Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Алга

Алга бар, юлыңны дәвам ит! Тукталма, һаман да алга кит!

Алга бар, юлыңны дәвам ит!

Тукталма, һаман да алга кит!

Гомер ул юка җеп – йөгер, чап!

Тормышның кадерен бел, ямен тап!

Күңелең сафлыгын җуймасын,

Җан ачың югалсын, йомшарсын!

Сүзләрең канатлы кош булып,

Кемгәдер бәхеткә юл ярсын!
Белегез, елмаю, моңлану –

Ул җанның авазы, дусларым.

Күрегез, күңелнең җыр сузып,

Иреккә очучы кошларын.

Җанда яз, урамда кар ята.

Бәхетне эзлик һәр мизгелдән!

Күпме җәй, күпме кыш бирелгән?!

Алда ни көтәсен кем белгән?! 

Мила Курудимова

 

"КУ" 11, 2022

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев