Логотип Казан Утлары
Хикәя

«Мин үләксә түгел!» (хикәя)

Арттан аны тагын кемдер куып җитеп килә. Тагын кем булыр?! Малайның хәле чынлап та мөшкел иде. Тирә-якта кул сузып ярдәм сорарлык, ул ярдәмне бирерлек бернинди көч юк иде...

Балачак дустым Вәрис Сөләйманов истәлегенә

Уздылар. Инде байтаклар узып китте. Куян Сәйфетдин дә... Ул аны биш тармактан камчы үрергә өйрәткән иде. Күпис Гомәр улы Фаикъ та узды. Анысын өрәңге чаңгыларны мунчада ничек итеп пешекләргә, бөгәргә өйрәткән иде. Кемнәр уза бит!..Кызлар уза!.. Аларга үзләре ясаган җиңел чаңгыларда рәхәт шул. Янәшәдән юртаклаган ат юлыннан үткән-сүткән юлчылар, танып, «Һи-и, Сабирҗанның төпчеге бөтенләй дә күтәрәмгә калган икән, диләрдер инде», — дип, Канәгать гарьлеген кая куярга белмәде. Карда пыяла кискән тавышлар чыгарып, тагын кемдер узып маташа. Малай боз сарган керфекләре аша кистереп карады. Үтерерлек дәрәҗәдә ачы нәфрәт бар иде бу карашта. Песи Хәнифе икән, хөрәсән. «Башындагы тазын кашыйсы урында... « — дигән ачулы фикер узды малайның башыннан.

Ә аның эшләре чынлап та хөрти, хәле хәл өстендә иде. Мондый көлке халәттә калыр диеп кем уйлаган? Таң сарысы түгелмәс борын уянган улына әнисе еландай телләрен чыгарып әйтте түгелме? «Авыр бу чаңгылар, улым, аларны өстерәү өчен генә бер ат көче кирәк. Үзеңнең иске чаңгыларыңны алмыйсыңмы?» — дип артыннан ялынып калмадымы? Әмма сер бирмәде Канәгать. «Үзем беләм! — дип масаебрак та җавап биреп куйды әле җитмәсә. — Менә, көт тә тор, авылның иң җитез чаңгычысы данын алган улың бүгенге ярышта беренче урынны яулаячак! Мине алда район, Уфа күләмендәге ярышлар көтә, әни!» Ә чаңгылары шумый. Алар барган саен чуен кебек авырая, алга талпынган саен артка шуышалар кебек. Үзенә-үзе чыккан ачуыннан иреннәре чүбектәй чәйнәлеп бетте. Ә ул һаман талпына да, талпына. Аның белән бергә чачакланган, чачакларына аяк җылысыннан төймәләнеп кар сарган иске чабаталары да, чаңгыларының нәфис итеп уелган, сыртларына нимес хәрефләре белән «VIKTORIA» дип язылган очлары да, ак әлүмин аеллы, карап торуга матур, шыгырдавык, чучка каешыннан юнәтелгән өзәңгеләре дә талпына, табаны астында сабый бала кебек чыелдап, кар елый — тик алга гына бара алмый, гүя талпынган саен урынында таптана. Тыны бетеп, аптырап, артына борылып карый. Юк, шуышкан була икән анысы. Артыннан бердәнбер аңарда гына булган чын, «фабричнай» чаңгылардан гына кала торган матур сызыклар да кала калуын. Аларның табаннары буйлап шундый уем уелган. Арттан элемтә чыбыгы кебек сузылып бара. Тотып карыйсы килә. Ә менә үзләре ясаган авыл чаңгыларыннан андый эз калмый. Канәгатькә кыйммәткә төшә бу үзе салган нәфис сызыклар. Ул гынамы – алар аңа каршы эшлиләр иде. Матур эзләрдәмени эш? Төкерә Канәгать эзләренең матурлыгына, финишка беренче булып килмәгәч!.. Тик шунысы: бу чаңгылар авыл чаңгылары кебек тар түгел, алар киң, бәлҗерәгән чабаталардан да киңрәк, алар теге, җирле, үзләре юнган чаңгы эзләренә сыеша алмый, лап-лоп уйнаклап, артка сөйриләр кебек. Мондый чаңгыларны ул үзе генә түгел, авылда, мәктәптә, Миякәдә, Уфада бер генә кешенең, хәтта физкультура укытучылары Гариф абыйларының да күргәне юк. Габдрахман бабасы аларны «нимеский чаңгылар» дип кенә җибәрә. Ниткән «VIKTORIA» икән ул? Нәрсәне аңлата? Нимес сүзе булган булса нимес теле укытучысы булган шул ук Гариф абыйлары да белми икән...

Янәшәсендә генә ниндидер туң агачка суклыгып коры шакылдау авазы шәйләнде. Аркасындагы букчага салынган утын түмәре шулай шакылдамыйдыр ла? Юк ла. Аркадан бернинди тавыш-тын ишетелми. ярдәмгә йорт ихаталарындагы Ат Башы килгән мәллә?! Малайга көч кергәндәй булды. Тирә-ягына каранды: юк, бернинди дә баш сөяге күренмәде. Әле сугыш алдыннан әтисе элгән булган ул Ат Башын казыкка. Мин кайтканны көтеп тор, дип фронтка киткәндә ул Баш белән хушлашып та киткән. Кайтмады әтисе сугыштан. Ә менә Ат Башы ярсу җилләрдә, шулай әлеге кебек, коры шакылдап, бар ихатаны сискәндереп куя. Әнисе сөйләвенчә, картәтиләренең мал-туары белән бергә «Ак аргамак» дигән нәселле бияләрен дә тартып алганнар. Колхозның тиле-миле ат караучысы бер мәлне «тыңлаусыз кулак малы» дип биянең башына тимер башлы тәртә белән орган. Миенә кан савып миңгерәүләнгән бия иске хәтере белән иске ихатасына кайтып, колынын салган да җан биргән. Казыкта шул нәсел биясенең башы шакылдый. Бүген таңда мәктәпкә дип ишектән чыкканда да казыгында шулай шак-шок чайкалып озатып калган иде...

Канәгать үзеннән һич кенә дә канәгать түгел иде. Хәле бетүдән еш тын алган малайга тез буыннары белән бергә менә-менә биле дә шартлап өзелер кебек. Таңнан кәтрә дә азык күрмәгән ашказаны да суыра башлады. Үзен бер җинаятьчедәй тоеп, тирә-ягына карарга куркып, таеш табанлы чаңгыларыннан күзен алмыйча алга сөрлеккәндә күз аллары элҗе-мелҗе килеп караңгыланып куя. Өсте-өстенә явып торган карлар җил себертмәсе һәм аның үзеннән килгән җилдә буранга әверелеп ала, ап-ак кар кан булып кызара, әле генә Гариф абыйларының аягындагы яхшы күн итек кебек аяк астында шыгырдаган, он кебек порхылдаган карлар бер караганда кинәттән җепшегән, юеш ләтчәгә, икенче караганда киредән коры онга әйләнә сымак. Ул таштан авыр тоелган чаңгыларына бер карап, бер, ике карап, ике җылый иде. Җыларлык та шул: менә бүген, 1955 елның 22 февралендә, Эстәрле белән Ырымбур урталыгы, дөресрәге, Камышлы һәм Олы Кәркәле авыллары арасында яткан чана юлы янәшәсеннән йөгергән нәзек чаңгы юлы, урманнар-таулар, юл буендагы көрттән тырпаеп торган маяк-чыбыклар, ботакларын бәс сарган агачлар, моны күргән һәм күрмәгән, бу хакта белгән һәм белмәгән җәнлек-җанварлар — барысы иртәгә булачак Совет армиясе бәйрәме хөрмәтенә, өйләдән соң, соңгы дәрес итеп үткәрелгән мәктәпкүләм чаңгы ярышы вакытында җир йөзен таң калдырырлык, иң кискен, драматик, кем белә, бәлки сирәкләрдән-сирәк фаҗиганең сүзсез шаһитлары иде. Мәктәпнең иң җитез чаңгычысын, кая ди беренче урынны яулау, икенче, унынны, хәтта илленче урынны яулый алмау гарьлеге, бары тик беренчелеккә ирешү комары, туйганчы дан туртасын эчү, танылуны тансыклау аркасында финишка да барып җитә алмау хурлыгы көтә иде...

Арттан лапы-лопы килеп тагын да кемнеңдер куып килгәне ишетелә. Малайның туры йөзе чалшайды, чырае сытылды. Сунарчыдан качып килгән боланмыни!.. Менә-менә куып җитәр, җиңел авыл чаңгысы белән аның авыр чит ил чаңгыларына басар һәм ул сөрлегеп авар кебек тоела Канәгатькә. Күзләрен генә түгел, арка үзәкләрен әчетеп, кара тир йөгерде. Ул бүген үзендә беренче тапкыр сәер, ят тойгы яратылганын сизенде: бу тойгы ярату-яратмаудан өстен иде. Беренче буласы килү никадәр көчле булса, аны узып китәргә үзләрендә көч һәм батырчылык тапкан дусларын күрә алмау, алардан кара көнчелек белән көнләшү, нәфрәт тә шулкадәр көчәя кебек иде. Арттан йөрәк маен сызып килгән теге чаңгы тавышы аны куып та җитми, ни өчендер узып та китми. Кем булыр? Борылып карарга курка, караса — йөрәге шартлап чыгар кебек. Кинәт Канәгатьнең туктыйсы, әнисенең бертуган абыйсы урманчы Габдрахманның келәтеннән алынган бу мәгънәсез, зыянлы, үзе йөгертү түгел, йөгерергә бирмәүче шайтан тактасын, бу авыр чуен булып өстерәлгән яссы түмәрләрне, чучка каешлы елтыр аеллары белән бергә салып ыргытып, кыйныйсы, йодрыклап төясе, аннан, болгап-болгап, чүплек башына томырасы... Дулкынлануыннан малайның өсте-өстенә менгән фикерләре бүленде, тыны тыгылды, йөрәге дарс-дарс тибә башлады... Нимес чаңгысы, имеш! Матур, уңайлы, үзе шуа, тирә-якта күрелмәгән, тагын да әллә нинди серле сыйфатларга ия булган «трофей малы», имеш...»Трофей» дигәнен дә әнисе генә аңлатты бит әле. Җиңелүчеләрдән җиңүчеләр талый торган мал шулай атала икән. «Безнең Габдрахман абзый да җиңеп кайтты инде, ичмасам! — дип өзгәләнде әнисе бер тапкыр. — Юньләп сугыш та күрмәгән әтрәк-әләмнәр машиналар, машиналарына төяп, йөк-йөк мануфактур, кием-салым алып кайтсалар, безнең абзый Берлинга барып җитеп, калхуз трахтырына магнита дигән туң тимер һәм үзенә, лисничигә кирәк булыр дип, шушы урман чаңгысы дигән туң түмәр күтәреп кайткан, адәм тәганәсе! Анысы да келәтендә аунап ята!..» Әйе, аны көлкегә калдырган трофей чаңгылар урынына «Сәнкә» урманнарыннан кар ерып, үзе алып кайткан, үзе юнган, мунча парында үзе бөккән, инде дә шушы минутларда бәлки җылый-җылый аны чоланнары почмагында көтеп утырган, гади юкә баулы, майсыз да майлагандай итеп шуа торган иске өрәңге чаңгыларын тагып, барысын да узып китеп, беренче булып киләсе килеп китте...И-и-их!.. Кая ди ул! Ахмак!.. Юләр!..Җитәр-җитмәс!.. Кая ди монда узу? Финишка барып егыла алсаң, рәхмәт! Сыйныфташлары, мәктәбе нәрсә уйлый икән?

Менә авыл үре текәсендәге «Фәтхулла чишмәсе» дә күренде. Сабырлыгыннан иренен тешләгән Канәгать артына борылып, нәфрәтле карашы белән яланны көйдереп алды: аны узудан тыелып килгән малай... якын дусты Кыяметдин үзе иде!

—Уз! — диде ул туктап. — Узып кит!.. 

— Мин сине узалмыйм, Канәгать! — дип кычкырды Кыяметдин. — Син беренче булырга тиеш идең!.. Әйдә, мин синең арттан, бергә барыйк!.. 

— Уз дим мин сиңа! — дип зәһәрләнеп кычкырды күзләреннән коры яшеннәр очырган Канәгать. — Минем аркамда гына артка тәгәрәмә, парин!..

Кыяметдиннең Бәләкәй Авыл малайларының атаманы булган җан дусты Канәгатьне тыңламый көченнән килми иде. Ул аңардан шөлли дә иде.

— Ярар, үзең әйткәч... — диде ул җирдән карашын күтәрмичә. — Ярар, үзең кушкач... Син барыбер дә беренче!..

— Ул теләр-теләмәс кенә читкә чыгып, яңадан эзгә төште һәм үпкәчел тавыш белән мыгырданды. — Әйткән идем мин сиңа... Тыңламадың...

Кыяметдин ботак үзәгенә керергә теләми кәкрәйгән кадак кебек, боргалана-сыргалана, аңардан ераклаша башлады. Дусларның аралары якын, максатлары ерак иде шул. Канәгатьнең гарьлегеннән анавы каеннарга эленгән ап-ак бәсле чук булып салкында катасы, шушы яланнарда мәңгегә торып каласы килде. Ул җылый-җылый авыр сабан тарта, авыр сабан тарта-тарта җылый иде. Җылаганда күзләрендәге зәңгәре юыла һәм җиргә коелгандай итте. Шулай, әнисенең «чаңгы дигән түмәр»нең бабасы келәтендә аунап ятуы бик нык хәтеренә сеңеп калган иде малайның. Күрде ул аларны бабасы келәтендә бер тапкыр форсатын табып. Дөрестән дә шулай икән шул. Аунамыйлар аунавын. Бабасы аларны тагып, сирәкләп булса да төлке, куян сунарына чыгып кергәли. Табаннары киң, бер карыш булыр, үзләре уймак башлы, май сылангандай мыймылдап торган чаңгыларны күреп, малай ул чакта ук «И-их, бер генә тапкыр шушыларда җилдерәсе иде!» дип ымсынып та куйган иде югыйсә. Бирәсе килсә колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, мондый форсат та туып куйды бит әле. Әмма дә үз кулы белән келәттән алып чыккан шушы «нәмәстәләр» аны бөтен мәктәп алдында хурлыкка калдырыр дип уйлаган идеме? Юк!.. Ничегрәк килеп чыгуын кара син аның, ә? Физкультура укытучысы Гариф абыйлары җитеп килгән Совет Армиясе бәйрәме хөрмәтенә мәктәпкүләм чаңгы ярышлары үтәчәген хәбәр итеп, ярышка «пулный баявой выклад» килергә кушты. Бусы нәрсә була икән тагын дип аптырап торганда тагын да шул Песи Хәнифе:

— Абый, пулный выкладны аңлатыгыз әле? — дип сорап куймасынмы!

Үткән җәйдә генә хезмәттән кайткан, шуңа хәрби киемнәрен дә салып өлгермәгән абыйлары сүзне кыска тотты:

— Пулный баявой выклад — итты афтамат, если ес, ыручный пуләмүт, дискы-патрун, гранат, противогаз, вчә амунитсия, сухой паюк, консервы, ызначит...

– Абый, аларның берсе дә бездә юк бит! — дип шаулашты балалар.

— Алар бездә юк!..

— Разговорчики! — дип кырт кисте абыйлары. — Итты не имет никакой эзнәчинйе. — Сез будущымда салдат. Вишмишугыгызга груз урынына утын түмәре салсагыз дә мужны, ызначит!.. 

— Ә кәнсирвәсе нәрсә? Аны каян алыйк?

— Ну и ышту кәнсирвә?.. — дип тешләрен ыржайтып көләргә тырышты укытучылары. — Әтнә кәнсирвә — дела нет, два кәнсирвә — тела нет...

Шуның белән сөйләшү беткән дә булыр иде, әгәр аны Канәгать озайтмаса. Теленә тилчә чыккыры!..

— Ә менә чын...фабрик чаңгысы белән килергә ярыймы, Гариф абый? —дип сорады ул бабасы келәтендәге үзләре очыртып йөгертә торган чаңгыларны исенә төшереп.

— Хет йортыгыздагы чуртыгызны җигеп килегез! — диде укытучылары. —Первый гына булыгыз, панятны? Бу — вапирвых. Вафтарых, Сибгатуллин, сездә никакуй фабричный чаңгы быть не може. Этта — Аз-зия. Этта тибе —ни Яврупа....

Шулай серле, әллә нинди, һич кенә дә кеше аңламас сүзләр кулланып сөйли дә, шулай иткән саен башкалардан акыллырак саналам дип, күрәсең, араларны бутый аларның абыйлары. Үзе гел генә урысча сөйләргә тырыша. Шуның аркасында аңа армиядән кайткач та «Урыс Гариф» дигән ләкаб тә ябешеп калган. Халыкның теле сөяксез, бер сөйли башласа, туктатып булмый бит инде аны. Имеш, авылга кайткан көннәрендә туганнары белән дә татарча сөйләшмәгән. «Әни, сөт бир!» дип әйтәсе урында «Мошмыйка, дай малака» дип кенә җиффәргән, имеш. Дөрестерме-түгелдерме, Фәйзулла бабайларның улы үзен армиядә Гриф Фәмич дип кенә йөрткән икән. Булыр, булыр. Шулай иткән саен хикмәтлерәк, акыллырак күренәм дип уйлыйдыр инде, күрәсең. Канәгать бу юлы да бер нәрсә аңламады. Шулай да:

— Юк, Гариф абый, ялгышасыз! Бар бездә андый чаңгы!.. Андый чаңгы бары бездә генә!..— дип әйтеп өлгерде.

— Не пәнимәю!..

Абыйларының чәчәк авыруыннан калган шадра йөзе ярмаланды. Әгәр моңа кадәр аның үзен аңламасалар, хәзер ул үзе башкаларны аңламый иде. Ул аптыраган кыяфәт белән кулбашын сикертте.

— Ә менә «VIKTORIA» дигәне нәрсә була аның, абый? — дип сорады Канәгать.

— Ызнат та я ызнаю. Вәт син, малайка, күпне белмә, тиз картаерсың! — диде ул урынында таптанып. — Ышту за писсимизм? Ты давай оптимизм!.. Ысмәтри, кәк билый эсниг тичут!..

Әмма укуытучы тарафыннан булган бу тузыну башкаларга җитә калды. Китте Канәгатьне сораулар белән кысрыклаулар: син нәрсә юкны сөйлисең? Нинди була ди ул «чын чаңгы»? Фабрикныкы, имеш? Тапкан!.. Каян чокып чыгарган, диген? Әй, шыттырса шыттыра инде бу Колтамак ярпачы!.. Канәгатьнең үз кайгысы үзендә иде. Чын чаңгылар турында ни дип кузгатты икән инде ул сүзне? Алар Олы Авыл белән Кече Авыл арасындагы өч чакрымны җәяү йөреп укыйлар. Чын чаңгы турындагы өстәмә сораулар белән үзен газаплаттырмас, иртәгәсен шулай тыныч кына, тыйнак кына итеп җир йөзендә күрелмәгән чаңгыларда беренче булып килеп таң калдырырга уйлаган Канәгать мәктәптән туган авылларына гадәттәге олы юлдан сыйныфташлары белән түгел, ә бәлки алардан аерылып, иртәгәсен дә, күренмичә, шушыннан гына барырмын дигән нияттә кар ерып, җәйге сукмакны табаннары белән капшый-капшый, эз салып кайтты. Әле генә урманнарын әйләнеп кереп, бурлы атын тугарып маташкан бабасы аны, син нәрсә аяк астында чуаласың, дигәндәй:

— Нишләп йөрисең, бугашап?.. — дип, гадәтенчә, кырыс каршылады.

Бабасы бу бүрегендә киналардагы япун самураена охшаган. Бүреген салса, чебен шуып төшәрлек дәрәҗәдәге шома пеләше ачылачак, ул маңгае белән бергә кушылып, озын, ат танавы кебек озын, очлы танавына килеп тоташачак. Орлык та орлык, бабасы да орлык. Нәкъ Канәгать кебек. Күзләре исә кояшка карарга ярамаган кешенекедәй кысыклар. Күз дә түгел, бер сызык кына. Шундый да кысык күзләре белән урмандагы кырмыскаларга кадәр ничек шулай яхшы күрә икән ул? Канәгатьнең күзләре дә нәселдән-нәсәптән кысык. Әмма ул яхшы күрә.

— Безнең мәктәптә... иртәгә... пулный буявай выклад... чаңгы ярышлары...—дип этенә-төртенә аңлатырга тотынды малай. — Җиңүчеләрне башта районга, аннан Уфага, аннан Мәскәүгә, аннан...— Малай нәрсә әйтергә белмичә бөтенләй төртелеп калды. — ... әллә кайларга алып барачаклар!..

— Пулный выклад, дисең. Әмунитсиягез бармыни?

— Бар, бар! — дип кычкырып җибәрде ул, бернәрсә аңламаса да. — Булмый, диме!..Тулып ята ул!..

— Нәрсәгез, мәсәлән?

— Юк дисәң, бар... Бар дисәң, бернәрсә дә юк инде ул. Афтамат та юк. Кәнсирвә дә юк. Ашарга ипекәй дә юк. Абыйга бу хакта әйттек. Ул вчарауна яхшылап ашарга, аркабыздагы вишмишукка утын түмәре салырга кушты.

Бабасының йөзен биләп алган кырыслык шундук юкка чыкты. Ул пырхылдап көлеп җибәрүдән чак тыелып калды.

— Ә синең, чыпчык чәчкәсе, бик җиңәсең киләме?

Күзе җете зәңгәр булганы өчен аны бабасы шулай дип атый. Барлык нәселләре белән янып торган зәңгәр күзле булгач, нишләсен инде?!

— Әйе, бабай, бик килә! — дип кычкырып җибәрде кар өстенә лапылдап төшкән камытны күтәреп, ничек булса да ярдәм итәргә тырышкан малай бабасын сүзеннән эләктереп алып. — Бик тә җиңәсем килә! Мин бит мәктәптә беренче чаңгычы!..

— Йә-йә. Мактанырга дигәндә...сине куш. Ә менә миннән сиңа ни кирәк? —Инде чана тәртәләре дә, кулыннан ычкынып китеп, туңгалакка төшеп доңгырдаган уңайга бабасы аңа укталып калды.

Эш уңа, димәк. Бабасы эреде. Була бу болай булгач.Малай тулган айдай елмаеп җибәргәнен сизми дә калды.

— Мин синнән, бабай, ярышка... әнә теге... — Канәгать кулын сузып келәткә күрсәтте. — Фабрик чаңгыларыңны биреп тормассың микән, дип килгән идем... Ватмам-сындырмам, өф итеп кенә тотармын... 

— Ватмам-сындырмам... — Бабасы тагын кеткелдәгәндәй итте. — Алар синең үзеңнең билеңне сындырмасын. Авыр алар. Кәк-никәк, нимесләрнең урман-тау гаскәрләре өчен ясаткан чаңгылары...

Бу яңалыктан соң малайның шатлыгы эчен тишеп тышка чыга башлады. Менә нинди чаңгыларда барачак ул иртәгәсе ярышка!..Белеп торсыннар, күреп торсыннар. Мондый чаңгылар бөтен ЫСЫСЫРда башка беркемдә дә юк!.. 

— Кем үткәрә соң ул ярышларны?

—Гариф абый.

— Ә-ә-ә. Урыс Гариф. Армиягә Гариф Фәйзуллович булып киткән иде, Гриф Фәмич булып кайтты, дуңгыз. Пашпортына да, ваянбилетына да шулай яздырган. Аны әле халыкта «Макаруныч» та диләр...

Монысы малай өчен яңалык иде. Әмма ул аңа игътибар итмәде.

— Әйе. Аны Олы Авылда чынлап та Урыс Гариф дип йөртәләр икән... — дип кенә куйды ул. — Безгә дә урысча гына сөйләшергә куша. Берәр нәрсә булса, «Азия!» дип авызны каплый.

— Алары нәрсә була тагын? — диде бабасы атын лапас астына таба җитәкләп. — Гарифныкы аныкы борчак ашы кебек булыр: өсте гөбердәп кайный, асты—туң борчак...

— Бу уку елы башыннан безгә география керә башлады. Аннан да Гариф абый укыта. Без Азия дигән җирдә яшибез икән. Ә ул безгә «Азиядә яшәмәгез, Яврупада яшәгез! Җирнең кендеге — Яврупа! — дип кычкыра. —Настояшный акыл Явропадан чыккан, ә менә сезгә, Азиягә, килеп җитмәгән!»

— Ә ул үзе кайда яши? Кайда басып тора? Әзиядәме, Аурудамы? — Бабасы атын аранга кертте, утлыгына чанасыннан яшеле коелып торган хуш исле печән ыргытты. Аннан, ат алдындагы күбәдән бер учма печән учлап, бурлысының янбашларындагы карны сыпыра башлады. — Урысча гына сөйләшкәч, нык алга киткән кеше була инде ул... Сак булырга кирәк!..

— Белмим,—диде малай беркатлылык белән. — Сорармын әле. Безгә ул өч фәннән керә. Физкультура, география һәм нимес теле.

— Нимесчә беләме соң? Сөйлиме?

— Сөйли дип... Ярты елда хәрефләр өйрәтте. Капут. Зер гут. Хенде хох дигән сүзләрне, киналардан ишетеп, үзебез дә белә идек. Ә ул... ачуы килгәндә... нимесчә бик яхшы сүгенә икән!..

— Ничегрәк итеп?

— Күп инде алар. Иң еш кабатлаганы - дие муттер, шварцен пульзен... Нәрсә була икән ул, бабай?

— Каян беләсең аны. Болай ук булгач, белә инде, нибуч. Мин үзем бу кадәресен белмим. Кара син аны, биш класс кына белем белән киткән Гариф!.. Укыткач та укытканнар икән бу армиядә!... — Бабасының авыз читендә елмаю яктырып сүнде. — Юкка макарунник булмаган, димәк... Бу Канәгатьнең ишеткән сүзе түгел иде. Келәттән күзен алмыйча шушы ук келәткә юлны күрсәтергә ашыкмаган бабасының күңелен йомшартыр өчен үзенә кирәкмәсә дә сораштырган булды:

— Кем ул макарунник, бабай? Кешеме? Әллә ашый торган нәрсәме?

— И-и, бәлеш авыз!.. Һәрхәлдә ботка-мазар түгел, ымсынма. Ашый торган камыр азыгы да!.. Кеше дә!.. Мин ул макарун дигән кипкән, тишекле камырны беренче тапкыр Кавказ фронтында итальян гаскәрләрендә күрдем... — дип сөйләп китте бабасы ачыла төшеп. — Каһәр тәмле нәрсә ул. Авызны ачып өлгермисең, шуып кереп тә китә. Сугыштан соң безнең армияне дә Сталин бабаң макарун тәрбиясенә күчертте...

— Ә макаруннигы кем? — дип кыешты малай. — Гариф абыйның макарунга ни катнашы бар?

— И-и-и, ничек кенә бар әле!.. — дип кычкырып җибәрде бабасы. — Гриф Фәмич сугыштан соң ач авылына кайтудан баш тартып, шул макарун ялына ун ел чамасы армиядә яшьләрне айт-двага өйрәткән кеше. Белеп тор!.. Үз теләге белән хәрби хезмәткә ялланып, яшьләрнең иманын сауган сержант-старшина халкын «макарунник» дип йөртәләр...Син аларның камчыларын сыртыңда тоярсың әле!.. Ләкин малайның бөтен уе һаман кулга төшмәгән чаңгыларда иде.

— Күзең очлы синең. Әнә шунда, келәттә!.. — диде бабасы ниһаять. —Мәтри аны, тыебрак бар! Германның үзеннән. Трофей!.. Синнән алдан йөгереп, үзеңне йөгендереп куймасыннар!..

Булды болай булгач! Ике сикереп, бер атлап, Канәгать келәткә керде, төрле капчыклар, әрҗәләр, мунчага дигән каен себеркеләре, җиләк тәлгәшләре, дару үләннәре бәйләмнәре арасыннан почмакта аны көтеп саргайган, сыртына «VIKTORIA» дип язылган дөньядагы иң матур, уймак борынлы, шома, җыйнак, кар өстеннән йөзеп кенә очачак, аны Уфаларга, ил буенча ярышларга алып барачак чаңгыларны эләктереп, килеп тә чыкты. Аңа бабасы чаңгыларны менә-менә кире тартып алыр кебек иде. Аныкын белмәссең. Тәртәсе - зирек. Минуты - кадерле! Тоткарланмаска! Шалт, Мөхәммәтҗан!.. Әмма ниндидер тойгы аны туктатты, гүя ул бабасына әйтәсе рәхмәт урынына бер кечкенә сорау биргәнен сизми дә калды:

—Бабай, «VIKTORIA» дигән нәрсәне аңлата икән?

— Ычкын моннан, малың кулыңда чакта... — диде гадәти кырыс хәленә кайткан бабасы. — Ул кадәресен үк белергә мин сиңа прафисыр түгел. Анысын шул макарунычыгыздан сорашырсың!..

Малай бабасының «макарун» дигән гыйбарәгә нинди аерым тирән мәгънә салып, нинди киная, кимсетү белән әйтүен эләктереп җиткерә алмый иде, әлбәттә. Ул татарлардан мондый армия «комыклары» — «макаруныч»ларның сан ягыннан, урыс белән кахулдан кала, өченче урында торуларын, татар авылына еш кына «сөйкемле» марҗа, тәмәке, аракы, урысча сүгенү, чит-ят сүзләр, гадәтләр алып кайткан, күн итек-пәртүпи шыгырдатып фарчит иткән, ил-тел, милләт казнасын шактый җимереп, дәүләттә тоташ бер катлам булып яшәгәнлекләрен белә алмый иде...

— Син, улым, артык яктылыкка ашыкма, — диде инде болдырга ук күтәрелеп, кожанын сала башлаган бабасы. — Син эңгер-меңгердәрәк торырга тырыш, ярыймы? Яхшы кеше — дару кебек: караңгыда бозылмый...

Кояштай балкыган малай яшен тизлегендә урыс капка аша урамга атылып чыкты. Булды бу!.. VIKTORIA!.. Шунысы кызык, үз телләрен нечкә белгән, үзара кошлар кебек сайрап аңлашкан бала һәм баба, көтелмәгән шартларда — авылга килгән чутсыз-сансыз эрвәлүтсияләр, сугышлар, кулак калдыклары, дошман элемент буларак, чит-ят якларга куылып, урман кисү, торф чыгару кебек эшләргә күпләп китү-кайтулар аша кергән ят тел сүз-атамаларының шактый булуы аркасында алар, икесе бер милләт баласы, туганнан туган, чит кешеләр кебек, бер-берсен аңламыйлар һәм бу хәлгә аптырамыйлар да иде... Ул чаңгыларны мәктәпкә барып җиткәнче беркемгә күрсәтмәскә тиеш. Беркемгә. Күрсәтсә дә, Кыяметдингә генә. Анысын да яшерен һәм башка беркемгә дә әйтмәскә дип кисәтеп кенә. Килде аңа кич белән Кыяметдин. Чаңгыларның ышанычлы ныклыгы аның һушын алды. «Авыррак түгел микән? Моны сөйрәр өчен кимендә бер пот ит йомдырырга кирәк... — диде дусты шикләнә төшеп. — Шуып карадыңмы соң?» «Юк, —диде Канәгать эре генә. — Потлап ит ашарга миндә Әндри казнасы юк. Ярышка чыкмый торып, мәгънәсезгә хәлемне бетермәячәкмен. Иртәгә мин мәктәпкә туры юлдан, «Бүләк» урманы аша җәйге сукмактан барачакмын. Мине олы юлда көтмә.» Ярышта беренче булып килү теләгеннән исергән һәм үзен шундый сынаулар алдына куйган дустын Кыяметдин ничек кенә кире күндерергә тырышса да, ниятеннән кайтара алмады.

Менә ул, шушы үзе күтәргән фетнәнең корбаны, чак-чак юлдан сөйрәлә. Әнә, арттан аны тагын да кемдер куып җитеп килә. Тагын да кем булыр?! Ә малайның хәле чынлап та мөшкел иде. Тирә-якта кул сузып ярдәм сорарлык, ул ярдәмне бирерлек бернинди көч юк иде. Аның иң ачуын китергәне — иске чаңгыларда алда килеп, трофей чаңгыларда артка калуы иде. Ул юлның иң кискен урыны «Фәтхулла» чишмәсенә якынлашып килә икән килүен. Их, ничекләр менеп җитәргә дә, ничекләр генә финиш таягы каршында туңган күзле олы түмәр булып басып торган физкультура укытучысы янына барып җитәргә?! Барып җитәрме? Юлда егылып калмасмы? Мәктәп ихатасына кереп азапланыргамы? Аның колак төбендә ихахайлап көлгән тавышлар яңарды. Әйе, кичә—алдынгы, бүген—иң соңгысыннан иде. Кайчандыр матур, җыйнак күренгән яссы чаңгылар аңа хәзер ямьсездән дә ямьсез, шөкәтсез, ботаклары тазартылмаган бүрәнәләр булып күренде. Аларга карап, чаңгыларны гына түгел, башкаларны яратуы да нәфрәткә әверелде. Бу гади көнләшү генә түгел, ирләр корына кереп килгән малайның җаныннан әрнеп чыгып, көч-кодрәттән яратылган җитезлек намы—ир-ат горурлыгыннан туган чәм иде. Йөрәге күкрәк читлегенә сыя алмастай булып дулый, котыра, колаклары шаулый, чәчләреннән, маңгаеннан агып төшкән тозлы тир күзләрен әчеттерә. Үзенә көч бирмәс микән дигәндәй ул мәктәп ихатасында күн итекләренең кап-кара борыннарын кара тычкан булып ак кар эченнән борынлатып чыгарган һәм «бөек оештыручы» кыяфәтендә басып торган укытучысының чыраен күз алдына китерергә тырышты. Әнә, күр, ул сине көтеп, кулындагы дәфтәр битенә ах та ух килеп утын күтәреп килүчеләрне теркәп тора: «Первай!.. Фтаруй!.. Третий!..» «VIKTORIA» чаңгысында беренче килергә тиешле Канәгатебез генә күренми!» — дип тә җибәрәдер әле ул.

Юк, ярдәм итми иде Гариф абыйсының җилдерелгән ат эчәгесе кебек коңгырт чырае. Инде хәзер чаңгылары астында кар да шыгырдамый, бары песи баласы кебек мыяулый гына иде. Ул сытып өзәрдәй булып чаңгы таякларын кысты. Телендә ниндидер җылы, тозлы тәм тойды. Ул тешнәлгән ирененнән саркылган канны читкә төкерде. Ни өчендер Тукайның «Шүрәле»се исенә төште. Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе, Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мүгезе... Мү-ү-гез-зе!.. И-и-их! «Фәтхулла чишмәсе»нә күп дигәндә ике йөз адым калгандыр. Чаңгы юлы сирәк каеннар арасынан килде-килде дә, текә үргә күтәрелә башлады. Алга, Канәгать, алга! Аны куып килгән авазлар да күтәрелә иде аның белән бергә. Бу куркыныч мизгел иде. Малайның күз алдында Рух — үз ихаталарындагы Ак Аргамак башы пәйда булды. Карлар камалышыннан алып чык, Ат Башым!..Ул баштан өстәмә көч, дәрман көтте. «Алга, Канәгать, алга!—диде Ат Башы.—Көч-куәт үзеңдә генә!» Юк, аңа Ак Аргамак башы да ярдәм итә алмады. Канәгатьнең бу минутта чаңгы эзенә бер күз алмасы төшеп челпәрәмә килгәндәй булды. Артыннан килә теге пыяла кискән тавыш, куып җитеп килә. Кем булыр? Малайның алдына йөзен дә күрми үскән атасының рухы килде. Ул кырынмаган һәм йолдызлы пилоткада иде. «Алгамы, әти, арткамы?» «Алга!» диде әтисе. «Туктыйммы, әти, туктамыйммы?» «Туктама!»,—диде әтисе.

Юк, ничек кенә талпынып, очынып карамасын, очыну, хыял, коры теләү-ярпачлык белән генә максатка ирешеп булмый икән; хәлсезләнеп, камыш кебек сыгылып төшкән буыннар аны барыбер дә тыңламый иде. Юк, Ак Аргамак башы, Ата Башы рухлары да йөзгә бәреп яуган карларда юкка чыктылар. Моңа кадәр бик көчле булса да, хәзер ул көчсез, бик көчсез иде. Аңа бары көч, үз көче кирәк иде. Канәгатьнең инде икенче күз алмасы чаңгыларына төшеп челпәрәмә килгәндәй булды... Әнә кемдер.. ниндердер шәүлә... узгандай итә... Канәгатьнең күзен кан басты. Шәүлә сул тарафтан аны узып та бара, әнә, инде уздым дигәндә генә шәүләнең карчыганыкыдай елтыр күзләре «Менә шулай да була ул!» дигән сыман утлы кылычлар айкатып, инде Канәгатьнең иңеннән башын кыеп алгандай итте дә, чаңгы эзләренә төшеп туктап калды. Бу Хәдичә иде. Аның элек киез итекләрен тутырып, бүлтәеп чыга торган нәфис аяк балтырлары бу юлы малайга фил боты кебек юан күренде. «Хәдичә түгел, Хәдичурт син!» — дип пышылдады ул. Инде аңа хәзер чаңгы юлына чамасын белми сөйләгән теле өзелеп төшкәндәй тоелды. Киләчәктә аны кем дип атаячаклар? «Чатан Хәдичә узган Канәгать» дип. Нокта шунда куелачак.

— Син юк өчен бетеренмә...Син болай да беренче!.. — диде аңа таба борылган Хәдичә йомшак кына итеп. — Мә, минем чаңгыларымны киеп ал да!... Ә мин синекеләрне күтәреп кайтырмын...

Канәгатьнең бу рәхимле сүзләрдән соң башы әйләнеп китте. Ләкин кеше чаңгысын киеп башкаларны узу бәхете инде аңа тәтеми иде. Ул инде гарьлекнең икенче казанында кайнады.

— Рәхмәт, Хәдичә... — диде ул сүзләрне авырлык белән сайлап.—Онытмам, Хәдичә...Син бүген үзең беренче!.. Син бүген беренче тапкыр чаңгыга басып, безнең барыбызны да җиңдең...Юлыңны дәвам ит!..

— Шулай дисеңме? Ярар, алай булгач...— диде кыз һәм акчарлак сыман талпына-талпына ераклаша да башлады... Артта аны узачак кеше калмаган иде. Ул кола яланда япа-ялгыз иде. Инде ашыйсы да килми, ашказаны бербөтен ташказаны булып каткан, бар дөньяга һәм үзенә нәфрәт белән тулган иде. Ул урынында чайкала-чайкала аркасындагы токчаен салды, утын түмәрен чыгарып, каен төбенә томырды. Аңа авызларын ерган сыйныфташлары алдында «буш чаңгы» күтәргән хәлдә финишка барып, көлкегә калырга ярамый иде. Бүген таңда беренче булам дип уянган, беренче булам дип авылыннан чыккан, карлар ярып, мәктәбенә беренче булып килгән, җиңү хакына стартка баскан Канәгать авылына җиңелүче булып кайтырга мәҗбүр иде... Чабаталарын әлүмин аеллардан арындырып, җансыз тактага әйләнгән чаңгыларын иңенә күтәрде һәм кып-кызыл кан булып күренгән җирдән карашын алмыйча, авыл очына, дөресрәге, мәктәпкә кереп тормыйча, Бәләкәй Авылга алып чыга торган юл чатына таба юнәлде. «Иске бай кызганчык була, яңа бай мактанчык була»,—дип юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең. Макталды!.. Аңа бүген җил дә каршы иде. Башка кайгыларын онытып, ул дөньядагы барлык кешеләргә каршы барлык җилләрне каһәрләде. Ат тояклары, чана эзләре белән тапталган юлдан «Бүләк» урманы түбәсенә җиткәч, нәрсәдер тезенә китереп сукты, кендек җебе өзелгәндәй итте һәм ул иңендәге трофей чаңгылары белән юл уртасына ауды. Чамадан тыш авыр, күтәрә алмаган йөкне күтәреп, адәм көлкесенә калудан хәл өстендә йөгенгән малай берме-икеме секундка аңын югалтты. Бу секундлар ел шикелле озак тоелды. Менә ул аңына килде һәм канын ялаган эт баласы шикелле шыңшып кына елый башлады. Юк, бу гадәти елау да түгел иде. Бу гарьлектән, үкенүдән, үзенең иске, көмеш ярымай кебек матур, җыйнак өрәңге чаңгыларын сагынудан, тормышның әле аңа билгеле булмаска тиеш булып та, үз тырышлыгы, ашыгуы нәтиҗәсендә иртәрәк билгеле булган кануннарының үзенә китергән газапларын аңлаудан яратылган иңрәү, үксү иде. Аның белән бергә тирдән туңган юка әдрәс бишмәте, чачакланып тузган чабаталары, «сугышка барырга һәрчак әзер» токчай-вишмишугы, ярсу җилләрдән гүләгән «Бүләк» урманнары да иңри, үкси иде. Башкаларны җиңәлсәң дә, үзеңне җиңеп булмый икән. Аңа бу таулар, бу урманнар бу мизгелдә матур булудан бигрәк, ниндидер куркыныч, аһ-зар мәхшәре вакытында яратылган табигый байлык буларак күренә һәм кыр өстендә япа-ялгыз яткан малайны үзләренең гел канәгать барлык-муллыклары белән кимсетәләр иде. Син җир йөзендәге иң матур кыз Хәдичәне генә ал. Хәлиткеч мизгелдә хәлиткеч сүзен таба алган кызый аңа хәзер матурлык чыганагыннан бигрәк үзендә булмаган акыл чыганагы булып күренде.Кем уйлаган? Аһ, бу нимесләр! Алар аның әтисен генә түгел, елтыр аеллы чаңгылары белән җиңүен дә тартып алдылар! Беркем белмәгән-аңламаган VIKTORIA, имеш? Шушымы Гариф абыйларының җир кендеге булган мактаулы Яврупасы?! Шушымы аның әле ул туң бозлар өстендә кендек җебен өздереп яткан Азиясе?! Кинәт аның колагына чек-черек килеп чыелдаган авазлар ишетелде. Ул яткан җиреннән сагаеп кына башын күтәрде. Анда, чана табаннары белән каезланып беткән ат юлында, үзе белән янәшәдә генә, әле туңып та өлгермәгән җылы ат тизәге алкаларында чыпчыклар типченә иде. Аның кысык күзләре бу түгәрәк алкаларны энә күзеннән үткәзде һәм аларда ат ашказанында эшкәртелеп тә исән калган ак солыларны шәйләп алды. Чыпчыклар ат карыныннан чыккан тере солыларны берсеннән икенчесенә калдырып, тибешми-тешләшми, талашмый-гаугалашмый гына бүлешеп, тыйнак иман, түзем белән чүплиләр иде. Җир йөзендә алардан да шат, алардан да канәгать җан ияләре булмагандыр. Малай көлемсерәп куйды. Куе кара карлы томаннар яктыргандай итте. Дөнья матур, төгәл, бөтен иде. Ул үксүеннән туктады. Аның өчен Җир уртасы, аның Яврупасы менә шушы җылы, парланып-буланып яткан алкаларда чүпләнеп азапланган чыпчыкларда, шушы алтын солыларда иде. Шушыны аңлау аның өчен гүя бүгенге җиңүнең иң зурысы иде. Җир йөзендә унөч елга якын яшәп, шушы яңа чаңгылар һәм шушы секундлар аны ир-егет итеп җитештерде түгелме? Әгәр шулар булмаса, ул бу морадка кайчан ирешкән булыр иде икән?

Ниһаять ул авызы колагына җиткәнче елмайды. Аның күз сызыклары очында яшь бөртекләре җемелдәде. Бу яшьтә гүя элеккеге кайгы шатлыкка, нәфрәт мәхәббәткә, хөсет-көнчелек ихлас теләктәшлеккә, искелек яңалыкка, яңалык искелеккә әйләнеп кайтып, һәркайсы үз урынына утырган иде. Аның бар дөньяны, барлык кешеләрне кызганасы, кочасы килде. Йә, әйт, тыштан гына кырыс күренгән Габдрахман бабасы искиткеч хикмәтле, үзенчә бер әкәмәт җан иясе түгелме? Аның белән урманда һәр бүре, төлке, куян кулларын сузып исәнләшеп китә... Шушы трофей чаңгыларын биреп, ул сине шушы үлемсез чыпчыкларга якынайтмадымы? Гариф абыйлары ни-нәрсәсе белән начар? Шулай ук үзенчә кабатланмас зат, тел белмәгән татар баласы, сугышларны үтеп, дошманны җиңеп кайтып, армия макарунында әл-хәл алып, ачлык-ялангачлыктан чыга алмаган туган авылында аларны, йөзләгән Канәгатьләрне, хәленнән килгәнчә Яврупага таба өстерәмиме? Җан дусты Кыяметдин хәзер мәктәптә аның өчен кызармыймы? Кызарма, дустым! Җиңү безнең якта!..Хәдичәсен ал. Нинди дә матур, нинди дә акыллы син, Хәдичә!..! Аның күзенә тагын да яшь типте. Үпкәләтмәде микән? Аны берәр юеш борын кыерсытмый микән? Кемнәндер якларга кирәкмиме?

Күктән карк-карк итеп каркылдап кар коелгандай итте. Бу тавыштан дерт итеп үзенә килгән малай урынында чалкан әйләнгәнен сизми дә калды. Күктә, каракучкыл куерымда, нәкъ аның өстендә, юк, карга түгел, канатларын колач итеп җәйгән галәмәт зур кош тирбәлә иде. Менә ул җай гына чайкалып, түбәнәйгәннән-түбәнәя барып, аңа якынлаша. Канәгать инанды: бу бөркет һәм Ырымбур далаларыннан аларның тарафларына, Габдрахман бабасы әйткәнчә, бары тик кышын кышлауга килә, гадәттә эре мал үләксәсе белән туклана, карыны ач вакытында корбанына томырылып, томшыгында каз-үрдәкне генә түгел, бозау, сарык бәрәне кебек вак малны да күтәреп алып китә ала торган иң дәһшәтле бөркетнең бер төре —лачын, лачын-сапсан иде. Сәер хәл: аяк асларындагы тизәктәге тере солылардан башка бернәрсәне күрмәгән чыпчыклар янында «чыпчыклар күп—ул ялгыз, ятим» булган булса, хәзер ул галәм куначасыннан бар дөньяны тигез күреп, үзенә таба төшеп килгән бердәнбер лачын астында ятимлектән котылып, күкрәгендә ниндидер бергәлек, күмәклек, мәгъруранә сабырлык тойды. Куркудан түгел, ниндидер галәми дулкынланудан малайның тамагы кипте. Ул үзе дә сизмәстән, яткан уңайдан капшанып, калтыранган бармаклары белән чеметеп, кар очтыгын капты. Аңа хәл кергәндәй итте. Лачын түбәнәя иде. Малай күз ачып йомганчы сикереп торды. Аяк астындагы чыпчыклар өере фырылдап юкка чыкты. Ул тау текәсендәге урманнарны яңгыратып, чаңгы таягы белән селтәнә башлады: 

— Юк, мин үләксә түгел! Мин үләксә түгел! Мин үләксә түгел!..

Лачын яңадан күккә күтәрелә башлады. Озак та үтми, ул андагы хәрәкәтсез ноктага әверелде. Канәгать чаңгыларын киде, әлүмин аелларын ипле итеп каптырды, күкрәген тутырып тын алды һәм тау текәсеннән таш булып түбәнгә — Бәләкәй Авылга томырылды.

Өстәмә

Киләсе ярышларда яңа чаңгыларда урынсыз калган Канәгать иске чаңгыларында беренчелеген кире кайтарыр. Анысы шулай, тик без «VIKTORIA» дигән сүзнең мәгънәсен ачыкларга онытып җибәргәнбез ләбаса. Канәгать тә оныткан аны. Бу вакыйгалардан соң байтак еллар үткәч— әтисеннән соң бик иртә әнисен дә югалтып, калын урманнар, биек таулар аша инде егерме чакрым җәяү йөреп, урта мәктәпне тәмамлап, аннан ерак шәһәрдә, һөнәрчелек мәктәбендә махсус белем алып, аннан Каспий диңгезе буйларында нефть эзләүдә катнашып, аннан өч ел армиядә хезмәт иткәннән соң, Казан дәүләт университетында укый башлагач кына форсат тияр аңа бу риваяти төшенчәне ачыкларга: VIKTORIA — ул латинчадан «Җиңүче» дигән сүз булган икән лә.

 

7 ноябрь, 2010 ел, Кисловодск.

Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иҫ киткес шәп яҙылған!!