Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сукыр бала

- Әни, кояш нинди була? - диеп Сорап куйды сукыр бер бала.

- Әни, кояш нинди була? - диеп

Сорап куйды сукыр бер бала.

Газиз әнисенең яңагыннан

Күз яшьләре чишмәдәй ага.

Төсләр белән әйтеп бирер иде,

Ул аларны белми, күрмәгән.

Җәй көнендә тузаннарга батып,

Урамнарда уйнап йөрмәгән.

Кояш нурын күрми балакай,

Әнисеннән көтә җавапны.

Көтелмәгән читен сорау бу,

Җавап бирү җанны газаплый.

Гомере буе күргән кояшны

Аңлаталмый ана, буталды.

Бугазына төер утырды

Һәм йөрәген ялмап ут алды.

Бала кинәт үзе телгә килде:

- Белмисеңме, әнием, шушыны?

Синең кулың кебек йомшак бит ул,

Синең куеның кебек бик җылы.

...Тумыштан ук сукыр баласын

Күкрәгенә кыскан анасы.

Ул анага якты кояш булып

Балкыйсы да әле, янасы.  

Рушания ӘХМӘДУЛЛИНА.

Чирмешән районы

Фото:pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев