Логотип Казан Утлары
Хикәя

Яратып китү (хикәя)

Абый белән әтинең хыялы чынга ашты: без авылдан киттек. Яратып, елый-елый киттек. Инде ничек кенә теләсәк тә, авылга кайтып җитә алмабыз бугай...

Көн эссесе иртәдән үк биткә бәрелде. Җәйге челлә озаккарак сузылды шул. Тәнгә кызу кояш нурлары кадалган саен, каядыр еракка, боз өстенә ак аюлар сузылып яткан туң утрауларга качасы килә. Әмма үз-үзеңне җиңми хәлең юк: хезмәтем шуны сорый... Һични белән исәпләшмичә, каршылыклы, аклы-каралы дөньядан һаман хакыйкать эзләп йөрисе... Чын дөреслеккә күптөсле күңел кичерешләре, кыенлыклар аша барып җитәсе...

Эчтән пошынып каләмемә үреләм. Гүя дәфтәремнән болан күзләредәй моңсу күзләр карап тора. Колагымда тавышлары яңгырагандай була — әйтерсең лә әрнү диңгезендә тамчы сыман нәни өмет бәргәләнә: «Бетермәгез безнең авылны!Бетермәгез авылны! Сезнең хәлегездән килә бит...»

Әллә кайдан, тирәннән — күңел төпкеленнән үк күтәрелгән таныш аһәң кинәт сискәндереп җибәрә. «Минем хәлемнән киләме?» — Үз-үземә шулай дип сорау бирәм. Мин бит нибары гап-гади журналистмын! Гап-гади корреспондент булганга, редакторыбыз бер төркем депутатларга ияртеп җибәрде ләса. Мәктәпләре ябыла торган авылларга хөкүмәт кешеләре ничек битараф калсыннар ди инде? Һәм без моны дөрес итеп матбугатта күрсәтергә тиеш...

Көн эссесе иртәдән үк биткә бәрелде. Бөркүгә ничекләр чыдармын дип, юлга бик кыенсынып чыгуым тикмәгә булган. Депутатлар гади автобус белән йөрмиләр икән: кондиционерлар, тын гына гүелдәп, назлы, җиләс җил өрдереп тора, йомшак урындыклары оҗмах түрләренә тиң диярсең.

Без кояшка таба барабыз. Кояш гүя үзе дә безгә каршы йөгерә...

Көн үзәгендә бер генә мәсьәлә: оптимизация, диде оештыручылар. Авыл өчен «ция»ләрнең берсе дә ят түгел; күп төрле революция, коллективизация, конфискация, девальвация, индустриализация, приватизацияләрне кичкән авылның монысына да каршы торырлык хәле юктыр. Күңел нигәдер шулай тоя. Авылның йөрәге дә заман җилләрендә чуерташтай каткандыр, мөгаен.

Менә без җанын шомлы тынлык йомарлаган авыл урамына кереп барабыз. Ямь-яшел чирәм өстеннән юыртабыз, гүя килешебезгә табигать бик килештереп, олылап затлы келәм җәеп куйган. Һәм әлегәчә аңа берәү дә аяк басмаган. Анда-санда кадакланган тәрәзәләр күренә, тәмам кыйшайган, аварга торган караңгы капкалар очрый. Беләм: болары яхшы фал түгел. Авыл бит ул төзек тормышы белән генә күркәм күренә.

— Мәктәп каршысына туктыйбыз, — дип, шофёрны дөрес юлга салды кайсыдыр.

Безне, рәссам картиналарыннан иңгәндәй, ап-ак җирлектәге күлмәк өстеннән бизәкле алъяпкыч япкан әбекәйләр каршы алды. Мизгел эчендә төркемебез белән әйләнә уртасында ук калдык.

Мондый җирләрдә, гадәттә, җитәкчеләр сүз башлаганчы, халык үз уен әйтеп өлгерә. Халыкка трибуна кирәкми чөнки. Бу юлы да шулай булды.

— Яптырмагыз, сеңлем, безнең мәктәпне! Мәктәп бетсә, авыл да бетә инде, — диде бер әбекәй, чигә чәчләрен кулы белән ак яулыгы астына этә-этә. Мин аның күзләренә карадым: алар болан күзләредәй моңсу иде. — Авылыбыз шәһәр янәшәсендә генә бит, балалар да бер кайтырлар. Оныклар үсеп җиткәч, туган нигезләренә кайтмый кайда гына барсыннар соң?

Мин мәктәп бинасына күз төшереп алдым: шактый иске күренде ул.

Бүрәнәләренә дә караңгы төс иңгән икән. Без утырып килгән дәү автобуслар һәм район хакимияте башлыгының елкылдап торган затлы чит ил джибы янында бераз кыйшая төшкән мәктәп кенә түгел, авыл үзе дә югалыбрак калды кебек. Һәрнәрсәдән гүя искелек, черек исе аңкый иде...

Уртага мәктәп директорын чакырдылар. Сорауларга ул җавап бирәсе икән. Уртача буйлы, какча гәүдәле директор, сыланып торган тыңлаучан чәчләрен артка сыпырып, берара сүзсез торганнан соң, эчке борчуын артык сиздермәскә тырышып:

— Хәл шулайрак инде безнең: җәмгысы ун укучыбыз бар, быелгысы елда укырга керүче бер бала да юк. Киләсе елга берәү көтелә, аннан соңгы елда икәү киләчәк, — дип куйды.

— Мәктәпне япсагыз, алары да шәһәргә китәчәк, — дип шаулашты әбекәйләр төркеме. Минем янда басып торганы, диктофоныма ук иелеп:

— Яптырмагыз, сеңлем, әйтегез депутатларга. Сабый көенчә авылдан чыгарып җибәрмәгез безнең балаларны! — дип пышылдады.

— Үзегез әйтегез сез...

— Алар безне ишетмәсләр шул, аларның үз мәшәкате... Авыл бит үзе дә ятим бала хәлендә. Ә ятимнең аның атасы да, анасы да булмый, — дип сүзне ялгап җибәрде кайсыдыр. Әлбәттә, тере депутатны үз гомеренә беренче тапкыр күргән авылның хәлен аңларга мөмкин иде.

«Ишетмәсләр дә, — дип кабатладым мин эчтән генә. — Чөнки оптимизация күптәннән бара бит инде. Ул, зур тизлек белән мәктәпләрне йота-йота, алга ыргыла. Шулай да без сезнең сүзләрегезне газетка язырбыз. Авыл шулай уйлый, диярбез».

Ул арада мәктәпне карарга чакырдылар. Депутатлар төркеменә ияреп без дә эчкә уздык. Баскан саен шыгырдаган такта идәннәр үткәннәрнең кайтавазы булып ишетелде. Күз алдымдагы күренештән бермәл тын алалмый тордым, гүя һич көтмәгәндә, такта идәннәр ярыгыннан теге гасырда ук калып, миннән шактый ерагайган балачагым калыкты.

Иркен коридорның нәкъ урта турысында өсте ак япма белән капланган, тутыкмас калайдан эшләнгән олы су багы тора. Бак өстендәге диварга Ленин бабайның дәү портреты эленгән... Аннан да өстә, бинаның дүрт ягын тоташтырып, Ньютон, Ломоносов, Менделеев кебек гыйлем ияләренең төссез портретлары тезелгән. Телсез калып, текәлеп тора торгач, мин хәтта егерме беренче гасырда яшәгәнемне онытып җибәргәндәй булдым... Инде системалар алмашынды: капитализмда яшибез түгелме соң без хәзер? Музей түгелме бу,чынлап та мәктәпме соң?

***

Безнең дәфтәрдә төсләр төрле булса да, рәсемнәр күп түгел. Ел әйләнәсенә бик тырышып нибары өч рәсем ясыйбыз: сентябрьдән яңа елгача — яфрак (чөнки табигатьтә көздә коелган яфраклардан да күп нәрсә юк), яңа елдан язга кадәрле — чыршы (чөнки без, җир катыра башлауга, хыялда чыршы бизибез), аяз күкләрдә кошлар чылбыры күренгәч, сыерчык оясы сызгалыйбыз. Әлбәттә, рәсем дәресе абыйның ак ватман кәгазенә өрәңге яфрагы төшерелгән кызгылт-сары сурәтне тактага элеп куйган мәленнән башлана. Ул картина шактый искергән инде: ничә буын алышынган, гүя балаларның күз нурларыннан чит-читләре кыелып, ертылып, тәмам йомшап беткән.

— Балалар, — ди абый, бер уч төрле-төрле кипкән яфракларны өстәл өстенә салып, — игътибар итегез әле сез табигатьнең могҗизасына: бер яфрак икенчесенә охшаганмы? Юк... Кешеләр дә шулай... Сез дә үсеп җитәрсез. Төрле һөнәрләр сайларсыз. Арагыздан укытучылар, табиблар, бәлки әле галимнәр дә чыгар...

Без бер-беребезгә карашып алабыз. Чынлап та бер-беребезгә охшамаганмы без? Баксаң, киемнәребездә дә әлләни аерма юк кебек. Кара күлмәк, ак алъяпкыч, тасмаларыбыз да ап-аклар. Малайларда караңгы зәңгәр төстәге погонлы костюмнар. Бер-ике үлчәмгә зуррак инде зурын. Әниләре киләсе елга да «расхут» чыкмасын дип, шулайрак алырга тырышалар да соң... Без — кызлар киемне саклап кисәк тә, малайлар өметләрне бик акламыйлар шул. Ел ахырына җиткәнче үк терсәк турлары, тез башлары тишелеп чыга. Ел беткәнче, костюмны яфрак-яфрак эре ямаулар чуарлый... Шулай да безнең бөдрә башлы Володя Ленин исемле малай рәсеме төшкән йолдызчыкларыбыз бертөрле, биш почмагы да кып-кызыл булып янып тора, берсенең дә төсе китмәгән. Рәсем дәфтәрләребез дә бертөсле хәтта: аларны ел да укытучы абый үзе юнәтә чөнки.

— Кешеләр дә шулай төрле, — дип кабатлый абый, яфракларны учы белән бер кырыйгарак этеп һәм өстәлдә торган кырлы стаканнан су йотып куя. Сусыз тора алмый ул. Мәктәпнең өсте ак япма белән капланган, тутыкмас дәү багыннан су алып керә дә шуңа кечкенә шешәдән дарумы, агумы тамыза. Бүлмәгә песи үләне исе тарала. Гадәте шундыймы, чиреме — без монысын белмибез. Тик аның үзенә тәгаенләнгән суны беркайчан да эчеп бетерә алганы юк. Яртысына да төшеп җитмәгән көенчә, өстәлдә кала бирә.

Әмма шунысын беләбез: абый безнең авылга ун чакрым юл үтеп, чатнама суык кышларда чаңгыда килә. Кайсыбер көннәрдә кар кешесенә охшап тора ул: үзе дәү, үзе ябык, үзе ап-ак. Үзе колакчынлы бүреге өстеннән соры оренбур шәлен ябынган була. Аның шәлен, керфекләрен, кашларын бәс сарган, каз мае сөртелгән битләре кызарып, елкылдап ялтырап тора. Каз мае туңдырмый ди, имеш. Монысын миңа әтием әйтте. Кайчак малайлар дәфтәр артына абыйны кишер борынлы Кар бабай итеп ясап куялар. Без кызларга шуны күрсәтеп мактанышып алалар. Югыйсә абыйның бездән бер кат та Кар бабайны рәсем итеп ясатканы юк, ул гел чыршы рәсеме төшерергә куша. Тыңламагач тыңламый инде бу малайлар...

...Ә соңгысы һәрчак җыр дәресе була. Монысын да без абый белән бергә яратабыз. Чөнки көн дә җырлый торгач, ул җырны барыбыз да яхшылап ятладык. Белгән белән ничек кыенлык кичереп булсын ди инде?

Кузгал, уян ләгънәт ителгән,

Коллар һәм ачлар дөньясы!

— дип дәррәү кычкырып җырлап җибәрәбез дә куплет ахырында «ы-ы-ы» дип сузып торабыз. Тавышыбыз иркен безнең шулай. Абый, җыр башлануга, урамга күз ташлап ала, аннан йомшак кына басып, тәрәзә ягына юнәлә һәм, көн нинди булуга карамастан, форточкаларны киереп ачып куя. Үзе һаман тәрәзәне күздән ычкындырмый. Ә тәрәзә каршысында гына авыл кибете. Аның баскычы төбенә һәрчак ир-атлар җыела... Озаклап бәхәсләшәләрме, берәр төрле төче яки ачы эчемлек шулай тотамы — алар һаман шунда... Абыйга кибет төбенең кешеләрдән бушамавы ошый да сыман. Чөнки ул ачык форточкаларга әледән-әле күз төшергәләп алган саен:

— Яңабаштан киттек... тагын да кычкырыбрак җырлыйбыз, балалар, — диеп боера. Безгә шул гына кирәк тә. Белмәгән җыр түгел ләбаса!

Кузгал, уян, ләгънәт ителгән,

Коллар һәм ачлар дөньясы...

Абый янә тәрәзәгә күз салгалап ала да:

— Хәзер русча җырлыйбыз, — дип куя. — Киттек! Тагын да кычкырыбрак! Малайлар муен төймәләрен ычкындыра башлый, без башны югарырак күтәреп, бердәм алдырып сузып җибәрәбез:

Вставай, проклятьем заклеймённый,

Весь мир голодных и рабов!

Җыр куплеттан-куплетка куәтләнә, куәтләнә... Кибет төбендәге кешеләр башларын безнең якка боралар... Абыйның йөзендә канәгатьлек чаткылары уйнаклый.

Безнең тагын бер бик яраткан дәресебез бар: физкультура. Монда һәммәбез ирекле: җәйрандай йөгерәбез дә, көңгерәдәй сикерәбез дә, арысак утырып та торабыз. Чөнки бу — уен дәресе. Абый бер сүз дә әйтми. Ул безгә битараф шикелле тоела кайчакта.

Берзаман чирек бетә. Абый тып-тыныч кыяфәттә безнең каршыга кереп баса да:

— Балалар, көндәлекләрегезне ачтыгызмы? Бөтенегез дә үзегезгә рәсем, җыр һәм физкультурадан «5»леләр куегыз, — ди. Бу җөмлә безнең бертөрле тормышыбызга ямь өстәп җибәргәндәй тоела. Ә абыйның исе китеп сөенә белмәгәненә дә, чыгып төшеп кайгырмаганына да без инде күнектек. Артыгын сөйләшмәгәненә дә.

— Фронтовиклар шундый була, — ди әбием.

Хәер, безгә рәсем белән җырдан, физкультурадан «бишле» куелгач, бик җиткән. Чөнки беләбез: рәсем ясар өчен Аллаһыдан иңгән талант кирәк. Кешенең баш мие төзелешенә бәйле ди, имеш, барысы да. Ул ми дигән ит кисәгендә кул хәрәкәтен һәм дә күз үткенлеген көйләүче аерым җепселләр бар, имеш; шулар булмаса, рәссам чыгар дип өметләнү бөтенләй дә урынсыз ди. Монысын әтием ниндидер газетадан укып бирде бер тапкыр.

Җырлар өчен дә талант кирәк икән. Танылган спортчылар да сирәк-мирәк кенә туа, диләр. Шулай да минем кайчак бик тә җырчы буласы килеп куя куюын. Әлфия Авзалова кебек үк булмаса да инде... Күңел һаман яхшылыкка өметләнә. Җыр дәресе кергән көнне мин шыпырт кына әбием янына елышам, чөнки үлепләр җырлыйсым килә.

Ә көннәрдән бер көнне тоттым да:

— Әбием, тыңлап кара әле, менә нинди җыр өйрәндек без бүген, — дидем.

— Тыңлыйм, кызым, әйдә башла, — диде ул, мине кочагы белән үзенәрәк сыендырып. Мин җырлап җибәрдем. Дәрестәгечә, кычкырып, әлбәттә.

Кузгал, уян, ләгънәт ителгән

Коллар һәм ачлар дөньясы...

Әбиемнең бик әзгә генә йөзе җыерылды, аннан ирен читләренә елмаю кунды. Кытыршы куллары белән минем чәчләремнән сыпырды да:

— Абау, шундый җыр буламы? Җырга төкселек килешми икән, һай... Кешеләрнең дөньясын да, үзләрен дә ләгънәт итү гөнаһ, балам. Иблис кенә ул ләгънәт ителгән. Аллаһ тарафыннан... Ә җыр ул менә болайрак җырлана, — диде. Аннан тамагын кыргалап торды да:

Аклы күлмәк кидерерләр,

Салкын гүргә иңдерерләр...

— дип көйли башлады. Һәм үтә тыныч тавыш белән өстәп куйды:

— Бу җыр мөнәҗәт дип атала... Бер дә җыр җырлаган кебек түгелсең шул, балам, шигырь сөйләгән төсле генә... Көен дә, сүзләрен дә дөрес сайламагансың диимме? Менә мондыйлары да бар ул җырның, әйтегез абыегызга, шундыйларын да өйрәтсен. — Ул янә чәчләремнән сыйпый-сыйпый:

Сандугачлар талга төшә,

Талдин тирәккә төшә;

Кайгы-хәсрәт башка төшә,

Баштин йөрәккә төшә,

— дип, әллә нинди тирән моңга төреп көйләп күрсәтте аннары. Мин пырхылдап көлеп җибәрдем. Сугыш турындагы кинодан сикереп төшкән кешедәй, өстенә гимнастёрка, галифе чалбар кигән абыйның әбием җырларын җырлавын күз алдына китереп карадым. Юк, юк, дөресрәге, һич тә күз алдыма китерә алмадым. Сугыш беткәнгә бик күп еллар үтсә дә, аны безнең авылда башка төрле киемнән күргән бер генә кеше дә юк. Төсләре уңып, шактый таушалып, хәтта кыршылып тузсалар да, ул әллә киеменә, әллә сугышка, әллә туган илгә булган мәхәббәтенә шушылай тугрылык саклый.

Сандугачлар талга төшә,

Талдин тирәккә төшә,

— имеш... Юк, килешми бу җыр абыйга! Үзенә килешмәгәнне безгә ничекләр өйрәтсен инде ул?

Безне тыңлап торган әни:

— Кешене кеше өйрәтми, дөнья өйрәтә, — дисең ләса, әнкәй, үзең, әйдә, азаплама баланы, — дип, аргы якка чыгып китте.

Чүт елап җибәрмәдем. Баш миендәге теге зәгыйфь җепселләр күз алдымда биеште. Көндәлегемне ачып, шулчак «бишле»мне күрсәтәсем килде, күрсәтмәдем. Түздем. Чөнки безнең ул «бишле»ләр уртак иде шул, чөнки без бөтенебез дә табигать балалары... Әбием әйтмешли, Аллаһы Тәгаләнеке...

Хәер, әбиемә үпкәләмәдем мин. Бер тапкыр өйдә үзем генә дип белеп:

Коховка, Коховка,

Дускаем винтовка,

— дип җырлап җибәргән идем, әнием алдагы өйдән:

— Нәрсә дип әйтәсең, кызым? — дип эндәште... Шуннан мин өйдә башкача җыр дип авызымны ачмадым шикелле. Бик җырлыйсым килгән чакларда күңел төпкелемдәге эчке моң гына иңри иде:

Сандугачлар талга төшә,

Талдин тирәккә төшә...

Хәер, сүзем абый турында иде бит әле.

Ул безнең белән экспериментлар уздырырга ярата. Дөресрәге, ирекле ил һәм ирекле киләчәк күрергә теләгән җаны бер генә теләгебезне дә чикләргә җөрьәт итми. Менә без дәреслекне ачабыз. Өйдә укырга бирелгән әкиятне табабыз.

— Йә, кайсыгыз башлый? — дип сорау бирә абый.

Без бишәүләп кул күтәрәбез. Ул бераз башын кашып тора да:

— Әйдә, бишегез дә берьюлы укыгыз, — дип боера.

Фаилнең артка калганын белеп алгач:

— Әһә, калдыңмы, утыр әйдә, — ди. Шулай уен ахыргача дәвам итә. Ә ахыры шунда: җиңүче билгеле булгач.

Беркөнне ничектер, абый дәресләрдән соң безнең өйгә килде. Әтигә йомышы төшкәнгә охшаган иде. Алар икесе дә фронтовиклар икән. Әти дә, кырда көне буе борчак чабып, кояшта тәмам янып, әлсерәп кайтып кына кергән иде. Абый әтигә:

— Дугада булды инде анда хәлләр. Курскида, дим. Манчып та карадылар соң... Шулай да исән кайттык... Безгә дә кайтасы гына калмаган да бит... — дип әйтеп салды.

Мине, укытучылардан да бәхетле кеше юк, дип инанган баланы, бу сүзләрне ишетү әллә нишләтеп җибәрде.

— Иттарткыч аша чыктык ласа, Солтан дус, — дип сүзгә кушылды әти.

— Хәзер инде Ходай биргән гомерне яшәргә кирәк... Яшәп торганда тормышны да ташлап булмый бит инде аннары...

— Тик беркемгә кирәгебез юк бит безнең, илгә дә, кешегә дә... Шуңа гына әйтүем...

— Барыбер дә үртәлеп яшәмәскә кирәк безгә, туган. Башкача булмый...

Мин аларның озын-озак сөйләшүеннән абыйның сугыштан соң физика укытканын, шуннан РОНО мөдире булганын, кемнеңдер аңа: «Немецларга хезмәт иткән», дип яла ягуын һәм зинданга ябуларын, аннан чыккач, озак еллар буена бер колхозда ат караучы булып эшләвен, Сталин үлгәч аклануын... Ахыр чиктә безнең авылга башлангычларны укытырга билгеләнүен белдем.

Шунда мин, мич каршындагы чаршау артында, мәктәптәге бер вакыйганы искә төшердем. Болай булды ул. Апаларым миңа Мәскәүдән алдына бик матур алсу күбәләкләр төшкән җылы кофта алып кайттылар. Шатлыгым күкләргә ашкан иде ул көнне. Куанычтан сикереп тә, йөгереп тә йөрдем. Ни боерсалар, шуңа ризалаштым, ни кушсалар, шуны үтәдем. Икенче көнне мәктәпкә киеп киттем.

Ә мәктәптә без партадашым Хәлим белән сүзгә килдек. Тукта, нәрсә бүлдек соң әле? Ә, әйе, җил тауга табан исми, дип торган була. «Тауга табан да исә, елгага табан да исә, шуңа күрә җил бит ул», — диюем булды, каралы каләмен минем кофтага сөртеп тә алды. И еладым инде мин шунда! Абый: «Иртәгә ацетон алып килеп, үзем чистартып бирермен, елама гына», — дип юатты. Икенче көнне абый шешәгә салып ацетон алып килде. Аны чүпрәккә манып и ышкыды, и ышкыды... Кап-кара таплар ап-акка әверелде. Мин шуны аңладым: тапларның карасы да, агы да яхшы түгел икән... Аларның икесе дә күренеп, чекерәеп күзгә кереп тора икән шул...

— Без, ярар инде, чыдадык, балаларга мондый язмыш язмасын иде, — диде абый, әти белән сөйләшкәндә. — Китсеннәр иде алар моннан, Әхмәт. Авылларыбыз кечкенә, тик алар безгә дә сыену урыны була алмады. Шәһәргә китсеннәр иде! Анда барыбер дә кешене кеше белми...

Әти, аның сүзләренең дөреслеген раслап, башын селкеде. Аннан:

— Әйе шул. Аларга яшәү җиңелрәк булсын иде ичмасам, — дип абыйны җөпләде.

— Сталин кушканча яшәп тә карадык соң... Әгәр дә яшәү дияргә яраса... Ул бераз уйланып торды да өстәп куйды:

— Тик кая барсаң да, бер әттәхияттер инде, туган. Хастаның баш очында әҗәл утырыр, ди бит...

— Шулай да... шулай да һәркемнең тормыштан өлеше бар, аласы көмеше бар... Безгә ул көмеш эләкмәде ләса... — диде абый, үкенеч тулы тавышын тешләре белән кысып.

Ә Сталинны мин нигәдер Ленин бабай дип күз алдыма китердем. Чөнки безнең мәктәп диварында Ленин белән Хрущёвның олы-олы портретлары эленеп тора. Дәү бак янына су эчәргә барганда, без аларның исем-фамилияләрен гел укып үтәбез. Ә көннәрдән бер көнне бу ике портретны кубарып алып, янә ике дәү портрет элеп куйдылар. Аларының асларына «Косыгин», «Брежнев» дип язылган иде. Брежнев дигәненең көрән кашларын тотып-сыпырып та карадык әле.

— Шундый калын кашлар булмый, ябыштырып кына төшкән ул аны, — дип, Зөфәр үзенчә ачыклык та кертеп алган иде.

Ә тегеләрен идән юучы Галимә апа чүплеккә үк чыгарып ташлаган булып чыкты. Абый бу вакыйганы үстереп торырга җай калдырмады: тиз-тиз юллап, кире алып керде дә, калтыранган куллары белән ишекне көчкә ачып, склад сыман бер караңгы бүлмәгә бикләп тә куйды.

Без элеккеге бай йортында укыйбыз. Дөресрәге, миңа ерак бабай тиешле кешенең йорты булган ул. «Аскы катта итек басу, кием тегү, ипи салу өчен махсус бүлмәләре бар иде», — дип искә ала әти аларны. Хәзер инде ул тармакны әтием берүзе генә саклап килә. Бу хакта ул миңа беркемгә дә сөйләмәскә куша. Шулай да безгә теге чорларда ук тагылган «Мулла» дигән кушамат кына һаман арттан калмый ияреп йөри. Ерак бабайларны үткән гасырларда ук сөргеннәргә сөрсәләр дә...

Ә мәктәп, ягъни бабамнар йортының бүрәнәләре һаман да чатнап тора. Сап-сары, шома, эре кәүсәле агачлардан буралган ул. Чын осталар эшләгән ди шул аны! Почмакларындагы бүрәнә башлары да доминоны берсе өстенә берсен куйган кебек тип-тигез. Әле аларның мүкләре дә чыкмаган, төсе дә уңмаган.

Безнең авылда шушы мәктәп урнашкан чатны «Мулла чаты» дип атыйлар. Монда ниндидер безгә бик үк билгеле булмаган серләр яши. Чөнки әниләр, «Мулла чаты»нда карап кына йөрегез, егыла күрмәгез, дип кисәтеп кенә торалар. Бу тирәдә егылсаң, аяк-кулың мәңге дә төзәлми ди. Сәбәбе шул: мулла бабам, ерак Себергә чыгып киткәндә, җан рәнҗешләрен шушында чәчеп калдырган, имеш...
***
Әлбәттә, газетага, авыл шулай уйлый, дип тә язып чыктык. Әбекәйләрнең теләк-гозерләрен дә төшереп калдырмадык. Мәктәпнең искелеген дә, килеш- торышын да сурәтләдек. Һәм икенче көнне үк безгә «өстән» шалтыраттылар. «Сез һаман хөкүмәтнең сәясәтен дөрес аңламыйсыз, һаман искелеккә ябышып ятасыз», диделәр. Мәгълүмат үзәгеннән яшь кенә кыз безне оптимизация кергән алдынгы районга алып барырга вәгъдә итте.

Көтеп алынган ял көнемә туры килсә дә, мин ул районга барырга ризалаштым. Һәм без юлга чыктык...

Җиңел машина асфальт юлдан җилдерә генә. Җилләр дә куып тоталмыйдыр, мөгаен. Без кояшка таба барабыз. Кояш үзе дә гүя безгә каршы йөгерә... Туган илемнең алга китеше мине ничек куандырмасын ди! Тик журналист кеше фикерләрнең төрлесен тыңларга, аларны икенче берәүләргә дә җиткерергә тиештер бит. Хәзер безнең илдә демократия лабаса! Һәркем үз фикерен әйтергә хокуклы.

Машинабыз коштай оча. Мин бераз каушап та киттем бугай: әбекәйләрнең фикерен һаман яза киләм шул. Ә алар һаман бертөрле сөйлиләр. Өйрәтеп куйганнар диярсең: «Бетермәсеннәр безнең авылны! Яптырмагыз безнең мәктәпне! Сабый көенчә, биздермәгез авылдан балаларны!..»

Юлның ян-якларындагы нәзек аяклы сылу каеннар, әйтерсең, безнең арттан йөгерәләр. Әйтерсең, сары чәчле гөлбадраннар, юан сабаклы ак әремнәр аларга тагылган... Әйтерсең, безгә бөтен дөнья ияргән...

Күкләрдә салынып-салынып, канаты талган дәү кошлардай, караңгы болытлар йөзә.

Безне районда бик теләп каршыладылар. Оптимизациянең башлангычын карарга килүчеләр моңарчы да күп булган икән. Зур, якты сыйныфлардан торган мәктәпнең һәр бүлмәсен диярлек ачып күрсәтеп чыктылар. Һәрберсендә компьютерлар, яхшы җиһазлар, якты тәрәзәләр... Менә шунда килеп укыячак икән мәктәпләре ябылган балалар. Әлбәттә, куанычлы хәл: ни әйтсәң дә, яхшы белем — якты киләчәк инде ул.

— Шулай яхшырак, ышанасызмы?

— Ышанам, әлбәттә, — дидем мин. Чоргамы ышанмаска! Илгәме ышанмаска! Бөтенесенә дә ышанабыз ич без: кешеләргә, заманга, киләчәккә...

— Ә хәзер мин сезне ябыласы мәктәпкә алып барам, — диде РОНО мөдире. Аның тавышында эчке бер горурлык сизелеп тора иде.

— Мең кат сөйләгәнче, бер кат күрүең яхшырак, — дидем мин дә, аны куәтләп.

Бинадан килеп чыксак, аптырап калдык: әллә кай арада коеп яңгыр ява башлаган иде.

— Бер дә яхшы булмады әле бу, — дип, пеләш башын кашып куйды РОНО мөдире.

— Ярар, тузан басылыр әзрәк, — дип кушылдым мин. Аның төсе үзгәреп китте.

— Өч чакрымлап булыр юлсыз участок бар бит әле, шуны ничек үтәрбез икән соң?

— Үтәрбез әле... Балалар йөрисе юлда тукталып калмабыз...

Мөдир, минем белер-белмәс сөйләшүемне ошатмыйча, усал итеп, салкын күзләре белән чагып карап алды.

Һәм без киттек. Яңгыр тагын да көчәйде. Ярсу тамчылары машина түбәсендә үҗәтләнеп биешкән саен, мөдир күбрәк тынгысызланды.

— Тапкансыз көнен, күрмисезмени, болытлар иртәдән үк салынып тора иде бит... — дип куйды.

— Алардан өстә кояш көлә иде, без юлга чыкканда, — дип елмайдым мин. Ул шофёрына сорау бирде:

— Ничек уйлыйсың, Гали, кереп булыр микән?

— Барып карыйк соң... — диде тегесе битараф кына.

Яңгыр тагын да көчәя төште. Юеш асфальт та инде тигез түгел: чокырлы- чакырлы иде. Үзебезне дә юллар яңгыр тамчыларыдай биетә башлады. Бу мәлдә барыбыз берьюлы сүзсез калдык.

— Җиттек, дәльше төшеп карыйк, әйдәгез бергәләп, тик кереп булырдайга охшамаган бер дә...

Шофёр сүзләрен аеруча тынычлык аша әйтсә дә, миңа алар юаныч бирмәде. Оптимизациянең яхшылыгына нәкъ менә бүген ышанасым килә иде шул. Ихластан, кечкенә авыл балаларын кызгандым. Алар гаеплеме бәләкәй авылда туганга?

Асфальт беткән җирдә, яңгыр астында шактый таптанып тордык та янә җылы машинабыз эченә чумдык.

— Керә алмабыз, әлбәттә... Ничек керәсең ди монда? — Мөдир борчулы иде. — Кире борылыйк, булмаса, — дип әмер бирде ул.

Без бер сүз дә дәшмәдек. Чөнки һәммәсе сүзсез дә аңлашыла. Кайчак үзе кылган гамәлләр каршында хөкүмәт үзе үк чарасыз да була икән шул...

***

Тып-тын иртә. Безне гыйлем иле белән тоташтырган чаңгы юлы саран кояш яктысында пыяладай тигез һәм энҗедәй ялтырап күренә. Чаңгы тавышы да Җир шарының икенче ягынача ишетеләдер кебек. Мамык шәлемә сарылган бәсләр, җил уңаена битемә тиеп киткән саен, өшетеп җибәргәндәй тоела. Мин абыйны күз алдыма китереп елмаеп куям. Минем дә кашларым, керфекләрем Кыш бабайны хәтерләтәдер, мөгаен.

Без инде сигезенчедән соң, күрше авылга йөреп, соңгы сыйныфта укыйбыз.

Мәктәп ишеген ачып керүгә, яныма классташым Рәйнә йөгереп килде. Һәм исәнләшеп тә тормастан:

— Абый үлгәнне ишеттеңме? — дип сорады. — Кайчан? Ни булган?

 — Ни булганын кем белсен? Өстәлдә эчелеп бетмәгән стаканы калган. Бүлмәсенә песи үләне исе таралган ди. Агумы, дарумы — анысын беркем дә тикшереп тормагандыр инде...

Моны аңа фронтовик әтисе әйткән. Алар авыл башында яшәгәнлектән, хәбәр иртүк килеп ирешкән. Ә безгә мин мәктәпкә килгәч кенә...

Дәресләрдән соң өйгә кайтсам, әтием абыйны озатып кайтып кына кергән. Ул ике кулы белән башын тотып, бик озак уйланып утырды. Фронтовиклар үлгәндә дә бер-берсен ташламыйлар икән шул.

***

Бу авыр хәбәр быргы тавышыдай колак төбемдә айлар буена яңгырап торды. Кечкенә авылның җәйге рәшәләрне тибрәтеп йоклаткан кичләре һәм быргы тавышы... Абый безне җәйге ял чорында да онытмый иде бит. Янына чакырып алырга бер җай таба иде. Дөресрәге, алма җыярга инде! Мәктәбебез ишегалдында мул уңыш белән куандырып, бик матур, иртә өлгерә торган алмагачлар үсә. Җәйнең бөтен җете гүзәллеген үзләренә җыеп, алсуланып тулышалар иде алмалары. Көннәрдән бер көнне тып-тын авылны быргы тавышы сискәндереп җибәрә.

— Абый чакыра! Ур-р-а! — дип, дөньябызны онытып, дәһшәтле аваз килгән якка чабышабыз. Безнең куанышып йөгереп киткәнне күреп торган әти бертапкыр әнигә, пышылдап кына:

— Быргы тавышы миңа бу укытучының җан авазы булып ишетелә, — дип куйды.

— Мыскыл ителгән йөрәкнең җан авазы, — дип куәтләде әни.

— Мин юл буена үз-үземә сорау биреп бардым: «Нәрсә икән соң ул җан авазы?»

Без килеп җиткәндә, абый алма бүлә иде: чирәмгә кучалап-кучалап, тигез итеп, рәт-рәт куеп бара. Аның озын нәзек бармаклары йөгерек хәрәкәтләнә. Хәер, абыйның кулларының матурлыгы кара тактага акбур белән язганда күбрәк тә күренә иде сыман.

Абый безне күзен кыскалый-кыскалый елмаеп каршы алды. Бер күзе пыяла диләр аның, шуңа микән, тамчы да хәрәкәтләнми. Хәер, без моңа гаҗәпләнмибез дә, чөнки даулы елларның котсыз шаһиты ул күз. Шунысын да беләбез: абый бит сугыштан җиңеп кайткан! Безнең авылда җиңеп кайтучыларның йә аягы, йә кулы, йә күзе юк.

Абый янында мәктәп мичен ягучы Рәхилә апа басып тора.

— Рәхилә, — дип эндәште абый аңа, — менә боларын киптереп куй әле быел да! Кышка балаларга компот кайнатып эчертербез. Ничек яраттылар бит былтыр. Ә боларын... Кая, балалар, итәкләрегезне тотыгыз әле! Кепкаларыгыз бармы?..

Безнең итәкләр алсу алма белән тула.

Озын буйлы, олы йөрәкле абый, көмешләнгән чигә чәчләрен сыпыра-сыпыра, безнең арттан сөенечле елмаеп карап кала. Сак кына алдыртып, куаныша-куаныша, өйгә йөгерәбез. Җәй уртасында чын бәйрәм менә шушы була инде! Абый бүләк иткән бәйрәм бу!

***

Минем хөкүмәт кушканча, оптимизацияне олылап, матбугатны шаулатырлык мәкалә язарга дигән хыялым шулай итеп төтен булып күккә очты. Үз ялганыма үзем үк ышанырга да риза идем инде югыйсә. Чагыштырырлык берәр мисал гына күрсәтсеннәр... Теге авыл апайларын, артта калганнар дип, әзрәк чеметеп алырга да булыр иде... Тик алар хаклы булып чыгамы инде?

Үзем трамвайга йөгерәм, колагымда аларның тавышлары самавырдай кайный: «Әйтегез, сеңлем, бетермәсеннәр безнең авылны! Тимәсеннәр мәктәбебезгә...» Тик аны ничек бетерми калу мөмкин булганын мин бит үзем дә белмим.

Депутатлар да белмиләрдер, мөгаен. Ничек бетерми калырга була соң аны? Моңа минем дә йөрәгем әрни, чөнки үзем дә кечкенә авыл баласымын...

Эшкә килеп җитсәм, өстәлемдә ачылмаган хат ята. Минем исемгә үк адреслап җибәргәннәр. Тип-тигез хәрефләр укытучылар кулын күрсәтеп тора. Бу юлысы кемнән икән инде бу хат? Тагын оптимизациядән риза түгелләрдер әле. Колагымда хат эчендәге сүзләр умарта күчедәй гөжли: «Бетермәгез, авылны! Япмагыз, мәктәбебезне!.. Дүрт-биш бала, димәгез, ул балалар — авылның өмете. Без күз карасыдай саклап торган балалар шушылар лабаса!»

Әлбәттә, күңел сизгән: без барган мәктәп укытучылары ачу-үпкәләрен конвертка салып миңа юллаганнар. «Бераз булышсагыз, Ньютон портреты янына бәлки Тукай белән Җәлилне дә эләр идек. Тик мәктәп бит шуларны аласы акчага сезгә табын корды...» — дигәннәр. Их, мин дә утырдым ласа ул табында! Гаеплемен. Аштан олы булырга ярамый, дип өйрәттеләр шул безне. Аннан, өстәп, мәктәпнең бюджеты бик аз булуын да әйткәннәр. Директорларын мактаганнар. «Безнең авыл халкы суны да чишмәдән генә эчә, шуңа матур уйлый ул. Үз мәктәбе белән матур яшәргә дә тели», — дигәннәр. Һәм мәктәпләреннән чыккан галимнәрне, укытучыларны, табибларны, башка күренекле кешеләрен санаганнар.

Күзләрем ап-ак кәгазь өстендәге хәрефләр артыннан йөгерә, йа Хода, йөрәк тибешем аермачык ишетелә түгелме?.. «Ә сез искелек турында язасыз. Моңа без гаеплеме? Директормы?»

Мин ни күрсәм, шуны язып чыктым шул... Авыл баласы булсам да, авылның хәзерге яшәешен белеп бетермим, димәк...

Дөресен әйткәндә, абый белән әтинең хыялы чынга ашты: без авылдан киттек. Яратып, елый-елый киттек. Инде ничек кенә теләсәк тә, авылга кайтып җитә алмабыз бугай... Аның хәлен дә аңламыйбыз кебек. Күршебез Дания апа: «И үскәнем, безне бит Аллаһы Тәгалә үзе ташлап бетерми: министрыбызны да яшәтеп тота әле», — дияргә ярата... Димәк, саланың, четерекле хәлгә калганда, туры юл күрсәтерлек затлары бар. Һәм АВЫЛ КЕШЕЛӘРЕ бар! Алар авылны яшәтергә тели! Уты-суы кергән, шәһәрдән һич ким түгел, диләр. Бәлки, бер көн килер: юллары да көйләнер. Бәлки, авылга кайтучылар да ишәер. Балалар да күбрәк туар. Кешеләргә эше дә табылыр. Бәлки... Чөнки, ни әйтсәң дә, әле һаман шәһәрнең тамагын авыл туйдыра бит.

Абыйның үз балалары да шәһәрдә танылган табиблар, диләр. Авылдан китүләренә сөенәләр микән алар? Бәлки... Әтиләре өйрәткән җырларны хәтерлиләр микән? Мин үзем башым иелгән, йөрәгем киселгән мәлләрдә нигәдер һаман әбием җырларын исемә төшерәм һәм күңел төпкелендә бер моң тибрәнә, газиз аваз иңри:

Кайгы-хәсрәт башка төшә,

Баштин йөрәккә төшә...

Тып-тын һавада, безнең авылга чаңгыда килгәндә, абый, кешенең күңел халәтен бәяли белмәгән катлаулы, исәпсез дөнья турында гел уйланып йөргәндер. Авыл читендәге ерак офыклардан: «Тагын ничек ярыйм соң сезгә?» — дип сорагандыр. Ашыйсы килә бит кемнең дә... Ипи кирәк! Ә икмәкне авыл үстерә...

Ә без киткәнбез шул инде. Һәм берничек тә кайтып җитә алмабыз кебек...

 

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев