Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Колакларын селкеп юкка чыкты... (хикәя)

Рәмзия каршына кинәт сәер мода белән киенгән, озынрак колаклы егет килеп басты...

Рәмзия каршына кинәт сәер мода белән киенгән, озынрак колаклы

егет килеп басты. «Фикс-Микс планетасыннан сине күрергә килдем!»

— диде ул.

Рәмзия аңа шаккатып карады һәм: «Син мине каян беләсең?» — дип

әйтеп куйды. Егет үзе турында сөйли башлады: «Ерак киләчәктә безнең

планеталар дус булырлар. Без бергә йолдызлы ишек төзербез һәм безнең

аралашу чиксез булачак, ләкин бу тиз генә булмаячак. Барысы да XXI гасырда

башланды. Син Космик тикшеренү институтында эшлисең һәм планеталар

аралашуы синнән генә башлана. Безнең галактикага барып җитсен өчен,

син беренче сигнал җибәрә аласың. Безгә цивилизацияне берләштерүдә

булышкан кешене күрү өчен, мин ерак XXXXII гасырдан ук килдем. Мин

үзебезнең планетадан бер минерал алып килдем. Сигнал кирәкле арага

барып җитсен өчен, радиотапшыргыч көчен ул гына кирәгенчә зурайта ала».

Кыз шулкадәр шаккатты ки, хәтта сүз дә әйтә алмады. Бу башка планета

кешесеннән сорашкач, ул барысын да аңлады һәм чиксез шатланды: тормыш

аңа шундый зур ышаныч алып килгән, һәм аның бөтен кешеләр өчен үтә

мөһим эш эшлисе бар. Егет, үзенә йөкләнгән бурычны үтәвенә сөенеп, кире

китәргә кирәклеген әйтте дә, кызга озын колакларын селкеп, саубуллашып

юкка чыкты...

 

Эльвира БАДИЕВА, музыка укытучысы

 

"КУ" 1, 2015

Фото: pixabay

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев