БӘЛӘКӘЙ МӘСГУТ

Миңа бүген – 86. Байтак гомер яшәлгән. Үткәннәрне уйлап утырам.

Мин туган ягыма бөтен җаным-тәнем, сулышым белән береккәнмен икән. Озак кайтмыйча торсам, кайтасым килеп интегәм, кайтсам – китәсем килми йөрим. Күңелемдә гел җыр, гел моң. Андагы таулар мине һаман хәтерлиләр кебек; инешләре, чишмәләре мине күргәч челтерәбрәк агалар төсле; җилләре дә шаярыбрак, назлабрак исәләр сыман; урманнары да шаулабрак куялар – шулай сәламлиләр микән әллә үземне?.. Еш кайтам туган якка, кайтмыйча һич түзә алмыйм. Малай чакта йөгереп узган сукмаклардан атлыйм, тыкрыкларга керәм, картайган таныш каеннарны кочаклап торам: иркәлим, иркәләнәм. Киткәндә моңсуланып, инде кабат күрешмәбез дигән сыман озаталар бит алар.

Туган ягым каеннары калалар инде,

Озатыша баралар инде.

Йөрәгемдә яфраклар яралар инде.

Сагышларга салалар инде...

Зиратларда йөрим. Әнием янында утырам. Картәти, картәни белән сөйләшәм. Алар күптән бакыйлыкта булсалар да, минем менә монда – күкрәк эчемдә... Йөрәгем әрни... Их, кешечә яшәтеп булмады үзләрен!.. Бала идем бит, малай гына идем... Гомер буе рәхәт күрмәделәр, дөресрәге, күрсәтмәде аларга ул вакыттагы тормыш дигән нәрсә. Картәтинең дә башы сөргендә черегән иде, ярый әле әти, үзенең тормышын куркыныч астына куеп, бабакаемның гаепсез икәнлеген исбатлап, коткарып калган. Ә үзенең, ә үзенең башы таш ватудан арынмаган. Мин аны хәтерләмим дә. Әни, бәгырькәем, мине берүзе үстереп азапланды, җәфаланды. Ләкин мин аның беркайчан да зарланганын ишетмәдем. Күз яшьләрен дә бер генә мәртәбә күрдем, бәлки, башка вакыттагысын күрсәтмәгәндер.

Тормышыбызның авырлыгы еламаслык түгел иде...

Кием урлату

Миңа ул вакытта алты яшь чамасы булгандыр. Әни миңа базарданмы, кибеттәнме шунда, моряк киеме алып кайтты. Якалары да бар, башка кияргә бескозыркасы да. Әй, сөенгәнемне белсәгез! Тизрәк киеп чыктым да барак буйлап йөрим, күрсеннәр, янәмәсе. Яныма малайлар җыелды. Мине тотып карыйлар, әйләндерәләр, чеметәләр. Күзләремдә горурлык чаткысы, ә аларныкында – көнчелек. Әһә, күрдегезме инде, мин, сез уйлаганча, бик үк ярлы баласы түгел. Беләмме-белмимме, моряк булып йөреп күрсәтәм боларга. Байтак шулай малайларны кызыктырып маташканнан соң, Мулянка елгасына барып су коенырга булдык. Җәй. Барыбыз да чишендек тә әй чумабыз, әй йөзәбез, әй су чәчрәтешәбез. Шулай итеп, дөньябызны онытып, рәхәтләнеп коендык. Мин арттырыбрак та коендым әле. Инде кайбер малайлар күптән судан чыгып, киенеп, кайсы кайда югалдылар, ә мин һаман суда. Ахыр чиктә, җитәр дип, мин дә чыктым. Эзлим, киемнәрем юк. Кемнән сорарга белмим, малайлар да күренми. Аңладым, кемдер чәлдергән! Күлмәксез, ыштансыз кайтып киттем. Баракка кермәдем, койма артына постым, оят бит, ничек кеше күзенә күренәсең?.. Чүгәләп, кычыткан арасында утырам. Эштән кайткач, әни белән күршеләребез барак тирәсендә кычкырып, мине эзләп йөри башладылар. Эшдәшмим. Гел шулай утырып булмый бит инде... Беткән баш беткән, чыктым мин кычыткан арасыннан. Шуннан соң өйгә алып кереп кыйнаган иде әни. Гомерендә бер мәртәбә елый-елый кул салды миңа әнием, бәгърем. Аңа бу киемне табу бик авыр булгандыр, күрәсең. Ә мин шул көнне үк югалтып кайттым!

Әни, абый, картәти

Миңа тугыз яшь тулган көннәр иде, ягъни июльдә бу. Әнине хастаханәгә салдылар. Табиблар картәтигә: «Мондый авыруга медицинаның көче җитми. Кызыгызны авылыгызга алып кайтыгыз, анда һава килешер», – дип әйткәннәр. Без, картәти, әнинең сеңлесе Фәридә апа һәм мин әнине пароход белән алып кайттык. Август аенда әни җан бирде.

Авылда әниемнең энесе Тәүфикъ абый бар иде. Ул мине тәрбиягә алды. Моның өчен документлар тутырдылар. Аның кул астында рәхәт яшәдек, мул тормышта дисәк тә була. Чөнки ул колхозда тракторчы булып эшләде. Аннан соң ул елларда иген дә әйбәт уңды. Мин икенче класска, без яшәгән Чириз авылыннан ике чакрымдагы Иске Чат мәктәбенә укырга йөри башладым. Безнең авылда ун гына йорт булу сәбәпле, анда мәктәп юк, ә Иске Чат зуррак авыл, шуңа күрә дүртьеллык мәктәбе дә, авыл советы да бар иде. Без менә икенче, өченче, дүртенче классларны шул ике араны көн саен йөреп, өч-дүрт бала укыдык.

Ике елдан соң Тәүфикъ абыемны армиягә алдылар. Май ае иде. Хаты килде. Пермь өлкәсенең төньягындагы Кудымкар дигән җирдә хезмәт итә икән. Агач кисәбез, дигән. Трудармия инде. Аның бер күзенә ак төшкән иде. Бераз зәгыйфьрәк кешеләрне шундый армиягә алалар бит.

Картәтием:

– Бәтәч, бу бит безне сөргән җиргә барган, шунда интегеп кайттык бит без, мин беләм ул төшләрне, улымны күрергә барам, – диде.

– Минем яраткан абыем бит ул, әти-әни урынына калган абый, картәти, мин дә барам, – дим.

Бездән кырык чакрым баргач, Кама елгасы янында Оса дигән шәһәр бар. Анда пристань. Барда районының зур дөнья белән элемтәсе – Пермь, Казан, Мәскәүләргә бару өчен шул бердәнбер юл иде ул елларда.

Картәти көне буе юлга ризык әзерләп йөрде. Иртән иртүк менә шул Осага киттек картәти белән. Кайда атка утырып, кайда җәяү, кайда ничек... Осага барып җиткәндә, кояш байый иде инде. Туп-туры кассага бардык. Кассир:

– Бүген бөтен пароходлар китеп бетте югарыга, иртәгә килерсез, билет та булыр, китәрсез дә, – ди. Картәти:

– Улым, бүген өлгереп булмады, моннан өч кенә километр ераклыкта, шәһәрдә, Александр исемле таныш дустым яши, әйдә, шунда кереп куныйк та иртән пристаньга төшәрбез, – диде.

Киттек. Тиз таптык аларны. Үзләре янында зур, җиткән кызлары да бар икән. Кич буе кунак булдык. Ике бабай сөйләшеп туя алмыйлар, ә мин әлеге апа белән уйныйм.

Иртүк торасы бар – йокларга яттык. Урынны картәти белән миңа идәнгә җәеп бирделәр. Арылгандыр инде, тиз йоклап киттек, яткач ук. Нәрсәдәндер борчылып уянып китсәм, таң аткан, картәти, Александр бабай, аның хатыны, кызлары почмактагы кара тәлинкә радионы тыңлыйлар.

«Вероломное нападение на Советский Союз...»

Менә шунда ишеттем: сугыш башланган! Мин, сикереп торып, картәтине барып кочакладым да тыңлап торам. Русча аңлыйм. Радиодан: «Приказ Главнокомандования... призыв всех запасников...» Армиягә алалар инде. Туган елларын әйтеп баралар. Картәти бармагын бөкләп тора... «Бәйрәмхуҗам китте, ди, Мөхлисем китте, ди, – аннан соң миңа борылды да... – Тәүфигыбыз сугыштадыр инде. Ул бит армиядә. Бүген үк сугыштадыр, балам, янына барып йөрмәбез, әйдә, кире кайтып китик, улым», – ди.

Ничек кайтканыбызны хәтерләмим. Шуннан сугыш мәшәкатьләре башланды.

Тәүфикъ абый сугышның беренче көннәреннән үк алгы сызыкка эләгеп, Мәскәү тирәсендә хәбәрсез югалды. Дөресрәге, үлгән инде. Аның соңгы хәбәре күршебез Шәрифулла абыйдан килде. Шәрифулла абый Тәүфикъ абыйның Смоленск ягына таба атакага барганын күргән. Ул чакта аның үзенең аягына ядрә тиеп, үкчәсен алып киткән була. Санитарлар яралыны кирегә өстериләр икән. Шулчак, дулкын сыман, икенче атака күтәрелә. Күрә, Тәүфикъ абый йөгерә. Ул: «Шәрифулла, исән кайтсаң, безнекеләргә сәлам әйт», – дип кычкырып үтә. Тәүфикъ абыйның соңгы сүзләре бу.

Бүреләр

Без ике чакрым ераклыктагы авылга йөреп укыдык дип әйткән идем бит. Кышын юлыбызга бүреләр чыга торган иде. Ул елларда алар бик аздылар. Хәтта авылга килеп сарыкларны буып киткән чаклары күп булды. Бездә сарыкларны берәү дә утарга япмый, иректә куналар, урамда да калгалыйлар. Бер мәртәбә бүре көтүе килеп 20ләп сарыкны харап итеп киткән иде. Ашамаганнар, бугазларын чәйнәгәннәр...

Безнең авылда юкәдән кап сугалар. Менә шул кап сугудан юкә кабыгы коела, шуннан, җыелышып, аркан сыман әйбер ишәбез. Аркан дип тә әйтеп булмый аны, чөнки ул начар сыйфатлы юкәдән эшләнә – жгут ясыйбыз. Аны өчәр, дүртәр метрлы итеп эшлиләр, шуның башына ут төртәбез дә янарга ирек бирмибез, көйрәтеп кенә тотып барабыз. Уттан бүре бик курка. Кайчагында юлда безне көтеп өчәр бүре утыра, ачлар, тешләрен ыржайтып торалар. Утны уйнатып барабыз, күрүгә бүреләр кирегә чабалар, ә без мәктәпкә баруыбызны дәвам итәбез. Куркыныч, ләкин яшәргә кирәк бит.

Кайбер балаларның әни-әниләре, безне озатып йөрү өчен, тавышланып колхоздан ат сорыйлар иде. Алай да, күп вакытны йә ат авырый, йә йөртүчесе юк, йә чанасы ватык. Без тагын җәяү. Бүреләр күбесенчә безне дәрескә барганда, иртәнге якта көтеп торалар иде.

Аюлар очрамады. Безгә сөйләделәр генә. Өйләрендә аю тиресен идәнгә, яки стенага элгән кешеләр күргәнем булды. Әйтүләренчә, аю кешене интектереп үтерә икән. Берәү шулай аюга очраган. Галәмәт зур аю ди. Әлеге кеше моның астында калган. Тәпәли дә тәпәли икән чатан тәпи моны. Инде үлгәндер дип уйлаганда, теге кеше каяндыр көч табып, шактый озын җәпле пычагын чыгарып, аюның корсагын ярып җибәрә һәм үзе тиз генә астыннан кырыйга чыгып баса. Шулай итеп, исән кала.

Туңдырылган аш

Үскәч кемдер булу хыялы юк иде миндә. Картәни генә гел кабатлап торды: «Балам, әниең укытырга кушты, укысаң, инженер булырсың, кәтлит ашарсың, укы, яме!» – ди торган иде. Бишенче класска күчкәч, инде үземнең туган авыл – Каенавылдагы җидееллык мәктәпкә бардым. Картәти шунда җибәрде. Шунда квартир сөйләштеләр, шунда укыдым. Әлеге дә баягы һаман сугыш еллары бу.

Җәй буе урман җимешләре җыеп, азык запасын тулыландыра идем. Кайчагында колхоз эшенә барып тыгылырга туры килгәли иде: көлтә җыю, печән әзерләүләр... Черек бәрәңгедән пешергән көлчәләрне дә күп ашадык. Аннан соң безнең басуларда чеберкәй дигән үсемлек үсә, аның җир астындагы бәрәңге сыман әйберен бик яратып ашашлы иде. Без аны берәр чиләк җыйган чаклар булды. Чеберкәйне чи килеш тә, ашка салып та кулланалар. Кыш көне картәни чеберкәйне турый, торна борчагы оны сибә, шомырт оны да куша, бераз бәрәңге дә, тегенди онны да бутап аш пешерә. Менә шул ашны картәни алты тәлинкәгә бүлә, ул туңа. Мин алты туң ашны биштәргә тутырам да Каенавылга укырга китәм. Көн саен бер тәлинкәне (ул тәлинкәләр табак хәтле инде) өчкә бүлеп, иртән, көндез, кич ашап яшим. Һәм ялга авылга кайтып китәм. Картәни тагын туңган ашларны хәзерләп куя.

Әле һаман үскәч кем булу турында уйлаган юк. Мин әле картәтинең авыз эчендә генә сызгырып йөрүен тыңлыйм. Үзе генә белә торган бер көе бар иде аның, гел шуны сызгыра, дөресрәге, өреп йөри. Картәнинең җырлаганын ишеткәнем булмады, ә менә әнинең сеңлесе Фәридә апада андый талант бар иде. Ул сыер сауганда җырлап җибәрә, минсиңайтим, сыеры да рәхәтләнеп тыңлап тора, селкенми дә, койрыгын да болгамый хәтта. Сыерыбыз җыр тыңларга яраткан, күрәсең. Мин дә шунда таң калып янәшәсендә утырам. Нигә кушылып җырламадым икән? Оялганмындыр инде...

Икенче класста укыганда, ата-аналар җыелышында сөйләргә миңа бер шигырь бирделәр. Тәүфикъ абый әле армиядә түгел, өйдә иде. Мәктәпкә Тәүфикъ абый белән икәү барабыз. Ике чакрым юл тәпилисебез бар бит инде. Абый мине юл буе, барып җиткәнче, сөйләтте бирелгән шигырьне. Оятка каласы килми бит. Мәктәптә сәхнәфәлән юк, зуррак бер класс. Менә шунда сөйләргә кирәк. Минем бөтен максатым – ничек кенә булса да ялгышмаска! Сөйләдем инде. Әйбәт килеп чыккан, күрәсең, шуннан соң миңа гел шигырь бирә башладылар. Мәктәп концертларында чыгыш ясап алгалый идем. Мактап, нәрсә булса да бирәләр иде: сабыннар, бер вакытны чалбар да бүләк иттеләр. Белмим, ятим булгангамы, әллә яхшы укыгангамы?

Иң бәхетле көн

Каенавылда радио ике кешедә бар иде: мәктәп директорында һәм тагын бер укытучыда. Мин мәктәпкә йөри торган юл уңаендагы директор Мәхмүт абыйның өендәгесе урамга ишетелерлек итеп кычкырып сөйли. Иртән дәрескә барганда, алар тирәсенә җиткәч туктыйм, шул тирәгә кар өя, көрт артына посам да совинформны тыңлап утырам. Минем нәрсә беләсем килә: беренчедән, сугыш кайда бара, нинди шәһәрне алган безнекеләр, нинди шәһәрне дошманга калдырганнар; икенчедән, ишетеп булмас микән Тәүфикъ абыйның хәбәрен. Йә үлгән дип әйтерләр сугышта, йә булмаса герой булган дип әйтерләр кебек. Имашев Тәүфикъ дигән сүзне көттем мин радиодан сугышның башыннан ахырына чаклы. Үлгән дигән хәбәре юк иде әле ул вакытта. Мин шуны көрткә чумып тыңлыйм. Янәшәдә генә авыл советы, шуннан бер тапкыр җыештыручы Оркыя апа чыкты да:

– Син, малай актыгы, директор тәрәзәсе төбендә нишлисең? – ди.

Бик шикле күренгәнмендер инде мин моңа – шпион булып.

– Оркыя апа, сугыш хәбәрләрен тыңлыйсым килә, абыем турында ишетеп булмас микән дим.

– Алай булгач, туктале, син бит болай салкын тидерәсең, менә мин авыл советында җыештыручы булып эшлим, иртән гел шунда, телефонны алып тыңласаң, ул стенада эленеп тора – агач телефон, аннан шул ук радио сөйли. Бар әле, кереп тыңла, – ди.

Мин кердем дә, трубканы алып тыңласам, чыннан да, радио сөйләп ята.

– Менә шулай иртүк кил дә тыңла, яме!

– Ярар. Оркыя апага рәхмәттән башка сүзем юк. Һәм беркөнне трубканы алуым булды:«Капитуляция... Подписан договор. Война кончилась!..» Бик матур хәбәр бит бу. Трубканы ташладым да тәрәзәне ачып җибәрдем.

«Сугыш беткән, сугыш беткән!» – дип акыра башладым.

Сугыштан яраланып кайткан бригадир Сәфәр абый атына атланып эшкә нәрәт биреп йөри.

– Нәрсә акырасың? – ди.

– Сәфәр абый, сугыш беткән бит...

Сикереп төште дә атыннан, телефоннан ике генә сүз тыңлады да, яңадан атланып, авыл буйлап чапты:

– Сугыш беткән, сугыш беткән!.. Бу минем иң бәхетле көнем иде. Чөнки авылдашларыма алар зарыгып көткән сөенечле хәбәр җиткердем.

Тәкый абый җыры

Һаман шул сугыш вакыты.

Укытучылар спектакльләр куялар. Безне дә шунда уйнарга чакыралар. Кайда колхозчы баласы, кайда солдат малае, кемдер әсир, разведчиклар... Йөрибез инде укытучылар арасында уйнаган булып. «Кайту» дигәнне дә куйдылар. Ныграк истә калганы «Ак калфак» спектакле булды. Монда көтүче егет хуҗабикәсенең кызы Хәмдиягә гашыйк була. Шәрәф исемле бай егете дә йөри ул кыз артыннан. Ярлы көтүче егетнең исеме – Бакый. Бу спектакльдә без көтүче малайлар булып катнашабыз. Бакый роленә безнең яшь укытучы Тәкый абыйны билгеләделәр. Үзе дә мәктәпне яңа гына бетергән япь-яшь егет. Хәмдиянең ярдәмче иптәш кызлары бар. Бер дусты – авылда медсестра булып эшләүче марҗа апаның кызы Аня. Репетициядә дә, спектакльдә дә бер тапкыр да «Бакый» дип әйтә алмады. «Тәкый» ди дә «Тәкый», ди. Спектакльнең бер кызыгына әйләнде аның шулай дип әйтүе. «Тәкый», дигән саен халык егылып көлә.

Тәкый абыйның беркайчан да җырлаганы юк. Теге көтүче Бакый җырларга тиеш. Репетициядә аңа, җырла, диләр, ул, юк, спектакльдә генә җырлыйм, ди. Спектакль башланды, тегенең тавышы килә, үзе күренми, җыр ишетелә. Укытучылар һәм без калтырап торабыз инде нәрсә булыр дип. Җыр булмаса, спектакльнең эчтәлеге ачылып бетми бит инде. Бакый җырлап килеп чыкты, малай! Шундый моңлы тавыш! «Хәмдия» көен безнең якта берәү дә белми ул вакытта. «Нурия» дигән җыр бар бит әле: «Башымдагы эшләпәмне элеп куйдым киртәгә...» Шул көйгә җырлый бу «Хәмдияне». Шигырь юллары ята «Хәмдия»гә моның. Әй, кул чаба шунда халык, әй, чаба!..

Ул җыр халыкка бик зур бүләк булды, мин чын җырчыны беренче мәртәбә шунда ишеттем.

Кич белән премьера булды. Кесәсендә сугышка китәргә килгән повесткасын тотып җырлаган икән ул Бакый абыебыз. Китеп озак та тормады,«батырларча һәлак булды» дигән похоронкасы килде.

Сабантуйда

Менә җиденче классны да тәмамладык. Чыгарылыш кичәсе дә узды. 17 июнь – көндезге сәгать бердә Сабан туе. Сугыш еллары бит әле. Шундый дәһшәтле елларда да бер елны да Сабан туе булмый калмады. Шул Сабантуйда беренче мәртәбә йөгерештә катнаштым. Унлап малайны бер абзый километр чамасы ераклыкка алып китте. Шуннан старт бирергә барыбызны да тезеп бастырды да «Внимание!» диюе булды, малайлар тоттылар да чаптылар. Нәрсә карап торасың, ди теге абзый миңа, бар йөгер, ди. Мин әйтәм, «Марш» дигән команда булмады бит. Кем туктата инде аларны хәзер, бар, артларыннан йөгер, ди. Ярышта беренче стартым шундый булды минем. Йөгердем. Куып җиттем тегеләрне. Алтысын уздым, дүртенче килдем. Сөлге бирделәр. Чигүле. Тукыган. Иң тәүге ярыш бүләгем шул иде.

Секретарь булдым

Алга таба укырга кирәк миңа. Картәти белән сөйләштем дә сигезенче класска район үзәге Бардага киттем. Миңа танышлык буенча квартир таптылар. Картәти:

– Әйбәтләп укырга тырыш, улым! – диде.

Бер айлап укыгач, күзгә арпа чыкты. Мәктәп директоры Галиева дигән апага: – Менә, күрәсезме, күземә арпа чыкты. Мин авылга кайтам, – дидем.

Ул:

– Бар, кайт, картәтиең белән күзеңне дәвала, килерсең, укырсың, – дип әйбәтләп озатты. Кайтып киттем. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлаттым.

Картәти әйтә:

– Ярар. Монда әле авыл советы председателе Нәҗмехан абыең килгән иде – Иске Чатныкы, ул: «Биш авылым бар, ләкин секретарь булырлык бер кешем юк. Җиде класс белемле берәү – ул синең малаең, миңа Мәсгут кирәк», – ди. – Үзең беләсең, улым, мин бит хәзер эшләмим, сине чакырып торалар эшкә, бар, үз көнеңне үзең күрә башла!

Бардым Чатка, әйттем:

– Нәҗмехан абый, чакырдыңмыни?

– Абый, мин бер эш тә белмим, җиде класс кына бетергән, мәктәптән генә. Үзен дә яңа гына председатель итеп куйганнар:

– Өйрәтермен! – ди.

Авыл советы секретаре булып Чат авылында хезмәт юлым башланды. Миңа нәрсәләргә генә өйрәнеп бетәргә туры килмәде: авыл халкына мең төрле справка кирәк. Көнбагыш үстерәләр безнең якта, аны шәһәргә илтеп сатарга рөхсәт сорыйлар, урлаганга түгел, үзең үстергәнгә. Колхоз идарәсе белән бер бинада авыл советы. Нәҗмехан абыйны чакыралар да сыйлыйлар солдатка хатыннар. Эчә дә эчә бу. Өч ай чамасы эшләдем, мине өйрәтү юк, үзем нәрсә уйлап табам, шуны эшләп утырам. Көтмәгәндә райисполком секретаре килеп керде.

– Имашев, председателегезне тыеп булмый, алыштырабыз. Менә, яңа председатель алып килдек, Рәшит Бәширов, – ди.

Мин нәрсә әйтим инде. Ярар. Эшли башладык Рәшит абый белән. Ул чыннан да аек, эчми, документларны ничек дөрес тутырырга өйрәтә.

Бераз эшләгәч, ул минем фамилиягә игътибар итте.

– Имашев, син кайсы авылдан? – дип сорады.

Мин әйтәм:

– Каенавылдан...

Ул безне төяп сөргенгә озаткан кешеләрнең берсе булып чыкты. Минем мондагы эшләр кирегә китә башлады: кычкыра, төрттереп сөйләшә, эшкә өйрәтми. Кеше саны алу кампаниясендә: «Тегендә бар, кайда йөрисең, нишләп алай итәсең?»– дип бәйләнергә тотынды. Мин кайтып картәтигә сөйләдем: шундый-шундый хәлләр, Рәшит абый минем белән усал кылана.

Картәти әйтеп куйды:

– Ә-ә, Бәшировмыни әле... Исенә төште аның да.

– Түз, улым, түз, әзрәк хезмәт хакың бара, аннан соң ашау-эчү карточкага бит. Аз булса да карточка белән бирәләр сиңа, – дип тынычландыргандай итте картәтием.

Ләкин минем күңелгә «ычкынырга кирәк!» дигән фикер ныклап кереп калды.

Кыз булып уйнадым

Шулай күңел төшенкелеге белән йөргәндә, авыл яшьләре спектакль куярга маташалар. «Үги кыз» дигән пьесаны сайлап алганнар. Уйныйсы килә. Уйнаганым да бар бит инде. Репетициягә килдем, спектакльдә үги кызны уйнарга кыз юк. Ул кыз спектакльдә җырларга тиеш.

– Синең җырлаганың бармы? – дип сорыйлар миннән. – Җырлап күрсәт әле!

Мин җырладым. Хәйран әйбәт килеп чыккандыр инде. Болар әйтә:

– Бүтән кешене эзләмибез, бетте! Давай, син уйныйсың үги кызны!.. Тавышың да нечкә, нәкъ кызлар тавышы.

Ул яшьтә тавышым кызларныкы кебек нечкә иде шул. Ризалаштым инде.

Ярар, спектакльне чыгарыр вакыт җитте. Клуб юк, кызыл почмак кына, шунда сәхнә ясаганнар. Чаршау корылган, шуннан чыгабыз инде. Спектакль башланып китте. Мин сәхнәдә күрендем. Халык борын төбендә генә утыра бит инде. Апаларның берсе кычкырып:

– Сөбханалла! – дип карап тора миңа. – Бу малайдан матур гына кыз чыгасы булган икән, борыны гына мишәйт итә! – ди.

Авыл советы секретарен халык таный бит инде, зал тәгәри. Спектакль кайгысы бетте халыкта. Ничек үзем дә көлми түзгәнмендер мин анда уйнаганда? Юк, бирешмәдем.

Ярый, бу өлеш бетте, мин җырлый башладым. «Каз канаты». Шул көйгә пьесадагы сүзләрне җырлыйм. Барсы да тып-тын булды. Сулыш та алмый тыңлап утыралар. Җыр тәмамлангач, алкышларның чиге-чамасы булмады. Алга таба спектакльнең эчтәлегенә кереп тын калдылар. Ананың усаллыгын, атаның явызлыгын, кызның юашлыгын күреп хәйран аптыраштылар. Елаткан җирләре дә, көлдергән урыннары да булды ул тамашаның.

Мин, шул алъяпкычлы кыз булып, авылым кешеләре күңелендә калдым.

* Мәсгут Габдрахман улы Имашев – мәдәният эшлеклесе, педагог, күренекле татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1930 елның 5 июлендә Пермь өлкәсе Барда районының Каенавыл дигән авылында дөньяга килгән. «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» кебек музыка әсәрләре татар җыр сәнгатенең алтын фондына кергән. Казанда яши.​​​​​​​

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2016

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: