Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Синсез көз

Син ничек икән минсез?

Әллә көз миңа ошаган,

Әллә инде мин көзгә? –

Күктән болыт су агыза,

Яшь тама минем күздән.

Салкыннан бөрешкән көннәр,

Төннәр айсыз, караңгы.

Һич котылыр әмәлләр юк:

Сагыш бораулый җанны.

Йөрәк ярсып бәргәләнә,

Тыпырчына күкрәктә.

Кая ашкынасың болай,

Әйтче, ниләр кирәк лә?!

Һава торышы күңелсез,

Болытлы, моңсу, ямьсез...

Дөнья төссез, үзем көчсез,

Җырым сүзсез, күңел хиссез,

Көзләр көз түгел синсез...

Син ничек икән минсез?

Гайнанова Римма Миңлехәҗип кызы. Башкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев