Логотип Казан Утлары
Хикәя

Өч аяклы кеше. 1.Таң чыгы белән савыккан Минетдин (хикәя)

Ул унике яшендә үк, ирләр белән бер катар Шафран-Әкчин-Миякә арасында ерак юл чабып, аяксыз калды...

Сүз башы

Минем «Өч аяклы ат» дигән әсәрем бар. Яралы ат, димәк. Менә миңа –

«Өч аяклы кеше» дигән, беренче карашка, хикәя, повесть, икенче карашка,

аллегория, ягъни читләтеп, күпертеп әйтү, әдәби сурәт-образ, киная, сатира-

юмор чараларын да ят итмәгән публицистик әсәр язарга насыйп әйләде. Шулай

булыр дип, ихластан, башыма да китергәнем юк иде.

Бу һич тә көтелмәгән темага тотыну уе күңелемә кайда һәм ничегрәк

килгәнен хәтерләмим дә. Иң мөһиме шул: кинәт кенә мин тирә-ягыма, әүвәлдә

үземне әйләндереп алган дүрт тарафыма, аннан соңра янәшәмдә булган

замандашларымның йөзләренә һәм күзләренә карап укталам да аңыма килгән

кебек айныйм һәм аптырыйм: аларның байтагы гүя «өч аяклы», ягъни бер-

берсеннән аера алмас дәрәҗәдә таяклы бәндәләр иде. Ләхәүлә вә лә куәтә!..

Кайчан гына өлгердек?! Әнә, тагын... Кан тамырларым буйлап жуылдап,

электрик шаукым уза: бәй, мин үзем дә башкалар өчен «Таяклы әфәндем» икән

бит!.. Теге шаукым башта шөбһә, аннан курку белән алышынудан сискәнеп

куям: мин үзем таяклылар патшалыгы, таяклылар дәүләте-державасында

гомер кичеп ятам икән бит!.. Чынмы бу? Күземә күренеп алмашынмыйммы?

Саташмыйммы? Нәрсә, Аллаһыдан ике газиз аяк, хакимияттән өстәмәгә

өченче таяк алып, мәңгелеккә сабаклы булдыммы?

Аһ, саташсам икән лә! Юк, кызганычка, саташмый да, адашмый

да, алдашмый да идем шул. Инде җырларга җыенган җырымда гына

ялгышмасам һәм ялганламасам икән. Булмаганына үкенәсем-кайгырасым юк,

булганына шөкер итеп, яшисем генә калган: сабыйлыгымда һәм яшьлегемдә

сугыш тарафыннан авызымнан ашар ризыгым, бердәнбер әткәм-әнкәм,

нәселем, картлыгымда гөнаһсыз сабый халәтенә кайтарып, минеке булырга

тиешле бар байлыгым-барлыгым энәсеннән җебенә – җиремә, суларыма,

укыр китабыма, китапханәмә, мәктәбемә, хәтта туган телемә, сөйләнер

әкиятемә, җырланыр җырыма кадәр тартып алынган. Тартып алынмаган

нәрсәм калмаган. Гүя анадан тума хәлендәге гөнаһсыз сабый идем мин. Әмма

югарыдан күтәренке боерык белән «Синең бер кайгың да юк һәм булырга да

тиеш түгел, син елама, син бары тик җырла гына» дигәч, җырламый кая

барасың?! Җитмәсә мин, аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ җитмеш җиденең

өстендәге, үз гомерендә беркайчан да «әттә» дип әйтмәгән сугыш ятиме

идем бит әле. Йә, көлкенең көлкесе түгелме: җитмеш җиде яшьлек ятим?!

Әле бүген дә, янәшәмдә ятимлек, юклык-юксыллык, газаплы фәкыйрьлек

арбасыннан төшеп, таякка калган замандашларым – саф күңелле апалар

һәм абыйлар, энекәшләр һәм сеңелкәшләр, сабыйлар иде... Гүя таяклар ишәеп

карайган-картайган саен таяклылар үзләре яшь нисбәтеннән чыгып яшәрүгә

таба бара иде! Алар арасында сирәк-саяк кына булса да, сакланып кала алган

зыялы җәмгыять әгъзалары бер-берсен итагать белән «коллега», ягъни

«ахири» дип атый иде. «Шушы җитмеш җиденең ничә елын, елының ничә

көнен тынычлыкта, бәхеттә, сугышсыз-даусыз-гаугасыз, ягъни «таяксыз»

үткәрдем икән мин? – дип уйландым мин өченче «аягыма» таянып. Тынычлык

хакына дип, күпме тапкырлар тынычлыкны боздык, кеше гомерен саклыйбыз

дип, ничәмә миллион гомерләрне кыйдык икән? Үзебезнең бәйсезлек өчен түгел,

күбрәк башкалар «азатлыгы һәм бәйсезлеге» өчен кузгатылган канкоешларда

ягъни мәсәлән. Бу хәлне мин генә кичердемме? Башкалар исә гомерләрен ак

челтәрле бәллүрләрдә генә бәвелеп, «балда-майда» йөзеп кенә үткәрдеме?

Ә тоташ илләр, кыйтгалар? Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң да,

берәр генә көн тыныч-имин тордымы Җир йөзе? Ил белән ил, блок белән

блок, үзебезнең тел белән әйткәндә, берләшмә белән берләшмә, ширкәт белән

ширкәт, күрше белән күрше низаг-бәрелешләрендә, милли азатлык, аеруча

«азат итәбез» дип, башкаларны басып алу өчен «вакытлы чикләнгән» һәм

бөтенләй дә чикләнмәгән кырылышларда?! Корея һәм Вьетнамда, Польшада

һәм Венгриядә, Германиянең икегә бүленгән демократик һәм федераль

республикаларында һәм Чехословакиядә, Кубада һәм Конгода, Һиндстанда

һәм Пакьстанда, Непалда һәм Әфганстанда, Мисыр, Гыйрак һәм Израильдә,

беренче һәм икенче чечен сугышларында, Сүрия һәм тагын да башка, әллә

кайсы илләрдәге чуалышларда... Аларга күпме адәми зат аяклы китеп, таяклы

кайтты икән? Санап бетерерлекме?!

Баксаң, мин хакыйкатьтән, болай да бертуктаусыз «азатлык,

территориаль бөтенлек сугышлары» уйлап табып, «санитар яктан

тазартылып» торган Ватаныбызны уптым-илаһым таяклы ясаган шәхес

культы иленнән титаклап киләм икән. Бетмәс-төкәнмәс туклык вәгъдә

иткән черек бәрәңгеле колхоз-совхоз ачлыклары, Комсомольски, Днепрогэс,

Магнитка, «Түбәнкаманефтехим», КамАЗ кебек «коммунизм» төзелешләрендә

гәүдәләре белән субай булып сугылып, кадактай кадакланып, яланаяк бетон

изеп, металл чукмар белән чуен төкереген куптарганда, илне күзсез, чулак һәм

чатан калдырган миллионнар иленнән киләм икән. «Нижнекамск» дигәннән,

форсаты чыкканда, әйтеп калыйм әле. Бәлки, сезнең дә бу хакта уйланганыгыз

бардыр, ә бәлки, мондый уйны башыгызга да китергәнегез юктыр.

Әйткәндәй, безгә Аллаһ үзе хәләл байлыгыбыз итеп тапшырган җир

маебыз-нефтебез дә (татарча атамасы «нәфт»), җиде ят кулына калып, чын

хуҗаларына карата «чит» булып чыкты. Шулай итеп, ул да «таякка торып

калды». Үзебезнең хәләл җир маебыз безне баетмады, бары картайтты,

имгәтте, сукырайтты гына. Без еш кына Кама түбәнендәге, Чаллы, Алабуга,

Әлмәт һәм башка шәһәрләрнең ялтыр төсләргә буялган күп катлы «йокы

баракларын» нефтебез алып килгән бөек казаныш дип расларга һәм күкрәк

кагарга яратабыз. Ә бит уйлап карасаң, без аларны кара алтын – нәфт түгел,

үзебезнең маллы җирдә тәгәрәп үрчегән, ярмалы, нәселле, чын алтынга тиң

татар бәрәңгесе, өскә утырган каймагы кашыкка уралып торган татар

сөте, татарның шикәр кебек ап-ак сыер ите, хуш исле нарат ылысы-күркәсе,

тешеңне сындырырлык салкын чишмә сулары, икмәккә сылап ашарлык кара

татар туфрагы, хәтта җанга шифа өстәгән татлы татар һавасы исәбенә

дә төзи алган булыр идек. Чынлап та, үзебезнең Ижау, Бәкер атлы татар

мәгъдән суларын, саф һавасын шешәләргә бөкеләп, халыкара сәүдәгә чыгара

алган булыр идек без! Әнә, соңгы вакытларда ком сатып та байый башлады

түгелме күрше Монголия?!.

Баксаң, сөекле илебез көеклегә әйләнеп, халкыбызны туп-турыдан өч

фронтта – хәрби хезмәттә, сугышта вә үлештә, авылда – черек бәрәңге

басуында һәм шәһәр цехлары вә чүплекләрендә имгәтә, вата, сындыра,

иләгендә или, тамырында өзә, кисмәгендә тугълый, килесендә изә торган

агым-конвейер икән.

Имгәнүнең барлык төрләрен атап та, санап та бетереп булмас. Биредә

таяклыларның чиксез армиясенең дүртенче төркемен телгә алмыйча китү

гадел булмас иде. Алар – картаю, картлык нәтиҗәсендә таякка калучылар.

Сау-сәламәт килеш картайган очракта, кемнәрдер үзләрен бәхетлегә санап,

кешелектә «бәхетле картлык» дигән төшенчә кертсәләр дә, мин чирсез-

газапсыз картлыкның мөмкин икәненә тырышып кына ышанам, чөнки мондый

картлыкның һәркемгә, ул ничек кенә «бәхетле булса да», һәм көтелмәгән

халәт, тетрәткеч бурычлар алып килүе көн кебек ачык. Шуңа күрә халыкта

«Җитмешкә кадәр – ике аяк, җитмештән соң – өч аяк, өченчесе – таяк» дигән

әйтем йөри. Картлар арасында «бәхетле ике аяклылар» күп түгел, бәлки йөз

(мең?) кешегә берәрдер. Әмма аларның да күпчелеге гомер азагында барыбер

таякка кала, бу сәбәпләрнең һаман да шул физик хезмәт, хәрби хезмәт һәм

башка төр хезмәтләрдә өзлегүләренә барып тоташуын әйтми мөмкин түгел.

Хәзерге заман цивилизациясенең кешене гарипләү мөмкинлекләренең

чиксезлеге турында том-том тетрәткеч хезмәтләр язып булыр иде. Бу кадәр

зур бурычны үтәү минем кулымнан килми. Әмма, төшенәсез, проблема бар һәм

ул җәйге таң кебек сизгер ачыла. Мин исә шул таңның-теманың өстеннән

пәрдәне күтәрә биреп кенә, замандашларымның кайбер үзем белгән-күргән,

шаһиты булган гарипләнү-таякка калуның сирәкләрдән-сирәк очракларын,

хәлем барынча, сурәтләргә алындым.

Алар кешенең көчлелеге һәм көчсезлеге, үз саулыгы өчен көрәшүенең төпсез

кое кебек тирәнлеге, чиксезлеге, авырлыгы һәм берүк вакытта һәркем өчен

сагынычлы булуы турында сөйли.

 

Таң чыгы белән савыккан Минетдин

Беренче булып ут-күршебез Низам бабай белән Мөсәббиха әбинең

ундүрт яшьлек уллары Минетдин күз алдыма килә. Какча, дала курае кебек

кипкән, җиңел сөякле, түгәрәк йөзле, үтә җитди чагында да авыз кырые

белән елмайган кебек ул читтән караганда. Бит алмасындагы чокыры аны

беркайчан да кайгы күрмәгән, үтә дә сөйкемле, елмаеп-көлеп кенә яшәгән

кеше итеп таныта. Гамәлдә исә, бәлки, тирә-якта аның кадәр сагышлы-

зарлы кеше юктыр. Булса да сирәктер. Ул бит унике яшендә үк ирләр белән

бер катар Шафран–Әкчин–Миякә арасында ерак юл чабып, аяксыз калды.

Алар кара төннең карасында арган атларның тәртә арасына үзләре җигелеп

диярлек чәчү орлыгы өстериләр иде. Шафран белән Ыслак тарафында Әкчин

станцасын уң кулдарак калдырып, турыдан Кыргыз-Миякәгә чыгу ниятендә

сулга тарткач, олаулар сугыш чорында ниндидер хәрби өйрәнүләрдән калган

тирән казындыларга юлыктылар. Иң арттагы чанада килгән Минетдинне кинәт

кенә гүя ниндидер баздан тәгәрәп чыккан убыр уты тома сукырайтты һәм ул

кинәт йөге-ние белән җир астына убылып төшкәндәй булды. Күзенә ак-кара

күренмәгән үсмер йөгеннән тәгәрәп төште, капчыклары өстенә ишелде, ярый,

дилбегәсен эләктерергә өлгереп калды, йөк астында изелеп һәм уалып, атын

һау-һаулавын дәвам итте һәм, ниһаять, бу куркыныч баздан көч-хәл белән

чыга алды. Әмма йөк, җитмәсә, шул йөк өстенә җимерелеп төшкән калын

көрт катламы астындагы аякларның икесе дә кунычларыннан суырылып

чыгып, оексыз калган иделәр. Ул кыска кырпу тунда, бер генә катлы сатин

чалбар ишарәтендә һәм.. төн карасында япа-ялгыз һәм... яланаяк иде. Һушына

килеп, нәни, чытырман кебек ябышкак куллары белән авыр капчыкларны

тота-каба рәткә китереп маташканчы, алдагы, тау түбәненә авыр йөкләре

үзләре үк чаптыра башлаган, шуның аркасында уңны-сулны абайлап та

өлгермәгән олаудашлары Минетдинне шактый артта калдырып, алга китәргә

дә өлгерделәр... Егерме градуслы суыкта алты чакрым үтеп, алдагы авылга

яланаяк тәпиләп килгәнче, дөресрәге, авылдашлары, борылып килеп, аны

каршылаганчы, ул, ялан тәпиле зәмһәрир салкын әсире, төяүле йөге өчен башы

белән җавап биргән социалистик милек хуҗасы, шул милекнең граммын да

исраф итмичә, чанасына бер сикереп менеп, бер аннан сикереп төшеп, тегеләр

белән очрашканга кадәр аякларын туңдырып та өлгергән иде...

Аның бит чокыры шушы кискен мизгелдә дә елмая – гүя туң аяклары

үсмергә күптән түгел генә тынып калган Ватан сугышы калдырган «марш

баскычлары» иде.

Шулай итеп, Низам бабай белән Мөсәббиха әбинең күпне кичергән, тугыз

баланы йөзем тәлгәше кебек итеп җилкәгә атландырган ишек катлары аяксыз

Минетдинне күтәралмас авыр кайгы түгел, ә чираттагы гадәти сынау итеп

каршылады.

Бит алмасындагы чокыры аны елабрак торган яшьле күзләре белән дә

бар кешелеккә шат елмайткан сыман күрсәтә иде. Әмма хәтергә сеңеп кала

торган хәтәр елмаю иде ул. Мондый елмаю аңа, бәлки, кояштан иңгәндер.

Кояш, дөресрәге, һәр иртәдә аткан таңның шифалы нечкәлекләре белән

аны якыннан урамның каршы ягындагы ут күршесе имче Фәхерниса әбисе

таныштырды. Үсмер таң калды: аның учак астыннан бер күмерне икегә

бүлеп, уртак табак-савыт белән яшәгән гап-гади күршеләре, баксаң, бик тә

серле, сихри, хәтта көтелмәгәнчә сәләтле кешеләр икән. Моңа кадәр, көн

саен таңнарның алсу чаршавын үз куллары белән ачып, күзләрен тилмертә-

тилмертә, карасу-зәңгәр күк йөзеннән чык сулышын каравыллый башлаганчы,

якындагы илле чакрымлык даирәдә табиб дигән бер генә кешесе дә булмаган

җирдә ул, кинәт кенә аяксыз калган үсмер, савыгу хакына нинди генә гамәлләр

кылып карамады: башта сызлаудан үксеп-үксеп ыңгырашты, аннан сыкрый-

сыкрый, тез очлары белән ишегалдындагы комташларны да изә-изә, авыртудан

сытылган чыраен җыеп, динебезнең нигезен тәшкил иткән «Иман шарты»н,

химик каләмне төкерекләүдән авызын-тел очын зәңгәрли-зәңгәрли, башта

егерме биш, аннан илле, аннан йөз данәдә күчереп, авылдашларына таратып,

савап җыйды. Таяк кебек нәзегәеп, кипшенә дә башлаган балтырларын каз мае,

аннан, якын-тирәдә дуңгыз маен көндез шәм кабызып та таба алмагач, елкы

җелеге белән сылап, мунчада, эссе кояш нурында пешектерү дисеңме, суган,

чөгендер, бәрәңге, кишер парында, ат тизәге, каен, имән, зирек кайрылары

суында, ачы катык эркетендә утыру, дисеңме – кулыннан килгән нәрсәләрнең

барысын эшләргә тырышты ул.

Минетдин безнең авылда кояшны беренче булып каршылый һәм иң соңгы

җан иясе сыйфатында озатып та кала. Аның шундый иртәчел, таңның тәүге

кошларының берсе булып уянуының, ягъни хәтәр елмаюының сере шунда: ул

кояшның үзеннән төшкән таң чыкларын тансыклап сакта тора. Аны ул гына

түгел, таныш күгәрчене дә күзәтә. Ул да чатан, уң якка янтаеп йөри. Сул аягын

елан чакты. Минетдин моны үз күзләре белән күрде. Күгәрченнең тырнаклы

буыннары бөгелми, ул тигез җиргә генә басып йөри. Минетдин җиргә баса

алмаган кебек, ул да агачка, чыбыкка куна алмый, мескен. Бәлки, алар икесе

берьюлы аякка басарлар?

Нәкъ Фәхерниса әбисе әйткәнчә, таң чыклары адәм баласына Кадер

кичендәге савап сыман сизелми генә төшәләр икән. Аһ! Чык бәсен, чык дымын,

чык кәтрәсен сагынуының икенче бер сере дә бар: Минетдиннең кичектергесез

рәвештә, әгәр мөмкин булса, бүген үк, шушы сәгатьтә үк савыгасы килә һәм

ул үзен бары тик күренмичә таңнан саркылган чык суы гына коткара алачагын

белә. Аһ! Боларның барысын шул ук ут-күршесе Фәхерниса әбисе сөйләде.

«Син бары тик чык суы белән генә аякка баса алачаксың. Тик син онытма,

андый су әзергә бәзер таң тамчысында түгел, сизгер таң җиләсендә, таңның тын

алышында булучан. Син таңның сызылуын һәм шул сызыктан сихри таң дымы,

таң җиләсенең савылган мәлен көтеп тор, шул дымда аякларыңны у, ышкы,

әвәлә. Күренмәсә-сизелмәсә дә! Иртәсен дә, кичен дә! Шунда ук дымны тел

очың белән татып өлгер һәм бисмиллаһ әйтеп, таң сулышын утыз тапкыр йотып

җибәр. Һавадан чык суын тота алсаң, син элеккеге Минетдин – унике яшендә

үк авылның иң шәп йөгергән, иң шәп сикергән, ирләргә биргесез рәвештә

урманнар аударган һәм печәннәр чапкан егет хәленә кайтачаксың!» Шулай дип

күңелен күтәрде Фәхерниса әбисе, рәхмәт төшкере. Ул аңа икенче бер серен дә

чиште. Бу киңәш ул чорда авыл кичергән искиткеч газаплы ачлык белән бәйле

иде. Заманасы шундый: эшләү план белән, ашау грамм белән. Фәхерниса әбисе

аңа болай диде: «Син чирләгән вакытта бертуган энең Хәкимҗан урлашмый

торырга – кеше бакчасындагы кишергә дә төшмәскә, кеше хәстәрләп куйган

черек бәрәңге кәлҗемәсенә дә тимәскә, абзардагы кәҗә-сарык янына үтеп,

аларның хәләл сөтен дә иммәскә тиеш».

Минетдин бу хәлне якыннарына чиште. Хәкимҗанны бер кисәттеләр, ике

кисәттеләр. Әмма туктата алмадылар. Ахырда өлкән агалары Мөхәммәт барча

туганнары алдында Хәкимҗанны чишендереп, зәһәр кычытканнар төбенә

салды, аннан ул аны акырта-акырта тал чыбык белән ярды. Хәкимҗанның

«Абзый, бүтән урлашмам! Абзыкаем, бүтән урлашмам!» дигән инәлүләре

күрше ихаталар аша сикереп, Өязе буе талларына барып ишелде...

Ач халык елады.

Бүтән урлашмады Хәкимҗан. Кеше азыгына кагыласы булмады.

Туганнар каяндыр ишетеп белделәр: таң чыгы, имеш, чигүле тукыманы

аеруча үз итә икән. Ә мондый тукыма, имеш, күктән төшкән сихри дым

белән генә чылана ала. Чыланган икән, димәк, аның шифалы дымын сыгып

саркытырга мөмкин. Алар өйләрендә булган һәммә чигү-чүпләмле тастымаллар

белән абзар түбәләрендәге куышка менделәр, якты чык тамчыларын аулар өчен

күз нурлары белән күк йөзен биләп алдылар. Күк йөзе аларның күз карашлары

белән тулышкан иде. Йолдызларга урын калмагандай тоелды. Туганнары

үзләре тота алмаган чыкны күз яшьләре белән алыштырып карадылар. Юк,

булмады. Аһ!

Чиратлап, алар кан кардәшләренең тез очларын, балтырларын, аяк

табаннарын удылар, әвәләделәр. Әмма уган саен аның салкын куырып

агарган аяклары яшәрми, кызармый, алсуланмый, бары тик үз әхвәле өчен

уңайсызланган сыман, чокырына кадәр үтеп, бит алмасы гына алсулана

иде.

Икенче тапкыр әбисе болай дип тә өстәде: «Син минем сүзләремә әкият

итеп кенә карый күрмә. Онытма, ышанмаган – якынын оныткан, ышанган –

ары киткән. Хыял ышанган саен чынбарлыкка әверелә бара. Менә миңа кара:

шул таң чыгы белән сукырайган күземә яктылык, саргайган йөземә алсулык,

коелган тешләремнең ап-ак яшенташы кайтты!» Шулай диде дә әбисе елмаеп

җибәрде. Аның болай да нурлы йөзен яшьләргә генә хас, шикәр кебек ап-ак,

сап-сау тешләре яктыртты.

Әмма таң суының сихри сәләткә ия булган коры дымын нинди көчләр

кулланып кулга төшерергә?! Аһ! Безнең ут-күршеләр булып яшәгән

ихаталарыбызда әлегә исән һәр кычыткан заты, һәр әрекмән, һәр әрем сабагы,

һәр куак, һәр кыяк, һәр яфрак шәрифләре, әтиләрдән калган ташкоймалардагы

һәр җәйпәк таш аның көндезге һәм төнге, аеруча таң сызылган мизгелдәге,

аннан да битәр көн кызуындагы әрнү-сыкравы, аһы белән тулышкан. Шул

көннән башлап, бер мизгелгә аякларын уудан туктап, Минетдин һавадан

чык дымын абайлый, тотып ала һәм йота да башлады кебек. Аннан тагын да

ярсып-чәмләнеп балтырларын уа, әвәли, изә торган булды. Ләкин алга китеш

күренмәде. Аңа туганнары абзар башындагы куышны кояшның үзенә – келәт

түбәсенә күчерде. Алар таяклы Минетдинне күтәреп менгезә, күтәреп төшерә

иделәр. Үсмер таңның үзеннән иртәрәк уянып, таң шәфәгын сагалады. Таң

сызылганда, ул шул сызыкның иң нәзберек дулкыннары астына аякларын

сузып, «И-и Аллаһы Тәгалә! Син мине сихри дымыңнан, татлы тыныңнан,

сихәтле сулышыңнан мәхрүм итмә! Миндә артык күргән нәрсәңне ал,

аякларымны гына кайтар!» дип инәлеп-ялварып, күз яшьләренә буылып, утыз

тапкыр күкрәген тутырып, таң һавасын сулады. Шулай итеп, ул таң сакчысына,

аның бер шашкан ырымчысы, шаукымлы имчесенә әверелде. Һаваның яшерен

тыны бер кайнар, бер салкын булып, анда ул көткән дым бар иде кебек. Кебек

кенә түгел, ихластан да бар иде. Дым гына түгел, таң суы тамчылап тамгандай

күренә иде. Көндезен, кояш баш өстенә кунгач, аны шул ук туганнары келәт

башыннан җиргә төшерәләр, ихатада серәеп торган урман арбасы-фурманга

утырталар, ул исә, арба араталары арасына чыгарып куеп, сызлаган аякларын

кояшта кыздыра, тагын да уа, изә, талкый, әбисе әйткән тәгъбирләрне утыз

тапкыр кабатлап, кайнар кояш нурларын үзенчә камчылый, тамчылый, тота,

йота, эчә, чүмерә иде...

Иң мөһиме, ул үзе башкарган һәр гамәлнең дөреслегенә, гаделлегенә,

камиллегенә ышана иде!

– И-и Аллаһы Тәгалә! Син мине сихри дымыңнан, шул дымның татлы

тыныннан, сихәтле сулышыңнан мәхрүм итмә! Миндә артык күргән нәрсәңне

ал, аякларымны гына кайтар! – дип кабатлый иде ул туктаусыз.

Гүя бар галәм шушы авазлардан сыкрап сайрый иде. Биредә тормыш салкын

белән кайнар, кайнар белән салкын арасындагы тигезсезлектә гомер кичерә иде.

Унбиш ел сыкрады бу таулар һәм таллар Минетдин энекәшләренең сызлану

кайгысыннан. Фәхерниса әбисе ярдәме белән унбиш ел йотты ул сызлый-

сызлый таң чыгының тавыш-тынсыз куәтен. Унбиш ел буе сызлана-сызлана

кыздырды, изрәтте аның бертуганнары кибеп барган аяк балтырларын шифалы

кояш нурларында. Абзасы хакына урлашуын ташлаган Хәкимҗан аның өчен

җырлый, бии, түгәрәкләр ясап әйләнә иде.

Нәкъ менә шул унбиш елдан соң гына таң сызыгыннан, гүя аяксыз калдырган

Әкчин борылышларыннан, аңа киткән сихри көч кайта башлаган кебек булды.

Кояш аңа гүяки туп-туры үзе газапланган фурман араталарыннан ишелеп

төште. Шулай итеп хыялы чынбарлыкка әверелә – балтырларына сабырлык

белән ит, йөзенә нур кунгандай итте. Башта ниндидер эчке, аңлашылмаган

көч аны шушы куанычыннан каһкаһә белән көлдерде. Аннан ул аны мышык-

мышык елатты. Аннан мең кайнар шырпыга баскандай үкси-үкси аякларына

торды. Аннан, ниһаять, җайлап аякларын да кузгата алды. Аннан титаклый

башлады. Һәм, ниһаять, култык таягын ыргытып бәреп, китеп тә барды. Әмма

иртәрәк... ыргыткан... икән шул. Ерак китә алмады. Ыргыткан таягын, түшендә

шуышып барып, күтәрде. Шунда җиргә яше тамды. Яшь тамган төштә чәчкә

чәчкәләнде. Тирә-ягына гүя сугышта таланган малы яуган, күкрәгенә гүя

тынычта таланган каны сауган иде. Ул буыннары ревматизмын Фәхерниса

әбисе җитәкчелегендәге үзе уйлап тапкан физиотерапия ысуллары – таң чыгы,

таң җиле, фурман араталары арасында көйрәгән кояш нуры ярдәмендә җиңеп

чыкты.

Беркем күрмәгән, беркем эзен дә сизенмәгән, бары тик сихри рәвештә тел

очларына гына куна торган таң суы аны яңадан аяклы итте, әмма тулысы

белән түгел. Сугыш алып килгән юклык-ачлык аркасында аяксыз калып, ул

таягын бөтенләй дә ташлый алмады. Ыслак белән Шафран тарафларында

алты чакрым яланаяк сикерә-атлый үткән адымнар аны гомере буе – сиксән

яшенә җиткәнче эзәрлекли килде. Ул таяктан качкан саен таяк аны эзләп

тапты. Язын кечкенә гәүдәсе белән бөгелә-сыгыла адым кыскартса, көзен янә

дә таякка калды, кышын таягын ташласа, язын-җәен янә дә таягына таяна

торган булды. Ул чынлап та таңда чык кәтрәсен күрә, тота һәм йотып җибәрә

алды. Үзен-үзе шуңа ышандырды. Ул нурны күрде, тотты һәм йотты. Җәйге

челләдә аякларын күтәреп, тезләрен баш өстенә кадәр чәнчеп, шәрә фурман

араталары аша тәнендәге кояш кызуыннан «кәҗә мае» сыкканда, ул кешенең

иң зур мөлкәте – өметкә тугрылык икәнлеген аңлады. Менә ни өчен халык

«өметсез – шайтан» ди икән. Әгәр шулай булмаса, таяк кебек кипшенеп

беткән балтырларына яңадан сумит утыртырга, таяктан аякка басарга, аның

өчен «Таң әбисе»нә әверелгән ут-күршесе Фәхерниса карчыкны, фани дөнья

белән хушлашкач, бар шартына китереп җирләүне үз күзләре белән күрә, үз

куллары белән кабергә шәрәфәт туфрагы сала алыр идеме? Инде үлде, сүнде,

бетте дигәндә, яңадан кош кебек канатлана, ул гынамы, күрше Корманай

авылы кызы Тәнзиләгә өйләнеп җибәрә, аның белән чөкердәшеп яшәп, назлы

һәм иманлы балалар үстерә алыр идеме? Таң нурлары белән мүкләп алты

почмаклы йорт та бетерә алыр идеме? Шул, үзен сәламәтләндергән, шул ук

таң чыкларында балчык изеп, коесын да буратты. Бүрәнә араларын Әкчин

юлларында да коеп калдырмый саклаган таң йолдызлары белән сипләп,

мунчасын да бөтәйтте...

Шунысы таң калырлык: күптән түгел аны теге аягын елан чаккан таныш

күгәрчене эзләп тапты. Ул инде хәзер чатанламый, агачка да, ботакка да куна

ала икән. Моны күргән ир-егетнең күзеннән яше сытылып чыкты.

Кушаматы «Титак Минетдин» булса да, ул халыкка «Таң чыгында савыккан

Минетдин» исеме белән кереп калды. Аңа бу таң суын күктән – кояшның

үзеннән чулпылы гади авыл карчыгы алып төште. Мөхәммәт, Хәкимҗан кебек

туганнары ул таң суын башкаларга өләште. Карчык өчен таң сулышының

бәһасе нәфт-җир мае бәһасеннән күпкә югарырак иде. Минетдин өчен хыялны

чынбарлыкка да шушы карчык якынайтты. Менә ничек югары күтәрә ала адәм

баласын өмет дигән һидаять.

Иляһи амин.

Таяклы булып та аяклы кала алган, челлә салкыныннан өзелеп төшкән

тере тамыр – ут-күршем Минетдин турындагы моңсу хикәятем шуның белән

тәмамдыр.

 

"КУ" 5, 2020

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев