Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Эзләп килсәң...

Тапланмаган, вакланмаган хисләр ерак яшерелгән: шуны бел!

Күңелемә килсәң кунак булып,

Тәрәзәсе ачык! Әйдә! Кер!

Каршы алыр сине якты Кояш,

Сәлам бирер балкып гүзәл гөл.

 

Сафлыгымны эзләп, чишмәгә бар.

Чишмәләрдән эзлә. Шунда кил.

Тапланмаган, вакланмаган хисләр

Ерак яшерелгән: шуны бел!

 

Эзләмә син мине күк диңгездән,

Җирдән эзлә: кырдан, урманнан.

Җырларымнан эзлә, моңнарымнан,

Шигырьләрем сызган юллардан!

 

Тик эзләмә нечкә сыгылма тал,

Тамырларым тирән киткәннәр.

Бирер аңа бәя минем кебек

Шактый озын юллар үткәннәр...

 

Хисләреңә ияреп, эзләп мине,

Урманнарга килсәң артымнан,

Адресымны чиккән кулъяулыкта

Ак каенга элеп калдырам!  

 

Гөлия Фәизова.

Яр Чаллы шәһәре

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев