Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сабак (хикәя)

Уңнан аталар, сулдан аталар. Искәндәр кая качарга белми. “Әнә анда юан гына агач, шуның артына качсам, котылам инде...” дигән уй йөгереп узды. Бер, ике, өч...

Уңнан аталар, сулдан аталар. Искәндәр кая качарга белми. “Әнә анда юан гына агач, шуның артына качсам, котылам инде...” дигән уй йөгереп узды. Бер, ике, өч... Йөгерәм, тик аяклар тыңламый бит. Булмый йөгереп, булмый... Сул яктан аткан автоматның ядрәләре колак төбеннән сызгырып узды, менә нидер аның җилкәсен пешереп алды. Шулчак, пулемет сиптерә башлады, тавышы колакны ярып керә. Качарга, качарга... А-а-а, кирәкми, кирәкми, - дип кычкырды Искәндәр, кулларын селтәп. Һәм... Өстәл өстендә бии-бии шалтыраган будильникны бәреп тә төшерде...

Искәндәр күзләрен ачты һәм сөенеченнән җиңел сулап куйды, шөкер, төш кенә икән әле! Ул арада тавышка  әнисе дә килеп керде.

- Төне буе шул телефоныңда казынып, тузга язмаган уеннар уйнап утырганчы, йокың туйдырыр идең. Тор, әйдә, тор! Көтүгә чыгасыңны оныттыңмы әллә? Бүген безнең чират! - дип ачуланып алды.

Искәндәр идәнгә бәреп төшергән будильникны алып куйды. Сәгать биш. Бераз киерелеп сузылды да: “Нигә көтүне соңрак чыгармыйлар икән? Җәйге ялларда да юньләп йокларга ирек бирмиләр,”- дип, мыгырдана- мыгырдана, бүлмәсеннән чыгып китте.

Аннан-моннан гына юынды да өстәл янына иртәнге ашын ашарга  утырды. Тик өстәлдәге тары боткасын күргәч, борынын җыерды да, аны этеп куйды. Бары тик әнисе: “ Улым, иртәнге аш файдалы, ашап бетер,” - дигәч кенә, тәлинкәне кире үзенә тартып, чыраен сыта-сыта капкалады.

Шуннан соң Искәндәр, көтүгә чыгардай киемнәрен киде дә, як-ягына каранып, телефонын эзли башлады.

- Кая соң бу? Өстәлгә генә куйган кебек иде бит. Ну-у, хәтерсез күке дә инде мин ә? Ә-ә-ә искә төште: “Контр страйк” уйнап,  зарядкасы беткән иде бит. Тәк. Зарядка җыйган. Димәк, бүген көтүлектә ул хәтле үк күңелсез булмас,” - дип, розеткадан тартып алды да телефонын куен кесәсенә салды. Аннан, ашамлыклар салынган сумканы биштәрләп, урамга чыкты.

- Ай-һай эссе көнгә туры килде көтү чираты, иртәдән үк кыздырырга чамалап тора бит әле бу. Күктә ник бер болыт әсәре булсын. Әнә тегендә, әллә кайда - таулар артында, нәни генә болытчыклар күренә күренүен. Мондый эссе көнне Искәндәр бер дә яратмый шул. Әле бит җитмәсә,  бүген көтүне берүзе генә көтәсе. Әтисе, ярар инде,  эштән китә дә алмасын, ди; ә абыйсы? Абыйсы... тапкан калага барыр вакыт, имеш, аның “важный” очрашуы бар! Беләм инде, шул Әдиләсе янына бара.

Ниһаять, тыкрыкта бөтен сыерлар да җыелып бетте, Искәндәр, чыбыркысын шартлата-шартлата, болынга таба кузгалды. Кинәт кесәсендәге телефоны исенә төште. Малай аны кулына алып уйный ук башлады. Бер юлга карый, бер - айфонына. Бер кулы белән чыбыркы шартлата, икенчесе белән кнопкаларга баса. Әллә ничә җирдә абынып егыла язды. Авыл башындагы өйдән, кәрзин тотып, Искәндәрнең сыйныфташы Гөлгенә чыкты.

- Исәнме, Искәндәр

- ...

- Искәндә-ә-ә-р, исәнме? – дип, Гөлгенә тагын бер кат дәшеп карады. Тик Искәндәр аны күрми дә, ишетми дә, телефонына кереп чумган. Кызның әзрәк ачуы да чыкты

- Искәндәр! - дип катырак кычкыргач кына, йокыдан куркып уянгандай, сыйныфташын күреп сискәнеп алды

- Ә-ә... Сәлам, Гөлгенә.

- Нәрсә? Көтүгәме?

- Әйе. Күреп торасың бит.

Гөлгенә Искәндәрнең "Ә син кая киттең?" дигән соравын көтә иде, тик озак түзә алмады, ишетмәгән сорауга үзе үк җавап бирергә булды

- Ә мин урман янындагы тауга, җиләк җыярга барам.

- Яхшы. Яхшы, - дип, Искәндәр башын бер-ике селтәде дә, тагын телефонына текәлде.

- Әйдә, бергә сөйләшә-сөйләшә атлыйк. Ярты юлга кадәр бергә барасы бит.

- Ярар. Миңа барыбер.

Сөйләшеп барырга хыялланган Гөлгенә Искәндәрдән бүтән сүзен ишетмәде. Классташы гүя аны күрми дә. Ә Гөлгенәнең Искәндәр белән бик сөйләшәсе килә. Әллә нинди сөйкемле сөяге бар шул малайның. Тавышы да нигәдер ягымлы.

Сыйныфта математиканы Искәндәрдән дә шәп белүче юк. Ә Гөлгенәгә авыр бирелә  бу фән. Шул математика аларны якын дусларга әйләндерде дә инде. Авыр мәсьәләләрне дә шундый җиңел аңлата Искәндәр. Өченче чиректә чыккан “5ле”дә малайның өлеше дә бик зур. Тик соңгы чиректә генә Искәндәргә әллә ни булды. Дөресрәге, әтисе ундүрт яшенә кыйммәтле телефон бүләк иткән көннән соң.

Шулчак Гөлгенәнең уйларын чыбыркы тавышы бүлде.  Искәндәргә күтәрелеп карады.  Әнә шундый сөйләшмәс, эндәшмәс малайга әйләнде дә куйды. Янында барган Гөлгенә әллә бар, әллә юк аңа. Телефонында нидер уйный да уйный. Ара-тирә үзе дә сизмәстән шартлаткан чыбыркысы гына  бераз юлга карап алырга мәҗбүр итә. Ә Гөлгенә... Аның виртуаль уеннарда бөтенләй гаме юк. Аларны бөтенләй кирәкмәс һәм зыянлы шөгыль дип саный ул. Иртәнге табигатькә сокланып баруга ни җитә соң?!

Ә бит бүген табигатькә, чынлап та, сокланып туя алмаслык. Күңелләрне җилкендереп, өздереп-өздереп сандугачлар сайрый. Аларны уздырырга теләгәндәй,башка кошлар да үз җырларын суза. Кайдадыр якында гына челтер-челтер аккан су тавышы ишетелә. Тау асты чишмәсе бит бу! Кара әле, көн саен шушы юлдан узса да, Гөлгенәнең бер дә болай игътибар иткәне юк иде бит бу челтерәү тавышына. Тирә-юньдә яшеллек, яшеллек... Ә чәчәкләр...? Аларның күз явын алырлык матурлыгы... Бернәрсә белән дә чагыштырып булмый торган хуш исе... Ничек инде бу гүзәллекне күрмәскә мөмкин?

- Искәндәр, ташла инде шул телефоныңны. Кара, нинди гүзәллек тирә-якта!

- Күргәнем юк мәллә минем аны?

- Мондыен юктыр әле.

- Мондыен да бар, тегендиен дә бар. Гомумән, комакчаулама әле.

Искәндәр, Гөлгенәдән тизрәк котылыйм дип, чыбыркысын катырак сыптыра-сыптыра, сыерларны кызулата башлады.

- Нәрсә, хөрәсән ялкаулары, кырмыска кебек кыймылдыйсыз, атлагыз тизрәк. Бар әле, Гөлгенә, юлыңда бул, аяк астында буталма!

   Ниһаять, күпмедер вакыт баргач, юл икегә аерылды: урман - сулда, болын - уңда.

- Сау бул, Искәндәр!

- Ярый. Сау бул...

Ямь-яшел болынга аяк басуга, сыерлар үләнгә ябырылдылар.  Искәндәр дә җайлырак урын эзләп, як-ягына каранды... Әһә, әнә теге калкурак урын бик шәп булыр, кечкенә генә булса да, агачы да бар. Кайсы якка карасаң да, маллар уч төбендәге кебек күренеп торачак... Ул бераз тамак ялгап алды да, “Егерме генә бит болар, югалмаслар әле,”- дип, тагын шул телефонына кереп китте.

Кояш кыздырганнан-кыздыра. Күк йөзендә һаман бер болыт әсәре юк. Сыерлар, эсселеккә түзә алмыйча, агач төбендәге күләгәләрне эзләп, берәм-берәм таралыштылар. Хәзер инде алар егермесе егерме җирдә иде.

Вакыт бара. Инде челләнең кайнар нурлары Искәндәрнең күләгәле агачын узып, аңа төшә башлады. Ул,  ашыйсы килеп, телефонын читкәрәк куйды да сумкасына үрелде. Тик ни күрсен? Көтү булган җирдә бер сыер да, хәтта бер җан иясе дә юк. Искәндәр куркып калды... Ул инде башта әнисенең, аннары әтисенең, абыйсының орышуын, һәрбер сыер хуҗасына җавап бирәсен, Гөлгенәнең үзеннән көлүен... - барчасын күз алдына китерде. Нишләргә? Нишләргә? Эзләргә!

Ул җәһәт кенә торып баскан иде, тик кинәт күз аллары караңгыланып китте, хәле бетте, башы әйләнә башлады. Тирә-юньдә бар нәрсә әйләнә, торган саен караңгылана бара. Бу ни бу? Менә ул оча башлады. Кара, нинди рәхәт икән бит очу! Югарыга очасы иде, югарыга. Тик... тик нигәдер караңгылыкка, ниндидер бушлыкка оча  түгелме соң? Караңгылык куера бара. Гөлгенә якында гына иде түгелме соң? "Гөлгенә, Гөлгенә! Коткар!" дип кычкырмакчы булды ул. Әмма тавышы чыкмады, ниндидер бушлыкка очты.

Болында беркем дә юк иде. Искәндәрне беркем дә күрмәде. Бары тик янында бөтерелгән бөҗәкләр генә күрде аны, алар да тукталып торуны кирәк санамадылар: һәрберсе үз эшендә иделәр. Менә Искәндәр янындагы бер чәчәккә бал корты килеп кунды, тик “Нәрсә булган моңа? Гафу ит, берни белән дә ярдәм итә алмыйм” дигән шикелле моңсу гына карап куйды да очып китте. Аннан, әллә арыганлыктанмы, әллә кояштан күләгә эзләпме, малайның җилкәсенә бер ак канатлы күбәләк килеп кунды, тик үзенә кирәкне таба алмагач, озак тормады, ул да китте. Башкалары бөтенләй кунып та тормадылар, читтән генә карап уздылар.

Ә Гөлгенәнең инде бу вакытта икенче кат җиләк җыеп кайтуы иде. Кып-кызыл җир җиләкләре белән тулы кәрҗинен чирәм өстенә куйды да, көтүле болын ягына карады... Сәер, көтү дә, Искәндәр дә күренми. Кайда соң алар? Туп-туры өенә кайтырга җыенса да, хәзер икеләнеп калды. Ниндидер күзгә күренмәс, ләкин үзен бик сиздерә торган көч аны болын ягына тарта иде. Гөлгенә аңа каршы тора алмады. Хәер, аның бик торасы да килми иде. Ул болынга таба юл тотты. Атлаган саен аңлашылмаган курку хисе һаман көчәя, һаман арта барды. Кәрҗине чайпалып китеп, җиләкләре дә түгелде, тик моңа игътибар итмәде, аяклары үзләреннән-үзләре болын ягына йөгерде.

Болынга килеп керүгә, Гөлгенә аптырап калды. Кая бөтен көтү? Ник Искәндәр үзе дә күренми? Әллә авыл малайларына ияреп берәр кая киткәнме?

Гөлгенә тирә-якны җентекләрәк күзәтә башлады. “Әнә, анда, калкулыкта, ниндидер ак нәрсә бар түгелме соң?! Килеп җитсә, ни күрсен - Искәндәр үлән арасында ята...

- Искәндәр, Искәндәр, нишләп йоклап ятасың?! Кайда көтүең? -дип уята башлады ул аны. Тик файдасыз. Гөлгенә иелеп, малайның йөзенә карады һәм катып калды. Искәндәр аңсыз иде. Ул нишләргә дә белмәде. Тиз генә пульсын эзләп тапты. Тәне ут шикелле яна иде малайның. Шөкер, әкрен генә булса да йөрәге тибә. Сабыр бул, Гөлгенә, сабыр... Хәзер, хәзер... Ул тиз генә Искәндәрнең сумкасыннан сулы шешәне алды. Җылынган булса да, су су инде, малайның битенә бөркеде. Искәндәр ыңгырашып куйды. Гөлгенә Искәндәрне якындагы агач күләгәсенә өстерәде дә, шешәне алып, чишмәгә йөгерде. Алып килгән сап-салкын су белән малайның битен юды, башындагы яулыгын салып чылатты да маңгаена куйды. Искәндәр күзләрен ачты. Гөлгенә аңа чишмә суы эчертте.. Бераз көч җыйгач кына торып утыра алды ул.

  - Нәрсә булды миңа?

- Мин килгәнче, нәрсә булганын белмим, мин килгәндә син инде аңсыз ята идең.

-  Бернәрсә дә хәтерләмим.

- Алай-болай кояшта озак утырмагансыңдыр бит?

- Белмим. Ә, бәлки, шулайдыр да...

- Кинәт Искәндәрнең йөрәге "жу" итеп куйды. Ниндидер курыккан әйберен исенә төшерде.

- Көтү... Таралды... Кая?!

- Борчылма. Алар барысы да бу тирәдә.

Кырыйда яткан телефонын күргәч, малай барысын да исенә төшерде. Шул, шул, телефон... Уеннан һич туктап булмады бит. Бар да онытылган: көтү дә, ашау да, кайту да... Малай аны шушында кадырырга да әзер иде, тик ярамый, әтисе бүләге.

Алар шактый утырдылар. Искәндәр, азрак хәл кергәнен сизгәч, әкрен генә торып басты.

- Сыерларны җыярга кирәк. Кич җитә...

- Искәндәр, кайта алырсыңмы соң? Әтиеңә шалтыратыйк.

- Юк, Гөлгенә. Шалтыратмыйм, - диде ул телефонын куен кесәсенә яшереп. - Әкрен генә кайтырбыз.

Гөлгенә дәшмәде, бары тик, ризалашып,  башын гына селкеде. Көтүне җыеп азапланасы да булмады, сыерлар, малайның хәлен аңлагандай, болай да бер урынга җыелганнар иде инде. Искәндәрнең кызга матур-матур сүзләр әйтәсе килә...

- Гөлгенә! Рәхмәт сиңа, бик зур. Коткарганың өчен рәхмәт!

- Исән бул. Тик син, Искәндәр, моннан соң саграк кылан. Тагын мондый хәлгә кала күрмә.

- Яхшы...

Юк, бу хәзер әйтеп кенә, аннары онытылачак сүз түгел иде. Бу “яхшы” - чын-чынлап ант итү иде.

Искәндәр Гөлгенәгә күтәрелеп карады һәм, кызның кулындагы авыр кәрҗинне күреп, кып-кызыл булды. Оят иде аңа. Гөлгенә каш астыннан гына серле итеп елмаеп куйды.

Кәрҗинне үз кулына алгач, Искәндәргә ничектер рәхәт булып китте. Аны моңарчы билгеле булмаган ниндидер хисләр биләп алды. Бу аның үзе теләп эшләгән беренче яхшылыгы булып тоелды...

 

 Илсаф ГАБИЗОВ.

Саба районы Шәмәрдән лицееның 10нчы сыйныф укучысы

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев