Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кирәк Кеше генә буласы

Мин бәхетле, дияр өчен җирдә кирәк Кеше генә буласы...

Зәңгәр күктә кошлар очкан чакта,

Килә кайчак коштай буласы.

Каурый болыт биеклекләреннән

Гүзәл туган җирне күрәсе.

 

Урманнарга керсәм, сихри ләззәт:

Саф һавасы, нигъмәт, байлыгы.

Мин бер агач булсам, колач җәеп,

Саклар идем урман тынлыгын.

 

Яшәү - хыялга тиң, дияр идем,

Сөю уты булып яна алсам,

Сугыш утын сүндерерлек итеп,

Коеп яуган яңгыр була алсам.

 

Таулар хәтле таулар булсам әгәр,

Тугры булып биргән антыма,

Җил-давылдан, дошманнардан саклар

Калкан булыр идем халкыма.

 

Таулар биек, кошлар оча ерак –

Болар бары хыял дөньясы.

Мин бәхетле, дияр өчен җирдә

Кирәк Кеше генә буласы.

 

Әйе, кеше генә, гади кеше!

Тап төшерми шушы исемгә

Чын Кешечә яшәү генә кирәк

Үкенмәслек итеп кешегә.

 

Гөлшат Галина-Ихсанова. Башкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев