Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Минем матур балачагым (хикәя)

Сабыема карыйм да, үземнең балачагымны күз алдыма китерәм. Ин матур чак бит! Балачак мизгелләре! Балачагым минем әбиләрем белән бәйле...

Сабыема карыйм да, үземнең балачагымны күз алдыма китерәм. Ин матур чак бит! Балачак мизгелләре! Балачагым минем әбиләрем белән бәйле. Сөйкемле, ягымлы  әбиләрем минем! Әбиләремнең куллары җылы, йомшак, алай гына да түгел, алтын да! Алар безгә  бияләй, оекбашлар бәйләделәр. Шул бияләй, оекбашлары аша аларның күңел җылысы безгә дә күчә иде. Шуңа да көчле суыкларда да безнең кул-аякларыбыз туңмый, җылы торды. Игелекле җаннары өчен мең рәхмәт аларга.

Бәләкәй чакта әтием, әниемнең  туган авылларына кайтып йөри идем. Новоспасскага кайтканда, мине әбием каршы ала иде. Пироглар, тәмле дурычмаклар пешерә иде үземә.  Кибеттән туңдырма алып кайтып сыйлавы һаман истә. Иң тәмле туңдырма иде ул! Әбием,  абзар тутырып, дуңгыз, үрдәк  һәм казлар асрады. Дуңгыз балалары артыннан йөгереп йөрдек, ул безгә көлке тоелды. Әтиләр печән алып кайтканда, шул печәнгә менәр идек тә, таудан шуган сыман төшәр идек. Җәй көне әби бакчага чыгып миңа җиләк, алма җыеп керщ иде. Шул җиләкнен тәмлелеге!  Ул бит аны җәй буе карап үстергән. Бәрәңге алырга кайткач, ярыша-ярыша бәрәңге җыйдык. Күршеләр бал кортлары асрадылар. Бал кортын күргәч, чакмасын өчен, солдатлар сыман җиргә ятып, киемнәр белән каплана идек. Хәзер шуны искә төшереп кыты-кыты көләбез. Минем сеңелләрем һәм энеләрем  бик күп.  Алар арасында мин иң кечкенәсе. Абыйның дус малайлары безгә килгәч, кровать астына кача идем. Бөтенесе көлә иде үземнән. Ник кача идем инде мин, үзем дә хәтта белмим... Ләкин шул чакларны искә төшереп, йөрәгем әллә нәрсә эшләп куя. Сагынып та куям бала чагымны. Икенче авылым Чыбыклы, әнием авылы. Өебез агачтан, ул һәрвакыт җылы. Әллә әбиләрем, бабам булгангамы? Аллага мең рәхмәт әйтәсем килә, карт әбине биргәне өчен. Ул безнең шундый тыныч, акыллы, ягымлы әби булды. Гел безне  якты йөз белән каршы алды. Тәмле прәннекләр пешереп ашатты. Курчакларга шундый оста итеп киемнәр тегеп, сөендерде. Яшь әбиемне дә сагынам. Ул бик эшчән, тырыш булуы белән авылда дан казанды. Без аның белән  тауга җир җиләге җыярга бардык. Өйгә кайткач, бөтенебез җыелып, идәнгә гәҗит җәеп,  җиләк чемләдек. Бөтен тырнак асты кып-кызыл була иде. Кич белән сыерны савып керүгә, әбием сөт эчертте. 

Әбием биш намазын калдырмады. Оныкларын да дога укырга өйрәтте. Сеңлем Зөлфия белән гел аның янында уралдык. Бабабыз һәм әтиләребез басудан "куян бүләге" дип күчтәнәч алып кайта иде. Улыма карыйм да, сабый, бала чагыма кайткан кебек булам. Еллар узган саен, балачагым хатирәләре күңел түремдә уелып кала. Сагындыра шундый үткәннәр!  Бәлки алар сагындырыр өчен  бик тиз үтеп киткәннәр...

Константинова Венера. Зәй шәһәре

Картина авторы: Robert Duncan

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев