Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ышанасы килми

Өстәленә ак җәймәсен җәеп, Каплап куйган әни касәсен. Күңелләре әллә сизгәнме, Нигезеннән мәңге китәсен.

Өстәленә ак җәймәсен җәеп,

Каплап куйган әни касәсен.

Күңелләре әллә сизгәнме,

Нигезеннән мәңге китәсен.

Югалттым шул, газиз әниемне

Сагышларны сөйлим кемнәргә?

Күлмәкләрен салып элеп куйган,

Чәч бөртеге төшкән мендәргә.

Ышанмыйм әле юклыгына,

Әйберләре торсын кузгалтмыйм.

Ак күбәләк булып җаны кайтса,

Адашмасын бер үк сызлатмыйм.

Әлфия Сибгатуллина. 

Түбән Кама

 

Фото: pixabay.com

 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев