Логотип Казан Утлары
Хикәя

Парлап бию (хикәя)

Дәшмәс Хәсәннең хатыны Венера белән Мусаның хатыны Хәмдия туйда парлашып бииләр. Муса гармунда бию көен уйный, бу икәү икесе дә эрзинкәле ыштан балакларына ярты литрлы банка тыкканнар...

Дәшмәс Хәсәннең хатыны Венера белән Мусаның хатыны Хәмдия туйда парлашып бииләр. Муса гармунда бию көен уйный, бу икәү икесе дә эрзинкәле ыштан балакларына ярты литрлы банка тыкканнар. Банка эченә 2—3 бал калагы салып, авызын пластмасса капкач белән япканнар. Муса җиңел «Мордовка» дигән бию көен әйттерә. Ике чибәр, җитез яшь хатын балак эчендәге калаклы банкалардан бию көенә яраклы шалтырау тавышлары чыгарып басалар тек басалар инде. Гармун уйный, банка эчендәге калаклар шалтыр-шолтыр киләләр, зыңлыйлар-чылтырыйлар. Халык гөрли, шаулый, көлә — тамаша карый.

Гармун тарткан Муса янында, сүзсез генә, Дәшмәс Хәсән елмаеп, хатынының «котырганын» карап утыра. Муса, кызып-кызып уйнаган җиреннән, гармунын туктатып, Дәшмәснең аркасына сул кулы белән китереп шапылдатып суга:

—И-и, Хәсән абзы-ый! Синең хатын дүрт кыз тапты, минем хатын өч кыз тапты. Ә без синең белән малай кирәк дип, көнне, төнне белмичә тырышабыз. Бу икәү теге нәстәләре янына, ыштан балакларына, калак салган банкалар куеп, биеп, шуларны шалтыратып,безгә тиешле малайларны куркытып, качырып бетереп торганнар бит! Ә без синең белән, ике дивана, ике надан шуны да аңламыйча яшәгәнбез бит! Син бу күренешкә, Хәсән абзый, нәстә әйтәсең инде?

Дәшмәс Хәсән урыныннан кузгалып куя, елмаюын җыеп алып юк итә дә, озын итеп җавап биреп Мусаның әйткәне белән ризалыгын белдерә:

— Ы-ы!..

Зәки Зәйнуллин

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев