Логотип Казан Утлары
Хикәя

Әсәлем... (дәвамы)

Ләкин бу сүзләрне Әсәлнең әнисенә әйтергә минем көчем җитмәде. Ул аларны үзе күптән аңлый иде...

Иртәгә ике кешенең язмышы билгеле булачак. Нәкъ иртәгә кечкенә, ләкин зур йөрәкле, гөнаһсыз баланың гомере хөкем ителәчәк. Иртәгә сабый бала әнисе белән калырга яисә, әбисе янына китеп, күзләрен мәңгегә йомарга мөмкин. Иртәгә операция көне.

Көндәлекне яңадан һәм яңадан укып, уйларымны Әсәлдән аера алмыйча, йокысыз төнем үтеп китте. Операциянең вакытын төгәл белмәгәнгә күрә, мин хастаханәгә иртәрәк барырга булдым. Кичәге көн белән чагыштырганда, бүген кояш тагын да тырышыбрак инсаннарны үзенең нурларында коендыра иде, хәтта каршыма очраган кешеләрдә дә бүген ихлас елмаюлар күренде. Аларның һәрберсенең яшәүгә мәгънә өстәп торучы якыннары, үзләре генә аңлый торган кайгырулары, бәхет чыганаклары бардыр, мөгаен. Димәк, мин ялгышканмын. Бу дөньяда тормыш юллары бер үк булган кешеләр юк. Алар барысы да төрле. Шундый уйлар белән, кулга көндәлек тотып, ярты сәгать эчендә хастаханәнең бусагасы янына килеп җиткән идем. Белмим, бәлки, бу зур теләгем генәдер, әмма йөрәк кенә түгел, хәтта кояш та, урамнан узучылар да, биектәге ирекле кошлар да «барысы да яхшы булачак», дип пышылдаган сыман тоелды миңа.

Ләкин, каршымда инде ничә көн йокламаган, елаудан күзләре шешенеп беткән, куллары калтыраган хатынны күргәч, өмет канатларым сынган кебек булды. Каршымдагы хатын Хәдичә иде. Ул бер ноктага карап утыра-утыра да, сискәнеп китеп, озын коридор буенча, үзенең нишләгәнен аңламыйча да, тегендә-монда йөри. Соңыннан, аяклары тотмый башлаганын сизеп, авыр сулап кире урынга утыра. Димәк, хәзерге минутта нәни Әсәл үлем белән көрәшә. Хәдичә янына килергә бераз курыксам да, мин аны үзен генә калдырып китә алмый идем, чөнки көтү зонасында аннан башка беркем дә күренмәде.

Әкрен генә атлап, янына килеп утырдым. Озак вакыт ул, гомумән, минем якка карамады, мин дә сүз башларга кыймадым. Шулай ул тагын бер тапкыр урындыгыннан торгач кына, кулымдагы көндәлеккә игътибар итте. Ундүрт ел элек әнисе бүләк иткән көндәлеген ул меңнәр арасыннан да таныр иде. Аның төссез, хәтта бер тамчы да күз яше калмаган, курку тулы күзләренә берничә секундка төбәлгәннән соң, кичекмәстән аңа көндәлекне суздым. Аннан соң да ул миңа бернәрсә әйтмәде. Шуңа күрә мин үзем сүз башларга булдым.

– Минем исемем – Назлы. Бу көндәлекне фатирыгызда таптым. Сезнең өчен ул бик мөһимдер, шуңа күрә... – дип дәвам итәсем килсә дә, әлеге сүзләрем урынсыз икәнлеген аңлап алдым. Ул бер сүз дә дәшмәде. Берничә минут тынлыктан соң, янә дәвам иттем. – Хәдичә ханым, барысы да яхшы булачак, Әсәл кебек ихлас йөрәкле кешеләргә мохтаҗ безнең дөнья. Шуның хәтле аны яратучы әнисен ташлап, ул китмәячәк, менә күрерсез! Аны әтисе һәм туганнары да сездән ким яратмыйдыр. Дөрес, алар турында мин көндәлектә бернәрсә дә очратмадым. Ләкин алар бар бит. Ә шундый терәк булганда...

Әмма мин югалып калган анага өмет өстәрдәй сүзләрне әйтеп бетерә алмадым, ул мине бүлдерде.

– Юк, Әсәлнең әтисе дә, туганнары да юк...

Бу сүзләрне ишеткәч, ашыгып әйткәннәрем өчен бик үкендем, сүз таба алмыйча: «Сезнең югалтуыгыз белән уртаклашам. Ләкин барыбер, аның әтисе дә Әсәлнең тормышы өчен көрәшәдер», – дидем.

– Юк, син мине дөрес аңламадың, аның әтисе исән, ләкин ул хәзер аның тормышы өчен түгел, ә үзенең бизнесы өчен көрәшә, – дип, минем якка карамыйча гына җавап кайтарды Хәдичә.

– Димәк, ул Әсәл белән сезнең яныгызда булырга лаеклы кеше түгел. Көндәлегегезне берничә тапкыр укып чыктым, барлык әниләрнең дә балаларына мөнәсәбәте шундый булса, бу дөньяда бәхетсез балалар калмас иде. Сез хәлдән килгән бар нәрсәне дә эшләдегез, хәзер кызыгызның язмышы Ходай кулында. Барысы да, һичшиксез, яхшы булырга тиеш, – дип тынычландырырга тырыштым аны.

Сүзләремне әйтеп бетергәч, карашымны Хәдичәгә юнәлттем. Ул һаман да бер ноктага төбәлеп тора иде, эре-эре күз яшьләре тамганын күрдем. Кинәт, хатын йөзен ике кулы белән каплап, җыелган бар кичерешләрен чыгаргандай, үкси-үкси елап җибәрде. Эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап җиткермәсәм дә, миңа кыенлык килгәндә әнием кочаклагандай, аны кочып алдым. Ә ул, беренче тапкыр минем якка борылып, күз яшьләрен сөртә-сөртә, карлыккан тавыш белән: «Барысына да мин гаепле...» – дип кабатлады.

– Хәдичә ханым, сезнең монда бернинди гаебегез дә юк! Шулай килеп чыкканга, беркемне дә гаепләп булмый. Кызганыч, бу тормыш гадел түгел шул кайчакта...

Әсәлнең әнисе соңгы күз яшен сөрткәннән соң, инде гәүдәсе белән минем якка борылып, сүз башлады.

– Назлы, син дөрес әйтмисең, бу тормыш гадел. Хәтта кайвакыт аның гаделлеге куркыта да. Бәлки, аңлап та бетермисеңдер, ләкин нәрсә генә булса да, ахырда барыбер гаделлек җиңәчәк. Аны айлар, еллар буе көтә аласың, ләкин сине иң кыен минутта, иң авыр җәза белән хөкем итәчәкләр. Менә мин дә, үземнең җәзамны алдым бугай... – диде дә карашын киредән идәнгә юнәлтте.

– Гафу итегез, ләкин мин сезне аңлап бетермәдем, – дидем, Хәдичәнең сүзне дәвам итүенә өметләнеп.

– Мин үзем дә әле генә аңлый башладым, Назлы. Кызыма диагноз куйганнан бирле, дөреслекнең күзенә карарга куркып, үземә акланулар эзләдем. Ә аның хәзер операция өстәлендә ятуына бары мин генә гаепле. Әйе, бары мин генә. Җиде ел элек операция өстәлендә үзем ятарга тиеш идем. Гомеремдәге иң зур ялгышлыктан нәрсә туктатып калганы хәтеремдә түгел, ләкин мин аны югалтудан баш тарттым. Анысы да Әсәл өчен түгел, ә үземнең файдам турында уйлап кылынган карар иде. Танышканнан бирле берничә айдан соң балага узганымны белгәч, Әсәлнең әтисе кичекмәстән аборт ясатырга кушты. Нигә икәнлеген белмим дә, бәлки, яраткангадыр, миңа бу сүзләрне ишетүе авыр булса да, аңа каршы килергә уйламадым. Әле әфлисун орлыгы кебек кенә бала өчен, иң зур мәхәббәтемне югалтырга теләгем юк иде. Ләкин бу гамәл минем киләчәктә бала алып кайтырга барлык юлларымны ябасын аңлый идем. Табибларның сүзен тыңлап, баланы калдырырга булдым. Әсәлнең әтисе алдында тезләнә-тезләнә еласам да, ул барыбер киемнәрен җыеп, мине ташлап китте. Бүтән аны күрмәдем. Шул көннән башлап, үземнең бәхетсезлегемдә карынымдагы баламны гаепли башладым. Һәрбер көнем авыр сынау кебек тоелды. Инде түгәрәкләнгәнем күренә башлагач, мине эштән кудылар. Журналлар бары тик матур гәүдәле модельләрне генә ярата икән. Гомерем буе хыялланган эшемне югалтканнан соң, Әсәлгә нәфрәтем тагы да үсә төште. Беләсеңме, Назлы, мин көн саен йоклар алдыннан шул баладан котылу чаралары турында уйладым. Ә иртән торуга, ниндидер хис туктатты. Сизенүем дөрес булган икән. Дус кызым киңәше буенча, интернеттан балама әти-әни таптым. Бу йөктән котылып, үземнең элеккеге тормышыма кайту гына түгел, ә шуның өстенә тагын зур сумма акча алу мөмкинлеге мине ул мәлдә иң бәхетле кеше итә иде. Шулай итеп, мин баламны кочагыма да алмыйча, чит кешеләргә биреп җибәрү көнен көтә башладым. Бай кешеләр, балалары дөрес үсеш алсын өчен, мине ай саен акча белән тәэмин итеп тордылар. Ләкин адвокатлары шалтыратканнан соң, күзләремдәге сөенеч уты аларның, мәңгегә сүнеп, бүтән беркайчан да кабынмас кебек тоелды. Тугызынчы айга чыкканда, бу баласыз гаилә аерылышырга уйлаган. Зур күләмдәге компенсация түләгәннән соң, мин алар белән генә түгел, ә, гомумән, үзем теләгән киләчәк белән дә хушлашкандай идем. Ә Әсәлдән котыла алмаганымны аңлагач, аны үземдә калдырырга уйладым. Юк, Назлы, әни инстинктлары уянганга түгел, ә үземнең барыбыр бәхетле була алуыма ышанмаганга гына ул әле дә минем белән. Беләсеңме, ул тууга, кызым өчен Ходайга рәхмәт әйтү түгел, аны хәтта кулыма да алмадым. Аңа тиктормас, төннәрен йокы бирми торган, егетемнән аерган йөккә карагандай карадым. Бу хәл озак дәвам итте. Кышкы төннәрдә үземнең бу дөньяда бернинди дә терәксез, әзме-күпме акча кертә торган эшсез дә калганымны уйлап, аборт ясатмаган көнемне искә төшерә идем. Ә бала бит ул барысын да сизә икән, Назлы. Син аны кечкенә, бернәрсә дә аңламый дип уйлысың, ялгышасың. Әйе, еллар үткән саен, ул минем тормышымның алыштыргысыз өлешенә әверелә барды. Аның «әни» дигән беренче сүзе, гөнаһсыз чем-кара күзләре, кулын миңа сузып, нәни тәпиләре белән тып-тып атлап килүләре ниндидер рәхәт хисләр уята иде. Ул янымда чакта үземне ялгыз дип уйлаудан туктадым. Әсәл мине төшенкелектән чыгарды, дип әйтү дә ялгыш булмас кебек. Ул миңа «әнием» дип эндәшкән саен, туганчы әйткән сүзләрем өчен хәзер инде үземә карата нәфрәт уяна... Шулай итеп, мин үземә эш тә таптым, яшәргә әниемнән калган фатир да бар иде. Кулымдагы бәхет өчен сөенүләр, язмыш үткәндәге хаталарны сызып, тормышны яңа биттән башларга мөмкинлек биргән сыман тоелды. Ләкин бу тормыш гадел шул, Назлы. Кызым карынымда чакта әйткән сүзләрем, аннан котылу теләге, эзсез генә онытылыр, минем арттан кире кайтмас, дип ялгышканмын. Әсәлем, менә үзенең кирәксез бала булганын тоеп, хәзер ике дөнья арасында көрәшә. Үткәннәргә кайтып булса, мин балама ул әле әфлисун кадәр генә булганда да, үземнең мәхәббәтемне биреп, ни дәрәҗәдә кирәк икәнлеген көннән-көн аңлатып килгән булыр идем. Ләкин хәзер соң инде. Һәм бар гаеп миндә генә.

Хәдичәне интектергән, әмма авызын ачып берәүгә дә әйтергә кыймаган, йөрәгенең иң караңгы урыныннан чыккан сүзләрне мин бүлдермичә генә, сүзсез генә тыңладым. Соңыннан, аның сулышында ниндидер җиңеллек сизелгән кебек булды. Әле тормышның бернинди авырлыгын да татымаган унҗиде яшьлек кыз булсам да, Әсәлнең шундый халәтен, Хәдичәнең өстендә нинди җаваплылык торганын аңлый идем.

Бу тормыш, чыннан да, гадел икән шул. Синең әйткән һәр сүзең, һәр теләгең, хәтта уйларың да хөкемсез калмаячак. Еллар үтеп, кылган начарлыкларың өчен әле һаман җавап бирмәгән булсаң, димәк, киләчәктә сине тагы да авыррак җәза көтә. Ә әни кеше өчен баласының бер гөнаһсызга авырлыклар кичергәнен күрүдән дә яман сынау була аламы? Мөгаен, юктыр. Җәзада ниндидер дөреслек сизеп, кеше үзен тынычландыра да аладыр, ләкин синең өчен балаң интеккәндә, дөреслек турында сүз алып барып та булмый шикелле. Баланың язмышы әти-әни кулында. Һәм аның белән уенчык кебек уйнарга беркемнең дә хакы юк. Киләчәктә балаңның күзләрендә бәхет күрергә теләсәң, син башта аңа үзең лаек булырга тиешсең. Бу тормыш гаделлек өчен беркемне дә кызганмый. Шуны белеп тә, кешеләр дөрес юлга соң, бик соң басалар. Нәкъ шуның өчен, хәзер, операция өстәлендә ятучы Әсәлне түгел, ә минем янымда хатадан әрнүче Хәдичәне хөкем итәләр. Кызының дуслары белән беренче сыйныфка бара алмавы, әнисе күрмәгәндә генә качып туңдырма ашап, салават күперенең бар төсләре кергән колготкиларны кия алмавына да Хәдичә, бары Хәдичә генә гаепле булачак...

Ләкин бу сүзләрне Әсәлнең әнисенә әйтергә минем көчем җитмәде. Ул аларны үзе күптән аңлый иде... Шуңа да карамастан, аның ягына борылып: «Бу тормышта гаделлек белән бергә гафу сорау да бар», – дидем. Шул сүзләрне әйтүгә, коридорның аргы башында ишек ачылды. Кояш нурларыннан сузылган юл буйлап килүче ак халатлы кеше Әсәлнең табибы иде.

 

"КУ" 02, 2019

Фото: pixabay

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев