Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

БӘЛӘКӘЙ МӘСГУТ (дәвамы)

– Күрдегезме инде, куялмыйбыз да куялмыйбыз, дисез, иртәгә үк башлыйбыз репетицияне «Галиябану»га. Менә Хәлил килгән! Шулай итеп, сәнгатькә кереп киттем...

(Башыннан укыгыз)

Икенче мәртәбә секретарь

Бервакыт район үзәгендә авыл советы секретарьларының семинары булды. Егермеләп секретарь җыелган иде анда. Минем туган авылдан да Гарифә исемле секретарь килгән. Ул миңа:

– Мәсгут, син нишләп Иске Чатта секретарь булып эшләп йөрисең? Әйдә, туган авылыңа кайт! – диде.

Мин:

– Анда син эшлисең бит, – дим.

– Хәзер эшләмим инде. Председатель итеп Камил абыйны сайладылар, ул сугыштан кайтты, мин аңа кияүгә чыктым, – ди бу.

– Председатель белән секретарьга бер гаиләдән булырга ярамый. Мин эштән китәм. Син Каенавылга секретарь булып кайт. Чатка кайттым да гариза бирдем. «Прошу уволить!» Секретарьга кеше юк бит. Бәширов:

– Никакуй... Эшлисең! – ди.

Хәзер мин картәти белән киңәш итәм. Башка кешеләр белән дә... Ничек ычкынырга?..

Кайсыдыр акыллы кеше әйтте: «Укырга китәм, дип әйт. Укырга китүгә каршы килә алмый ул. Шундый закон бар!»

Әһә!.. Мин моңа шундый эчтәлектәге гариза яздым. «Укырга барырга ният!»

Тешен кысып риза булды Рәшит абый.

– Ярар, китәрсең инде, – дип усал гына карап калды.

Каенавылга бардым. Эшли башладык. Председательнең бернинди белеме юк. Рәшит абый кебек түгел, кәгазьгә кулын куйганда, Мостаев дигән фамилиясенең «М» хәрефен генә ясый да койрыгын дулкынлатып куя. Кәгазьләрне укып тормый, нәрсә язылганын сорый да теге «М»ын сырлый. Справкаларны мин язам. Эшли башлагач, аңлап алган бу минем Имашев нәселеннән икәнне. Ул да, теге вакытларда, комсомол булып, халыктан дошман ясап йөрүчеләрнең берсе икән. Җитмәсә, әле безнең картәтинең өлкән улы Бәйрәмхуҗа белән алар яшь чакта икесе бер кызны яратып йөргәннәрме, сугышып та алганнармы шунда – бер сүз белән әйткәндә, берберсен күрә алмаганнар. Нишләргә? Укырга китәргә кирәк. Шулвакыт авыл советына повестка килеп төште – минем туган елгыларны ФЗОга алалар. Мин китәсе кешеләрнең исемлеген яздым, шул исәптән үземне дә. Кәгазьне алды да сорый:

– Үзеңне яздыңмы?

Мин әйтәм:

– Яздым.

Миңа усал итеп карап тора.

– Яздым, – дим кабатлап.

Иртәгесен ике арбага төялдек тә җыелышып районга китеп бардык. Армиягә алынган күк медкомиссия үтәсе бар икән. Мәдәният йортының залында бара бу эш. Дусларымны берәм-берәм кертеп җибәрдем дә иң ахырдан чишенеп үзем кереп киләм. Сәхнәдә зур өстәл. Өстәл артында дүрт-биш кеше утыра – комиссия. Вербовщиклар инде болар. Райисполком секретаре Гайнуллин да шунда. Мине күреп сикереп торды бу.

– Син кая барасың?

– ФЗОга! – дим.

– Кем кушты сиңа?

– Минем елгыларны алалар.

– Бар, кайт, йөрмә монда!

Утырып торучыларның берсе өстәл артыннан сикереп торды да моңа каршы:

– Враг народа вы, самый рабочий человек пришёл, а вы не хотите его отдавать! – дип кычкырды.

Бу тегеләргә:

– В районе я выращиваю одного грамотного секретаря, у меня не хватает кадров, не с кем работать, я вам его не отдам! – ди.

Мин чыктым да киттем. Начальнигым әйтеп тора бит. Шулай итеп, миңа кайтып китәргә туры килде. Кайткач, Камил абый сорый:

– Кемнәр китә?

– Башкалар барысы да китә.

– Ә син нигә китмисең?

– Гайнуллин абый җибәрми.

Миңа барыбер китәргә кирәк иде – укырга. Укырга, укырга, укырга... Инде бер ел эшләдем бит секретарь булып. Киттем Пермьгә.

Уңышсыз омтылыш

Минем картәтинең өлкән улы Бәйрәмхуҗа абый, ул да заманында авылдан куылган кеше, авылга кайтмыйча, Пермьдә заводта эшләп калган. Өйләнгән, ике кызы, бер улы белән шунда яшиләр – зурлар инде миннән. Аларга барып төшәм, туган абый бит. Мин әйтәм:

– Укырга керергә килдем.

– Үзең кара, үзең кара инде... – ди абый.

Менә шунда мин документларымны тимер юл техникумына бирергә бардым, ләкин анда керү имтиханнары тәмамланган булып чыкты, әмма елга техникумына өлгердем. «Капитан-штурман дальнего плавания» дигән бүлеккә алдылар һәм «жди вызова», диделәр.

Кич белән Пермь шәһәренең ерак Сталин районындагы бер Мәдәният сараенда үзешчәннәр спектакль куя икән. Мин әйтәм, барып кайтыйм әле. Бардым. «Балыкчы кызы» дигән спектакль карадым. Бик әйбәт уйнадылар, чын артистлар кебек, суфлёрсыз-нисез. Абыйларга кайттым. Йокладым. Иртә белән уянсам, температурам – 39. Костыра, эч тә китә. Миңа «Ашыгыч ярдәм» чакырттылар. Табиблар килделәр дә сораштыра башладылар, кем ул, кайдан? Менә авылдан укырга килгән иде, диләр. Табиб әйтә: «Немедленно обратно в деревню, Пермьская атмосфера не для него», – ди. Абыйлар тора торган җирнең күршесендә генә хәрби завод, мартен цехлары, янәшәсендә генә тагын кислота заводы икән. Алардан җитмеш төрле төтен чыга. Кеше гомере өчен куркыныч яный икән монда. Ничек яшиләр соң абыйлар? Аптырарсың...

Пароходка утырып яңадан авылга кайтып киттем. Укый башларга җай чыкмады.

Тагын авылга кайттым

Авыл советына керсәм, минем урынга бер өлкән яшьтәге абыйны секретарь итеп алганнар. Ул өч ел буе, ни сәбәпледер, төрмәдә утырып чыккан икән. Камил абыйга кердем дә:

– Миңа берәр төрле эш табалмассыңмы? – дип сорадым.

– Хәзер бит инде менә Әхәт абыең эшли синең урында, – дигән җавап алдым. – Әнә колхозның клубы хуҗасыз – шуны ал. Клубны да, кызыл почмакны да, агитбригаданы да җитәкләрсең. Давай!

Шулай итеп, мин, малай-шалай, клуб мөдире булып эшли башладым! Укытучы агитаторларның башлыгы итеп тә билгеләделәр әле. Концертлар куюны җәелдереп җибәрдек. Спектакльләр әзерлибез. Тик менә пьесалар табып булмый. Һич безгә ошаганы юк. Бар алар, ләкин 20шәр артист уйный торган. Ә бит авылда аның хәтле уйнарлык кеше табып булмый.

Өйгә кайтып, баш ваттым-ваттым да, туктале, мәйтәм, бигрәк ошады бит миңа Пермьдә караган теге «Балыкчы кызы». Утырдым да яздым хәтерләгәнчә – иртәнгә пьеса әзер! Яшьләрне җыйдым. Менә шундый пьеса бар дип укып бирдем. Булган бу, диделәр. Бөтен образлар каршымда утыра. Балыкчы да монда, гаскәр башлыгы да... Давай, куябыз! Шуны куеп, унлап авылны йөреп чыктык. Халык яратып карады.

Тәмәке тартучыларга комсомол ярдәме

Шуннан, ярый, бер ел тагын клубта эшлим, агитатор да мин. Мәҗбүр итәләр, завклуб булгач. Чәчүчеләр бригадасына барам, русча булса да гәҗит укыйм. Тыңлыйлар, киткәндә, рәхмәт, рәхмәт,диләр. Сорыйлар:

– Карале, син бу гәҗитләрне тагын берәр җиргә барып укыйсыңмы?

– Бүген сез – соңгысы.

– Кара, гәҗитеңне биреп калдыр әле, тәмәке төрергә кирәк, – диләр.

– Мәгез.

Укылган гәҗитне кулларына тоттырам.

Бу хәл минем күңелдә калды. Тәмәке тартырга өйләрендә гәҗитләре юк икән бит. Монысы – бер. Икенчесе, гәҗит ертып маташып, тәмәкесен төреп, кадерле вакытларын әрәм итәләр бит болар. Мин – комсомол! Туктале, боларга ярдәм йөзеннән ни эшли алам икән?

Кызыл почмак тулы подшивкалар ята. Кайчы алам да гәҗитне папирус озынлыгы итеп кисеп чыгам, бөтерәм дә шуны тәмәке төрергә җайлыйм.

Берничә көннән тагын шул бригадага эләктем. Сөйләшеп алулар тәмамлангач, мин боларга әйтәм:

– Менә сез тәмәке төрергә гәҗитебез юк, дисез, мин сезгә гәҗитне уңайлы итеп кисеп, папирос төсле ясап килдем. Махоркагызны гына саласы, төкерегегезне генә жәлләмисе.

Таратып та чыктым. Шунда үземнең туганым Әүхәт абый:

– Ну малай, карагыз әле, шулкадәр саран булыр икән бу, – дип әйтеп куймасынмы? Әйләндереп салды мине, рәхмәт ишетәсе урында.

Ниһаять, ФЗОга эләктем

Тагын бер ел үтте. Укырга китәргә кирәк барыбер. Мин бу хыяллар белән йөргәндә, классташларым район үзәгендә унны бетерделәр. Бер партада утырган дусларымның берсе Мидхәт тә белгән минем укырга китәргә җыенганны. Килгән бу миңа.

– Ал әле мине дә, үзем генә барырга шикләнәм, укыйсы килә, – ди.

– Әйдә! – мәйтәм.

Киттек Пермьгә. Тагын Бәйрәмхуҗа абыйларга кердек. Аның улы Салих абый да өйдә иде

– Салих абый, менә укырга килдек.

– Бик әйбәт! Мин механическийны тәмамладым, хәзер заводта инженер булып эшлим, шунда ук әниең ягыннан туган Нәгыйм абыең да укыды. Ул конструктор булып эшли. Керегез шул техникумга, укып чыгыгыз да безнең белән бер заводта эшләрсез, – диде. – Техниклар булырсыз, – дип тә өстәп куйды.

Ярар, Салих абый белми әйтми инде. Сугыштан кайткан абый ул. Документларны икебез дә шунда бирдек.

Без имтиханга иртәрәк килгәнбез икән. Мидхәт әйтә:

– Әйдә, берәр җирдә эшләп торыйк, – ди.

Аның да әти-әнисе ярлы гына кешеләр инде. Ярдәм итәр кешесе дә юк. Шул техникумга кердек, анда ремонт бара. Бригадирларыннан:

– Сезгә ремонт эшләренә эшчеләр кирәкмиме? – дип сорадык.

– Кирәк. Нәрсә эшли беләсез? – ди бу.

– Ни кушсагыз, шуны эшлибез, – дидек.

Әзрәк акчасы булса, шул җитә безгә. Шулай итеп, үзебез керәсе техникумны ремонтлый башладык. Безгә буяу эше куштылар. Тәрәзәнең эчләрен буйыйбыз. Мидхәт әйтә:

– Әйдә, кичке эшләр дә карыйк әле, – ди.

Техникумнан ерак түгел яшелчә саклый торган урын бар. Инде көз якынлаша. Бәрәңге китерә башларлар. Бардык. Сорыйбыз:

– Сезгә бәрәңге сортировать итүчеләр кирәк түгелме?

– Кирәк. Түлке төнге сменага, – диләр.

Безгә шул гына кирәк инде.

Көндез – ремонт, төнлә бәрәңге чүплибез.

Шулай бер айга якын эшләдек, аннары кабул итү имтиханнары башланды. Бирдек. Икебез дә кердек. Мидхәт унны бетереп килде бит, ә мин җидене генә. Язма эштән минем хаталар киткән, шуңа күрә миңа «өчле» куйганнар. Ләкин, шуңа карамастан, алдылар тагын. Утыз беренче август көнне спортзалда беренче курска керүчеләр өчен җыелыш үткәрделәр. Басып торабыз. Директор чыкты да укый башлады: «Новое постановление Советского правительства на новый учебный год». Китте, китте укып... «С этого года с тройками стипендия отменяется». Бәтәч, стипендия булмагач, мин ничек укыйм ди.

– Болай булгач, Мидхәт, мин документларны алып бүтән җиргә укырга китәм инде.

– Син укымагач, мин дә укымыйм монда, синең белән бергә йөрим, документларымны алам, – диде Мидхәт.

Чыгып киттек. Шәһәр буйлап белдерүләр карап йөрибез. Өстен карамыйбыз белдерүләрнең, астын гына карыйбыз. Кайда тулай торак бар, кайда безнең өчен җай туры килә – шуларны гына эзлибез. Бер җиргә килеп эләктек бит. «Обеспечиваются общежитием, рабочей, парадной одеждой, трёхразовое бесплатное питание».

– Мидхәт, карале, безгә бит бу!

– Безгә! Башны күтәреп караган идек – «ФЗО-43 металлургов».

– Мидхәт, – мәйтәм, – бу безнеке! Әйдә, киттек.

Бардык. Директор:

– Вы, молодой человек, будете кузнецом-штамповщиком, – ди миңа, а вы – печником доменно-мартеновских печей, – дип Мидхәткә төртеп күрсәтте.

– Согласны?

– Согласны.

– Идите в общежитие. Устраивайтесь. Получите обмундирование и в столовую.

Шулай ФЗОда укып йөрдек. Алты сәгать эшлибез заводта, ике сәгать теория укыталар. Миңа эшләү, уку гына җитми – бер клубны эзләп таптым. Татар түгәрәге бар икән. Кердем, ни эшләтәләр икән монда дип. Спектакльләр куябыз, җырлыйбыз, биибез, сөйлибез, концертлар белән йөрибез, диләр.

– Килергә мөмкинме соң?

– Ә нәрсә эшли беләсең? – диләр.

– Җырлап та, биеп тә, сөйләп тә караганым бар, – дим.

– Давай, җырлап күрсәт әле! – диләр.

Җыелган халык байтак, барысы да түгәрәккә йөрүчеләр. Җитәкчеләре – Гариф абый Дашкин. Җырлап күрсәттем.

Гариф абый әйтә:

– Күрдегезме инде, куялмыйбыз да куялмыйбыз, дисез, иртәгә үк башлыйбыз репетицияне «Галиябану»га. Менә Хәлил килгән!

Шулай итеп, сәнгатькә кереп киттем...

 

"КУ" 08, 2016

Фото: pixabay

 

Теги: бәләкәйләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев