Логотип Казан Утлары
Хикәя

"Эскәмия" (хикәя)

Юан хатын автобус бусагасына менә алмый изалана. Тегеләй итеп карадылар кодагыйны, болай итеп карадылар — утырта алмыйлар. Инде бу кодагыйның кайтып китмичә торып калу ихтималы килеп чыга башлады...

Туй бетте — кодаларны озату бара. Биргән кызның «эше беткән», эчәсе — эчелгән, ашыйсы — ашалган, биисе — биелгән, җырлыйсы — җырланган, сөйләшәсе — сөйләшенгән, күрәсе — күрелгән, көләсе — көленгән...

Салмыш башкорт кодаларны көйләп, чөйләп, сыйлап, тотып алып кереп автобуска тутыру бара. Кайтарып җибәрергә. Кертеп утыртып куялар — ул арада, әллә каян чыккан башкорт, шешә тоткан озатучы янында тулгана инде. Ничек җитте төяп бетерделәр тегеләрне. Иң юан, таза татар кодасын автобус ишегенә «пустка — куйдылар. Кергәнне кертә автобуска, илләмә берәүне дә чыгармый инде...

Тик менә бер башкорт кодагыйны гына автобуска утырта алмыйлар. Бик каты эчмәгән дә үзе, холыксызланмый да болай. Юан, симез бу башкорт бичәсе иллеләр чамасында. Ботын кузгатып, аягын күтәреп автобус бусагасына куя алмый. Туй барганда бу кодагыйны автобуска утырту һәм төшерү өчен Муса агачтан кечкенә эскәмия ясаган. Шуңа басып менеп, төшеп йөрде теге юан кодагый. Ә кодаларны озатканда теге Муса ясаган эскәмия юк инде. Хатыны Хәмдия, үзебезнең эскәмия, киләсе туйларда кирәк булуы бар, дип үзләренә алып кайтып киткән...

Ә юан хатын автобус бусагасына менә алмый изалана. Тегеләй итеп карадылар кодагыйны, болай итеп карадылар — утырта алмыйлар. Инде бу кодагыйның кайтып китмичә торып калу ихтималы килеп чыга башлады. Күтәреп карадылар — көчләре җитмәде. Аннан тотар урыны юк — куллар майга батып, шуып тик торалар. Шуннан берәү Мусаның гармунына үрелә:

— Кая, уйнамый тор! Каптыр гармуның да, куй автобус бусагасы янына. Гармунга басып менсен. Югыйсә кала бит бу нәстә!

Муса бер гармунына карады, бер юан кодагыйга карады. Дәшми генә гармунны хатынына тоттырды да автобус ишегенең бусагасы янына дүрт аякланып тезләнә. Үзе сөйләнә:

— Әйдә, кодагый, мин үзем сиңа эскәмия булыйм. Сине озату безнең өчен зур шатлык булса да, синнән гармунымны издерер хәлем юк. Сынса үземнең бил сынсын, тик гармун исән калсын. Гармун исән булса, шуңа алданып Хәмдиямә бүтән ир дә табылыр. Әйдә, минем аркага басып мен, тик бил ягынарак басмаска тырыш инде...

Башкорт кодагый рәхмәтләр укый-укый Мусаның аркасына басып, көч-хәл белән автобус эченә кереп китә ала. Шунда урын таба, тына.

Автобус күздән югалгач, Муса хатынына төртә:

— Син, Хәмдия, мине ташлап кайтып китә күрмә. Җитәкләп өйгә алып кайт инде. Билне кузгатты бу кодагый. Мунчада бүген сыла инде син минем билне...

 

Зәки Зәйнуллин

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев