Логотип Казан Утлары
Хикәя

Артык гомер (хикәя)

Акча биреп җан кыйдырырга уйлаган. Беркемгә кирәкмиләр, имеш. Кирәкмәгәннәр ул бер мәче балалары гына түгел. Маһирә карчык та интегеп йөри әнә урамда. Беребезгә дә кирәкми. Әни әйткәндәй, артык җан...

Төшке ашка утырырга дип җыенганнар гына иде, капка тавышы ишетеп, Наилә тәрәзәгә күз салды.

– Бар, тизрәк ишекне биклә, улым, тагын Маһирә карчык керә, – дип, Наилә әле генә өстәл янына утырган улы Камилне торгызып, ишек бикләргә чыгарып җибәрде.

– Маһирә карчык керә дип, көпә-көндез бикләнеп утыр инде, – диде төшке ашка кайткан Шамил. – Ник кенә йөри торгандыр адәм җәфалап. Өендә утырырга ярамый күрәсең?!

– И-и-и, картлык шулай итә шул, балакаем, – диде әниләре Гыйшкия. Һәм, авыр итеп тын алганын өйдәгеләргә сиздермәс өчен, учы белән авызын каплады.

– Яраган белән ярамаганны белсә, болай йөрмәс иде, белми шул. Ул арада Камил дә ишек келәсен элеп, тиз генә әбисенең култык астына ук кереп, өстәл артына утырды. Маһирә карчыкның таягы белән шак-шок ишеккә бәргәне шактый ишетелеп торды да тынды. Аннан шапылдап капка ябылды.

– Шуны да тотып япмый, – дип, Камил дә олылар сүзенә кушыласы итте.

– Сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялый. Зурлар сөйләшкәндә, кечкенәләр тыңлап кына утыра, улым, – дип, Наилә чәй эчүен дәвам итте. – Кайбер сөйләшүне ишетмәсәң дә, бик әйбәт, улым. Эчеп туйсаң, бар, апаңнар кайтканчы дәресләреңне карап куй.

Гыйшкия карчык оныгының башыннан сыйпады. Апасы әле кичә генә, колак артларыннан икешәр эз калдырып, чәчен матурлап юкартты. Камил тора башлаган гына иде:

– Әппәреңне әйтмәдең бит, улым, – дип, әбисе аны кире утыртты. Камил, тиз генә битен сыпырып, табын яныннан торып китте.

– Нихәл итәсең инде, Ходай артык гомер биргән бит үзенә. Маһирәне әйтәм, – дип, Гыйшкия карчык чәйдән бушаган чынаягын килене алдынарак этеп куйды.

– Тагын берәрне яса инде, Наилә.

– Кызганам шул Маһирәне. Адәм баласы шулай кирәксезгә калып йөресен инде. Кемнәр уйлаган да, кемнәр юраган диген, шулай булыр дип. Эштә – эшләп, җырда – җырлап туя алмый иде. Ә хәзер? Артык кашык булып йөре инде! Тамагы туярдай ризык ашыйдырмы?.. Кызы да кайтып күренми ичмасам. Андый бала да түгел иде, югыйсә. Мәскәүдә яши, имеш. Йә Аллам! Берәр гарип-гораба мал булса, бисмиллаңны әйтер идең дә чалып ташлар идең. Адәм җаны бит. – Әй, әллә ниләр сөйләп утырма инде, әни. Ризык кызганудан да түгел. Бигрәк пычранып йөри бит, – диде Шамил улы, әнисенә күтәрелеп карамыйча гына. Аннан, битен сыпырып торды да, мастерскойга менәм, дип чыгып китте.

– Ни галушын салу юк, ни өстен алыштыру. Дуңгыз булып бетә дә аннан соң кешедән кешегә йөри. Жәлләтә дә бит, нишлисең инде. Без генә түгел, Җәмиләләр дә, Саимәләр дә кертми. Бәдигылҗиһан, ялгыз башы яшәсә дә, капкасын ук бикләп куя әле, – дип, ире артыннан Наилә дә өстәл яныннан кузгалды һәм табынны җыярга тотынды. Гыйшкия сүзсез генә тәрәзәгә күз салды. Ике таякка таянып, урталай бөкрәйгән Маһирә, үз өен узып, Шәрипҗаннарга җитеп килә иде.

– Саимәләр дә ачмаган. Нихәл итәсең, Ходай һәркемгә гомерне үзе үлчәп бирсә дә, Маһирәнеке артык булган, күрәсең. Гыйшкия карчык тәрәзә төбендәге яран гөлләренең кан тамчысыдай коелган кызыл таҗларын, җыеп, чүп савытына илтеп салды. Яран гөле чәчәк атканда бик матур булып утыра да аннан соң, кипкән чәчәкләрен коеп, бөтен өйне чүпли. Башта матур булса да, соңыннан кадере бетә.

 

***

 

Наилә иртән эштән кайтканда, балалар мәктәпкә китмәгән иде әле. Кызларның икесе дә мәктәп киемнәрен киеп, чәчләрен җыеп үргәннәр. Хәзер яңадан чәчне үреп йөрү модасы китте бит, бик җайлы. Камил генә, нәрсәдер, һаман киенмәгән, сузылып йөри.

– Әни, мин бүген мәктәпкә бармам, яме, – диде Камил, ишектән кергән әнисе каршына йөгереп.

– Нәрсә булды? Ник бармыйсың?

– Сиңа булышам. Сүткән кирпечләрне ташый торырмын.

Кичә әтисе белән әнисе мунча мичләрен сүтү хакында сөйләшкәннәр иде. Камил шуны ишеткән икән. Бөтенесе хәзер мунчаны газга көйли. Шулай диде дә, ул бик эшлекле кыяфәт белән, мәктәпкә җыенып йөргән апалары янына кереп китте.

– Укырга бармаганга апагыз нәрсә әйтер икән? Без укыганда, бер көн дәрес калдырсаң, биш көнлек дәресең кала, дия иде Рузалия апа. Нурфия апагыз да, әйбәт булган, димәс.

– Әни, апага записка язып җибәр әле. Алия апа бирер. Син сорап язгач, ачуланмый инде. Безнең апа әйбәт. Ул үзе, әти-әниегезгә ярдәм итегез, ди. Камил, бик эре генә, әнисенең кулына кәгазь белән ручка китереп тоттырды.

– Туктап тор инде азрак. Әниең эштән кайтып кына керде бит. Өлгерерсең, – дип, Гыйшкия карчык оныгын яратып кына шелтәләп алды.

– Әйдә, утыр. Чәй эч. Синең кебек сәгать өчтән торып эшкә китмәгән ул, өлгерер.

– Син, малай, укырга барасыңмы, әнигә комачаулап йөрергә каласыңмы? Калса, әйдә, тиз генә яз да инде, әни, китәргә кирәк, – диде Алия ишек төбеннән әнисенә. Наилә тиз генә кәгазьгә нидер сырлады да, урталай бөкләп, кызына тоттырды. Кызлар саубуллашып чыгып киттеләр. – Бишлеләр алып кайтыгыз, апаларыгызны тыңлагыз, – дип, әбиләре аларны ишек төбенә килеп озатып калды.

– Сиңа да ясыйммы соң? – диде Наилә каенанасына, чынаякка чәй агызып. Кай арада өлгергән, Камил инде өстәл янында кайнаша иде.

– Үзеңне кара башта, мин эштән кайтмадым. Кирәк булса ясап эчәрмен, – дисә дә, Гыйшкия карчык өстәл артына килеп утырды.

– Әйдә, улым, эчсәң, кеше эчкәндә эч тә, аннан соң эшкә тотынырбыз. Әтиең кайтканчы бетереп куярга кирәк. Иртәгәгә, яңа мичне газга тоташтырырга, Равил белән сөйләштем дигән иде. Шуңа күрә бүген сүтеп, урынын чистартып куйсак, әтиең төнгә цементлап калдырырмын, диде. Наилә чәен тиз генә эчте дә урыныннан кузгалды. Кияүгә чыкканда ашатып карап алган булсалар, иң беренче үзем чыккан булыр идем, дияргә ярата ул, шаяртып. Ничек ашый, эшен дә шулай эшли. Хәзер дә, чәен эчеп бетерүгә, чынаякларын юарга әзерләнгән иде, Гыйшкия карчык тыныч кына:

– Бар инде, болар белән пычранып торма. Улым эчеп бетергәч, үзем сөртеп куярмын, – диде.

– Син, улым, алай бик җәелеп китмә. Укудан калып, эштән качып, әбиеңнең култык астында утырырга җыенасыңмы әллә? – дип сөйләнә-сөйләнә, карарак киемнәрен киде Наилә. Ул арада, уктан атылгандай, Камил дә урыныннан сикереп торды.

– Җылырак киен, улым. Төнлә яңгыр яуды, урамда салкынча, – дип, әби кеше оныгын кайгыртты.

 

***

 

Ире иртән җайлап сөяп киткән баскычтан Наилә мунча кыегына менде дә иске балта белән кирпечләрне каерып, кузгаткалап, берәм-берәм урам якка ташлый башлады. Карап торсаң, гомер буе морҗа сүткән дә мич чыгарган диярсең. Юеш үлән өстенә чап та чоп кирпеч төште.

– Улым, берүк ул тирәдә кайнашмый тор. Кирпеч тия күрмәсен үзеңә, – диде Наилә, аягын баскычка җайлабрак куеп. Камил исә, карга баласы кебек авызын ачып, әнисеннән күзен алмый, дикъкать белән аны күзәтте. Ул арада булмады, Наилә тотып менгән иске балтасын кирпечләре янына ташлады да улы янына төште.

– Менә бу кечкенә балта белән сылаган, агарткан балчыкларын, корымнарын кыр да әтиең әйткән урынга ташы. Менә болай итеп кыр. Кулыңа тидерә күрмә, ипләп этлән. Берне генә күтәр. Күп күтәрсәң, эчең авыртыр. Наилә малаена эш тәртибен аңлатты да, ябылып китмәсен өчен, капканы бер кирпеч белән терәтеп куйды. Үзе тәрәзә аша гына каенанасына дәште:

– Әни, берәр литрлы банкага чәй ясап чыгар әле. Шикәр салма. Шулай диде дә мунчага кереп китте. Камил рәхәтләнеп, корымга буялып, кирпеч ташый иде инде.

– Берәр эшкә тотынса, ашауны онытып, үлгәнен белми эшли. Әниеңне әйтәм, – дип, бер кулына банка белән чәй, икенче кулына чынаяк тотып өйдән Гыйшкия карчык чыкты. Килештерә белә ул. Иңенә тастымал да салган. Капкадан кирпеч күтәреп кергән Камилне күргәч:

– Атакайгынам, минем улымны танырлык та түгел. Менә эшли ичмасам. Әле ярый улым бар, кызлардан ни килгән алардан?! Эшлә, улым, эшлә. Эшләп кеше үлми, – диде дә кирпеч ташыган Камилгә озаклап карап торды. Төнлә явып үткән яңгырдан соң көн җылынып киткән. Аяк астында йомшак кына кыштырдаган тополь яфраклары рәхәт бер сагышлы җыр булып ишетелә. Көзге юеш яфраклардан таралган ачкылтым-татлы ис тыгыз, куе һава булып ишегалдына җәелгән иде. Килененә чәйне керткәннән соң, үзе дә, өсләрен алышып, мунчадан кирпечләрне чыгарырга кереште. – Әйдә, улым, өйик шушында. Аннан чистартып эчкә ташырбыз, – диде әбисе, күтәреп чыккан кирпечләрен җиргә куеп. Мондый эш күмәклекне ярата. Өчәүләшеп эшләгәч, мич күзгә күренеп юкка чыга барды. Төшке ашка кадәр шактый эш эшләнде. Мунча миченең өчтән бере сүтелеп, бер өлеше генә калды. Өчесе дә каралып, арып, мунча баскычына чыгып утырдылар. Азрак утыргач, Наилә каенанасына һәм улына:

– Әни, бар син кер. Арыгансыңдыр. Шулай булса да чәй куеп җибәр инде. Улым, син дә ял ит. Чәй кайнауга мин дә керермен, – диде. Наилә калган салкын чәйне эчте дә буш банканы каенанасына бирде. Аннан соң бияләйләрен киеп мунчага, ә каенанасы лаштор-лоштыр галушын сөйрәп өйгә таба атлады. Ул арада Камил, чирәм арасына төшкән терекөмеш тамчысы кебек, юкка чыккан иде инде. Гыйшкия карчык чәй кайнады, дип чыгып дәшсә дә, Наилә башлаган эшен бетерми туктамады. Кирпечен-кирпечкә аерып бетергәч кенә урамга чыкты. Көзге салкынча һава тыннарны ачып җибәрде. Ул үзенең нык кына арыганлыгын сизде. Тик бу эшләп ару, рәхәт талчыгу иде. Кичү ягыннан каралып килгән яңгыр болытлары да кәефен боза алмады. Корымлы киемнәрен салып, өйгә керергә җыенганда, Камил дә уеннан кайтып керде. Морҗадан чыккан төсле каралып беткән Камилнең күзләре генә ялтырап тора. Ишек төбендә өйгә керергә торган әнисен күргәч, Камил бер кулын артка яшерде, икенчесе белән күзен угаларга тотынды. – Улым, кулыңда нәрсә ул синең? – диде Наилә, ишек төбендәге галошларны кырыйгарак этеп. Камил бер әнисенә, бер кулындагы дүрткә бөкләнгән кәгазь йөз сумлыкка карады. Аннан, сузып кына:

– Акча-а-а, – диде. Аның тавышы көчкә генә, куркып кына чыкты. Ниндидер ярамаган эш эшләнгәнен Камил чамалый иде. Чөнки аның кесәгә йөзәр сум акча тыгып йөргәне юк.

– Кайдан алдың? – дип, Наилә улы янына килде. Аның гаҗәпләнүе йөзенә чыккан иде. Ул кулындагы эш бияләйләрен салып мунча баскычына атты. Камил дәшмәде.

– Улым, кайдан алдың? Кем бирде мондый зур акчаны? Таптыңмы әллә? – диде ул, малае алдына чүгәләп. Камил кинәт килеп туган мондый хәлдән аптырап калды. Иреннәре дер-дер килде, зур соры күзләрен яшь элпәсе каплады. Көне буе коп-коры гына йөргән борыны да җебеп юешләнде.

– Саимә апа бирде, – диде дә мышык-мышык елый башлады. Сабыйның яше кулындагы акчасына тамды. Наилә аның елаганына игътибар да итми иде.

– Ник бирде? Тик торганнан нигә дип ул сиңа акча бирде? Наиләнең инде каны кыза, ачуы чыга башлады. Камил, куркудан тагын да катырак елап, дәшми тора иде. – Нәрсә телсез калдың? Наилә, яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып, бөтен ишегалдына кычкыра иде. Аның тавышы түбә калайларына бәрелеп яңгырады. Тавышка өйдән Гыйшкия карчык та чыкты. Ул оныгын яклап нидер әйтә башлаган иде, килене, үз балама әле мин үзем хуҗа, дип, аны туктатты. Ишек тиз ябылды.

– Ул бит акча! Нишләп Саимә акчасы синдә? – диде Наилә, ярсып.

Камил, мышык-мышык килеп, күз яшенә юешләнгән йөзлекне әнисенә сузды. – Песи балаларын үтерергә кушты, – диде Камил, корымлы бите буйлап аккан яшьләрен сөртеп. Һәм карашын әнисенә юнәлтте. Бу сүзләр Наиләне бөтенләй чыгырыннан чыгарды. Улының кулыннан акчаны тартып алды да, Камилне сөйрәп диярлек, Саимәләргә юнәлде. Саимәләр Наиләләргә күрше генә торалар. Ике уллары, чәчәк кебек бер кызлары бар. Бик нечкә күңелле ул Саимә. Җыр көйләмичә атлап та йөри белми. Бөтен гарип-гараба кош-кортны, этне-бетне өйләренә ташый. Ә менә каенанасы тишексез җиреңнән пес иттерә торган инде. Бер кычкырып җибәрсә, «лып» иттереп утырта. Тол калып, бер ялгызы ир бала үстергән хатын башкача була да алмыйдыр, бәлки. Ире Әнвәр дә шактый кырыс холыклы Саимәнең. Камилне кулыннан җитәкләгән Наилә артыннан башта шапылдап үз капкалары ябылды. Аннан соң, күгәненнән чыгардай булып киерелеп ачылды да, шак итеп Саимәләр капкасы ябылды. Калай капка, тимер баганага бәрелеп, күк күкрәгән тавышлар чыгарды. Наиләнең йөрәге, ярсып, үзеннән дә алда чаба иде. Ул атламый, ә ярсыган ана арысландай алга таба ыргылып бара. Камилнең аяклары җиргә тиеп-тиеп кенә китә. Саимәләргә килеп кергәндә, тегесе җырлый-җырлый кишер кырып утыра иде.

– Ник син минем балага хуҗа буласың, ә?! Ник хуҗа буласың минекенә?! – диде ярсыган Наилә, кулыннан җитәкләгән Камилне селеккәләп. Исәнләшергә дә онытты.

Саимә әллә чыннан да нәрсә булганын аңламый иде, әллә аңлап та аңламаганга сабышты. Бик тә гаҗәпләнгәндәй итеп:

– Нигә бу кадәр кычкырасың, Наилә апа? Хуҗа булып нәрсә эшләгәнмен инде тагын? – дип, утырган урыныннан торды. Наилә исә әле һаман тынычлана алмый иде. Ул Камилнең күз яшенә юешләнеп беткән йөзлек акчаны Саимәнең битенә бәрде.

– Минем балага акча биреп, мәче балаларыннан котылмакчы булдыңмы? Үзеңнең дә ике малаең бар. Ник аларга гына кушмадың үтерергә? Йөз сум акчаң да янга калыр иде. Бүген мәче балаларын үтерергә кушкансың. Менә Маһирә карчыктан туйдык, ул артык. Иртәгә аны үтерергә кушарсыңмы?! Әнвәреңә әйтсәң, мәчене генә түгел, үзеңнең дә башыңны борып ташлый бит, Саимә. Наилә соңгы җөмләсен Саимәнең йөзенә иелеп, тешләрен кыскан килеш, иреннәре арасыннан пышылдап кына этеп чыгарды. Карашы үтеңне сытарлык иде. Аның ачуы тиз генә басылырга охшамаган. Иреннәре кебек, Наиләнең күзләре дә кысылган. Алар ниндидер бер кызгану катыш әрнү белән карадылар. Әнисе Камилне кулыннан ычкындырмаган иде. Саимәнең бөтен тәнен өтеп электр тогы узды. Ул кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Бөтен тәне калтырап, «лып» итеп, бая гына кишер кырып утырган урынына утырды.

– Соң, Наилә апа, беркемгә дә кирәкмиләр бит алар. Интегеп йөргәнче генә дигән идем, – диде Саимә, үпкәләп. Әллә Наиләнең тавышыннан, әллә дерелдәп торган Камилне кызганудан, сүзләре өзек-өзек чыкты. Камилнең бала акылы әнисенең сүзләрен бөтенләе белән аңлап җиткермәде. Шулай да... Аның әнисе, тәрәзә пыялаларын селкетерлек итеп, бик сирәк кычкыра. Ничек очып кергән булса, Наилә шулай, Камилне җилтерәтеп, чыгып та китте.

– Минекенә хуҗа булмакчы, – диде ул, ачуын баса алмыйча. – Акча биреп җан кыйдырырга уйлаган. Беркемгә кирәкмиләр, имеш. Кирәкмәгәннәр ул бер мәче балалары гына түгел. Маһирә карчык та интегеп йөри әнә урамда. Беребезгә дә кирәкми. Әни әйткәндәй, артык җан.

Наилә капканы ачты да алдан малаен кертеп җибәрде, аның артыннан, капканы тотып ябып, үзе керде. Көзге саран яктылыкта кояш иренеп кенә җирне иркәли. Баягы кара болытларны җил куып тараткан. Капка төбендә үскән тополь сары йөгергән кулларын сузып Наиләне тынычландырырга тырыша. Бачкадагы сары зәгъфраннарның ачкылтым исе, тамак төбенә утырып, күзләрне ачыттыра иде. Камил мунчадан чыгарган корымлы кирпечләрне чистарта башлады. Чәй эчәсе килү дә онытылды. Наилә, баскычта яткан бияләйләрен алып киде дә, мунчага керешли, никтер урамга карыйсы итте. Урамнан, ике таягына таянган, күлмәк итәкләрен ыштан бөрмәсенә кыстырып, күзлеген маңгай өстенә үк менгереп куйган Маһирә карчык кайтып килә иде. Наилә кигән бияләйләрен кире салды да корымлы кирпечләре өстенә куйды. Маһирә карчык, өе турына җиткәч, таякларын коймасына сөяп, яулыгын рәтләде. Аннан намазга баскандай тураеп басты да мөнәҗәт көйли башлады. Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем, Бәхиллек бирсәң, өйгә кайтаем. Наилә кул аркасы белән күзләрен сөртте.

– Әни, капканы биклимме? – дип, Камил әнисенең әйткәнен дә көтмичә капкага йөгерде. Ана кеше:

– Бикләмә, улым. Әйдә, әтиең кайтканчы эшне бетерик, – диде дә улы белән мунчага кереп китте. Тын урамда әле һаман Маһирә карчыкның тавышы ишетелә иде. Болай булдык без: каргыш тәдбире, Елама, әнкәй – Ходай тәкъдире.

"КУ" 4, 2017

Фото: liveinternet.ru

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев