Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Үч алынмады (хикәя)

Ләйсән Ришатовна 3нче курста укыганда, институтның читтән торып уку бүлегенә күчте дә мәктәпкә эшкә керде. Беренче көннән үк ул үзенең артык таләпчәнлеге белән башка укытучылардан аерылып тора иде...

«Утыр, Рәзинә, «бишле!» — шулай диде укытучы. Әмма ХI «А» кызлары

яшь педагогның бу сүзләрен бүтәнчә ишеттеләр.

Ләйсән Ришатовна 3нче курста укыганда, институтның читтән торып уку

бүлегенә күчте дә мәктәпкә эшкә керде. Беренче көннән үк ул үзенең артык

таләпчәнлеге белән башка укытучылардан аерылып тора иде. Шуңадырмы,

аны башта укучылар бик өнәп бетермәделәр. «Бишле»лек җавапка да «дүртле»

куя дип уйладылар укучылар. Ләйсән Ришатовнаның чыннан да билге куюга үз

таләпләре бар иде. Дөрес, «бишле»лек булмаган эшкә берничек тә «бишле»

куймый иде ул. Ә бу юлы Рәзинә дәрескә ныклап әзерләнеп килгән иде.

Китапханәдән өстәмә китаплар алып, интернеттан материал туплап әзерләнде

ул.

Укытучы аның тырышлыгын «5»ле билгесе белән бәяләде. Рәзинә

сөенеченнән күкләргә сикерергә әзер иде. Ә сыйныфташлары инде Ләйсән

Ришатовнаның «бишле»сен «өчле» дип ишетеп, үч алу планын да уйлап

куйганнар иде.

— Менә бит, тырышсагыз булдырасыз. Мондый җавапка «бишле» дә жәл

түгел, — диде Ләйсән Ришатовна.

Эшнең нәрсәдә икәнен белгәч, кызлар дәррәү көлеп җибәрделәр.

 

Зәринә СӨНГАТУЛЛОВА,

VIII «А» сыйныфы укучысы

 

"КУ" 1, 2015

Фото: pixabay

Теги: хикәя яза аласызмы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев