Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

ДУСЛАР (хикәя)

Машина тигез юлдан мәрхүмнең туган ягына кузгалды. Барасы юл ерак кына. Кәримнең миендә йөз төрле уй буталды. Адәм баласының төрле кыяфәткә керә алуын ул башына сыйдыра алмады. «Мәрхүмнәр сайлый алмый шул», – дип кабатлады ул эчтән генә.

Венер Айрат улы Исхаков (1967) – Башкортстан һәм Россия Федерациясе Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәре. «Шоңкар» журналының җаваплы секретаре. «Таяк», «Өй иясе», «Шәп күчтәнәч» исемле юмор китаплары авторы. Уфада яши.

– Ишеттеңме, Әкрам Мөэминов үлеп киткән!

– Кайчан?

– Кичә.

– Карале, ураза аеның җомга көненә туры килүен әйт әле.

– Шулай шул!

– Урыны җәннәттә булыр.

– Әйбәт кеше иде.

Бу хәбәр калада гына түгел, бөтен җәмәгатьчелеккә тиз таралды. Телевидениедән дә, радиодан да хәбәр иттеләр. Аның хезмәт юлы, уңышлары хакында сөйләделәр. Якыннарының, гаиләсенең кайгысын уртаклаштылар. Мәрхүм белән хушлашу фәлән мәдәният сараенда төгән көндә була, диделәр. Аның менә ничәнче ел инде түшәктә ятуын белүчеләр:

– Ярый, туудан калмагач, үлемнән калып булмый, – дисә, икенчеләре шуны җөпләде.

– Улына авыр инде.

– Авызына суны пипетка белән генә тамызып торганнар, ди.

– Чынмы?

– Хатыны Әлфия дә йончыды инде.

– Әйтмә дә!

– Шулай да ник бер тапкыр булса да зарланганы ишетелсен!

– Бу тикле дә йомык кеше булыр икән!

– Гомер бакый шулай булды бит ул! Эчендә эт үлсә дә белмәссең!

Берәрсе үлеп-мазар китсә, аның сәбәбен үзләренчә җәһәт кенә ачыклап куючылар табыла бит. Бу юлы да шундыйлар булмады түгел.

– Теге ни үлеп киткән, диделәр, телевизордан әйттеләр.

– Нәрсә булды икән соң?

– Шул күп булса, эчеп үлгәндер инде, ай чамасы элек базарда күреп калган идем, аю кебек шәп иде әле.

– Гомер буе җитәкче булган. Бушка аша, бушка эч, дигәндәй. Йә, шундый авыр эш күрмәгән адәмнәр дә тәгәрәр икән.

Бүген каланың мәдәният сарайларының берсендә мәрхүм белән хушлашу була. Аны оештыруны дусты тиешле кешесе Кәрим үз өстенә алган. Менә әле шунда китеп барышы. Әкрам Хаҗиевич иҗат кешесе булгач, халык аны яхшы белә иде. Командировкаларга да күп йөрде, халык белән очрашты. Еш мактап яздылар, гәзит-журналларда сурәте басылды. Картиналары мәктәп дәреслекләренә кертелгән. Күргәзмәләренә халык күп йөрде. Хезмәтләре зур-зур түрәләрнең кабинетларын бизәде. Кайберәүләр өчен аны күрү зур мәртәбәгә исәпләнде. Чынлап та, төз гәүдәле, дулкынланып торган кара чәчле, һәрвакыт зәвык белән киенеп йөргән рәссам кала урамында әллә кайдан күзгә ташланып тора иде. Аның ниндидер иҗат әһеле икәнлеген бөтенләй белмәгән кеше дә шунда ук чамалый. Урамда аны танып калучылар бер-берсенә:

– Әнә, әнә, кара, шул рәссам китеп бара, – дип пышылдый иде.

– Кайда, кайда?

– Әнә, матур кәчтүм кигән агай.

Аны шулай күздән югалтканчы энәсеннән җебенә хәтле тикшереп калалар. Азактан форсаты чыккан саен «Мин шул агайны күрдем» дип, үзенә күрә бер горурлык белән сөйлиләр. Концертлар, төрле тамашалар вакытында гөрләп торган мәдәният сараенда җан өшеткеч салкынлык. Уртага табут куелган. Фотодан бер кулы белән ияген тоткан рәссам моңсу гына бага. Гүя мәрхүм портретыннан дусларын сынап күзәтә. Әнә, атлас мендәрдә медальләре, республиканың иң югары ордены ята. Агасы өчен Кәрим горурланып куйды.

Халык килә дә килә. Танышлар да, таныш булмаганнар да күп. Агасының дуслары күп булды. Гаҗәп изге күңелле, ихлас, юмарт кеше иде ул. Ходай бер кешегә юмартлыкны ничек шул кадәр өеп бирә алгандыр? Ул моңланып җибәрсә, юк-бар артистларың бер читтә торсын. Ә гармунда сыздырса, иллә-мәгәр, аяксызлар да биергә чыгар иде. Шуңа да юбилейларга, төрле бәйрәмнәргә аны теләп чакырдылар. Абруе бар. Эчсә дә, чамасын белеп кенә. Җиңгәсе белән икесе табынның яме булдылар. Вакытында әллә күпме авылдашларының, дус-ишләренең балаларын укырга кертергә ярдәм итте.

Кәрим табут янында үз дәрәҗәсен белеп кенә торган агайга күз салды. Ул да – танылган кеше. Мөхәммәт Насыйрович. Иң якын дусларының берсе. Берничә ел элек агасының юбилей мәҗлесләрендә Уфада да, район үзәгендә дә табынның түрендә утырды. Хәтта аның турында мактап аерым китап та чыгарды. Һәрвакыт беренче сүзне ул әйтте. Тик агайның сәер холкы ошап бетми аңа – күбрәк «төясә», чамасын оныта. Теге вакытта да бәйрәмнең ямен җибәрә язды. Ярый, ул тикле генә була торгандыр. Әлбәттә, аның беренче булып сүз әйтергә хакы бар. Янәшәсендә икенче дусты тора – Корбан Әхмәтович. Аннан ары – билгеле композитор Гаян Мөхтарович. Бигрәк бала күңелле кеше. Аның зур сурәтен төшергәнен бүгенгедәй хәтерли. Шулчак композитор агайның куанганын күрсәң! Рәхмәт укып бетерә алмады. Әй бу иҗат кешеләре, шул тикле дә сабый күңелле булырлар икән. Кәрим агасы өчен янә куанып куйды. Булгач, дусларың шундый «мировой» булсын... Бәйрәмнәрдә соң! Агасын да, җиңгәсен дә сорап-сорап җырлаттылар. Ә алар беркайчан каршы килмәде. Әнә «Дуслык» җырын ничек шәп башкаралар иде:
Саубуллашып, ерак китсәк тә,

Без кайларга гына җитсәк тә,

Дуслык җырлары калыр йөрәктә...
Мөэминовларның җырлап бетерүләре була, барысы да гөрләтеп кул чаба.

– Әнә нинди дуслары бар!

– Әнә шулай!

– Афәрин!

Ярым кызмача булып алган табындашлар җырны күтәреп ала.

– Мәңге бергә яшәргә язсын! Әйдәгез. Бокалларны шул хөрмәткә күтәрик!..

Кәримнең уйларын Мөхәммәт Насыйровичның сүзләре бүлде:

– Якын дустыбызны югалтуга табигать тә кайгыра, елый кебек. Кичә генә чалт аяз кояшлы көн булса, бүген күктә, сөмрәеп, болытлар йөзә. Әкрам Хаҗи улы кебек талантлар сирәк туа. Дустым бик әйбәт җырлый иде. Әгәр язмышын сәхнә белән бәйләгән булса, анда да зур казанышларга ирешеп, танылган, халыкның яраткан җырчысы булыр иде. Әмма ул җитәкчелекне дә, рәссамлык эшчәнлеген дә, җырны да, шигырьне дә бергә куша алды. Шуңа да аның һәр әсәре җырлап торды. Күп рәссамнар аннан үрнәк алырга тырышты. Бихисап портретлары әллә нихәтле фатирны, музейны бизи, халыкны тәрбияли, матурлыкны аңларга өйрәтә.

Кордашы беркавым халыкка карап алды да, дустының күз яшьләренә төелеп утырган хатынын күреп, үзенең дә дымланган күзләрен кулъяулыгы белән сөртеп алды. Имән кебек ирләр дә елар икән.

– Хуш, кадерле дустым, – диде ул калтыранган тавыш белән. – Синең картиналарың халыкның күңелен, дөньясын бизәр, моңлы җырларың мәңге безнең йөрәкләрдә яшәр.

Аннары чал чәчле олпат кордашы сүз алды. Менә ул уң кулы белән чәчен өскә таба сыпырды, тамагын кырды. Аннары мәрхүмнең еш кабатларга ярата торган шигырь юлларын искә төшерде:
Яз гомере бик тә кыска сыман –

Бер шаулашып бозлар агуы.

Җәй гомере бик тә кыска сыман –

Чалгының бер чыңлап алуы...

Үзәк өзеп, кәккүк кычкырганда,

Яшеннәрнең яшьнәп алуы.

Аннары ул хушлашу сүзен башлады:

– Якын дустымның гомере чалгының бер чыңлап алуы кебек кенә булды. Без Әкрам Хаҗи улы белән бер үк елны туганбыз. Яшьлегебез бер чорда үтте, бер төркемдә укыдык, бергә хезмәт юлыбызны башладык. Иң авыр вакытларымда ул миңа таяныч, дус булды. Үкенечкә каршы, бүген аның кебек дуслык кадерен белгән кешеләр сирәк. Бәхил бул, якын дустыбыз. Синең хакта хатирәләр күңелләрдә мәңге сакланыр...

Менә хушлашу минутлары тәмам. Берничә кеше, табутны сак кына күтәреп, машинага таба юнәлде. Әкрам Хаҗи улы туган авылында җирләүләрен сораган икән. Халык әкренләп таралыша башлады. Кемдер янә авыр уфтанды:

– Әй Ходаем, үткән гомер!

– Бу дөньяда барыбыз да кунак кына, бүген – бар, иртәгә юк, дигәндәй.

Бәй, Мөхәммәт Насыйрович әллә кая китеп бара лабаса! Мөгаен, машина барлыгын белмидер. Кәрим кичә үк таныш агайлары аша алар өчен яхшы машинаны хәстәрләп куйган иде. Ул агасының дустын куып җитеп:

– Сез әнә теге машинага утырырсыз, яме, – диде.

Мөхәммәт Насыйрович ул күрсәткән якка карап алды да:

– Ул тикле мәшәкатьләнмәсәгез дә ярар иде, мин моннан еракта яшәмим бит, җәяү дә кайткан булыр идем, – диде.

Кәрим гаҗәпләнеп:

– Машина Әкрам Мөэминовичның туган авылына бара, – диде.

– Юк, туганым, мин берничек тә авылга ук бара алмыйм, башка мөһим эшләрем бар.

– Ничек инде алай? Егетнең күзләре акайды. – Бүген шуннан да мөһимрәк эш булуы мөмкин микәнни?..

– Әйттем бит, вакытым юк, – дип, егеткә каты итеп җавап бирде Мөхәммәт Насыйрович.

– Юк, туганым, мин дә ерак юлга чыгарлык итеп киенеп килмәгән идем. – Монысы композитор дустының җавабы булды.

Өченче дустының да сәбәбе җитди иде:

– Бүген – оныгымның туган көне, бер яше тула, бүләк әзерләгән идем.

Машина тигез юлдан мәрхүмнең туган ягына кузгалды. Барасы юл ерак кына. Кәримнең миендә йөз төрле уй буталды. Адәм баласының төрле кыяфәткә керә алуын ул башына сыйдыра алмады. «Мәрхүмнәр сайлый алмый шул», – дип кабатлады ул эчтән генә.

Зиратта халык күп иде. Күрше-тирә авыллардан укучылар, олылар, хәтта бөтенләй ят кешеләр дә килгән иде. Һәркем атаклы шәхеснең каберенә бер уч булса да туфрак салып калырга тырышты...

Венер  Исхаков
Башкортчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәсе.

 

"КУ" 09,2022

Фото: unsplash
 

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев