Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Интернет (хикәя)

«Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер», ди. Интернет аша танышуларны өнәп бетермәгән Алия үзе дә әлеге ысулның корбаны булырмын дип һич тә уйламаган иде...

«Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер», ди. Интернет аша танышуларны өнәп бетермәгән Алия үзе дә әлеге ысулның корбаны булырмын дип һич тә уйламаган иде. Иптәш кызы Сәлия ниндидер сайтта утыра иде. Алиягә борылып:

— Кара әле, ахирәткәй, менә монда нинди игълан язганнар. Укып

күрсәтимме? — диде дә, иптәшенең җавабын да көтеп тормыйча укып китте.

Алия, үзе дә сизмәстән:

— Кайсы сайтта? — дип сорады.

Сәлия барысын да сөйләп бирде. Үзе яңадан компьютерена капланып, дөньясын онытты. Тәкъдим — ымсындыргыч. Һичбер чыгымсыз акча эшләргәмөмкин, диелгән. Тик яңа класс компьютер кирәк икән. Кыз күптән ноутбугыналыштырырга йөри иде инде...

Ноутбукка кушып төрле җиһазлар да бирделәр. Тик җайланмалары биксәер. Башлыгы бар, аны киеп компьютерга тоташасың. Аннан боҗраларын аяк-кулга эләктерәсең. Эш эффекты нык арта икән.

Алия шул кичне үк, барлык таләпләрне төгәл үтәргә тырышып, башлыкны киде, аяк-кулына беләзекләрне эләктереп, ноутбугын кабызды. Сайтка керде.

Анда ничек язганнар бит әле. «Сезне борчыган проблема-мәсьәләләрне без үз өстебезгә алабыз. Эш хакы атна саен саклык кенәгәсенә күчәчәк. Сезгә бары тик без кушкан эш-йөкләмәне генә тырышып үтәргә кирәк».

Башланды. Кыз эшкә тотынды. Эш бик кызыклы булып, бер мавыктыргыч уен кебек кенә иде. Һәм Алия бар дөньясын онытты...

Менә экраннан Алиягә исем шәрифләре белән эндәшеп, рәхмәт әйттеләр.

«Шушы кодлар белән барып, башкарган эшегез өчен шул-шул банкның икенче бүлегеннән акча алыгыз, — диелгән иде тагын. — Сезнең пенсия фондына да шул кадәр акча күчерелгән. Карточкагыз белән билгеләнгән пенсиягезне дә ала аласыз. Рәхмәт! Ә инде үзегезгә алмашка тагы берәр кыз йә егет тапсагыз,шул микрорайоннан фатир да булыр!»

Алия, кодны учына кысып, урамга чыкты. Исәбе тизрәк банкка барып, кирәкле карта алу иде. Тик... урам ул яшәгән урам түгел! Барсы да үзгәргән, тирә-якны танырмын димә. Икенче шәһәргә барып эләктем бугай дип уйлады ул. Шулай да ишеге зур көзгедән эшләнгән банкны тиз тапты. Көзгедән аңа таныш та, таныш түгел дә бер карчык карап тора иде. Кыз моны чираттагы бер реклама-шаярту эффекты дип уйлады. Ишек ачылып китте. Аның кулына исеме язылган карта тоттырып, нәрсәдер сөйләделәр. Шунда аның күзе стенадагы сәгатькә төште. Анда: бүген 2045 елның 20 мае. Валюта курсы, дигән дә төрле саннар тезелеп киткән. Ул тәүдә бернәрсә дә аңламады. Шуннан өстәл артындагылардан, стенадагы сәгатькә күрсәтеп:

— Бу... бу дөрес күрсәтәме? — дип сорады.

Алия шунда гына бик нык алданганын аңлап алды. Кичә генә ноутбук артына утырган кебек иде. Сизелмичә 30 ел үтеп тә киткән. Ни баласы, ни гаиләсе юк. Үзенең 50 яшьлек карчык икәнен аңлап, Алия елап җибәрде. Ә банк хезмәткәрләре карчык шатлыгыннан елый дип уйладылар.

 

 

"КУ" 2, 2015

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев