Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Кальбем гүя тулып таша галәмемнән...

Кальбем гүя тулып таша галәмемнән, Бүген янә сердәш булдым каләм белән.

Абдулҗан Мухтарҗан улы Азнабакиев – уйгыр шагыйре. Ул 1986 елның 5 декабрендә Казакъстан Республикасының Алма-Ата өлкәсе Енбекшиказакъ районы Гайрәт авылында дөньяга килә. Мәктәптән соң Абай исемендәге Казакъ милли педагогика университетын тәмамлый. 2013 елда ул Уйгыр яшьләре фестивале, ә 2017 елда Турган Тохтамов исемендәге әдәби бәйге лауреаты була. Шул ук елны Евразия Язучылар берлегенең Истанбул шәһәрендә узган Беренче төрки яшь язучылар фестивалендә катнаша.

Абдулҗан – «Пәрвәз» уйгыр җыр башкаручылары җәмгыяте әгъзасы, җыр текстлары, «Йөрәк язым» («Кәлбим баһари»), «Яшьлек лирикалары», «Йөрәк альбомы» исемле шигырь җыентыклары авторы.

Бүгенге көндә ул «Гунчә»(чәчәк бөресе, бутон) журналының баш мөхәррир урынбасары, «Уйгыр авазы» газетасы хәбәрчесе һәм Алма-Ата шәһәрендә мәктәптә укытучы булып эшли.

Иҗатына килгәндә, ул – шәркый стильдәге фәлсәфи лирика һәм мәхәббәт лирикасы белән игътибарны җәлеп итә, аеруча гомернең узуы, язмыш һәм бәхет төшенчәләре хакында уйлануларын образларга төреп, укучысына җиткерүе сокландыра.

Кальбем гүя тулып таша галәмемнән,

Бүген янә сердәш булдым каләм белән.

Чишелешсез сорауларга җавап эзләп,

Чуарладым кәгазь битен берәм-берәм.

Камчы очы сыман безне бу яшәеш

Талпындырып ала кайчак йә сикертә.

Тәкъдир гүя миңа үзе картлык өсти,

Ә борчулар чәчләремә чал йөгертә.

Караң шактый минем бәхетем кичектерде

Үч иткәндәй тәкатьсезлек өчен гүя.

Әйтерсең лә, тәкъдир шулай үчекләде,

Башкаларны ак бәхеткә күмә-күмә. 

Абдулҗан  Азнабакиев 

Уйгыр теленнән Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе

 

"КУ" 12, 2022

Фото: unsplash
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев