Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Аналарга

Кайгы-хәсрәт сезгә кагылмасын, Ана назы сездән китмәсен! Ялкын ялмап, очар канатларын, Сабыйларны ятим итмәсен.

– Гомеремнең соң сулышын бирәм,

Яшә, балам, яшә син генә...

Шулай диеп авыру улкаеның

Баш очында ана тилмерә.

 

Улы үзе әти... әнкәсенең

Сүзен искә алды яңадан...

Сез, аналар, соңгы сулышны да

Кызганмыйсыз газиз баладан.

 

И әнкәйләр, ни ул узган еллар...

Сез үзегез исән булыгыз!

Безнең өчен шулдыр иң зур бүләк

Яхшы хәбәр юллап торыгыз.

 

Кайгы-хәсрәт сезгә кагылмасын,

Ана назы сездән китмәсен!

Ялкын ялмап, очар канатларын,

Сабыйларны ятим итмәсен.

 

Шау чәчәктә җимеш агачлары,

«Берсе корган әнә», – дисезме?

Шау-шу килгән урам кочагында

Карашыннан таныйм үксезне.

 

Көлүе дә аның үзгә никтер,

Елау катыш көлү шикелле.

Балакайның ятим икәнлеге

Атлап баруыннан билгеле.

 

И әнкәйләр, нигә сезнең еллар...

Сез үзегез исән булыгыз!

Безнең өчен шулдыр иң зур бүләк –

Яхшы хәбәр юллап торыгыз.

 

Сания ӘХМӘТҖАНОВА тәрҗемәсе.

 

"КУ" 07, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев