Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Та-та-рин (хикәя)

Гашыйкларга күрешергә Ходайдан язмаган була. Юлда очраган ике наркоман егет Наиләне зур, бай дачада буып үтерәләр...

СИЗО камерасының ишеге йөрәкне әрнетерлек шыгырдап ябылгач, Таһир бүлмәдәгеләр белән әкрен генә исәнләште. Караватта утырган кырынмаган өлкән яшьтәге ир башын селекте, ә калганнары сәламләүгә игътибар итмәде. Таһир, ни кылырга белмичә, туктап калды. Олы яшътәге ир моны күреп, кулы белән күршесендәге буш урынга ишарәләде: янәсе уз, тартынма. Таһир, аксабырак атлап, карават янына узды, кулындагы кечкенә төенчеген куйды да, урын өстенә утырды һәм бүлмәдәге кешеләрне кызыксынып өйрәнә башлады. Зур өстәл артында өч егет онытылып кәрт сугалар. Уйнаучыларның икесе Таһирга арты белән утырган, ә аның каршыдагысы - куе кыска кара чәчлесенең чигәсеннән башлап ирененә  җитми кала гына җәрәхәт эзе бар. Егетнең киң җилкәсе, кыска кара футболкадан ташып торган мускуллары аның физик яктан көчле кеше икәнен күрсәтеп тора. Таһирдан ерак та түгел ике яруслы караватның аскы ягында ялтырап торган пеләш башлы ир, кулларын баш астына куеп, күзләрен югарыга төбәгән, ә өстәге урында бер егет күзен йомып яткан.

Таһир уң кулын ачып учындагы бакыр тәңкәгә карап уйга талды. Аның бер ягында ай, икече ягына кояш төшерелгән. Тентегән вакытта ул тәңкәне саклап кала алды һәм моның өчен ул бик тә канәгәтъ, чөнки бу бакыр түгәрәк аның хәрби хезмәттәше Витька Воробьевның төсе. Алар Чечняның икенче сугышында бергә хезмәт иттеләр. Хәрби частьтә, күрше ротада Сабадан иң якын дустына әйләнгән Наил дә бар иде. Витьканың әтисе һәм әнисе гомер буена циркта эшләгәннәр һәм ул да армиядән соң шунда омтыла. Күпме фокусларга өйрәтте ул Таһирны буш вакытларда! Фокуста җитезлек һәм сизгерлек кирәк дип күпме такыды! Виктор Воробьевның соңгы көнен ул гомергә дә онытмаячак.

Алар тау уртасына урнашкан авыл йортларында “чехларны” (чехлар дип федераль гаскәргә каршы көрәшкән кораллы чеченннарны атаганнар) тикшерәләр иде. Соңгы йорт янындагы шикле сарай калгач, Витя кем беренче керә дип бакыр тәңкәне һавага чөйде. Кояш булса Витя беренче номер, ә ай булса татарин, ягьниТаһир алдан булырга тиеш иде. Язмыш Витяны сайлады. Ул, алдан барып, гранатаның җебен аягы белән тартып җибәргәннән соң, шундук һәлак булды, ә Таһирның сул аягы һәм кулбашы каты яраланды. Таһир Витяның сизгерлеге югалуын язмыштан түгел, ә көне буе җәйнең утыз җиде градуслы челләсенд бронжилет киеп, автомат асып йөреп каты арыганлыгынан күрде.

Таһирның уйларын кинәт шыгырдап ачылган ишек тавышы бүлде. Камерага өч надзиратель керде.

- Шмон! - дип шомланып әйтте кәрт уйнаучыларның берсе. - Лицом к стене, обыск! - дип кычкырды капитан.

Ике надзиратель тумбочкаларны, караватларны актарырга кереште. Камерада утыручылар стенага карап тезелделәр. Таһирның сул ягыннан җәрәхәтле йөзле егет, ә уңыннан җирән чәчле, җирән мыеклы, тонык, шомлы күзле, озын борынлы яшь кеше басты. Таһирга ул бер караудан ук ошамады. Интуиция дигән әйбер аны алдамады. Җирән чәчлене тентергә бер кеше калганда, Таһир үзенең пинжәк кесәсенә аның ягыннан нәрсәдер төшкәнне тоеп алды. Ни эшләргә? Надзиратель, җирән чәчлене тентеп, Таһирга якынайды. Секундлар хәл итә иде аның язмышын. Таһир җитез генә бармак очы белән тәңкәне көчле итеп чиртеп җибәрде. Тәңкә, кызу очып, караватлар астына кереп югалды. Аның чылтыраган тавышына надзирательләр дә, бүлмәдәге тоткыннар да борылып карады. Таһир, форсаттан файдаланып, кесәдәге пакетын сиздермәстән җирәннең киң чалбар кесәсенә салды. Капитан чылтараган тавышның каян барлыкка килгәнен аңламыйча, ачык форточкага йөгереп барып урамга карады да:

- Чёрт те что происходит, - дип авыз эченнән мыгырдады. Тентү нәтиҗә бирмәде. Надзирателләр чыгып киткәч, җирән чәч ямьсез елмаеп:

- Коканы бир, кокаинны давай! Иначе башыңны ярам!

-Нинди кока? Кесәңнән эзлә!

Таһирның бу җавабына ачуы чыккан җирән чәч, йөгереп килеп аның пинжәк кесәсенә тыгылды. Таһир, артык көч куймыйча, җирән чәчнең кулын борып, башын өстәлгә орып:

- Кесәңнән эзлә, идиот! Әгәр дә тәңкәне тапмасам, мин синең үзеңнең башыңны ярам!

Җирән чәч чалбар кесәсеннән ак пакетны чыгарып шатлыгыннан көлә башлады. Таһир тәңкәне эзләргә кереште. Аның аксаганын күреп җәрәхәт битле егет ягымлы итеп:

-Әй, син аягыңны үзең сындырдыңмы, әллә сындырдылармы?

Карават астыннан тәңкәне тапкач, дүртаякланып чыгып барганда Таһир, саран елмаеп:

-Сындырмадым да, сындырмадылар да. Чечнядан алып кайттым мин аны.

Егет битендәге җәрәхәткә күрсәтеп:

-Бер син генә түгел браток. Таныш булыйк, Заһид. 

-Таһир.

Заһид Таһирның сул кулындагы гарәпчәгә охшатып ясалган язуны укып:

-Браток, татарин синең кушаматыңмы әллә?

-Аның мәгънәсе: Талипов Таһир Ринатович. Кыскача -ТаТаРин була инде.

Ул кыска сүз булып кушаматка әйләнсә дә минем криминалга һич катнашым юк.

-Алай булгач нәрсәдә гаепләнәсең син? Нинди статья?

-105-нче статьяның икенче бүлеге.

Камерада авыр тынлык урнашты... Статьяның “уйланылган үлем” өчен хөкем иткәннәрен барысы да беләләр иде ахрысы. Тынлыкны җирән мыеклы бозды. Ул өстәлгә гәҗит кисәген җәеп, кәгазьдән ясалган торбадан кокаин иснәгәннән соң, кинәт, көчле яңгыравыклы искиткеч матур тенор белән Таһирга таныш булмаган операның ариясен җырлап җибәрде. Ул онытылып җырлаганда камерадагылар барысы да анарга карадылар. Җирәннең килбәтсез бите бу вакытта, аһәң тәэсиреннән микән, ничектер нурланып, матураеп киткән кебек булды.

2000 елның җәендә госпитальгә кергән Таһиргә ярты елдан артык гомерен палатада үткәрергә туры килде. Врачларга ул бик рәхмәтле, чөнки алар, җиде катлаулы операция ясап, Таһирның сул аягын саклап калдылар. Аягы әзрәк аксап калса да, Аллага шөкер, үзенеке. Госпитальдә килеш хөкүмәт аңарга Батырлык орденын тапшырды. Ниһаять, 2001 елның январь азагында ул демобилизацияләнеп туган Казанына кайтты. Казан вокзалында аның хезмәттәше, якын дусты Наил һәм медицина институтының беренче курс студенткасы булган сеңелесе Наилә каршы алдылар. Таһирга Наилә бер карауда ук ошады. Аның зур, тирән зәңгәр сихри күзләре тирә-якка нур сибә, ә гәүдә нәфислеге хәтта пәлтә аша да сизелә иде. Кызның да Таһирга ялт итеп каравы, ә карашлары очрашкан чакта ике битенең дә кояш баткандагы кебек шәфәкъ төсенә керүе, аның егеткә битараф түгеллеген  белдереп тордылар. Бу очрашу шулай гына тәмамланыр иде дә бәлки, тик язмыш аларны тагын да очраштырды. Очрашу, бер ел ярымнан соң, Идел буе дачаларының автобус тукталышында булды. Бу вакытта Таһир инде юридик институтның беренче курсын уңышлы тәмамлап куйды. Эш шунда ки, сессияләрне уңышлы биргәч, ул профессор әбисенең васияте буенча дача хуҗасы булганлыктан, җәй буе шәһәрдә түгел, ә табигатъ кочагында үткәрергә карар кылды. Хәер аның бөтен балачагының җәе шушы урын белән бәйләнгәнлектән, бик кадерле һәм якын иде ямьле урманлы Идел буйлары. Тик соңгы елларда иске, сәләмә йортлар урынына икешәр, хаттә өчәр катлы, антик скульптуралы, мәрмәр сарайлар барлыкка килде. Ул сарайлар янында төрле маркалы чит ил машиналары, затлы киемнәрдән кешеләр еш булып алар ягыннан көчле музыка, кычкырып көлү һәм исерек тавышлар табигатьнең гармониясен бозып тора башлады.

Шимбә көнне иртәнге сәгать тугызда дача янына автобус килеп туктагач, башта эшлекле кыяфәт белән сумка яки кәрҗин тутырган ашамлыклы апалар, кармакларын сак кына тоткан сабыр ирләр, соңыннан үз бәяләрен белеп атлаган яшь кызлар һәм авыз тутырып сагыз чәйнәгән ваемсыз яшүсмерләр чыктылар. Бу вакытта төркем янына иртән балыктан кайтышлый Таһир якынлашты. Кинәт кенә төркемнән бер кыз атылып чыкты да:

- Таһир абый сәлам! - диеп аны кочаклап та алды.

Бу Наилә иде. Кызуга түзмичә күлмәген салып аткан, америка индеецлары кебек кызынган, куе бөдрә чәчләре күптән чәчтараш күрмәгән, тимер бәдәнле егетне ничек танып алгандыр. Әллә кызның ташып торган күкрәкләре берничә секундка терәлгәнгәме, әллә көтелмәгәнлектәнме, Таһир беразга югалып калды. Наилә дә кинәт айнып уңайсызланса да, борылып, ике юлдаш кызы белән Таһирны таныштырды. Кызларның күзләрендә егеткә карата тирән кызыксыну чаткылары барлыкка килде. Араларында озынрагы, чәчәкле озын итәкле, испанкага охшаган брюнетка, аның исеме Әнисә иде:

- Бүген минем туган көнем. Кичке сәгать сигезгә чакырам сезне, вакытыгыз һәм дә теләгегез булса рәхим итегез, килегез! - диде.

Таһир Наиләнең ялвару катыш сораулы карашын тойды. Ник булмасын. Вакыты да, теләге дә бар! Рәхәтләнеп киләчәк ул. "Ярар!" - дигән җавап алгач, Әнисә дачаларының кая урнашканын аңлатырга кереште. Туган көндә кеше күп булмады. Таһир белән бергә өч егет һәм өч кыз. Егетләр башта шашлык әзерләделәр, аннары барысы да табынга утырдылар. Таһирның урыны Наилә янына туры килде. Бераздан табындагылар берничә рюмка шәрабтан соң шаулашып-гөрләшеп сөйләшергә тотындылар. Таһир Наилә белән бик теләп аралашты. Наилә абыйсының армиядән кайткач эчүгә сабышканын әрнеп сөйләде. Бу Таһир өчен яңалык түгел иде. Ләкин ул, кызны борчымас өчен, Наилнең Казанда шабашка эшеннән соң өч көн буена аның дачасында һуштан язарлык аракы эчеп ятканын әйтмәде. Төннәрен исерек Наил йокы аралаш йә тешен шыгырдата, йә булмаса елый иде. Таһир аның белән бик җитди сөйләшсә дә, Наил кулын селтәп борчылмаска кушты, имеш авыр эштән соң әзерәк ял итәргә кирәк. Табында шаян сүз, көлке өзелмәде. Наилә Таһирның колагына пышылдап:

- Әйдә болардан Идел буена качабыз!

- Әйдә!

Алар, табындагыларның игътибарын җәлеп итмәс өчен, шым гына чыгып сыздылар. Идел буе ярына килеп утыргач, Таһир, Наиләнең җилкәсенә пинҗәген салып, әкрен генә кызны биленнән кочаклады. Кыз каршы килмәде, киресенчә, әллә өшегәнлектән, әллә назланасы килеп, егеткә елышты. Алар таң атканчы сөйләшеп йөрделәр. Аралашуы җиңел, рәхәт һәм ләззәтле булгач, сөйләшер сүз үзеннән-үзе табылып торды. Таһир кызны озатып куйгач, озаклап үбештеләр. Таһир дачасына очар кош кебек кайтып ятты. Наилә белән бергә булган татлы минутларны кат-кат кичерә торгач, уйлары әкрен генә таралып, ниһаять изрәп киткәнен сизми дә калды. Таһир белән Наиләгә тагын ике тапкыр күрешеп мәхәббәт дәрьясында йөзәргә насыйп булды. Аннан Наилә Сабага кайтып китте. Бик сагынды аны Таһир. Күрәсең Наилә дә шундый хисләр кичергәндер.

Наилә Әнисә белән сөйләшеп,Таһирга сюрприз ясарга уйлап, соңгы автобуска утырып дача поселыгына килә. Тик гашыйкларга күрешергә Ходайдан язмаган була. Юлда очраган ике наркоман егет Наиләне өстерәп зур, бай дачада кыргыйларча көчләгәннән соң, буып үтерәләр. Бу вәхшилек барлык дача поселыгындагы кешеләрне дә тетрәндерә. Кызның авызын каплап дачага алып кергәнәрен бер карчык күреп калган була, җинәятчеләрне бик тиз табалар һәм кулга алалар. Тик берничә көннән соң, карчык, дачалар уртасыннан аккан кечкенә инеш аша чыкканда никтер егылып һәлак була. Ике наркоман җинаятчене, җитәрлек дәлилләр булмаганлыктан, дип хөкемгә тарттырмыйча, иреккә чыгаралар. Кешеләрнең сөйләвенә караганда, бу егет калдыкларының аталары бик бай һәм дәрәҗәле эшкуарлар икән. Үзләренең улларын хөкем иттермәс өчен бик күп акча сарыф иткәннәр имеш.

Наиләнең үлемен Таһир бик авыр кичерде. Саба зиратына кызны җирләгәндә аның йөзенә карарлык түгел иде. Ачык чырайлы, кешеләр белән җиңел аралашырга өйрәнгән Таһир үз эченә бикләнде. Аның өчен авыр көннәр башланды. Наилә вафат булганнан соң бер ай да үтмәде, дача поселыгына яшен кебек яңалык яшьнәп узды: ике наркоман егетне кемдер кадап үтергән икән. Таһирны бу вакыйга читләтеп үтмәде. Аны, 105нче статьяның икенче бүлеге буенча гаепләп, кулга алдылар. Таһирның тикшерүчесе кырык - кырык биш яшьләрдә, пеләш кызыл чырайлы - әллә махмырдан, әллә кан басымы югары. Ул өченче көн инде сорау алу белән мәшгуль. Таһирны гел бертөле сорау белән йөдәтә: "Киң пычагың бар идеме?" Хәрби хезмәттәше, дагестан егете Рәсүл дусты бүләк иткән Рэмбо пычагы барлыгын ул тикшерүчегә әйтергә кирәк тапмады, чөнки ул салкын корал исәбенә керер иде. Юк! Аның бернинди дә пычагы юк. Наркоман егетләр үтерелгән төнне ул дача йортында йоклады. Каян килсен аңа шаһит, төнлә янында беркем дә булмагач. Үтерүгә ул ничек карый? Дөрес эшләгәннәр, гонаһсыз кызны көчләгән хайваннарга шул кирәк! Баштагы көннәрдә тикшерүче тыныч кына сорау алган булса, бүген аның куллары калтырый, тавышы көчәйгәннән көчәя бара. Сорау ала торгач ул Таһирны турыдан-туры наркоман егетләрне үтерүдә гаепли башлады. Беренче көннән үк допрос вакытында кулбогавын салдырмады да хәтта. Кинәт тикшерүченең кесә телефоны чырылдарга кереште һәм ул, телефонга күз салып алганнан соң, ишекне ныклап ябарга онытып, коридорга чыкты. Таһирга сөйләшүләре ишетелеп тора. Тикшерүче башта дәшми тыңлады бугай, аннары гаепле тавыш белән акланырга кереште: "Әйе ул тырыша; тиздән, бик тиздән һичшиксез уңай җавап булачак. Рәхмәт, гонарарны ул тулысы белән аклаячак..." Кинәт ишек киң ачылып китте. Тикшерүчегә ияреп хәрби киемле кулларына резина таяклар тоткан кешеләр керде. Аларның берсе, ямьсез итеп, әшәке сүзләр акырды:

- Встань, сволочь, признавайся, ты их убил? – дип, Таһирга кизәнде. Таһир утыргычтан сикереп торып, исән аягы белән аның бот арасына типте. Бу вакытта икенче хәрби, егетнең башына таяк белән сугып өлгерде. Таһирның күзләреннән утлар очты. Хәрбиләр типкәли торгач, ул һушын югалтып идәнгә ауды. Таһир СИЗО лазаретында икенче көнне генә аңына килде. Аны беркем дә сорау алырга чакырмады. Мөлаем медсестра аңарга ике тапкыр укол кадады, дарулар бирде. Кичкә табан даруларның файдасы тидеме, әллә яшь организмның көчеме - егет аякка басты. Шулай итеп, тагы бер көн узып китте. Иртән олы яшьтәге, мыеклы надзиратель Таһирга шатлыклы хәбәр алып килде: ул геапләнүдән азат ителгән һәм бүген СИЗОдан чыгарылачак икән. Камерадан шәхси әйберләрне алырга барганда, надзиратель аталарча киңәш бирде: "Улым, дөреслекне эзләмә, кыйналганыңны оныт. Әгәр дә шикаять язсаң, үзең беренче һөҗүм иттең диеп утыртып куярлар..." Таһир аның белән килеште бугай. Кыйнаучыларга никадәр ачуы килсә дә, тормышының бу ямьсез өлешен онытырга тырышыр. Ул надзирательдән: үтерүче кем, дип сораса да, теге җавабын бирә алмады, тикшерү сере дигән булып сүзне икенчегә борды. Таһир, ниһаять, дачага кайтса, йортның асты-өскә килгән. Тентү булган, тик ул нәтиҗә бирмәгән. Бирмәс тә, чөнки ул бала чактан ук “серле” әйберләрне өй янында үскән өянке куышына  яшерергә өйрәнде. Агачның ботагы өй чормасына терәлеп торганга Таһирга бик җиңел иде менәргә. Куыш кешеләргә күренеп тормый, урам ягыннан һичкем аңа игътибар бирми иде. Таһир чормага менә торган баскычтан бик тиз генә күтәрелеп, куышлы агачка күчте. Анда, төргәктә, хәрби хезмәттән алып кайткан “Рэмбо” пычагы бар иде. Тик ни гаҗәптер төргәк үзе юк, ә аның урынына язулы ак кәгазь тапты ул. "Таһир, сиңа сәлам! Минем язуымны таныгансыңдыр. Әйе, бу мин Наил. Теге Наиләнең башына җиткән ике кеше калдыгы үтерелгәннән соң, сине кулга алганга мин һич тә гаҗәпләнмәдем. Синең мин эшләргә җыенган әйберне эшләгәнеңне аңладым. Агач куышында канлы пычакны күргәч, фикеремнең дөреслегенә инандым. Таһир! Мин бу эшне үз өстемә алырга карар кылдым. Бу дөньядан мин барыбер үз-үземә кул салып китәргә җыенган идем. Хәтереңдәме, безне Чечнәдә “зачистка” операцияләренә җәлеб итәләр иде. Шул, чираттагы хәрби операция вакытында бер йортка керә башлаганда өй эчендә нидидер шикле кыштырдау колагыма чагылды. Андый вакытта нерваларның кыл кебек тартылганын сиңа аңлатасы юк. Кыскасы, мин тәрәзәгә граната тондырдым. Ә өйгә керсәм - дүрт мәет. Кара сакаллы автоматчыдан кала күкрәк сөте белән имезгән ана һәм берничә айлык бала. Алардан берничә метрда гына уенчык машинасын кочып үлгән өч-дүрт яшьлек тагы бер ир бала. Ул вакытта син госпитальдә идең. Шулай итеп мин ана һәм аның балаларын үтерүче булып киттем. Хәрби хезмәттән соң күпме генә теләсәм дә оныта алмыйм бу "җинаятемне". Аракы белән дә юанып карадым, тик ярдәм итмәде. Таһир! Синең тормышың алда. Рөхсәт ит бу ике вәхшинең җанын кисүгә җавап бирергә. Миңа бу изге эш әзрәк җиңеллек китерер дип уйлыйм. Ышанасыңмы, бу карарны кабул иткәч, өстемнән гонаһ йөгенең күп өлеше төшкән кебек булды. Синең дустың: Наил..." Икенче көнне Таһир, Наилне ничек тә күреп булмасмы дип, СИЗОга таба юл тотты. Ул килгәндә, контроль пункты янында өч хәрби тәмәке тартып тора иде. Алар янына СИЗО ягыннан тагы бер хәрби киемле килеп басты да:

-Ишеттегезме, кичә бер мужик, ике наркоманны мин үтердем, дип килгән иде, бүген төнлә камерада пычак белән кадап үтергәннәр үзен.

-Кем? Нәрсә өчен үтергәннәр соң?

-Аңлавымча, бер үтерелгән наркоманның бай әтисе заказать иткән ди бугай.

Таһир, сүзнең Наил турында барганын төшенеп алды да, тамагына каты төер утырганын тоеп, җай гына кирегә борылып китеп барды. Наилне Саба зиратына, сеңелесе Наилә янәшәсендә җирләделәр. Зираттан халык әкрен генә таралып бетте. Тик Таһир гына, ике кабер арасында авыр хатирәләргә чумып, китәргә ашыкмады. Таһир, үзенең иңенә кемнеңдер орынганын тоеп, башын борды. Аның җилкәсенә кулын куйган кыз Наиләнең иң якын әхирәте - испанкага охшаган Әнисә булып чыкты.

-Таһир абый, синең чәчләрең ике яктан да агарган. Ә бит аларның агаруында да, Наилнең үлемендә дә мин геапле. Теге ике кабәхәтне мин үтердем бит. Ул хайваннар Наиләгә хәтле яз башында мине көчләделәр, алардан көч-хәл белән ычкынып качтым. Беркемгә дә сөйләмәдем бу хәл турында. Никадәр хурлык бит ул кыз кеше өчен.

-Ә пычакны ничек алдың?

-Син Рэмбо пычагы диеп Наиләгә мактангансың. Ә Наилә дачаң каршындагы агачның куышын күрсәткән иде. Теге кабәхәтләрнең җанын алгач, ни эшлим инде диеп синең янга килдем. Ә син сабыйларча йоклап ята идең шул чакта. Уятмадым, канлы пычакны киредән агач куышына илтеп салдым. Ә аннан соң сине кулга алдылар. Син СИЗОда чакта мин больницага эләктем, стресс аркасында,  биш көн буена температурам төшмәде. Таһир абый, нәрсә эшләргә инде миңа хәзер? Таһир кызның кайгыдан әрнегән шомырт кара күзләренә карады. Аның кинәт Әнисәне җәлләү хисе биләде. Ул әкрен генә аның нәфис, ак кулларын үзенең учына алды.

- Нәрсә эшләргә сеңелем? Яшәргә кирәк. Үзең өчен дә, Наил һәм Наилә өчен дә яшәргә кирәк.

Ринат Фәхретдинов

Фото: ok.ru

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев