Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Көзге сагыш

Бар да үтә, гомер үтә...

Һәркөн җирдә таңннар ата

Калка һәм бата кояш.

Көннәр төннәргә кушылып

Үтә кыш, җәй, көз  һәм яз.

Бар да үтә, гомер үтә

Ел мизгелләрен санап

Ул мизгелләр кабатлана

Гомерләр кайтмый кабат.

Шушы уйларга күмелеп

Мин хисләремдә янам.

Җәйләрем белән хушлашып

Көзләргә кереп барам.

Көзләргә кереп барам ла

Бераз моңсу күңелгә.

Сары төсләр тирә юньгә

Түгелә дә түгелә.

Өрәңгеләр киң аланда

Әйтерсең учак яга.

Ак каеннар кочагыннан

Алтын тәңкәләр ява.

Яшел күлмәкләрен салмый

Көнләшкән күк көзләрне.

Яшь наратлар гаҗәпләнеп

Карый төрле төсләрне.

Зәңгәр  күкләргә төренгән

Алтын көзләр сагышы.

Моңсу көй булып тарала

Киек казлар тавышы.

Кыйгак-кыйгак туган яктан

Китүе  бигрәк авыр.

Берәүләр кабат кайтырлар

Берәүләр юлда калыр.

Җирне, күкне кочып алган

Алтын көзләр үзенә.

Бүген минем бар дөньям көз

Гел көз булып күренә.

 Рөстәм Арифуллин. 

Иске Кулаткы

Фото: pixabay

 

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев