Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Очасылар килә (хикәя)

55 яшемдә беркемнән дә оялмыйча ак туй күлмәге кидем! Гомеремдә икенче мәртәбә гашыйк булдым...

— Кайчан кияүгә чыгасың? — дип теңкәгә тия башлагач, хәйләсен

таптым бит: «Пенсиягә чыккач!» — дип җавап бирә башладым. Уйнап

әйткәнем ... утыз елдан соң чынга ашмасынмы!

Бер-бер артлы еллар уза торды: утыз, кырык, илле кебек түгәрәк санлылары

да терәлеп калмады, сиздермичә генә агып киттеләр. Дус-ишләремнең күбесе

башлы-күзле булып бетте, кайберләре инде бакыйлыкка күчте. Нурания белән

Гөлсинә оныкларын мәктәпкә җитәкләп илткән көнне генә тирән йокымнан

уянып киткәндәй булдым һәм: «Мин дә яшим бит! Кешеләрнең үзләреннән

соң дөньялыкта ниндидер эзләре кала, ә мин — тере өрәк! Үзем өчен генә

яшәгән булып чыгам түгелме?! Тиздән 55 яшь тә тула! Мин эгоист булганмын,

хәзер инде бала таба алу сәләтен дә җуйганмын. Яңакларыма таянып, уйга

чумдым. Күз алдымнан мәктәп елларым, югары уку йортында укып йөргән

чакларым үтә тордылар.

Бик көчле беренче мәхәббәтем ялкыны минем канатларымны көйдергән

булган бит! Җавапсыз мәхәббәт бер көнне минем йөрәкне 35 ел буе эретеп

булмаслык ташка, үземне тере мәеткә әйләндергән икән ләбаса! Мине

сөймәгән егеткә үч итеп күпме егетләрнең җаннарын таптап йөргәнмен! Минем

өчен алар күпме ныграк тилмерсәләр, шуның кадәр миңа рәхәтрәк булган! Мин

— вампир, мәхәббәт вампиры булып яшәгәнмен бит! Мин, җирдә матурлык

тудырырга сәләтсез кеше, ничек итеп гүзәл, камил зат — Кеше тудыра алыйм

ди! Бу көнгә кадәр «хатын-кыз» исемен йөртергә дә лаек булмаганмын! Хатын-

кыз үзе дә йомшак күңелле, гүзәл зат булырга тиеш бит ул!..

Менә шул көннән минем тормышка карашым үзгәрде, кешеләргә дә икенче

төрле күзлек аша карый башладым.

Пенсиягә чыгар вакыт җиткәч, тормыш офыгында очраттым мин насыйп

ярымны. Чигә чәчләренә көмеш кергән, буыннарына тоз утыра башлаган,

тормыштан бик күп сабак алган буйдак ир-егет яшьлектә мин йөрәгемнән

өзеп атарга тырышкан беренче мәхәббәтемә бик-бик охшаган иде. 55 яшемдә

беркемнән дә оялмыйча ак туй күлмәге кидем! Гомеремдә икенче мәртәбә

гашыйк булдым. Өч ел тәхеттә утырганчы өч көн бәхеттә йөзү артыграк икән

— шуны аңладым. Минем хәзер очасылар килә!

Флёра Мәрданова

 

"КУ" 5, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев