Логотип Казан Утлары
Хәтер

ҖЫР ШИГЪРИЯТЕ АЛИҺӘСЕ

«Гөлшат Зәйнашева татар җыр поэзиясенә үзеннән лаеклы өлеш кертте. Аның җырларын халык үз җыры итеп кабул итте, яратты». Гариф Ахунов

 «Ходай аны бу дөньяга җыр чишмәсе итеп яраткан бит!

Кайсы гына җыр текстын укып чыкма, күңелдә яңа көй уяна башлый.

Шуңа күрә композиторлар аның тирәсенә елыша».

«... Аның матур гына җырлары музыкасы белән отышлы».

Сибгат Хәким

«Гөлшат  Зәйнашева татар җыр поэзиясенә үзеннән лаеклы өлеш кертте.

Аның җырларын халык үз җыры итеп кабул итте, яратты».

Гариф Ахунов

Шагыйрә, драматург, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлшат Зәйнашеваның тууына – 95 ел. Аның ярты гасыр дәвам иткән күркәм иҗатын татар халкы, әдәбият, сәнгать, бигрәк тә җыр яратучылар яхшы белә. Халыкчан, күпкырлы оптимистик, популяр әсәрләре белән халкыбыз күңелендә әле дә яши.

Бу язмамда мин күренекле шагыйрәнең туганы буларак, кайбер хатирәләр белән генә уртаклашам. Ә иҗаты белән тирәнрәк танышырга теләгән укучыларга киңәшем шул: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, доцент Дания Хан кызы Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова 2006 елда «Гөлшат Зәйнашеваның җыр шигърияте» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклады. Шул исемдәге монографиясен 2009 елда бастырып чыгарды. Без, шагыйрәнең туганнары, сезнең сәнгатебез өчен бик мөһим хезмәтегезгә ихлас рәхмәтлебез, изге теләкләребезне юллыйбыз. 

Гөлшат апа белән безнең туганлык болай. Аның әтисе Хисам (Хисаметдин) абый белән минем әнием Маһруйның (1910–1979) әнисе Фәрхисрур (1884–1971) – бертуганнар. Беренче карашка без ерак кардәшләр кебек күренсәк тә, чынбарлыкта якын туганнар булып, 1953 елдан алып, даими аралашып яшәдек. Чөнки Гөлшат апабыз туган җанлы, киң күңелле, мәрхәмәтле зат иде. Ә шәхсән мин үзем татар әдәбиятын, сәнгатен, җырларын ихлас яратучы, хатыным Венера да шундый калыптан. Шушы уртаклык, какшамас фикердәшлек безне нәселебезнең йөзек кашы, мәшһүр шагыйрә, мөхтәрәм Гөлшат апабыз белән нык якынайтты.

Нәшриятта басылып чыккан һәр китабын (алар 23 булды) Гөлшат апа җылы автограф язып, безгә бүләк итте, ә без ихлас куанып, аны һәрчак кайнар тәбрикләдек. Вафатыннан соң тагын өч калын китап дөнья күрде: «Сайланма әсәрләр» (2006 ел), «Шигырьләр, пьесалар, хатирә» – ике китап 2018 елда, шагыйрәнең тууына 90 ел тулуга мөхтәрәм Президентыбыз Р.Н.Миңнехановның финанс ярдәме белән нәшер ителде. 

Минзәлә районында яшәгәндә, 1963 елда безне – Марс һәм Венераны шатландырып, кызыбыз туды. Гөлшат апа киңәше белән аңа Алсу исеме куштык. Шул чакта Гөлшат апа бер генә кичкә безгә килде, без бик шатландык, озак гәпләштек. Ул Минзәлә драма театрына чираттагы яңа пьесасын алып килгән. Дүрт чакрым араны ул кичен, кояш баеганда, юлы-ние белән яңа гына сөрелгән басу аша буразналар таптап, җәяү үткән. Соңыннан сөйләде: «Буразналар» җырының сүзләре күңелендә шул чакта, басуда туган икән. Күренекле композитор Җәүдәт Фәйзи аңа дәртле, моңлы көй язды, оста җырчылар башкаргач, ул популяр җыр булып китте. 

Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварында ТАССР Чаллы кантоны (хәзер Тукай районы) Иске Теләнче авылында биш балалы игенчеләр Хисам һәм Әнвәр Зәйнашевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Теләнче елгасы буендагы Чаллы – Сарман юлының 39 нчы чакрымында урнашкан бу кечкенә матур татар авылында 1926 елда 366 кеше яшәгән. 

Зәйнашев Хисамның (Хисаметдин 1896–1936) әтисе Хөснетдин (1848 елгы) Россия армиясендә озак еллар солдат хезмәтендә була, 29 яшендә рус-төрек сугышында (18771878) катнаша, батырлыгы өчен алтын медаль белән бүләкләнә һәм авылына кайта. Бай Хәлфин Йосыф кызы Хәлимәгә өйләнә, ә кәләш тузган, ямьсез өйгә мул бирнә белән килә. Хөснетдин – елгыр, булдыклы кеше була, игенче, мал-туар асрый. Тиз арада бирнә акчасына ике катлы мәһабәт йорт җиткерә. Беренче кат кызыл кирпечтән салына, анда кибет һәм шуңа тоташ склад урнаштырыла. Икенче катта нарат бүрәнәдән киң, күп тәрәзәле, якты торак йорт төзелә. Булачак шагыйрә Гөлшатка бабасы салган шушы кояшлы өйдә туарга насыйп була. 1940 нчы елларда ул йортта мин дә берничә мәртәбә кунак булдым. Фәрхисрур әби (Хөснетдин хаҗи кызы) безнең 3 чакрым ераклыктагы Иске Дөреш авылыннан мине (6 яшьтә) ияртеп, өч баласы белән тол калган Гыйная апа янына бара идек. Аның ире – Хисамның бертуган абыйсы Әгъләметдин Ватандашлар сугышында Кызыл Армия сафларында катнаша һәм һәлак була. 2022 елның сентябрендә кызым Алсу белән без Гөлшат апа туган авылда булдык, йорт нигезен фотога төшердек. Беренче каттагы кирпеч кибет һәм корылма әле исән, ә икенче каты инде сүтелгән. 

Хөснетдин хаҗи гаиләсендә 7 кыз, 2 малай туган. Чибәр кызлар төбәкнең төрле авыл егетләренә кияүгә чыгып таралыша, ә төп йортта, әтисе янында төпчек улы Хисам Зәйнашев кала. Ул Зәй төбәге, Биш Субаш авылы инсаны Хәмәтҗан кызы Әнвәргә өйләнә, гаиләдә 4 кыз (өченчесе Гөлшат), бер малай дөньяга килә. Хисам абый оста гармунчы, шигырь ярата, әңгәмәдәше белән сөйләшкәндә, шигъри җөмләләр әйтә. Үзе бик булдыклы, хезмәт сөючән крестьян, кулыннан бөтен эш килә. Кардәше Нәҗип абый Гөлшат апага берчак әйтә: «Гөлшат, син әтиеңә охшаган, ул да шигырь белән сөйләшә иде», – ди. Хуҗабикә Әнвәр апа (әнисе) һәрчак моңланып, җырлап эшләргә ярата. Әти-әнисенең шундый күркәм гадәтләре кечкенә Гөлшатка да күчкән, күрәмсең. 

1917 елгы Октябрь түнтәрелешеннән соң совет хакимияте хосусый сәүдәне катгый тыя, Хөснетдин Зәйнашевның кибетен тартып алып, сельпо дигән оешмага тапшыра. Барлык кирәк-яракны Хөснетдиннең универсаль, бай кибетеннән сатып алып көн күргән авыл халкы кыен хәлдә кала, чөнки күп тауарлар дефицитка әйләнә. Сәүдәне тыйса да, Зәйнашевлар совет хакимиятенә каршы булмый, ул вәгъдә иткән якты киләчәккә ышанып, зур өметләр баглап, тырышып эшлиләр. 1929 елда колхоз оештыралар, гаилә аңа кушыла, атсыз, мал-туарсыз, авыл хуҗалыгында кирәкле эш коралларсыз кала, аларны колхозга тапшыра. 1930 елдан хәлле крестьяннарга «кулак» дигән ярлык тагып, аларны аяусыз репрессияләү киң колач ала. Бу кара исемлеккә 82 яшьлек Хөснетдин хаҗи да эләгә. НКВДның ике башкисәре килеп, аны Соловкига сөргенгә озатмакчы булалар. Хисам абый, әтисен кызганып, юлда ук үләчәк дип, аны өендә калдыруны сорый. Аның урынына үзем китәм, ди. Ягъни үзе теләп, Соловкига китә. Бу турыда сөйләгәч, күпләр ышанмый, ничек инде бер гаепсез кеше үзе теләп сөргенгә китә, диләр. Хисам абыйны 1930 елның 6 мартында кулга алып, канунсыз, мәрхәмәтсез «өчлек» 27 майда РСФСР Җинаятьләр кодексының 58-10 маддәсе нигезендә нахак гаепли. Совет хакимиятенә каршы пропаганда алып барган, имеш. Бер гаепсез колхозчыны 5 елга хөкем итеп, лагерьга озаталар, Ак диңгез каналын кул белән төзүдә, авыр хезмәттә, ярым ач хәлдә 12 шәр сәгать эшләтәләр. Күренекле язучы Александр Солженицын «Архипелаг ГУЛАГ» әсәрендә «1930 елда Соловкида 50 мең тоткын булган», дип язды. Еллар үткәч, ул канал саега, аңа суднолар керә алмый, файдасызга әйләнә. Меңнәрчә, ун меңнәрчә халык шул утрауда һәлак була, каберләре дә билгесез кала. Бу җанкыйгыч лагерьда татар халкының мәшһүр уллары михнәт чигә: Мирсәет Солтангалиев, Һади Атласи, Бакый Урманче, аның бертуган энесе Һади Урманче (һәлак була). Сәгыйть Сүнчәләй – шагыйрь, большевик, Ватандашлар сугышы вакытында лагерьда атып үтерелә. 

Хисам абый күп җәфалар чигеп, хөкем срогын тутырып, капчыгына Сталин рәсемле Мактаулы кызыл кәгазьләр салып, 1935 елда авылына кайта, әмма үз йортына керә алмый. Чөнки әтисен, 4 баласын, хатынын ул өйдән куып чыгарганнар («халык дошманы» гаиләсе бит), сугышта һәлак булган бертуган абыйсы Әгъләметдин гаиләсенә биргәннәр. Авылында, гаиләсе янында хәл җыярга да өлгерми, Хисам абыйны тагын кулга алып, икенче мәртәбә шул ук сөргенгә озаталар. Бу юлы инде әйләнеп кайтмый, һәлак була. Ул киткәч, 1935 елда бишенче бала – Фатыйма туа. 40 яшьлек акыл иясе, эшчән, булдыклы Хисам абыйның кайчан, ничек һәлак булуы, кайда җирләнүе турында мәгълүмат юк, НКВД аны яшерде. Хәтта мәетләрне дә ГУЛАГ үзенеке санаган, гаиләсенә, туганнарына белдермәгән, тиешенчә җирләргә рөхсәт итмәгән.

1989 елда кызы Гөлшат мөрәҗәгатенә әтисенең репрессия корбаны буларак аклануы, реабилитация турында Татарстан прокуроры К.Ф.Әмиров имзасы белән белешмә алды. Дәүләт биш бала атасын үтергән өчен 8 мең сум (!) акча түләде, Гөлшат апа аны бертуганнарына өләште, үзенә бер тәңкәсен дә алмады.

Берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән йорт-җирсез, ач-ялангач, хәерче хәлендә тол калган әнисе ике яшьлек Гөлшатны Хисам абыйның бертуганы, Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында яшәүче баласыз Маһнуй (тулы исеме Өммеһани) апага асрамага бирергә мәҗбүр була. Гөлшат бу гаиләдә ачлы-туклы үсә, апасының ире, эш сөймәүче Хөрмәкәй эчүгә сабыша, еш тавыш чыгара, мәктәптә бик яхшы укучы балага дәрес хәзерләргә комачаулый.

Башлангыч мәктәптән соң, Гөлшат күрше Хуҗәмәт авылына 5 чакрым җәяү йөреп белем ала. Аннан соң 1942–1945 елларда Минзәлә педагогика училищесында 14 яшеннән үз көнен үзе күреп, бик яхшы укый. Кешеләргә идән юып, бәрәңге бакчаларын казып җан асрый. Берничә кыз янгын сүндерүчеләр каланчасы астындагы җылытылмый торган бүлмәдә яшиләр. Кышкы салкыннарга түзәр чама калмагач, Гөлшат кирпеч ватыклары җыеп, кечкенә генә «голландка» (буржуйка) миче чыгарып куя. Моңа янгын сүндерүче абыйлар шакката, ә иптәш кызлары чиксез шатлана. Гөлшат бик елгыр, җитез кыз була, гел «бишле»гә укый, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, сәхнәдә җырлый, шигырьләр сөйли; үзе дә шигырьләр яза башлый, алар дивар газетасында урын ала һәм район матбугатында басылып чыга. Ә НКВД Гөлшатны даими күзәтеп тора. Педучилищедагы аңа кагылышлы барлык документларны җыеп ала. 2011 елда көллият музеенда шагыйрәгә багышланган экспозиция булдырырга ниятләгән директор аларның берсен дә тапмады. 

1945 елда Гөлшат, кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырып, Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Бик тырыш, пөхтә студентка була, бик яхшы укый, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, сәхнәдә моңлы итеп җырлый, шигырьләр сөйли. Аны шагыйрә, җырчы дип йөртәләр. Курста иң алдынгы, актив студентка буларак, Габдулла Тукай исемендәге дәрәҗәле стипендиягә лаек була.

Әмма ул – «халык дошманы» кызы... Һәм менә бервакыт аны институт директоры Йосыф Туишев кабинетына чакыртып, тетрәндергеч хәбәр әйтә: «Гөлшат, мин сезне институттан чыгарырга мәҗбүр, НКВД таләп итә». Гөлшатны «халык дошманы» кызы булуда һәм институтка кергәндә, әлеге фактны яшерүдә гаеплиләр. Ике яшьтә әти-әнисеннән аерылуга дучар ителгән ятим бала әтисен бөтенләй хәтерләми. Шуңа карамастан, ул совет власте өчен куркыныч кеше булып чыга. 

Бу җан әрнеткеч вакыйганы яшь кыз бик авыр кичерә, әмма югалып калмый. Шунда ук Казан театр училищесына укырга керә. Берничә айдан соң институт директоры Гөлшатны эзләтеп таба һәм яңадан укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирә. (Курку белмәс, әхлаклы, бик миһербанлы кеше булган Йосыф ага). 

Институтны тәмамлагач (1949 ел), бик җаваплы эшләрдә хезмәт итә Гөлшат апа. Татарстан радиосында 16 ел дәвамында башта әдәби-драматик, соңрак музыкаль тапшырулар мөхәррире була. Биредә ул язучылар, композиторлар, күренекле сәнгать эшлеклеләре белән аралаша, үзе дә иҗатка кереп китә, җыр текстлары, шигырьләр яза. Аннан соң 21 ел Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, кадрлар бүлеге башлыгы, язучыларның Тукай клубы директоры.

Матбугат йортындагы китап нәшриятында мөхәррир булып эшләүче Гөлшат апа белән мин 1953 елда, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәч күрештем. Ул чакта алар: кызы Асия, ире Мөхәммәт белән Некрасов урамында ярым подвалдагы бик кечкенә бүлмәдә яшиләр иде. Ә мин якын гына Маяковский урамында якташым Лотфикамал апаларда көн күрәм, Гөлшат апаларга баргалыйм. Бүлмә кысан булса да, киң күңелле апам мине якты чырай, тәмле чәй белән каршы ала, тормышым, укуым белән кызыксына. Кайчак җыелышка китә, мин Асияне карыйм, дәрескә әзерләнәм. Бервакыт химиядән дәрес әзерләп утырганда, 3 яшьлек Асия миннән: «Бу нинди китап?» – дип сорады. «Химия», – дидем. Шуннан соң ул мине «Химия абый» дип йөртә башлады, килгәнне тәрәзәдән күрсә: «Химия абый килә!» – ди икән. Гөлшат апаларга без мәктәптән үк сабакташым, дустым, музыка училищесы студенты Илһам Шакиров белән дә баргаладык, шул танышу алга таба аларның иҗади дуслыгына китерде. Студент вакытта мин Матбугат йортындагы Г.Тукай исемендәге язучылар клубына җомга кичләренә бик теләп йөрдем, Гөлшат апа – аның директоры, үзе чакыра иде. 

Бервакыт (1950 нче еллар) Гөлшат апа иҗат иткән «Рамай» пьесасын Язучылар берлегенең драматургия секциясендә тикшереп фикер алыштылар. Ул җыелышка Гөлшат апа мине дә дәшкән иде, кызыксынып тыңлап утырдым. Утырышны күренекле драматург Таҗи Гыйззәт алып барды. Язучылар Мирсәй Әмир, Әнәс Камал чыгыш ясап, әсәрне хупладылар. Башкалар җитешсезлекләрен күрсәтеп, тагын да камилләштерү юлларын атадылар. Гөлшат апа ул әсәрне яңабаштан язып, театр сәхнәсенә менгерде.

Мин 1958 елда институтны уңышлы тәмамлап, дәүләт сортлар сынау участогында мөдир булып эшли башладым. Бәхетемә, ул үз авылыбызда – хәзерге Тукай районы Иске Дөреш авылында иде. Гөлшат апа белән элемтәбез өзелмәде, 1959 елда ул безгә килде. Туган-тумачалары – безнең гаилә белән шатланып күрешкәч, хәл-әхвәл белешкәч, чәйдән соң: «Марс энекәш, басуларыңны күрсәт әле миңа», – диде. Без аның белән тарантаска утырып, басу-кырларга юнәлдек. Август аеның кояшлы, матур көне, игеннәрне урыпҗыю бара, кызу эш өсте. Гөлшат апаны бөтен нәрсә кызыксындыра. Уңдырышлы басуларда күкрәп үскән бодайларга соклана, игенчеләрне мактый. Мин әбәткә туктаган комбайнчыларга шаяртып: «Менә, егетләр, сезнең турыда җыр язарга Казаннан шагыйрә Гөлшат Зәйнашева килде, сынатмагыз!» – дим. Бу экскурсиядән ул канәгать калган иде. 

1960 нчы еллар башында Гөлшат апа сүзләренә композитор Мансур Мозаффаров кабатланмас моңлы көй язып, консерватория студенты Илһам Шакиров тыңлаучыларның күңел кылларын тибрәндереп башкарган «Менәргә иде Урал тауларына» җырының текстын өлкән язучылар А.Шамов, Г.Әпсәләмов, Ф.Хөсни, Н.Дәүли, З.Мансур нигезсез пессимизмда гаепләделәр. «Урал таулары биек түгел бит, коммунизм төзегән чорда аларга менәргә хыяллана Гөлшат Зәйнашева, менсен!», имеш. Бу исә шигырьне бары тик сәяси караштан гына бәяләү иде. Бу турыда Гөлшат апа ачынып язды: «Менәргә иде Урал тауларына» җырым өчен, йа Хода, күпме эләкте миңа?!» Яшь, хатын-кыз шагыйрәгә ярдәм итәсе урынга коммунизм әкияте каннарына сеңгән олы язучылар аны һәр җыелышта шул бер шигыре мисалында урынсыз теткәлиләр, хәтта матбугатта да усал тәнкыйть итәләр. Өлкән язучы Нәби Дәүли 6 ел шул популяр җыр сүзләренә, аның авторына каршы көрәшә. Әмма Татарстан язучыларының шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваны СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алу тәкъдимен караган җыелышында чыгыш ясап, фикере үзгәрүе, ялгышын тануы турында әйтә, шагыйрәне Язучылар берлегенә тәкъдим итүне хуплый.

Гаҗәп һәм сәер бит – тәбәнәк Урал таулары коммунизм төзергә нык комачаулыйлар икән! Әмма җырны халык җылы, яратып кабул итте, аны һәм шигырь авторын яклаучылар, бу турыда мәкаләләр язып бастыручылар да аз булмады. Нәтиҗәдә, әлеге моңлы җыр әле дә аһәңле, горур яңгырый, чөнки мәшһүр җырчыларыбыз аны бик теләп башкара, җыр сөючеләр исә ләззәтләнеп тыңлый! Шул хәсрәт тәнкыйтьчеләргә багышлап Гөлшат апа: 

«Елмаеп үтик тормышның авыр сукмакларыннан:

Саклагыз мине, дусларым, «Тәнкыйть» тукмакларыннан!» 

– дип язды үзенең «Адәм көлкесе» җыентыгында.

Гөлшат апаның консерватория студенты Илһам Шакировка, башка яшь җырчыларга, сәнгатькярләргә ярдәме күп тиде. Матбугатта аның сәләтле җырчылар турында күләмле язмалары, очерклары чыкты, аларга үсү, популярлашу өчен киң юл ачылды. «Гөлсем Сөләйманова» (1957); «Гөлшаһидә җырын кем җырлый?» (Флёра Сөләйманова турында, 1999); «Сагынулы биниһая» (Рафаэль Ильясовка багышланган, 2003) һ.б. һ.б. 

Күп хезмәтен, нервларын сарыф итеп, Гөлшат апа мәшһүр композитор Сара Садыйкова турында өч китап бастырып чыгарды: «Сара Садыйкова» (1987), «Сагыналар сине чын дуслар» (1991), «Калфаклы сандугач» (2002).

Күренекле җырчы Әлфия Авзалова язмышы турында язган китабы «Үзем турында үзем» дип атала иде, исемдә, 1996 елда нәшер ителде, авторлыкны әсәр герое җырчыга бүләк итте. Гөлшат апа үзе турында китап язарга уңайсызланды, тыйнаксызлык була, диде. Бик тыйнак, хәтта артык тыйнак зат иде яраткан апабыз. Күңел биреп укысак, аның тормыш юлын иҗат иткән әсәрләреннән белеп була.

Гөлшат апа кинорежиссёр Илмас Үтәгәнов белән «Салих Сәйдәшев» документаль фильмын иҗат иттеләр. Телевидение аны композиторның нәкъ юбилей көннәрендә тамашачыга күрсәтте, уңай бәяләнде. Композитор Сара Садыйкова турындагы «Моңсара» (1996), «Моңнар дөньясына сәяхәт» (2006) документаль фильмнарына сценарийларны Гөлшат апа язды. «Тузган торактан күчкәндә» күп серияле телевизион фильмы аның иҗади җимеше, ул тамашачыларга, беренче Президентыбыз М.Ш.Шәймиевкә дә ошаган, аның исеменнән сценарий авторы Гөлшат Зәйнашевага 50 мең сум бүләк тапшырылды.

Гөлшат апа үзенең фамилиясе нишләп Зәйнашева икән дип гаҗәпләнә, аптырый иде. Әтисе – Хисам, бабасы Хөснетдин бит ләбаса! Бервакыт миңа: «Марс энекәш, борын заманда Казан ханының бер киңәшчесе Зәйнаш исемле булган икән. Минем фамилиям әллә шуңардан килә микән?» – диде. Мин: «Гөлшат апа, әгәр чынбарлыкта шулай булса, Президент Минтимер Шәрипович сиңа мул итеп, персональ пенсия билгеләр, Алла боерса!» – дидем. Апам рәхәтләнеп көлде. Сөйләвенчә, Маһнуй апа аңа: «Зәйнашева фамилиясе бик абруйлы, алыштырма!» – дип әйткән булган. Татарстан язучыларының бер җыелышында Гөлшат апа Сарман егете, шәҗәрәләр төзүче, шагыйрь Дамир Гарифуллинга үзенең гозерен әйтә. Дамир архивларда казынып, шагыйрәнең 7 буынга кадәрге шәҗәрәсен төзи һәм шуны ачыклый: нәселнең Гөлшат апага кадәр булган 5 нче буынында чыннан да 1769 елда туган Зәйнагетдин исемле бик булдыклы, абруйлы зат булган. Авылдашлары аның исемен кыскартып, «Зәйнаш» дип йөрткәннәр икән. Шуннан башланган Зәйнашевлар фамилиясе. Кызганыч, бу турыда Гөлшат апа белә алмыйча, 2005 елда дөнья куйды, чөнки Дамир аның шәҗәрәсен 2013 елда гына эшләп бетереп, кияве Рафаил Шакирьяновка тапшырды. Шәҗәрә Гөлшат Зәйнашева музеенда саклана, күчермәсен без дә алдык. 

Гөлшат апа шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел зат иде. Хезмәттәшләре, иҗат юлында аралашкан сәнгатькярләр, тормыш юлында, ялда, гастрольләрдә очрашкан гап-гади кешеләр, концерт, спектакльләр караган тамашачылар аны гел яхшы яктан искә алып сөйлиләр. Шагыйрәнең башкалар турында кайгыртуы, гамәли ярдәмен раслый торган берничә мисал китерәм.

 Гөлшат апа мәшһүр җырчы Әлфия Авзалованың яшь баласы белән, салкын, юеш, башка кеше фатирында яшәвен филармония җитәкчеләренә җиткерә, аңа бер бүлмәле әйбәт торак бирдерә. Гаилә ишәйгәч, өч бүлмәлене алырга ярдәм итә.

Гөлшат апаның авылда урын өстендә яткан, аяныч хаста хәлендә дә язучы, шагыйрь булырга хыялланган Фәнис Яруллинга ярдәме гыйбрәтле һәм мактауга лаек изге гамәл, үзе бер кыйсса. Фәнис Яруллин турында ул 1962 елда «Татарстан яшьләре» газетасыннан укып белгән, күреп таныш булмаса да, аның көчле рухына сокланып, шундук ярдәм кулын сузган. Җылы хатлар язып, язучы булу өчен нинди әсәрләр укырга, кемнән үрнәк алырга һ.б. файдалы киңәшләрен биргән. Күренекле язучыларның китапларын сатып алып, Фәнискә почта аша җибәргән. Соңрак үз әсәрләре җыентыкларын да, җылы автограф язып бүләк иткән. Яшь, башлап язучы күп шигырьләр, пьесалар иҗат иткәч, Гөлшат апа аларны игътибар белән укый, әйбәтләрен уңай бәяли, чиле-пешлеләрен дустанә тәнкыйтьләп, төзәтү, камилләштерү юлларын күрсәтә. 

Фәнис җыр шигърияте остасы Г.Зәйнашевадан җыр язу серен ачуын сораган. Гөлшат апаның җавабы: «Җырның меңләгән серләреннән берсе – чын күңелдән, чын йөрәктән язу... Җырда тирән фикер гади генә, табигый генә әйтелергә тиеш... Җыйнап әйткәндә, җыр ул – поэзиянең иң авыр, иң нечкә бер тармагы». Язмыш Гөлшат апа белән Фәнис Яруллинны 1965 елда «Бәкер» шифаханәсендә очраштыра, алар анда бер ай дәвамында дәва алып, ял итәләр. Халык шагыйре Фәнис Яруллин остазы Гөлшат Зәйнашевага олы ихтирамы һәм ихлас зур рәхмәтен «Сөенечләр бүлешү» әсәрендә тәфсилле язып белдерде.

Гомеренең күп өлешен Гөлшат апа кысан, тузган торакларда яшәп үткәрде. Ниһаять, 1990 еллар башында аңа Мусин урамында ике бүлмәле «хрущёвка» бирделәр. Фатирыннан күчәргә җыенып йөргәндә, таныш түгел бер ир кеше килеп, аннан бушаячак бүлмәсен күрсәтүне сорый. Бу кешене район башкарма комитетыннан җибәргәннәр икән, әле генә төрмәдән чыккан. Фатирны карагач, ул: «Юк, мин мондый фатирга риза түгел», – дип чыгып китә. Ә Гөлшат апа үз вакытында бик шатланып килгән иде бирегә. 

Күп еллар дәвамында халкыбыз күңеленә хуш килгән олуг һәм күркәм иҗаты белән шагыйрә Гөлшат Зәйнашева инде күптән Г.Тукай исемендәге премиягә лаек иде. Әмма Язучылар берлеге дә, башка оешмалар да ләм-мим, тәкъдим итүче юк. Бу җаваплы, зарури эшкә үзем алындым. Инде 17 ел мин укытучы, доцент булып эшләгән Казан авыл хуҗалыгы институты (хәзер аграр университет) коллективы исеменнән 1990 елда шул мәртәбәле премияне бирү комитеты рәисе мөхтәрәм М.Х.Хәсәновка хат яздык, аны институт җитәкчеләре, укытучылар, студентлар имзалады. Безнең мөрәҗәгатькә нигез, җитди сәбәп бар иде. Чөнки үзенең иҗаты белән Гөлшат апа безнең күпсанлы студентларга, укытучыларга бик таныш һәм якын булды. Ул елларда институт коллективы, студентлар белән очрашуларга, әдәби-музыкаль кичәләргә без язучыларны, артистларны чакыра идек. Гөлшат апа аларга бик теләп килә, кичәне оста итеп, юмор белән үзе алып бара, тамашачыларны көлдерә дә, уйландыра да иде. Ә студентларыбызның күпчелеге авыллардан килгән, мәктәпләрдә татарча укып үскәннәр. Гөлшат Зәйнашева җырларын алар аеруча яратып, үзләре дә җырлыйлар. Безнең тәкъдим бик вакытлы булып чыкты, 1991 елда Гөлшат Зәйнашева ул мәртәбәле премиянең лаеклы лауреаты булды. Җырлар җыентыгы өчен Г.Тукай исемендәге бүләк тапшыру тарихта беренче тапкыр иде! 

Гөлшат апа бик бала җанлы кеше иде, кызы Асияне әйбәт тәрбияләп, югары белемле музыкант булырга ярдәм итте. Үзенең һәм туганнарының гына түгел, гомумән, барлык балаларны ихлас яратты, аларга игътибарлы, ягымлы булды. Гимназияләрдә, мәктәпләрдә укучылар белән очрашу кичәләрендә бик тиз уртак тел таба, бергәләп, күмәк җырлауларына, сорау-табышмакларга җавап бирүләренә ирешә, сөендерә, көлдерә. Балаларга кызык кирәк бит, алар шатлана, канатлана. Гөлшат апа балалар өчен 70 шигырь һәм җыр иҗат итте, 10 китап бастырып чыгарды: «Асия» (1973), «Кояш гомере» (1975), «Җырчы миләш» (1982), «Бөҗәкләр концерты» (1984), «Гимназиядә дуслаштык» (1996), «Әбиемне яратам» (1997) һ.б. һ.б. Казан курчак театрында «И, кызык Шүрәле!» пьесасы күрсәтелде, ул балаларга ошады. 

1994–2004 елларда Гөлшат апа һәм композитор Гөлнара Беляева балалар өчен илледән артык җыр иҗат иттеләр. Шулардан утызы, ноталар белән «Көмеш тавышлар» исемле 125 битле китап итеп, 2008 елда, Гөлшат апаның вафатыннан соң нәшер ителде, тиражы 3 мең данә тәшкил итте. Бу дәртле, моңлы җырларны шагыйрәнең кызы, музыка укытучысы, хор дирижёры Асия Зәйнашева үзе оештырган балалар «Айсылу» вокаль ансамбле репертуарына кертте. Режиссёр Нурания Җамали бу ансамбльнең югары сәнгать дәрәҗәдәге чыгышларын файдаланып, «Без – табигать дуслары» исемле күп серияле музыкаль фильмнар, спектакльләр иҗат итте. Татарстан телевидениесе аларны зәңгәр экраннарга чыгарды. 

Балалар өчен күп күркәм шигырьләр, җырлар язган Гөлшат Зәйнашеваның тормыш юлы һәм иҗаты «Балачак әдипләре» китабында (2002) һәм «Балачак энциклопедиясе»ндә (2012) әйбәт яктыртылган, фотосурәте дә бирелгән.

75 яше тулган көннәрнең берсендә Гөлшат апаны көчле инсульт аяктан екты, ул ике елдан артык каты авырды. Хастаханәдә, санаторийда дәваланды, әмма табиблар ярдәм итә алмады. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр акылында булды, кыенлык белән булса да сөйләшеп ятты. Яныннан кеше өзелмәде, балалары, туганнарыннан тыш, дуслары аның хәлен белергә, кизү торырга килделәр. 

Барчабызны тетрәндереп, якыннарын, чын дусларын тирән кайгыга салып, Гөлшат апабыз 2005 елның 1 нче апрелендә арабыздан китеп барды. Ул матәм көнне Татарстан радиосы иртәнге тапшыруларын шагыйрәнең «Китмә, сандугач» җыры (Рөстәм Яхин музыкасы) белән башлап җибәрде һәм кайгылы хәбәрне халыкка җиткерде. Мәрхүм белән хушлашу мәрәсиме Г.Камал театрында узды, театр Гөлшат Зәйнашеваны соңгы юлга озатырга килгән халык белән тулы иде. Гөлшат Зәйнашеваның кабере халкыбызның бөек шәхесләре Г.Тукай, С.Сәйдәшев, С.Садыйкова, И.Шакиров һ.б. белән бер зиратта. Шактый зур гранит һәйкәл-кабер ташына шагыйрәнең васыяте уелган: «Кешеләр, яратыгыз бер-берегезне, ярату озайтыр гомерегезне!» 

Гөлшат апабыз арабыздан китте, әмма аның мәңгелек җәүһәрләренә әйләнгән моңлы, күркәм җырлары калды. Мәшһүр шагыйрәнең вафатыннан соңгы елларда аның иҗатын пропагандалау, якты исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән шактый күп күркәм гамәли адымнар ясалды. Изге һәм саваплы ул чараларны тормышка ашыруда кызы Асия, кияве Рафаил, туганы Марс Гаитов, дуслары Әзһәр Хөсәенов, Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова; иҗатын яратучылар – Сания Минкина, Алия Шәрипова, Рузинә Галимҗанова һ.б. актив, даими эш алып баралар. 80 еллык юбилее вакытында Минзәлә, Тукай, Алабуга һ.б. районнарда «Дулкыннар» дип аталган республикакүләм фестиваль шаулап үтте. Минзәлә районында 2012 елдан башлап Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышлап уздырыла торган «Кояш гомере телим мин, Минзәләм, сиңа» исемле әдәби-музыкаль җыен бәйрәм төсен алды. 2013 елның апрелендә Казан федераль университетының Яр Чаллы педагогика институтында узган әдәби-музыкаль кичә бик җылы, истә калырлык итеп оештырылган иде. 

Гөлшат апаның бала һәм яшүсмер чагы үткән Югары Тәкермән авылында (Минзәлә районы) шушы төбәктән чыккан өч күренекле шагыйрьнең тормыш юлы, иҗатына багышланган музей булдырылды. Анда шагыйрә Гөлшат Зәйнашева, шушы авыл тумасы шагыйрь Марс Шабаев, Габделхәй Сабитов турында тулы мәгълүмат бар. Авылның бер урамы һәм мәдәният йорты Г.Зәйнашева исемендә. Ул укыган мәктәпләрдә, уку йорты һәм Минзәлә районы музейларында шагыйрәгә багышланган экспозицияләр бар. Бу изге, саваплы гамәлләрне башкаруга район хакимияте башлыгы Айдар Сәлахов, авыл җирлеге җитәкчесе Алия Шәрипова, шагыйрәнең кияве (кызы Асия Зәйнашева ире) Рафаил Шакирьянов нык булыштылар. 

Казан шәһәре хакимияте карары нигезендә 2011 елда Казанның бер урамына Гөлшат Зәйнашева исеме бирелде. Шул елда Татарстан китап нәшрияты шагыйрә турында истәлекләр китабы чыгарды (төзүчеләре Әзһәр Хөсәенов, Рәмзия Шакирова). Гөлзадә һәм Фәйзерахман Камаловларның «Фаиз» киностудиясе 2013 елда шагыйрәнең тормыш һәм иҗатына багышланган «Гөлшат Зәйнашева» дип аталган телевизион фильм төшерде, анда мин дә хатирәләремне сөйләдем. 

«Татар энциклопедиясе»ндә (2005), «Минзәлә энциклопедиясе»ндә (2001), «Заслуженные люди Тукаевского района» китабында (2016) Гөлшат Зәйнашеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы, тулы мәгълүмат һәм фотосурәтләре бирелгән.

2018 елда, шагыйрәнең тууына 90 ел тулгач, Татарстан Мәдәният министрлыгы Татар дәүләт филармониясе концерт залында күренекле җырчы-артистлар катнашында Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган зур концерт оештырды. Зал тамашачылар белән шыгрым тулды, һәр башкарылган җыр аларның күңеленә хуш килде, көчле алкышларга күмелде.

Казанның Хөсәен Мәүлетов урамындагы 13 нче китапханә мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, милләтпәрвәр Сания Минкина башлангычы һәм китап укучылар теләге белән 2006 елда биредә шагыйрә, драматург Гөлшат Зәйнашеваның музей бүлмәсе ачылды. Сания ханым – тынгысыз зат. Биш мең укучы йөри торган китапханәне ул татар әдәбияты, мәдәнияте үзәгенә әверелдерде. Биредә әледән-әле әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә, аларга күренекле язучылар, артистлар, музыкантлар, кызыклы шәхесләр чакырыла. Тик 32 ел эшләгән китапханә бинасы инде шактый таушалган, тузган, җитмәсә уку залында кышларын бик салкын, чөнки ул начар җылытыла иде. Сания ханым Минкина әлеге вазгыять турында чаң сугып, күп мәртәбә хакимияткә мөрәҗәгать итте, төзекләндерү зарурлыгын кабыргасы белән куйды. Тамчы тама-тама, таш тишә, ди мәкаль. Ниһаять, 2021 елда Казан мэриясе бинаны төзекләндерү турында карар чыгарды. Шәһәрнең капиталь төзекләндерү һәм реконструкцияләү идарәсе Марат Сәмигуллин җитәкчелегендә 9 айда шактый күләмле бу эшне югары сыйфатлы итеп башкарды. Китапханә 2022 елның май аеннан ялтырап торган матур һәм уңайлы бинада эшли башлады. Шунысы куанычлы: шагыйрә Гөлшат Зәйнашева музей бүлмәсе дә хәзер гаҗәеп күркәм, үзенә тартып тора. Ә китапханәгә аның популяр җырыннан алып, «Сандугач» исеме бирелгән. Төрле заллары, мәһабәт концерт залы булдырылды, китапханәгә яңа китаплар сатып алу өчен шәһәр бюджетыннан 12 млн. сум акча бүленгән. Тирә-ягына декоратив үсемлекләр, агачлар утыртылган, мәрмәр плитәләр җәелгән ишегалды мәйданчыгы күзләрне камаштыра, сокландыра. Шушы елның август аенда без кызым Алсу белән биредә булдык, китапханә мөдире Рузинә Радик кызы Галимҗановага музей өчен шактый күп экспонатлар бүләк иттек. Мөхтәрәм Сания ханым Минкина авыру сәбәпле, үз теләге белән апрель аенда эшеннән киткән, «Сандугач»ны яшь мөдиргә тапшырган.

2022  елның 30 августында – бәйрәм көнне «Сандугач» китапханәсен, Г.Зәйнашева музеен, бинаның тирә-ягын Татарстанның Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карап, канәгать булып китте.

Гөлшат Зәйнашева үзенең күпкырлы, бай иҗаты белән татар теле, татар мәдәнияте һәм сәнгате сагында торды. Милләтебез һәм тарих алдында Гөлшат Зәйнашеваның йөзе ак, вөҗданы пакь булды. Язмышы яралы булса да, Гөлшат апа дөнья ямен, яшәү кадерен белеп, тормышка гашыйк булып гомер итте. Тормыш аны төрлечә, ә кайчакта аяусыз сынады. Әмма ул бөгелмәде, сынмады. Малга, байлыкка кызыкмады. Аның байлыгы – табигать биргән мул таланты, сәламәтлеге, гаиләсе, дуслары, халык мәхәббәте булды, ул бәхетле иде!

Марс ГАИТОВ,

икътисад фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган  икътисадчысы, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты.

 

"КУ" 01, 2023

Фото: архивтан.
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Марс абый Гаитов. Минем эбиемнен исеме Шэмсеэнвэр иде, Энвэр генэ тугел.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин эбиемнен яхшы хэтерлим