Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Ел башы

Кайныйдыр ут өстендә өйрәле ит шулпасы. Җыя якын дусларны бу олуг көн – ел башы.

Алексей Сагатаев – хакас шагыйре, драматург, театр артисты, КВНчы, агач сувенир эшләнмәләре остасы. Ул 1983 елның 6 июлендә Хакасия Республикасының Бейск районы, Кече Монок авылында дөньяга килә. Шунда Аскиз урта мәктәбен тәмамлагач, Н.Ф.Катанов исемендәге Хакас дәүләт университетына укырга керә һәм этник сувенирлар ясарга өйрәнү белән беррәттән туган телендә шигырьләр дә яза башлый. Беренче шигырьләре 2004 елны «Хакас җире» газетасында басыла. 2010 елда «Пилтiр оолнын, чоогы» («Яшь тайгачы җырлары») исемле шигырь җыентыгы дөнья күрә.

Алексей 2014 елдан Абаканның «Читиген» («Җидегән») драма һәм этник музыка театры артисты. Шигырьләренә килгәндә, аларда тайга һәм табигать стихияләренең рухы аеруча калку чагыла.

 

Кайныйдыр ут өстендә өйрәле ит шулпасы.

Җыя якын дусларны бу олуг көн – ел башы.

Авыз итә шулпадан кызлар, казан тирәли.

Киң даланы күмеп җыр, колакларны иркәли.

Егетләр дә биредә елгыр атлар өйрәтеп

Әзерләнә ярышка, кызлардан җыр көйләтеп.

Чаламага-тасмага бай кызы каенбикә

Байый төшә тагын да – тадарлар1 бәйрәм итә.
 

1 Тадар – хакасларның борынгы атамасы.

Алексей  Сагатаев

Хакас теленнән Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе.

 

"КУ" 01, 2023

Фото: архивтан.

 

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев