Логотип Казан Утлары
Җәһәт тәнкыйть

РИФАТ СӘЛАХ ШИГЫРЬЛӘРЕ

Рифат Сәлах – иҗатта үз юлын, шигъри фикерне формалаштырып, сүзләргә төреп укучыга тәкъдим итү калыбын әлегә табып җиткерә алмаган, әмма эзләнүчән, талантлы каләм иясе булып тоела миңа.

Рифат Сәлах – иҗатта үз юлын, шигъри фикерне формалаштырып, сүзләргә төреп укучыга тәкъдим итү калыбын әлегә табып җиткерә алмаган, әмма эзләнүчән, талантлы каләм иясе булып тоела миңа. Әгәр кеше шигырь язудан туктамый икән – димәк, талант орлыгы бар, әмма аңа үсеп чыгарга, чәчәк атарга кирәк. Шул ук вакытта еш кына моның өчен читтән ярдәм (остазлык, димме) кирәк була.

Тәкъдим ителгән шигырьләр бәйләме шундый фикерләргә этәрә. Чөнки аларны югары шигърият үрнәкләре дип бәяләп булмас. Әмма авторның шигъри тоемлы, дөньяга чыгарга «ашкынып торган» шигъри фикерле булуын да инкарь итәргә ярамый.

Беренче шигырь гражданлык лирикасына карый – «Татарстан» дип исемләнгән. Татарстанга мәдхия укыган лирик герой аның булуын, яшәвен тели һәм соңгы юлларда «син булмасаң, дөньяның яме калмас», дип белдерә. Мондый фикер әйтелгән шигырь һәр татар шагыйренең иҗат хәзинәсендә бар. Һәр шагыйрь кадерле республикабызга үзенчә мәхәббәт аңлата...

Рифат Сәлах текстында да шигъриятле, яңалыгы булган ике юл игътибарны җәлеп итә:

Күтәрел дә җиргә иман өләш,

Бар җиһанга ямь өр, Татарстан!

Бу юлларда республиканың иманлы-кыйблалы яшәү үрнәге булырга тиешлеге дә, лирик геройның һәм укучының аңа үсү-күтәрелү теләве дә бергә килеп тоташа. Сүзләр сайланышы да матур (дөрес, «өр» сүзен «бир» белән алыштыру образны нәзакәтлерәк итәр иде, чөнки укучының, гомумән, кеше затының бер өлеше укыган текстны күрмә образларда күзаллый, ди фән).

Әмма калган юллар бу югарылыкны саклый алмый. Алар, күңелдә шатлык, горурлык яки борчылу хисләре уятудан бигрәк, каршылыклы сораулар барлыкка китерә. Беренче тезмәдә «чүккән»нән соң торып баскан, «сүнгән»нән соң – утка әйләнгән вакыт, күрәсең, совет чорындагы сынауларга ишарә ясый. Әмма «зур галәмнең тәхетенә» менеп утыру нәрсә икән ул? Дөньядагы мөстәкыйль илләр белән бер түгәрәктә түгелбез бит. Бәлки тәхеттә булу – үзе хакында хәбәр итүе, үсештә булуы турында сөйлидер. Әмма алай икән, тәхеттәге илнең «чирле» булуы (икенче строфадагы югары шигърияттә кулланылырга тиеш булмаган «сөлекләрең чирең суыра» фразасы), өмет бар дип әйтү мөмкинлеге (өченче строфа) һәм дөньяның Татарстансыз «адашкан» булуы, лирик геройның соңгы строфада аны «күтәрелергә» чакыруы кабат сурәтне бозып ташлый. Ничек инде галәм тәхетенә менгәнне күтәрелергә чакырырга мөмкин?! Кая кадәр күтәрелү турында сүз бара? Инде шигъри текстларда иң әһәмиятле фикерне аерып күрсәтә торган кабатлау («Бөтен дөнья тораташтай калыр» тезмәсе) мәгънәне бөтенләй чуалта. Нишләп Татарстан күтәрелү хәбәреннән бөтен дөнья тораташка әйләнергә тиеш? Күрәсең, автор әйтергә теләгән фикер укучыга аңлашылырлык итеп формалашмаган.

Әлбәттә, һәр текстта талантлы, шигъриятле юллар булу аларның ни өчен бөтенлекле шигырь булып чыкмавы сәбәбен эзләргә мәҗбүр итә. Икенче текстта «...Еллар буйлап эзләп барам кебек / Керфегеңә кунган ак карны... » – шундыйлардан. Бу текстта беренче строфа артык, аннан башка укыганда, текст мәхәббәтен югалтып сагышланучы лирик герой хисләре турындагы матур гына шигырь булып чыга (дөрес, өшегәнме, туңганмы синонимнарын янәшә куллануның отышсыз икәненә игътибар юнәлтик). Әмма беренче строфа бөтенләй үзгә – бергәләп галәм серен эзләргә чакырган сөйгәненә тискәре җавап биргән – битараф (бәлки, бөтенләй яратып карамаган!) лирик герой сурәте ясый. Бер текстта – ике төрле герой хасил була. Һәм текст шигырь булудан туктый.

Өченче шигырь – «Җомга үтте...» белән дә шулай. Уңышлы табылган шигъри исем. Ике строфа белән туктаганда, гади генә, әмма килешле генә шигырь килеп чыга. Өченче строфадагы:

Тик иманны туңдырмаска иде, –

Кыштай салкын булыр илебез, –

юллары шигърияттән – публицистикага алып китә.

«Сәерлектер» – бәйләмдәге иң уңышлы шигырь. Анда тергезелгән дөнья сурәте дә, гыйсъянчы лирик геройның хисләре дә, хәтта үзирониясе дә тәэсирле һәм матур гына килеп чыккан.

«Тимер арба» шигырендә фикернең ачыклыгы җитмәү хакында әйтергә кирәк. «Тимер арба» җәмгыять символы булып укыла ала, моңа ачкыч күрсәтелмәсә дә. Кыңгырауның арбага түгел, бәлки ат җиккәндә дугага тагылуы яшерен мәгънә эзләргә этәрә һәм, юл символы белән (икенче строфа, «Чыгам да китәм юлга») янәшәдә, шушы укылышны ныгыта. Икенче һәм өченче строфаларда үзгәреп кабатланган тезмәләр бар: «Уянып китәм салкыннан» һәм «Уянып китәм яшәүдән» (?!). Соңгысы, «Котылырмын күк гамемнән / Юлларга чыгып кына» тезмәләре белән янәшәдә, әлеге образны җимереп ташлый. Тимер арбаның без тапкан мәгънәсе югала, аны башкача укуга да мөмкинлек күрсәтелми. Һәм соңгы строфада тимер арба кыңгыравының башка мәгънәсе күренеп китә: ул – лирик геройның тәнкыйди фикере, гаме, ваемы!

Тимер арба кыңгыравы

Чыңлар да чыңлар һаман.

...Кешеләрнең күңелләре

Тимердәй каты заман, –

юлларында кеше күңелләренең катылануы турында лирик герой-шагыйрьнең, гомумән, шигърият-әдәбиятның гел кисәтеп торачагы хакындагы фикер тоемлана. Әмма бөтенлекле яки үсештәге-үзгәрештәге образ булмау текстны тарката, аңа шигырь булып оешырга мөмкинлек бирми. Чөнки бу табылган мәгънә белән кабат текстның беренче строфасына әйләнеп кайтуга, каршылык уяна:

Тимер арба кыңгыравы

Чыңлый да чыңлый гына.

Күңелдәге тиле уйлар

Тынмый да тынмый гына.

Күрәбез, әле генә пафос белән шагыйрьнең яшәештәге тискәре үзгәрешләр турында кисәтүе бу очракта «тиле уйлар» дип бәяләнә алмый бит инде!

«Хыял булып яшәр ярыма» шигырендә яңалык булмау хакында әйтергә кирәк. Халык иҗатыннан, җырыннан килгән образларның кабатлануы бу тәэсирне тагын да көчәйтә.

Шулай итеп, журналның бу санында тәкъдим ителә торган шигырьләр бәйләме миндә канәгатьсезлек хисе дә уятты. Икенче яктан, гади укучы бу текстларда күңеленә файдалы фикер, матур сурәтләр дә таба аладыр, бәлки. Бер үк вакытта, мин, басылып чыккан шигырь җыентыкларына, проза китапларына да югары әдәбият күзлегеннән тәнкыйтьнең булмавын, дөресрәге, иҗатчыларыбызның үзләренең үк мондый тәнкыйтьне әдәбият мәйданыннан чыгарып бетерүен уйлап куйдым...

 

"КУ" 06, 2018

Фото: pixabay

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев