Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Упкын (хикәя)

Тырнак астыннан саркып чыккан кан бармакларның хәлен алды. Кая ябышырга белмичә, агач тамырларына ябыша-ябыша өскә үрмәләде Зәлилә...

“Тырнак астыннан саркып чыккан кан бармакларның хәлен алды. Кая ябышырга белмичә, агач тамырларына ябыша-ябыша өскә үрмәләде Зәлилә. Бик озак азаплангач, ниһаять, упкынның чите күренде. Җитәм дигәндә генә ул янә аска очты...”

Шул чак телефон шалтырады. Зәлилә шабыр тиргә батып уянып китте. Урындык башында яткан халатын элеп, тиз генә телефон трубкасына урелде: "Зәлилә Әхәтовна, сезне тиз арада фабрикага чакыралар. Бухгалтериягә тикшерү килгән”, - дип хәбәр иттеләр телефоннан. Күргән төшеннән айнып җитмәгән Зәлиләнең тәне бер кызышты, бер калтыранды. "Нишләргә? Минем гаеп белән килеп чыккан җитмәүчелек ачыкланса... ай, Аллам.”

Их, ул эшләгән дәвердә беренче тапкыр килгән тикшерү бик шома узган иде. Ләкин кызый тыела алмады шул. Хуҗасы кебек сырлап куйган имзаны, банкта беркем аера алмады. Акчалар су урынына акты. Авылда әти-әниләре  ике катлы таш пулат салып керде, Зәлилә үзенә менә дигән фатир, чит ил машинасы, өс-баш юнәтте. Акча аның тәмам башын бутады. Карап торырга бик үк чибәр булмаса да,  акчасы булгач аны ир-егет, хатын-кыз үз итә “хөрмәт” итә иде. Бу шөгыльне ташлыйм дип күпме ант итсә дә, акча тотылып беткәч янә үз эшенә керешә  иде ул. Бергә эшләгән иптәшләрен дә якын күрде. Туган көнен, бәйрәмен бүләксез калдырмады. Табын түрендә гел аны утырттылар. Зөфәр Кәлимулловичның лаеклы ялга китәргә санаулы көннәре генә калып бара. Аның урнына тәкъдим ителгән кешебез бик тәлапчән, һәр нәрсәне энә күзеннән үткәрүче тәҗрибәле хезмәткәр иде. Якшәмбе көн булуга карамастан, ул архивтан бөтен документларның һәрбер нөсхәсен җентекләп тикшерү өчен белгечләр чакыртты. Зәлилә Әхәтовна мондый тикшерүчеләрне күп күргән, ничек җайлыйсын белә. Бу юлы да эшләр шома гына үтеп китәр дип уйлады. Туксан җиденче елдан бирле юкка чыккан фабриканың мал-мөлкәте кем кесәсендә икәне тиз ачыкланды. Зәлилә пәрәвез оясында ятмәгә эләккән бөҗәк сыман әле монда, әле тегендә бәргәләнде. Монда инде бернинди дә майлау-җайлау, афералар да ярдәм итмәячәге көн кебек ачык. Кикриге шиңгән хәлдә суд каршында басып торганда  нинди уйлар кичергәндер кызый, әйтүе читен. Әмма хөкем залында утырган ата-ана кызларының кыек юлдан китүенә зар елады. Кешенең җирдә яткан әйберсенә дә тияргә җөрьәт итмәгән абый-апалары аны бөтенләй аңламады.

Басыгыз!!! Суд килә... Алда хөкем карары: "Вәлиева Зәлилә Әхәт кызын, барлык мал-мөлкәтен конфискацяләп, 15 елга ирегеннән мәхрүм итәргә..."

Аны төрмәгә алып киттеләр. Таш камераның ишекләре шалтырап ябылды, сакчыларның аяк атлау тавышлары ерагая барды.

Шыксыз төрмәнең салкын таш стеналарыннан агып төшкән су тамчысы сыман, аның бите буйлап кайнар күз яшьләре акты...

 

Миләүшә Маликова. Казан

Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ач тамагыма тыныч колагым Аллакаем сакласын инде андый эшлардан Адам баласы шул акча дип нилар гена кылмый индееее 🙊💔🙏🙏🙏🙏🙏