Логотип Казан Утлары
Хикәя

Әни, су бир (хикәя)

Балакаем! Ниләр генә кылыйм соң синең өчен?! Үз гомерләремне кисепләр бирер идем сиңа бер сүзсез. Терел инде, балакаем?! Ике бөртек балаңны үксез калдырма. И, Ходаем, ниләр генә кылырга?!...

Зур хастаханәнең реанимация бүлеге янында күн эскәмиягә сеңеп диярлек утырган, ябык гәүдәле, башына ак яулык бәйләгән, моңсу-җитди кыяфәтле карчык яныннан табиблар, шәфкать туташлары тыз-быз үтеп йөри. Инде икенче атна моннан китми диярлек утырган әби аларның барысын да өмет тулы карашы белән каршы ала һәм сагыш белән озатып кала. Шәфкать туташлары... Нинди мәгънәле бу исем! Шәфкатьле!.. Менә берәрсе янына килер дә, әйтер кебек: "Әбекәй, кызыгыз терелде. Бүген аны өйгә алып кайтып китәрсез", - дияр кебек. Тик юкка көтә шул Зәйнәп әбекәй. Кызы Айсылуның юл һәлакәтенә очрап монда эләгүенә икенче атна китте. Ләкин хәле хәл түгел. Икенче атна инде үлем белән борыша. Бердәнбер кызының шундый хәлгә очравы кайгысыннан Зәйнәп карчык үзе үлем белән яшәү арасында диярлек. Ашау-эчүдән калды ана кеше. Кара көйде. Кызы яткан бүлек янында көннәр буе утырды да утырды. Көненә бер-ике тапкыр аны кызы янына керткәләделәр. Әллә нинди медицина җайланмалары арасында яткан Айсылу һушына килмичә ята бирде.

Зәйнәп карчык кызы палатасына юнәлгән дәвалаучы табибны ерактан ук күреп алды. Бар өмете аның хәзер шушы кызы белән бер яшьләр чамалы, аз сүзле, буйчан табиб егеттә. Дәвалаучы врач карчык яныннан сүзсез генә үтмәкче иде, әби каршысына торып басып, күзләрен аңа өнсез генә төбәгәч, туктамыйча булдыра алмады. Карчыкның сагыш баскан күзләренә туры карамаска тырышып: "Әби, хәерле көн. Әби, сез юкка монда утырасыз, – диде ул. – Кайтыгыз өегезгә. Ял итегез. Авыруның хәле авыр. Без кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Ул-бу булса, без хәбәр итәрбез". – диде. Аның бу сүзләрен ишеткәне бар иде инде Зәйнәп карчыкның. Икенчерәк сүзләрне ишетәсе килгән иде аның. Доктор үтеп китте. Карчык артындагы эскәмиягә шуып төште. "Балакаем! Ниләр генә кылыйм соң синең өчен?! Үз гомерләремне кисепләр бирер идем сиңа бер сүзсез. Терел инде, балакаем?! Ике бөртек балаңны үксез калдырма. И, Ходаем, ниләр генә кылырга?!..." Аның ачынулы уйларын озын коридор буенча идән ышкып килгән санитарка Нина бүлде: "Ярар, Зәйнәп, син ул хәтле кайгырма. Безнең монда докторлар бииик тә шәпләр! Кемнәрне генә аякка бастырып чыгарып җибәрмәделәр алар моннан! Ууу, исең китмәле! Теге дөньядан кайтардылар күпме кешене. Терелер кызың, терелер", – дип сөйләнгән көенә идәнен ышкый-ышкый әби янынан үтте. Әби, ул юганчы урыныннан торып, тәрәзә янына килде. Хастаханәнәң дүртенче катыннан урам уч төбендәге кебек күренеп тора. Әби бер кайгысыз урам буенча китеп барган ваемсыз кешеләргә кызыгып карап торды. Бер атна гына элек ул да шул кешеләр арасында гадәти тыныч тормыш белән яшәп ята иде. Ике сөйгән оныгы Әлфия белән Әлфис, йөрәк парәсе газиз кызы Айсылуы янында иде. Иртән әбиләре балаларны назлап кына уята. Киендерә. Балалар бакчасына җитәкләп илтә. Кызы эштән, оныклары балалар бакчасыннан кайтуга карчык ашарга әзерләп тора. Кызы өлгерә алмаганда оныкларын үзе барып ала. Нинди бәхетле булган ул вакытта! Бәхетнең бәясен югалткач кына аңлыйсың шул аны. Менә ике бала әниләренең нинди авыр хәлдә икәнен дә ныклап аңламыйлар. Зәйнәп карчык аларны вакытлыча энесенә авылга кайтарып куйды. Югалтканнардыр инде әниләрен сабыйлар... Гомерлеккә югалтып кына куймасалар ярар иде дә...

Айсылу яткан палатаның кысык калган ишегеннән санитарка Нинаның чак кына ишетерлек тавышын ишеткәч, әби ишек янынарак килеп басты. "... Эх дөньясы! Ике баласы ятим кала инде!.." Санитарка шәфкать туташы белән нидер сөйләшә иделәр. Моңа хәтле түзгән Зәйнәп карчыкның бу сүзләрне ишеткәч ушы китте. Күз аллары караңгыланды. Егылмас өчен стенага тотына-тотына чак-чак эскәмиягә барып утырды . "... ятим кала...балалар ятим кала..." Шушы коточкыч өч сүз берничә мизгелгә аның аңында эленеп калды. Үзалдына шул сүзләрне кабатлады да кабатлады... "... балалар ятим кала..."

Баланы ата-анадан аера торган, бәхетсез ясый торган бу сүзләрне Зәйнәп үзе үсмер чакта бер ишеткән иде инде. Әтиләре сугыштан кайтмады аларның. Ике абыйсын, Зәйнәпне, энекәшен тырмаша-тырмаша үстереп ятканда, әниләре терелмәс чирдән вафат булды. Күрше хатыннары җыелышып, балалар ятим калды инде, дип елаштылар. Шулай үндүрт яшьлек Зәйнәп ятимлекнең ни икәнен үзенең сабый җилкәсендә таныды. Үзеннән берничә яшькә зуррак ике абыйсыннан Зәйнәп энекәше белән икесен ятимнәр йортына җибәрмәүләрен үтенде. Тыңладылар. Җибәрмәделәр. Сигезенче классны бетергәч тә, Зәйнәп фермага сыер саварга эшкә керде. Үзләре дә бала гына диярлек өч үсмер кече энеләрен үстерделәр. Колхоз азык-төлек белән ярдәм итте. Зәйнәп, өч ир туганы арасында бердәнбер кыз, энекәше өчен апа да, әни дә булды. Вакытыннан алда үсте, җитдиләнде. Үксез үз кендеген үзе кисә... Нигә соң язмыш тагын кайтара бу ятимлекне аңа тагын?! Бер гөнаһсыз ике баланың ни гаебе бар?! Аталарына күптән ышаныч юк. Айсылуга ире кул күтәрә башлагач та, Зәйнәп карчык барып алды аларны. "Мин тукматыр өчен кыз үстермәдем", - диде. Әтиләре юк санында. Инде менә газраил әниләрен дә алырга йөри! И, балакайлар!..

...Уйларына чумган карчык янына ухылдап санитарка Нинаның килеп утырганын да сизми калды. "Зәйнәп, әйдә, сиңа әйтәсе сүз бар. Әйдә минем белән", - дип, әбине җитәкләп диярлек, хастаханәнең подвалында урнашкан кирәк-ярак саклый торган каморкасына алып төшеп китте. Көнгә бер-ике тапкыр ул, Зәйнәп карчыкны үз күреп, чәй эчереп чыгара. Реанимация бүлеге янында әбигә кунарга рөхсәт бирмәгәч, шушы өч кеше генә сыярлык бүлмәгә өч урындыкка матрас салып, әбигә ятак әзерләде изге күңелле Нина. Ачкыч бирде. Шушында кунарсың, диде. Тик төнлә беркая чыгып йөрмә, күрмәсен сине беркем дә, диде. Әле дә хатын әбине урындыкка утыртып, чәй ясады. Өйдән алып килгән пирожкиларын алдына куйды. "Беләсеңме, Зәйнәп, мин бит баш врач белән сөйләштем Айсылу турында. Баш врач әйтте, кайгырмасын, диде. Терелә ул, диде. Ә баш врач безнең – профессор! Шулай булгач, син давай ул хәтле бетеренмә", – диде Нина. Зәйнәп Нинаның күңеле булсын өчен генә бер пирожкины авызында әвәләп, бер-ике йотым чәй эчте. Әлбәттә, ул аңлый иде санитарканың бернинди дә баш врачка кермәгәнен. Шулай да, аның шундый ышанасы килде Нинаның изге ялганына. Әлбәттә терелә аның кызы! Ул бит яшь әле. Организмы көчле, таушалмаган. Терелә ул аллабирса! Балалар хакына терелә! "Зәйнәп, син булмаса ятып ал. Минем эш бар әле", – дип Нина каморкада әбинең үзен генә калдырып чыгып китте. Карчык, чәшкеләрне чайкаштырып, мендәргә башын терәде.

Җитмешен тутырган Зәйнәп карчык үлем турында уйланганы бар иде. Беркем дә бу җиргә мәңгегә килми. Барыбыз да кунак кына. Инде яшисе яшәлде, ашыйсы ашалды. Үз үлемен табигый күреп, ул аңа эчтән күптән әзер иде. Үлемтеккә дигән бирнәсен, әзме-күпме җыйган акчасын Айсылуга күрсәтеп куйды. Гомеренең соңгы кояш баешын каршыларга ул әзер. Әмма аның башына беркайчан да, баламны югалтырмын, дигән куркыныч уй кермәде. Менә хәзер аның алдында кәкре чалгысын тотып коточкыч Үлем басып тора. Тик ул аның артыннан түгел, кызы артыннан килгән. Ике нарасыйның әниләрен алырга йөри. "Үлем, кызымны алганчы мине ал! Ул яшәргә тиеш! Җибәр аны! Безне юктан бар кылган, бар нәрсәгә көчең-ихтыярың җитәрлек Ходаем, ташлама безне бу минутта. Балама гомер биргәнсең икән, болай иртә кисмә аны, зинһар өчен. Яшәргә тиеш ул. Сабыйлары хакына! Ятим итмә шул балаларны, Аллаһым?!..." Хаклымы-хаксызмы, ана кеше баласы шундый авыр хәлдә яткан өчен үзен гаепләде. "Саклый алмадым шул баламны", - дип бәргәләнде аның йөрәге.

Зәйнәп карчык ята-ята оеп китте... Нәни генә кызы елмаеп бишектә ята. Зәйнәп кызы еламасын өчен бишекне тибрәтә. "Әлли-бәлли... әлли-бәлли..." "Әни, су бир... әни, су бир... Су эчәсем килә..." Кинәт кенә кечкенә Айсылуны Зәйнәпнең әнисе күтәреп ала да кочагына алып тибрәтә-тибрәтә бүлмә буенча йөртә башлый. Зәйнәп: "Әнкәй, бир Айсылуны, бир миңа", - дип кулларын сузып әнисе артыннан йөгерә. Әнкәсе кинәт борыла да, баланы Зәйнәпкә суза. Зәйнәп кызын чак тартып алуы була, әнисенең шәүләсе эреп юкка чыга... Зәйнәп карчык үз ыңгырашуын үзе ишетеп, салкын тирдә уянып ките. Башта кайда ятканын исли алмыйча, ак түшәмгә карап ята торгач хастаханә подвалында ятканын аңлап, эченә җан керде. Нинди сәер төш!.. Озак ята алмады, җәһәт кенә атлап, тагын кызы яткан палата янына менеп китте. Бу юлы ул палатага керергә рөхсәт-мазар сорап тормады. Ниндидер көч аны кызы янына тартып кертте. Карчык һушсыз яткан, ябыккан кызы янына барып, аның салкынча бармакларын учына кысты. "Кызым, балакаем, мин бу, әниең...Бәбекәем..." Бармаклары белән кызының чәчләреннән, битләреннән сыйпады. Бер тын кызының ябылган күзләренә текәлеп карап торды... бәбекәем... Кинәт карчык, үз күзләренә үзе ышанмыйча, кычкырып җибәрә язды! Бер атнадан артык һушсыз яткан Айсылу әкренләп керфекләрен күтәрде, томанлы күзләре әнисенә төбәлде һәм чак ишетерлек кенә итеп: "Әни, су бир... Су эчәсем килә...", - дип пышылдады. Зәйнәп карчык якында йөреп яткан шәфкать туташына борылып: "Су... су..." , - дип кабатлады... Шул арада алладай күреп табынган табиб егет килеп җитте...

...Палата янындагы эскәмиядә утырган Зәйнәп карчык яныннан, ягымлы карашын ташлый-ташлый, тавышына ясалма шелтә ноталары кушып, санитарка Нина үтеп китте: "Ну бу карчыкларны! Әйттем бит, кызың терелә, дип..."

Физәлия Дәүләтгәрәева

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Миңә дә таныш хисләр...