган булуын әйтте – шагыйрьнең алтын приискаларында эшләп алган Гафури бераз аксак булган икән... Дәрдемәнднең «Тәнкәен ак, түшкәйләрен киң яраткан...», «Сөләйманны җиңә Бәлкыйс аягы...», «Кораб» шигырьләренә Бакый Урманченың иллюстрацияләре барыбызга билгеле... Рафаил Такташның минем яраткан шагыйремне «Дардманд» дип язуы һәм шулай тупас итеп укуы күңелемне кыерсытты. Мин, аны бүлдереп, Дәрдемәнд татарча менә шулай языла һәм укыла, ә русчасы болай дип язып һәм әйтеп күрсәтергә батырчылык иттем. Ләкин Рафаил абзый сүзләремне колагына кертмәде, тагын берничә мәртәбә Дардманд дип кабатлады. Мин Бакый аганың китап шкафыннан әле күптән түгел генә аңа үзем төзегән, үзем бүләк иткән, 1970 елның май аенда гына беренче тапкыр русча дөнья күргән «Дэрдменд» китабын алып бирергә мәҗбүр булдым. Рафаил абзый бу кечкенә китапны битараф кына алды, ачып, берничә шигырь укыды һәм кызыксынып китте. Бакый ага Дәрдемәнднең кайсыдыр шигырен (көндәлегемә анысын теркәмәгәнмен) татарча сөйләп күрсәтте һәм аны үзенчә аңлата башлады. Рафаил абзый татарча, бераз үзбәк акценты белән, шигырьне аңлаганлыгын әйтте, һәм ана теленең камил булмавы өчен гафу үтенде: «Сыну классика татарской литературы, конечно, это прискорбно, но, знаете, условия и обстоятельства были таковы», – дип уфтанды. Ул миннән Дәрдемәнднең татарча һәм русча чыккан китапларын табып бирүне үтенде. Мин русчасын табарга вәгъдә иттем, ә татарчасының 1959 елдан бирле нәшер ителмәве хакында әйттем. Рафаил абзый, бераз тын торганнан соң: «Да, он, видимо, всё ещё золотопромышленник!..» – дип куйды. Без яңадан монографиягә кайттык. Рафаил абзый инде «Дәрдемәнд» сүзен һәр очраган саен карандаш белән төзәтеп барды, төзәтеп укыды... Ул укыганда, мин аның кыяфәтендә форосурәтләрдәге Һади Такташ чалымнарын эзләдем. Бераз таптым да, тапмадым да кебек. Һади Такташның чәче җил булмаганда да, аның барлыгын белгертеп торган давыл-чәч, ялкын-чәч булган. Ә Рафаил абзыйның чәче кара-көлсу, сыек, кыллы җептән бәйләнгән башлык кебек. Ә күзләрендә әтисенең төсе бар кебек. Һади Такташның җете зәңгәр күзләре бик матур һәм сихерле булган, диләр. Мәскәүдә аның күзләрен күреп, француженкалар гашыйк булганнар дип тә сөйләгәнне ишеткәнем бар. Рафаил абзыйның зәңгәр күзләре гашыйк итә торган түгел, ә сискәндерә торган иде... 

Бу җыйнак, минем өчен кызыклы һәм саллы булып тоелган монографияне без уңышлы гына ерып чыктык. Бакый аганың текстка вак-төяк төзәтмәләре генә булды. Ул, асылда, канәгать иде булса кирәк, ләкин аның күңелен нәрсәдер тырнавы сизелеп тора. 

– Рафаилҗан! Ренатка кереш өлешен дә укытып карыйк әле, – диде ул. Рафаил абзый, бер сүз дә әйтмичә, миңа монографиянең шул битләрен аерып алып бирде. Алар чәй эчә-эчә нидер сөйләштеләр, ә мин текстка кереп чумдым. Кереш миңа ошамады. «Казан үзенең рәссамнары белән данлыклы» дип башланган керештә, башлыча, Н.Фешин, П.Беньков, П.Радимов, Л.Фәттахов, Х.Якупов һәм тагын берничә күренекле рәссам иҗатларына киң характеристикадан гыйбарәт иде. Бу төркемдә татар рәссамнарыннан иң беренче булып югары профессиональ белем алган, милли сынлы сәнгатебезнең барлык җанрларын да үстерүгә бәһаләп бетергесез өлеш керткән, казакъ, үзбәк сынлы сәнгатьләрен үстерешкән Бакый Урманче шул төркемнең гади бер әгъзасы гына булып калган. Андый шәхес аерым монографиягә лаеклы була аламы дигән табигый сорау туа. Күрәсең, Бакый аганы әнә шул борчыган, чөнки мондый сорау призмасы аша карагач, ягъни мондый керештән соң, аның иҗаты кечерәеп, икенчел булып кала. Мин үз фикеремне әйттем. Рафаил Һадиевич мине бүлдермичә, ләкин тырпаебрак тыңлады. 

– Урынсыз була дип әйттем бит! – диде Бакый ага. Бу мизгелдә аның зәңгәр күзләрендә горурлык очкыннары уйный иде. – Әйттем бит, үгезнең мөгезеннән тотарга кирәк, дип.

Мин килгәнче алар нәкъ менә шушы хакта бәхәсләшкәннәр икән.  Рафаил абзый миңа бераз сынабрак, өстәнрәк карап торды да сүзсез генә, тыныч кына шул абзацларны карандашы белән сызып куйды.  Ул үзеннән бик күпкә яшьрәк кешенең тәнкыйтен матур күтәрде. Бакый ага фикеренә туры килгәнгә булса кирәк!.. 

Рафаил Һадиевич китәргә җыенгач, ишек катында тагын бер кызыклы, мине уйга салган вакыйга булды.

– Бакый Идрисович! Я же признаю и показываю Вас основоположником татарского профессионального изобразительного искусства цитатой из Наки Исанбета... Мало ли что не своими словами... Если был бы не согласен, то не взял бы эту цитату. Я всецело согласен... – диде Рафаил Һадиевич һәм татарча саубуллашып чыгып китте. Ул Бакый аганың телдән әйтелмәгән, әмма кәефендә чагылган фикерен, әлбәттә, чамалаган иде. 

– Рафаилнең Казанга кайтып төпләнәсе, татарга хезмәт итәсе килә... Ул безнең җитәкчелек белән ачылышлы булудан курка бугай, – диде Бакый ага. – Мине дә бит монда коллегалар кочак җәеп каршы алмадылар... 

P. S. Рафаил Такташның бөек рәссамыбыз Бакый Урманче турындагы монографиясенең язмышы миңа бүген дә билгесез. Мин аны эзләп карадым, ләкин әлегә таба алмадым. Ләкин андый фәнни хезмәт бар, һәм ул кайдадыр саклана. 2003 елда Казанда узган Беренче бөтендөнья татар галимнәре форумына үзе килә алмагач, Рафаил Һадиевич ниндидер материалларын Үзбәкстан делегациясе аша Казанга юллаган дигән хәбәр дә бар. Бәлки, шулар арасында теге кулъязма да булгандыр... 

Кызганыч ки, Дәрдемәнд китабын аңа бүләк иткән-итмәгәнлегемне хәтерләмим. 1997 елда без Рафаил Һадиевич белән Казанда очраштык, сөйләшеп тә утырдык. Шул арада ул карандаш белән җәһәт кенә минем портретымны да ясады һәм бүләк итте, ләкин 27 ел элек булган вәгъдәм дә, монография язмышы да хәтеремә килмәде, ул да искә төшермәде.
* Такташ Рафаил Һади улы (1926 – 2008) – сынлы сәнгать белгече, рәссам, сәнгать фәннәре докторы, Үзбәкстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Үзбәкстан сынлы сәнгать академиясенең мактаулы академигы, 300дән артык фәнни хезмәт, берничә монография авторы.

 

"КУ" 08, 2022

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев