Логотип Казан Утлары
Хикәя

Әти-и! (хикәя)

Шушы кешегә, үз атасы кебек кайгырткан кешегә малай: «Рәхмәт, әти», – димәкче иде, бер-берсенә ябышкан ирене кыймылдамады. Авызын мамыклы су белән чылатып сөрттеләр, хәер, әмма әнисенең: «Синең газиз атаң исән», – дип колакны боруы телен ачкыч белән бикләткән шикелле иде...

1

…Ул зур гына бәлешне төбенә хәтле капйот төсле ялтыратып куйды. Үзе туйса да, күзе туймадымы, «тагын нинди тәмле әйберләрең бар?» дигәндәй, карашы белән табынны айкап алды. Әллә артык ачка киселгән иде – хатын аңламады. Таза ир-ат батырып ашый, моңа гаҗәпләнәсе дә юк, ләкин сакалбай көнозын бер тамагы белән мәшгуль иде. Иртән генә ике тәлинкә борай боткасы «состы», йомырка тәбәсеннән баш тартмады, сөтле чәй белән «озатылган» чәпәк-чәбәк кыстыбый да матур гына үз урынына кереп «урнашты». Күпсенмәде Илһамия, киресенчә, сөенде генә! Аның кул җылысы тигән ризыкларны сагынгандыр. Бу сөенечкә икенче сөенеч тә өстәлде: димәк, читләр белән яшәгәндә, кадере булмаган. Хатын-кыз тәрбиясе күрсә, телгән чыра кебек болай ябыкмас иде.

– Шулпаң кайныйдыр анда, тутый кошым, – диде ир, корсагын сыпырып.

– Исе таралды.

– Ите катырак, әзрәк пешсен әле. Ял ит бераз, Минсабир.

– Төнлә яхшы йокладым мин.

– Ризыктан ял ит дим. Берьюлы күп ашап чирләрсең тагы. Илһамия табак-савытларны җыештырганда, Минсабир өстәл кырыендагы тар диванга җәелде. Баш астына кечкенә мендәрчек кыстыргач, яңгыратып кикерде дә:

– Шулай итеп, безнең малай өйләнә инде, ә? – диде.

– Өйләнә, Аллага шөкер.

– Туйда әти түрдә – янәшәмдә утырачак, ди инде, ә?

– Утырачак, ди, әйе.

– Әтиең кайтты, дип, син хәбәр юлладыңмы, тутый кошым?

– Ничек мин, ничек?

– Хатын гаҗәпләнеп иренә карады.

– Әле аңа синең хакта ләм-мим. Син Булат белән үзең күрешкәнсеңдер ич! Әти туйда була дип шылтыратмас иде лә!

– Каян килеп күрешик! Аның әдрисен кем әйткән ди!

– Авылдан берәрсе сызгыргандыр, өч көнлек иске кунак лабаса син! Илһамия тынычланды, ир дә бүтән бәхәсләшмәде. Булат әтисе турында белә, шул җиткән!

– Тырыш икән безнең малай! Безгә нинди шәп йорт тергезгән. Бүлмәләре зур, хет шар сугып уйна, – диде Минсабир, канәгать елмаеп. Хатын:

– Әни, ялгыз интекмә, безгә – Казанга күч, ди. Аякта чагымда өемнән китәмме соң! – дигәч тә, – ир, сүзеңне раслыйм дип, теле белән шапылдатып мөһерен сукты:

– Китмисең, тутый кош! Син хәзер ялгыз түгел, без икәү! Өр-яңадан тормыш башлыйбыз! «Тутый кош» биемәде, аллы-гөлле каурыйлары суга чылангандай куырылып бөреште. Егерме биш елдан соң күктән төшкән «сәяхәтче бака»ны, бусагадан уздырмаган очракта, әлбәттә, аны беркем дә «миһербансыз» дип гаепләмәс иде. Ә ул уздырды, хәтта кунак итеп кадер-хөрмәт күрсәтте. Әнә, ничә көн аш бүлмәсендә төрледән-төрле тәгам әзерли. Уздырды, чөнки үзе дә ялгышты... Ишетмәгәндер, мәгәр ишетсә – коймак-кабартмалар бугазына тыгылмагае әле. Хәер, Илһамия җебемәс, беренче син ташладың, имансыз, дияр. Ни гаҗәп, хәсрәт утына салып яндырса-көйдерсә дә, шушы «телгән чыра» кай төше беләндер җанга якын иде. Әйтерсең, былтыр яккан мичнең кызуы сүрелмәгән, әйтерсең, ул һаман йөрәкнең бер читен җылытып тора! Авыл чибәрләре белән чагыштырганда, Илһамия төскә-биткә шактый кайтыш иде. Ә Минсабир аңа өйләнде. И-и, көнләште дә соң кызлар! Юк кына буй-сының, юк кына кыяфәтең белән менә дигән егетне эләктер әле! Яратмаслык түгел иде Минсабир. Шук-шаян, телгә оста... Их, ул яшьлек! Их, шул чакта кайнап ташыган хисләр! Әнә, әле дә эчтән ургый, ә хатын битараф кылана, тыштан гына, билгеле! Янәсе, сине күрдем дип өзелмәдем... Хәер, йөрәге мүкләнмәсә, ир табынга ризык белән наз да ташылганын сизәргә тиеш иде. – Килен кайсы яктан? – диде ир.

– Казан кызы. Бик акыллы.

– Хи, чалыш-полыш димәгән икән.

– Кем чалыш-пылыш?! Кем?!

– Аңгыра мәллә син?

– Минсабир йодрыгы белән мендәрен төйде.

– Безнең малай! Уң аягы зәгыйфь бит аның. Кечкенә вакытта ат арбасының тәгәрмәченә кыстырган иде. Илһамия кулындагы чәйнеген шап иттереп өстәлгә утырткан иде, капкачы ачылып, ирнең битенә су тамчылары чәчрәде. Тамчы белән бергә ул ачуын да бөркеде. (Сабыен яклаган ана кеше ерткычтан да хәтәррәк иде.)

– Безнең Булат туп-туры атлап йөри! Аягы төзәлде. Син кыстырдың аны исерек килеш, син! Врачларга илтик, дидем, күпме ялындым, кул гына селтәдең! Бала дип хәсрәтләнмәдең, кәгазьдә генә ата идең шул!

– Йә, әнкә тутый кош, зерәгә тавыш куптарма инде. Аягы турайган икән, мин бик шат!

– Минсабир яткан җиреннән үрелеп кенә Илһамиянең күлмәк итәгеннән тартты.

– Лутчы әйт, туйга мин нәрсә киям? Күрәсең, өстә сәләмә кием.

– Ул икебезне дә кайгырта. Әтигә үзем тектертәм, диде. Нечкәлекләренә хәтле сөйләшмәдек, телефоннан гына хәбәрләштек дим бит. Иртәгә Казанга барам, шуннан соң барсы да ачыкланыр. Син дә әйт менә, егерме биш ел син – сәяхәтче баканы кайсы илләр-җирләр өстеннән очырттылар? Ир мәче кебек киерелде-сузылды да:

– Дөнья гиздем, әйдәле, үткәннәрдә казынмыйк, – диде.

– Булат «әти» дип көн-төн елады. Син аны үстерешергә ярдәм дә итмәдең, миһербансыз! Җир тишегеннән ун тәңкә акча җибәрер идең хет!

– Чәпчемә инде, Илһамия! Тучны, ялгыз яшәп, тавыш тансыклагансың икән. Мужыт сиңа җен ияләшкәндер, шул котыртадыр. Малай, бак, кинә тотмый бит, «әти» дип, зурлап туена дәшә! Әй, ит пешмәде микән анда?

2

Бүген ул үз-үзен ике атнага эштән «азат итте». Кичтән үк урынбасарына күрсәтмәләр биреп калдырды. «Уң кулы» ышанычлы, тормыш дулкынын кораб кебек ярып йөзгән оешманы бу арада гына төпкә батырмас. Төштән соң авылдан әнисе килде. Чәй дә эчмичә, башта өч катлы коттеджның һәр почмагын җентекләп тикшерде.

– Улым, залга ничә кеше сыяр икән? Туй мәҗлесе шунда узадыр бит? – Юк, әни, туй ресторанда үтә.

– Абау, улым! Өең нинди зур! Бүлмә өстенә бүлмә! Мин бай дигәч тә алай ук кыланмаска иде инде. Расхут бит ул.

– Акча эшлибез, әни, бер дә борчылма. Аналы-уллы менә шулай ипләп-җайлап кына туй хәстәре турында сүз башлады һәм моның ахыры бик күңелсез тәмамланыр дип уена да китермәде. Тиктормас әнисе ни эзләгәндер, өске каттан кәчтүм-чалбар тотып төште.

– Уртадагы бүлмәдә ят ир-ат әрбире күп. Сиңа әллә ниткән дуслар сырыша. Кем инде ул тагы? Килен ошатмас, тиз арада чыгар! – дип, ул кулындагы табылдыгын үз буена үлчәгәндәй итте. – Монысы кемнеке? Бигрәк затлы.

– Әтигә туй бүләге, әни. Син дә кибеттән күңелеңә ятышлы күлмәк сайларсың.

– Мин качмам анысы, менә әтиеңне зурлагансың, рәхмәт яугыры! Карале, улым, – әнисе элгечтән чалбарны салдырды.

– Моның балагы озынрак. Бер сүәм кистертәсе иде моны. Синең әтиең, хәтерләсәң, кыска буйлы. Әй Аллам, сабый гына идең, ни хәтерлисең икән!

– Әни, әтигә тап-таман ул! Аның үлчәме бу!

– Кечкенәдән үк үз туксаның туксан иде! Озын тек, озын! Жирафка теккәннәр диярсең. Әтиең ябык та әле, кәчтүме дә киң. Булат, шикләнеп:

– Тукта әни, әллә без икебез ике кеше турында сөйләшәбезме? – диде.

– Ниткән ике кеше? Атаң берәү генә синең ул. Минсабир атлы, тискәре малай! Уф, башым чатный. Әзрәк җилләнәм, Вьетнам базары тирәләрен урыйм. Озатма, адашмам. Уф, башым!

3

Димәк, югалган «кем» табылган. Ләкин ул табылды дип кенә берни дә үзгәрмәс һәм чалбар балагы да кыскартылмас... Үчме? Һич юк! Мәҗлес үтәсе залда һәркемгә урын җитә, ә түрдә... түрдә фәкать аның әтисе утырачак! Нокта! Әйе, үч юк, ә хәтер исән. ...Беркөнне әти кеше иске чәйнектәге акчаның эресен-вагын кесәсенә койды да:

– Барасы җирем бар әле, – диде.

Алты яшьлек малай әнисенең кызарган күзеннән «укыды»: «барасы җир» ерак, бик ерак ахырысы. «Әти, китмә!» – дип, ул елый-елый олы юлга кадәр аның артыннан чапты. Әти кеше автобус тукталышына яхшы ат кебек юыртты, Булат, бәлки, аны куып та тотар иде, зәгыйфь аягының хәле бетте. Аннары әтисе борылып яман акырды:

– Икенче аягыңны да сугып имгәтәм, борыл! Җир өстенә сары буявын сибә-сибә көз иңде, аны зәмһәрир суыгы белән колакны чеметкән кыш алыштырды, көлә-көлә гөрләвекләр аккан җылы яз да озакламады, җәе дә үз чиратын уздырды, ләкин йортта олы хуҗа күренмәде. Эш дигәндә әллә ни калкынмаган әтисе мунча бурасын яртылаш бурап ташлаган иде, әнисе күрше авылдан балта остасы яллады. Иске генә машинасына кирәк-яракларын төяп килгән абзыйның буе әкәмәт озын, ул үрелсә, күктәге торнаның тәпиеннән эләктерер сыман иде. Кушаматы да Колга Камил икән. Булат дусларыннан көнләшеп үлә, әтиләре аларны йә велосипедта, йә мотоциклга атландыра, әнә, Саматны әтисе тәмам очындыра, йөк машинасында йөртә иде. Озын Камилнең «тимер аты» ачык иде, күзен елтыратып, малай шуның янында таптанды.

– Улым, кер, рулен борып уйна! – диде оста. «Улым!» – дип йомшак кына әйтте. Ә кичкырын Озын Камил аны, тезенә утыртып, ике кат урам әйләндерде. Уч төбе кытыршыланган дәү кулның җылысын тоеп руль боргалаган малай әледән-әле ачык тәрәзәчеккә карады: янәсе, күрегез, Булат та тимер ат «иярләде!» Мондый «сәяхәтләр» көн саен кабатлангач, әнисе, өнәмичә:

– Бу Озын нәрсә дип кеше баласына багына икән, – диде. Ә «озын» белән «кыска» отыры бер-берсенә беректе. «Тимер ат» көйсезләнсә, малай да төзәтеште: очлы таяк белән анда төртте, монда төртте. Ник шунда Озын Камил «Ярамый, бозасың!» – дип кычкырсын. Әтисе исә: «Аяк астында буталма!» – дияр иде дә маңгайга чиертер иде. Мунчаның бигенә хәтле ясап эшен төгәлләгәч, Оста машинага балта-пычкысын төяде. Аның белән бергә Булатның шатлык-куанычы да китәчәк иде. Ул, күңеле тулып, алгы бүлмәдә борынын мышкылдатмакчы иде, олыларның сүзе колагына чалынды:

– Мунча өчен акча алмыйм, Илһамия.

– Юк, юк, Камил, күпме көч салдың, аласың! Иртәгә, бозауны сатып, хакын түлим.

– Илһамия, егет бит буй тарта. Быел мәктәпкә җыенасыз. Саткан акчаңны аңа кием-салымга тот!

– Син инде тагы, рәхмәт яугыры. Гомергә рәхәт күр, Камил. Яшермим дә инде, акчага кысылган чагыбыз шул.

– Булат аксый, нәрсәдер эшләргә иде, Илһамия. Бушка мунча бастырганга сөенгән әнисе монысын борын төбендә безелдәгән чебенне кугандай сүзсез генә уздырып җибәрде. Аяк мәсьәләсендә аның җавабы күптән әзер иде: «Ходай шулай язгандыр...»

– Камил... Әллә дим...

– Әнисенең тавышы калтырады.

– Бездә генә каласыңмы? Син дә ялгыз, мин дә ялгыз. Менә тамам, менә тамам дип торган күз яшен җәлт кенә кулы белән сыпырган малай арткы бүлмәгә атылды:

– Кал, китмә, кал! Оста аны кочаклап күкрәгенә кысты.

– Әниең белән уйлашырбыз, яме, улым? Ике ялгыз озак уйламады, Озын Камил бөтенләйгә аларга күченде. Урамда яшьтиләр: «Яңа әти алдыгызмы?» – дип үртәсә дә, Булат гарьләнмәде, киресенчә, эчтән генә горурланды: ул да әтиле хәзер, ул да... Берсендә малай:

– Бүген без әти белән көпчәк ямыйбыз, – дигән иде, әнисе авырттырып колагын борды:

– Чит абыйларга әти димиләр, ахмак! Синең газиз атаң исән! Ә «газиз ата» кайда иде соң, кайда? Малайның өзелеп-өзелеп әти диясе килә, андый кеше янәшәдә генә: ул йомшак күңелле Озын Камил иде. Оста бит, әнә, «минеке түгел» дими, нинди генә эшкә керешсәң дә: «Улым, әйдә, булыш», – ди. Малайның булышуы болай гына инде анысы... Ярдәме шул хәтле генә. Үсендерә бит әле җитмәсә: «Вәт, булдырасың, улым», – ди. Иске машина белән рәхәтләнде Булат. Шунда казына-казына детальләрне аерырга өйрәнде. Берсендә, кызыксынып, моторны сүтте хәтта. Оста читтә – шабашкада иде, орышмады. «Улым, хәзер ашыкмыйча гына, уйлап кына киредән җый», – диде. Җыйды малай. Озын Камил:

– Башлы син, улым. Алла кушса, киләчәктә зу-ур гына автосервис төзерсең, – дип мактаган иде, әнисе дөрләп кабынды:

– Ник баладан көләсең?! Юрама аңа әкият тормышы! Күрәсең бит, ул җанвалит! Аз сүзле иде Оста, эшләгәндә дә аның өчен «чык» та «чык» балта гына «сөйләшә» иде. Уңган иде үзе, хуҗалыкта ауган-егылган торгызылгач, ул ягада йортлар салышты, кыскасы, акчага тилмертмәде. Балачакта аксак аягына әллә-ни игътибар итмәгән малай үсә-үсә үзенең гариплегеннән кимсенә башлады. Бишенче сыйныфта укытучы табышмак уйларга кушкан иде, партадашы Рәхилә: «Чалыш-полыш, ә укуда үзе тырыш», – дигәч, барысы да Булатка борылып көлде. Абзар артында яшеренеп сызланган малайны Озын Камил юатмады, нибарысы: «Битеңне салкын су белән ю!» – дип кенә әйтте. Иртәгәсен ул каядыр китеп кич кенә кайтты.

– Илһамия, егеткә чиста күлмәк-ыштан хутла, без Казанга – бүлнискә барабыз, – диде.

– Анда ни нужагыз калган? – Хатын ире нәрсәгә генә ният итсә дә, хәрәмләшкән «батыр» кебек, аңа аяк чалырга маташа иде.

– Булатны табибка күрсәтәм.

– Һи, акчасыз сине бүлниснең бусагасыннан да уздырмыйлар ич!

– Ансы минем хәсрәт, Илһамия. «Йортка кергән ир» исеме күтәрсә дә, Оста, хатын кубызына биемичә, дилбегәне җай гына үз ягына каера иде. Беренче көнне алар Камил абыйның ботак очы туганы Әлтәфләрдә кундылар. Әлтәф баш табибның шофёры икән, әмма ул «тән сакчысы» булса да, артыгын сорарга базмый икән. «Ботак очы»:

– Чиратка язылырсың инде, энем, – дигәч, Оста, кайгылы гына:

– Юк, безгә тиз арада операция ясасыннар! – диде. 

– Түлим мин, акча белән килдем! ...Наркоздан айныган малайга ике күз текәлгән иде. Ярату белән мөлдерәмә тулы ике күз... Карават кырыена тезләнгән Озын Камил аның чәченнән сыйпады:

– Хәлең ничек, улым? Операция яхшы үтте, ди хирург. Яшибез, яме, улым! Шушы кешегә, үз атасы кебек кайгырткан кешегә малай: «Рәхмәт, әти», – димәкче иде, бер-берсенә ябышкан ирене кыймылдамады. Авызын мамыклы су белән чылатып сөрттеләр, хәер, әмма әнисенең: «Синең газиз атаң исән», – дип колакны боруы телен ачкыч белән бикләткән шикелле иде. Аркасына мендәр терәп утыртканда да, күтәреп бәдрәфкә илткәндә дә, Булат тагын «талпынды»: «Әти, әти...» Биленнән тотып, беренче адымын атлатканда да, әлеге сүзне күңеленнән генә ун тапкыр кабатлады: «Әти, әти...» Баласының туп-туры басып кайтуына әнисе чиксез-чамасыз шатланырга тиеш иде. Тик алай булмады шул. Ул шик-шөбһәләре белән Останың җанын ашады:

– Табиблар ярты елдан тыпыр-тыпыр биер дигән, имеш! Син – беркатлы, ышандыңмы? Ялгаган сөяк кире сынса, ә? Бөтен аксак-туксак операция ясатыр иде. Әле начармы, яхшымы, үз көенә йөрештерә иде бала! Булат ак белән караны аерырлык яшьтә, ул хаксызга битәрләнгән Останы яклап, бер генә түгел, ун сүз кыстыра ала иде. Ник кыстырмады икән, ник?! Берсендә Озын Камил: «Без әнкәң белән әзрәк җиләннең тузанын каксак – тыгылма, улым», – дигән иде. Тыгылма, имеш. Нишләп алайса ул хатынының әче теленә түзеп тора, нишләп Булатның әтисе кебек «Җитте!» дип кычкырмый?! Аяк тиз төзәлде. Балачак та әкрен генә артка чигенде. Останың иске генә машинасын сүтә-җыя, шактый шомарган үсмер механик һөнәренә кызыга, ә әнисе, аның бу теләген хупламыйча:

– Сәүдә тирәсенә елыш, әнә, сатучылар балда-майда йөзә, – дип тукылдаса, Оста беркая да кыстамады:

– Башың җилкәңдә, улым, үзең сайла, – диде. Ул йортлар сала-сала җыйган акчага яңа «Жигули» юнәткән иде, икәү Казанны урадылар. Аннан әйләнеп кайткач, егет беренче тапкыр әнисенә бик каты бәрелде:

– Котыртасың дип Камил абыйны талкыма! Оятсыз син, әни, без ничә ел аның акчасына яшибез! Балда-майда йөзәргә хыяллансаң, үзең сат кибеттә, мин документларымны механика факультетына тапшырдым! Студент Булатны тулай торакка да Оста китерде. Әйберләрне бүлмәгә урнаштыргач, Озын Камил аның кулына машина ачкычын сонды:

– Мә, улым. Миңа хәзер бу арбаның хаҗәте шул хәтле генә. Күз начарайды. Иренмәсәң, бу арба сине туендырыр, укудан бушаган вакытларда вокзалфәләннән кеше ташы!

– Рәхмәт, әти! – дияргә тиеш иде егет, күңел дә шулай тели иде, ләкин авыздагы «йозак» ачылмады... Көндез уку, кич эш (ул, Останың киңәшен тотып, вокзалда клиентлар сагалады) белән дәртләнгән Булат, күчтәнәчләр төяп, ярты елдан соң гына авылга ашыкты. Озын Камил өйдә юк иде.

– Сине Казанга озатканнан соң, гүпчим күренмәде абзаң, – диде әнисе, битараф кына.

– Аңардан башка да рәхәт әле.

– Кайда ул, кайда?! – Егет Остага дигән йон свитерны сумкасына бөгәрләп тыкты.

– Үзләренең авылындамы?

– Җенләнмәсәнә, шунда ятадыр.

– Син аны кудың мәллә, әни?

– Кусам ни! Болай да аның белән күпме гомерем заяга узды. Яратмадым мин ул бәндәне. Әтиең дә аңа була кайтмагандыр әле. Йортка чит ирләр ияләштергәнне ишеткәндер.

– Их, син, әни!

– Булатның йөрәге, күкрәгенә сыймыйча, ярсый-ярсый типте. Камил абый бит... Камил абый, миңа... Ләкин бу җөмләгә «әти кебек» дигән ике сүз өстәлмәде. ...Останың йорты беренче урамда иде. Таныш капканы озак шакыды ул, тышта инде караңгылаткан иде, кесә фонарен тәрәзәгә табан яктырткач кына, өйдәгеләр уянды. Болдырга чыккан хатын-кыз:

– Кем анда? – диде.

– Мин – Булат. Камил абый өйдәме?

– Бәрәч, ул монда биш былтыр яшәми бит инде, син кем, Булат! Сручны гына безгә ызбасын сатты әллә кайчан инде. Малайга операциягә акча кирәк дип. Оланы җиде яшьтә үк суга батып үлгән иде. Саташты микән? Син кем, Булат, аны Гаделшадан юлла инде. Камил Илһамия атлы катынга өйләнде дигәннәр иде. Кәкре аякны төзәтү бер йорт бәясе... Бер йорт... Егет эчтән кызу бәреп кызышкан яңагын кар белән уды. Эрегән кар суына күз яше дә кушылды. Юк, Булат түгел, теге аксак малай сыктый иде... Ул аны ничә еллар буе эзләде. Институтны тәмамлагач, дипломын күрсәтергә дип эзләде, үзенең эшен оештыргач эзләде, балачактагы уенчык-машиналар чынбарлыкка күчеп, автосервис төзелгәч тагын эзләде. Күк-җирләр актарырга әзер иде Булат. Ахыр чиктә берьюлы дүрт шымчы яллады, өч айдан соң аңа күңелле хәбәр ирештерделәр: баксаң, Оста борын төбендә генә тереклек итә икән! Картлар йортында аны директор каршылады.

– Сез Баязитов агайга кем буласыз? – диде.

– Мин аның улы, – диде егет.

– Хәл-әхвәлен сораштырырга килдегезме? Менә шулай килеп күренәсез дә, аннан картларыбыз йөрәк чиренә сабыша.

– Ханым әллә кисәтә, әллә үпкәсен белдерә иде.

– Мин аны үземә алып китәм. Бөтенләйгә!

– Иң кадерле әйберемне тартып алмасыннар дигәндәй, Булат тиз-тиз сөйләде.

– Камил Баязитов, Камил агай...

– Директор амбар кенәгәсен актарды.

– Әһә, менә ул. Үзбәкстанда торган икән. Ун ай бездә. Йорт-җирсез, кыскасы, бомж. Нинди чирләре бар, саныйк. Бәлки, шуннан соң «җәфа икән» дип кире уйларсың. Беренчедән, күзе начар күрә.

– Операция ясатырбыз!

– Буыннары сызлый.

– Дәваларбыз.

– Гаиләдә ничә кеше? Фатирыгыз зурмы? Ханымның сораулары мәгънәсез тоелды. – Йортым өч катлы! Әлегә мин буйдак!

– Хуп, хуп. Әйдәгез, безнең аксакаллар телевизор карый. Камил агай да шунда, – дип, директор аны ял бүлмәсенә кадәр озатты. Түрдәге диванда өч карт гәпләшә, ә читтә – кәнәфидә берәү башын янтайтып йокымсырый, аның телевизорда һич гаме юк иде. Ничәмә-ничә еллар күңел төпкелендә кузгалмыйча яткан сүздән дивар яңгырады:

– Әти-и! Барсы да Булатка табан борылды:

– Әти ди? Кемгә әйтә икән? – диеште өч карт та, бертавыштан.

– Камил туган, бак, алай-болай сиңа түгелме? Озын буй гәүдәсен кәнәфидән куптармакчы иде, хәле бетеп, кире урынына ауды. Булат, очып килеп, аны күтәреп торгызды.

– Әти-и! ...Егет киемнәрне кире урынына кертеп элде. Урта бүлмәдә аның өчен иң кадерле кешесе – әтисе яши иде... «Туй алдыннан көч җый», – дип, ул аны шифаханәгә урнаштырды. Озак түзмәс, кайтыр. «Улым, мине ярты ел төзәтәтөзәтә, баштанаяк яңарттың, артыгы кирәкмәс», – дияр дә бер рәхәтлек белән гараждагы иске машиналарда казыныр...

"КУ" 6, 2018

Фото: pixabay

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт Сезгэ Нэбирэ ханым, бик мэгънэле хикэя, килэчэктэ дэ ижатыгызда унышлар телим!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Биик ошады хикәя,рәхмәт Нәбирә апага!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик куренекле, тормыш юлын ачыктырып курсэтелгэн хикэядэ. Ботэ йэшлэргэдэ урнэк.Ижады тормышыгыз тагыда кутэрелеп торсын. Рэхмэт, авторга.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Зато уз этисе ашап туя алмый, бирэн, ташлап чыгып йэгергэн иде, кайтып житкэн.