Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Зират халкы (хикәя)

Мөнәвәрә карчыкның рухына багышлап дога кылучы юк. Авылдашлары аның кайчан үлгәнен дә искәрми инде. Бердәнбер улы да яшьли шәһәргә чыгып китеп урыслашып, әнисенең рухына бер дога да кылдырмый картаеп үлеп китте. Карчыкның кабер рәшәткәсе череп авуына да берничә ел инде...

Кышкы чатнама суык иртә. Зират халкы трактор тавышына дертләп уянды. Колак тондыргыч тавышка хәтта зират читендәрәк үскән нарат ботакларының кары да коелып төште. Әрвахлар каберләреннән чыгып зиратның калкурак бер урынына җыелдылар.

"Иртә үк дөбер-шатыр йөрмәсәләр ни булган, — дип сукранды һәрчак кәефсез Мөнәвәрә карчык җаны. — Зират янында кул белән көрәсәләр дә ярар иде".

Аның сукрануына зират халкы өйрәнеп беткән инде. Аңларга була аны: ул монда күптән күмелгән булуына карамастан, әле булса да күккә аша алмый интегә. Аның чордашлары күптән күктәләр. Ә Мөнәвәрә карчыкның рухына багышлап дога кылучы юк. Авылдашлары аның кайчан үлгәнен дә искәрми инде. Бердәнбер улы да яшьли шәһәргә чыгып китеп урыслашып, әнисенең рухына бер дога да кылдырмый картаеп үлеп китте. Карчыкның кабер рәшәткәсе череп авуына да берничә ел инде. Күккә ашыр өчен билгеләнгән догалар санын Мөнәвәрә карчыкның җаны “дога өмет итүче башка әрвахлар рухына” дигән өлештән бөртекләп җыя.

"Әй, сабыем, бигрәк яшьли бит, Вәсилә кызыма Ходай түземлек бирсен", — дип өзгәләнде бүген күмеләчәк Айнурның карт әнисе Сара карчык җаны.

"Тынычлан, Сара әби, — диеп юатты аны егерме җиде яшендә яман шеш авыруларынннан вафат булган Гөлнуриянең юаш җаны. — Беләсең бит, Айнур елы тулгач та күккә ашачак — нинди бәхет! Гөнаһсыз сабыйга дога җыярга кирәкми бит".

"Анысы шулай инде. Үскән булгандыр да соң Айнурым! Карт, карт, бүген күз нурыбыз белән очрашабыз бит!" — Сара әби бер читтә боегып торган карты җанына дәште. Карт җавап бирмәде. Эчеп үлгән Данирның җаны өченче көн килеп бу хәбәрне сөйләп киткәннән бирле моңсуланды ул .

Авылдагы бөтен хәбәрне зират халкы шул эчеп үлгән Данир җаны аша белә. Гәүдәсе зират эченә күмелсә дә. Данирның җанына эчкә керергә рөхсәт юк. Зират эченә керер өчен генә аңа башкалар күккә ашар өчен җыйган кадәр дога җыярга кирәк. Зират эченә кергәч, тагы яңадан күккә ашар өчен җыя башларга. Ярый да әнисе әледән-әле хәер биреп, дога кылдырып тора. Апасы Данира да онытмый юлдан язган туганын. Ләкин күп, ай, күп җыярга кирәк шул әле бу гөнаһлы җанга. Башка рухлар үзләренең каберләрендә мамык түшәктә рәхәтләнеп йоклаганда, Данирның җаны әшнәләре белән гел җыелып эчә торган юаракның туң, пычрак стеналарына бәргәләнеп, җилгә кушылып улап, өзгәләнеп, сызланып төн үткәрә. Иртән урамда хәбәр җыеп йөри, төш авышуга зират коймасы буенча килә. Әрвахларга койма аша соңгы яңалыкларны сөйли. Ә үзе, бәлки, бүген догалар саны җитәр, бәлки, бүген кертерләр зират эченә дип өметләнеп көтә. Эңгер төшүгә тагы елап баракка юнәлә. Өченче көн дә шулай төш авышуга очып килеп җитте.

"Сара әби, Мәхмүт бабай, оныгыгыз Айнурны мәктәп чатында машина бәрдергән бит. Иртәгә соңга күмәләр. Әнисе бигрәк елый, чирләп китмәгәе", — дип тезде ул. Мәхмүт бабай ярата иде шул төпчек кызын, Сара әбидән алдарак китсә дә, һаман Вәсилә өчен өзгәләнә.

Трактор кайтып китүгә кабер казучылар килде. Урынны Сара әби кабере яныннан сайладылар. Зират халкы казучылар тирәли җыелып басты. Ә Гөлнурия моңаеп әтисен күзәтә: ничек картайган ул! Көн суык. Кабер казучылар вакыт-вакыт кулларын, битләрен уалар. Гайнелҗан бабай ут ягып җибәрде. Гөлнурия җылы учы белән әтисенең битен җылытыр иде дә, юк шул — күккә ашуны көткән әрвахларның мондый көче юк...

Айнурны китерделәр. Барлык йолалар буенча җирләделәр. Ни булганын ныклап төшенеп тә җитмәгән Айнурның җаны гәүдәсен күмүне бик өзгәләнеп күзәтте, кабергә бер төште, бер менде. Күмү тәмамлангач, елый-елый килүчеләргә ияреп кайтып китте. Өчен укыткач, төштән соң үксеп беткән Вәсилә белән олы кызы килделәр. Аларга Айнур җаны елышкан. Кабер янында бераз күңелләрен бушаткач, хушлашып, кайтырга чыктылар. Айнур җаны сулкылдап коймага барып тотынды:

"Китмәгез, апа, әнием! Калдырмагыз мине монда! Мин куркам! Әнием, әнием, ишет мине!!!" — дип елап ялварды ул. Тик кайгыдан исәнгерәгән тере кеше җаны белән ишетсә дә, колагы белән ишетми шул аңы әрвахларны. Сара әби әкрен генә Айнур янына килде:

"Балам, бу мин — дәү әниең, елама. Елама, бәпкәем, нишлик соң, язмыш...

Айнур коймага сеңәрдәй булып сыенды:

"Кит, кит, син үлгән! Дәшмә миңа!"

"Да, брат, сиңа рәхәт — син эчтә, син — гөнаһсыз. Ә менә мин... И-их!" — Койманың теге ягыннан Данир да дәшми кала алмады. Гөлнурия белән Сара әби икесе берьюлы аны куа башладылар:

"Бар юлыңа, ичмасам, син дәшмә баланың котын алып! Күрмисеңмени, аңа болай да кыен!"

Эңгер төште. Зират халкы каберләренә таралды. Айнур да бераз тынычланып ләхетенә кереп ятты. Зират өстендә тагын бер таң атты. Әрвахлар каберләреннән чыгып калкулыкка җыелды. Бүген Мөнәвәрә әбинең иң бәхетле көне. Кичә Айнурның өчен укыткандагы догалар белән аның өлеше тулган икән.

Әби барысы белән дә җылы итеп хушлашты. Аннары салават күпере кисәге булып акрын гына күккә күтәрелә башлады. Ап-аяз кышкы һавада кечкенә салават күпере — соклангыч һәм серле күренеш иде бу. Әрвахлар шатланышып һәм көнләшеп Мөнәвәрә әби күздән югалганчы карап калдылар.

"Дәү әнием, мин дә шулай салават күперенә әйләнәчәкменме?" — дип өзгәләнде Айнурның җаны.

"Әлбәттә, алтыным!"

"Кайчан?"

"Бик тиздән, кошчыгым!"

Зинфира Арсланова. 

Башкортстанның Аскын районы

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев