Логотип Казан Утлары
Хикәя

Айзидә (ахыры)

Ә Газиз кайда соң? Нигә ул эзләп килмәгән?

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

13

Кинәт ишек шакудан Гөлҗамал дертләп китте.

Соңгы вакытта ул һәр тавышка сискәнде, һәр кергән кешене шикле, сынаулы караш белән каршы алды.

Хәбәр көтте!

Кешеләр барын да беләләрдер, бары аңа әйтергә генә банзат итмиләрдер, дип уйлады.

Изгесен өмет итсә дә, хәбәрнең явыз булырына да әзер иде. Ул барына да әзер иде! Тик башы гына исән булсын Айзидәсенең! Барын күтәрергә дә риза.

Бу бәланең оеткысын да үзе ясап салган, күпертүчесе дә ул, гомер бирүчесе дә.

Шушы бер ел эчендә Гөлҗамал гомеренең һәр көнен энә күзе аша үткәрде. Һәр мизгелен бизмәнгә салды. Өстендәге киеменә түгел, тәненә кадалып, авырттырып-сызлатып, тәкъдире күлмәген тегүче энәнең җеп башын эзләде.

Менә, шакыдылар. Кем булыр? Таң белән явыз хәбәр йөридер?!

Гөлҗамал урыныннан кузгала алмады.

Ул күптәннән инде күбрәк урын өстендә ята. Хәл белүчеләр дә, керүчеләр дә сирәк иде. Гөлҗамал аларны үзе яратмады. Күрергә дә, ишетергә дә теләмәде. Ярдәмнәрен дә кабул итмәде.

Үзе теләп, үзен үзе хөкем өстәленә салды.

Менә тагын шакыдылар!

Кем булыр?!

Түрдәге, бүкәне җиргә тиеп туктап калган сәгатьнең теле кузгалып, текелдәргә тотынды түгелме? Тоелды гынамы?

Менә ягылмаган өйнең туң ишеге ачылыр да, аннан урам салкыны бөркелер. Урам салкыны белән ул көткән хәбәр керер. Ул хәбәр аны кызганмас!

Тагын шакыдылар!

– Әни!

Инде ничәнче көн урын-җиреннән тора алмаган Гөлҗамал кинәт торып утырды.

Ишетелдеме?

Теге яктан ишекне тарттылар. Ишек ачылмады. Тупсасына боз каткан.

Кемдер ишеккә китереп типте. Ишек бозыннан кубып ачылып китте.

Ишек катында торган Айзидәсен күрүгә, Гөлҗамал аңлады – ...хәбәр, чынлап та, аны кызганырга килмәгән! Сынарга килгән!

– Кызыкаем, – диде Гөлҗамал.

Анасының хөкемен көткән Айзидәгә Раббы үз хөкемен әзерләгән иде. Ул, куркынып, караватның икенче башына чүгәләде.

Аның кинәт кисеп эче авыртып китте. Ул ухылдап, ике куллап корсагына ябышты. Авыртуга түзәрлек түгел иде. Хатын курку тулы яшьле күзләрен анасына күтәрде.

Барын да аңлады Гөлҗамал.

Вакыты елап ята торган түгел иде.

Шуңа Гөлҗамал акрын гына урыныннан торды, үрелеп, карават башыннан шәлен алып башына каплады, өстенә сырмасын элде.

– Ят, – диде ул, үзе әле генә бушаткан урынына төртеп. – Курыкма.

Гөлҗамал үзенең җылы урынына кереп йомарланган кызының өстенә юрганын каплады. Калтыранган кытыршы куллары белән битләрен, кулларын сыпырды.

– Курыкма. Әле куркырлык бер нәрсә дә юк, – диде, кулларын Айзидәнең корсагына күчереп.

Кинәт ишек тагын ачылып китте һәм аннан ир-ат шәүләсе күренде. Ир кеше бер көлтә салкынны өй эченә уздырды да, үзе дә тупса аша эчкә атлады. Ишек катында кинәт, арыган-талган, йончыган Тимерханны күрү Айзидәгә авыр да, бераз куркыныч та иде. Ул курку тулы өнсез карашын иренең борчулы йөзенә күтәрде.

Ә Газиз кайда соң? Нигә ул эзләп килмәгән?

Хатын үзен, ачы җилләргә чыдый алмый, менә өзеләм-өзеләм, дип калтыранып торучы яфрак кебек хис итте.

Өзелеп, кай тарафка төшсә дә, череп туфракка әйләнеп юк булачагы көн кебек ачык иде. Аның яфракка хас җанын ычкындырмый, җир һәм күк белән тоташтырып торучы ныклы агач кирәк иде.

Чөнки яфрак бер өзелеп төшсә, яфрак та, аны яшәтүче агач та үзенең дөньяви бурычын, мәгънәсен югалтачак. Агачсыз яфрак, яфраксыз агач – нигә?

Андый агач – Газиз булырга тиеш иде кебек. Бөкре агачта да яфрак була. Бөкре булса да, яфрак ярырга сәләтле агачта, кайчан да бер төзәеп, гайрәтләнеп үсеп, болытларга күтәрелер, дигән өмет бар.

– Ярар, – диде кинәт Тимерхан, телгә килеп. – Тәрәзәләрегезгә кадәр боз каткан. Мич ягарга утыныгыз бармы?

Гөлҗамал бу сүздән дертләп китте.

– Бар. Каралтыда.

Тимерхан карашын тагын бер кат Айзидәгә ташлап алды да, олы күн бияләе белән бүреген янәшәдәге сәкегә ташлап, өйдән чыгып китте.

Гөлҗамал беравык сүз кату түгел, селкенергә кыймый торды.

Ул Айзидәнең нидер әйткәнен, аңлатканын көтте. Тик кызы ләм-мим бер сүз эндәшми, яшьле күзләрен бозлы тәрәзәгә төбәгән килеш ята бирде.

– Ярар, – диде Гөлҗамал, үз гомерендә беренче тапкыр ары табан ни кылырга белми коелып төшеп.

Аннары, ябык ишеккә таба бераз карап торганнан соң, урыныннан кузгалды да:

– Өй тулы кунак, самавыр куярга кирәктер, – дия-дия, аякларын чак кымшатып, мич артына узды...

(Тәмам)

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

 

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәерле көн. Нигә әсәрнең дәвамын куймыйсыз?

    • аватар Без имени

      0

      0

      кая инде дэвамы?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бу болай бетми