Логотип Казан Утлары
Хикәя

Күңел нуры

Кыз калтыранган иреннәрен нечкә бармаклары белән каплады да бу җавапка өметләнгән, ләкин аның яңгыравыннан курыккан солдатка күтәрелеп карады.

Ярдәм күрсәтү почмагына әверелгән ташландык тимер вагоннан яңгыраган тавыш тирә-юньдәгеләрне сискәндереп җибәрде:

-Син аны коткара аласыңмы?

-Әгәр кан эчкә таралган булып...

-Сөйләмә!

-Син миңа табиб буларак җавап бир! Коткара аласыңмы? Солдатның сорау тулы карашы иңенә ак халат салган кызга төбәлде.

Мондый вакытта төгәл җавапны кем генә әйтә алыр иде икән? Секундына йөз фикер тизлек белән уйларга кирәклеген, бушка уздырган һәр минут саен авыруның сулышы сүнә баруын Гөлҗамал белә генә түгел, әрнеп типкән йөрәге белән сизә. Авыруның йөзендәге сугыш сызган кырыслык җыерчыкларына күз салып, чирнең кайда икәнлеген беренче кат тикшергәндә үк аңлап алды кыз: ниндидер тайпылыш булып, кан эчке органнарга таралган. Шуңа күрә тиешле ярдәмне мөмкин кадәр тизрәк күрсәтергә кирәк.

Кискен сорау һәрвакыт баш миенә бәреп керә дә, уйларны чуалтып, тигез генә барган җирдән абындыра. Табибәнең алдында пуля тимәгән, яраланмаган, ләкин сызланудан аңын җуйган часть командиры ята. Батырчылык итеп, авыруга операция ясарга керешсә, боларның барысы ни белән бетәсен белми кыз.Чын табиб үзенең исеме, дәрәҗәсе өчен курыкмый, аның җаваплылыгына тапшырылган авыруны саклап калуны иң беренче урынга куярга һәм, икеләнүләрне онытып, кулыннан килгәнен эшләргә тиеш. Иңендә җитәрлек тәҗрибәне тоймаса да, Гөлҗамал нәкъ шулай эшләр иде, әмма... Командирның хәле тиз арада тиешле кешеләргә җиткерелгән иде. Каршысында басып торган, яхшы коралланган биш солдатның берсе сәер, ләкин бик төгәл әмер китерде: «Часть командирысугышның аяусыз кырында алыштыргысыз кеше. Шуңа күрә аны дәвалауга бары тик сыналган кеше генә алынырга тиеш. Табиб тиздән килеп җитәчәк.

 

Көтәргә кирәк». Бу хәбәрне ишеткәч тә, Гөлҗамал гаҗәпләнүдән гаҗиз булды. Һәр мизгелнең алтыннан мең кат кадерле булуын катгый әмерләргә буйсынырга өйрәнгән бу солдатларга ничек аңлатырсың?

-Ләкин ул табиб килеп җиткәнен командир көтәрме соң? Ашыгырга кирәк!

Вагонның командир салынган почмагына тезләнгән яшь кызның ялварулы тавышын кискен җөмлә бүлде:

-Юкса халык дошманы исемен алачаксың!

Янында басып торган солдатның мондый сүзләреннән Зариф сискәнеп китте. Ватанны гына түгел, мөмкин булган һәр кешенең гомерен саклармын, дип, үз-үзенә вәгъдә биргән егет хәрәкәтсез яткан командирга күз салды да ак халатлы табибәгә караш ташлады. Иптәшләренең куллары коралны әзер тотканын белә ул, беркемнең дә халык дошманы исеме белән караласы килми. Ләкин каршында кемнеңдер табибка мохтаҗ булып та, кирәкле ярдәмне алмый, теге дөньяга китүен ничек тыныч күңел белән карап торсын, ди?! Шуңа күрә ул беркем дә көтмәгән сорауны бирде:

-Син аны коткара аласыңмы?

Гөлҗамал егеткә күтәрелеп карады һәм аның мәгънәле карашыннан югалып калды. Әйе дип, ниндидер хата эшләсә? Үзен генә түгел, каршында басып торган батыр йөрәкле егетне дә куркыныч язмыш көтәсен чынбарлыкның никадәр ачы була алуын аңлый кыз. Юк дип әйтсә һәм авыруның тормышы шушы урында тәмамланса, тезләнгән җиреннән торып, мин – табиб дип, башка авырулар алдына ничек килеп бассын?

Тәрәзәдән караңгы вагонга үтеп кергән кичке кояшның нурлары бу хәлдән югалып калган кызның алтынсу чәчләренә сарылган иде. Дистәләгән кешенең гомерен өзеп, тимергә әверелә барган йөрәккә дә күңел җылысы никадәр кирәк булуын шул мизгелдә аңлады Зариф, чөнки Гөлҗамал, бар көчен җыеп һәм ярымпышылдауга күчеп: «Әйе, коткара алам»,– диде.

 

Кыз калтыранган иреннәрен нечкә бармаклары белән каплады да  бу җавапка өметләнгән, ләкин аның яңгыравыннан курыккан солдатка күтәрелеп карады. Кинәт Зариф үзенең фикереннән артка чигәргә, барысына кул селтәп, вагонның тынчу һавасыннан тышка ыргылырга, куенына тынычлыкны сыендырган калын урман эченә ташланырга теләп талпынды. Сугышу тынычлык саклаудан җиңелрәк шул. Кемнеңдер йөзенә селтәнү төйнәлгән йодрыкны йомшартудан йөз кат кулайрак. Шуңа күрә диктаторлар озаграк яшиләрме? Кулына салкын корал тотып, сугыш кырына чыгып киткән солдат дошман белән генә түгел, үзенең намусы белән дә көрәшергә тиешлеген моңа кадәр белми иде әле. Каршысында аңсыз яткан кешенең кем булуын, кайда тууын, нинди авырлыклар үтүен белми, ләкин кер кунарга өлгермәгән күңеле белән шуны аңлый: ул да кемнеңдер газизе, һәм ул хәзерге минутта ярдәмгә мохтаҗ. «Әгәр аның урынында берәр якын кешем йә үзем булсам?» дигән уйның һавада эреп югалуыннан курыккан яшь егет тәгаен бер фикергә килде. Моңа кадәр иңгә-иң куеп көрәшкән, бергә утлар-сулар кичкән авылдаш дусты Гарифка Зариф бер генә ым какты. Иптәшенең карары белән килешмәсә дә, артка юл юклыгын аңлаган Гариф кулындагы коралына ярдәм өмет итеп, ныграк ябышты. Зариф, үзенең ялгыз булмавын сизеп, катгый рәвештә Гөлҗамалга эндәште:

-Алайса, әйдә, коткар!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев