Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мәхәббәтем

Юлларым буталды, үткәнне ут алды...

Юлларым буталды,

Үткәнне ут алды.

...Ә мәхәббәт калды.

Авырттыра җанны,

Кая куйыйм аны?!

Артка баралмыйм,

Алга чабалмыйм,

Тынгы табалмыйм.

Юл чатында торам басып,

Галәмнәрдәй зур сөюне

Иңнәремә асып.

Мәхәббәтем

Иңнәремне басмый...

Күңелемне дә ачмый...

Ичмасам берәр "угры"

Урлап аны качмый?!

Юллар чатында торам басып,

Галәмнәрдәй зур сөюне

Иңнәремә асып...

Зөһрә Хәкимуллина. Биектау

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев