Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Игелек җирдә ятмый (хикәя)

Ул көнне бабам, көндәгечә, иртүк урманга китә. Кич җитә, ә бабай юк. Әби борчыла башлый, урман яныннан йөз әйләнсә дә, эчкә керергә курка, кире өенә борыла. Шулай әйләнеп кайтып, капкасын ачып җибәрсә, бусагасында бүре утырып тора. Ул, күзләрен тутырып, ниндидер мөһим әйбер аңлатырга теләгәндәй, әбигә карап тора да, кисәк кенә борылып, урманга таба юнәлә. Әби куркуыннан өнсез кала, әмма, ниндидер көч табып, бүре артыннан ияреп китә...

Бабайны минем  бервакытта да күргәнем булмады. Ул, сугыш яраларыннан рәтләнә алмыйча,  яшьли вафат булган.  Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка   китеп,   Мәскәү тирәсендә баручы каты бәрелешләрнең берсендә авыр  яраланган. Шунда бер аягын калдырып кайткан. Шулай да, әти сөйләгәннәрдән мин бабаемның нинди мәрхәмәтле кеше булганлыгын ишетеп белән. Аның белән булган гыйбрәтле тарихны сезгә дә җиткерәсем килә. 

Әтием бәләкәй чакта, алар урман буендагы авылда яшәгән. Бабай урман каравылчысы булып эшләгән. Иртәдән кичкә кадәр урманда йөргән, андагы һәр сукмакны, һәр агачны белгән.  Җәен җәнлекләр өчен печән, агач кайрылары  хәстәрләгән.  Шулай салкын  кышкы көннәрдә урман җәнлекләрен ачлыктан саклаган. Авыллардан килүчеләргә гөмбәле, җиләкле урыннарны күрсәтеп йөргән. Корыган агач кисәргә, себерке сындырырга килгән авыл кешеләрен ул бервакытта да кире борып җибәрмәгән.

Көзге көннәрнең берсендә бабай бүре өненә тап була. Инде хайран үскән ике бүре баласы өннәре янында тыпырчына. Аның берсе капкынга эләккән: улапмы-улый. Кемнең эше булыр бу?  Бабайның урманына кем хуҗа булырга теләгән? Моңарчы кеше күргәне булмаган бичара  тизрәк качу ягын карый, ләкин ычкына алмый. Кешеләр үзләре бүредән курыкканын белмәүче сабый шул әле ул. Урманда күпне күргән  бабай да яхшы аңлый: ана бүре якында булса,  балаларын саклау өчен барысын да эшләячәк.  Шуңа күрә ул тиз генә бүрене капкыннан ычкындыра да, китү җаен карый. Тик шул мәлдә куаклар арасыннан ерткычның ялтыраган күзләрен абайлап ала. Бу вакытта бер саксыз хәрәкәт аның язмышын хәл итә алган - ана бүре ташланса, мизгел эчендә ботарлап атарга мөмкин. Бабай, ипләп кенә, кесәсеннән пешкән чикмәнле бәрәңгеләре белән ипи кисәкләрен чыгара  һәм  бүре балаларының алдына куя. Әле яңа гына кешедән шүрләп торган ач бүре балалары  шунда ук ризыкка ябырылалар. Бабай арты белән генә чигенеп өннән ераклаша башлый. Ана бүре аңа тими. Урманга икенче, өченче баруында да бабай кесәсенә бәрәңге, кипкән ипи кисәкләре сала. Өн янына якын ук килмәсә дә, күчтәнәчләрен калдырып китә. Бүре баласының аягы төзәлеп  беткәнче читтән генә шулай күзәтеп йөри.

Сугыш вакытында бабай урманын бик сагына. Чираттагы каты бәрелешләрнең берсендә авыр яраланып, аягын өздереп, туган урманына кайтып төшә. Кабаттан урманы белән серләшеп йөреп, кичкә генә өенә кайтып ава торган була ул. Төннәрен яралары сызлавына да карамастан, урманын ташламый.  Аның үлеме дә урман белән бәйле...

Ул көнне бабам, көндәгечә, иртүк урманга китә. Кич җитә, ә бабай юк. Әби борчыла башлый, урман яныннан йөз әйләнсә дә, эчкә керергә курка, кире өенә борыла. Шулай әйләнеп кайтып, капкасын ачып җибәрсә, бусагасында бүре утырып тора. Ул, күзләрен тутырып, ниндидер мөһим әйбер аңлатырга теләгәндәй, әбигә карап тора да, кисәк кенә борылып, урманга таба юнәлә. Әби куркуыннан өнсез кала, әмма, ниндидер көч табып, бүре артыннан ияреп китә. Күпмедер барганнан соң, бүре әбине бер чокыр янына китерә. Аннан бабайның ыңгырашкан тавышы ишетелә. Бабай егылган җиреннән тора алмыйча, суык чокырда озак ятып туңган була. Әби көч-хәл белән  аны торгызып, өйгә алып кайта. Шул хәлдән соң, бабамның какшаган сәламәтлеге тагын да начарлана, сугышта алган яралары яңара. Бүтән ул яраткан урманына бара алмый инде...

Бу вакыйга гаиләбездә  беркемне дә битараф калдырмады. Кешеләр үзләрен  иң акыллы җан ияләре дип уйлый. Әмма кайвакыт ерткычлар да эшли алмаган вәхшилекләр кыла, бер-берсенең канын коя, рәнҗетә, җирләр, илләр басып алу өчен сугышлар ача, гаепсез кешеләрнең кайнар күз яшьләрен түгәргә мәҗбүр итә. Әлеге кыйсса миңа нык тәэсир итте. Мин бу вакыйганы үз балаларыма да сөйләрмен. Дөньяда яхшылыкның җиңүенә, игелекнең җирдә ятмавына  бик ачык мисал бу.

 

Миләүшә Шәмсиева,

Яр Чаллының 3нче мәктәбе укучысы

 

Фото: pixabay

Теги: хикәя илең турында уйла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэерле кон Милэушэ сенлем сезнен бабагыз белэн булган хэл турында язманы укыгач,минем йорэгемэ бик авыр булып китте,бабай буре балаларын коткарган,аннан сон буре бабайны улемнэн коткарган,буре булмаса шунда улеп калган булыр иде,бик дорес кеше изгелек эшлэсэ хэрвакыт игелек булып кайта,шуны жэнлек тэ анлаган,бик зур Рэхмэт сезгэ шундый мэгьнэле язмагыз очен,Зур унышлар укуыгызда телэп калам,бэхетле булыгыз Ээмиин!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Матур язылган,алдагы тормышыңда уңышлар сиңа балакай.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик матур, мэгьнэле хикэя! Килэчэктэ дэ ижатында унышлар телим.