Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Сөю ничек үлә

Билгеле, сөюе булгач, бардыр хыянәте дә. Мәхәббәт – татлы агудыр кешелек хәятендә.

Курудимова Людмила Пётр кызы – гагауз шагыйрәсе, язучы, тәрҗемәче. Ул 1989 елның 3 июлендә Молдавия Республикасы Гагаузия административ территориаль берәмлеге ЧадырЛунг шәһәрендә туа. Әстерхан дәүләт университетының чит телләр факультетын тәмамлый. Шигырьләре Гагаузиядә нәшер ителә торган «Туган тел», «Байрак» газеталарында, Төркиядә чыгучы «Кардәш каләмнәр» журналында басыла. 2017 елда аның «Сабыр чишмәсе» исемле шигырь җыентыгы дөнья күрә. Шул ук елны ул Истанбулда узган Беренче төрки телле яшь язучылар форумында катнаша. Бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнә.

Нинди матур бармакларың –  үбәр идем аларны.

Иңнәреңә назлы сыенып, көтәр идем таңнарны.

Тезләреңә башым салып, ятар идем изрәп...

Хисләремнән исәрләнеп, йөрер идем миңгерәп.

Ак күгәрчендәй очарсың бер чакны кочагымнан

Һәм әйләнеп кайтырсың син нәфрәтем учагына.

Билгеле, сөюе булгач, бардыр хыянәте дә.

Мәхәббәт – татлы агудыр кешелек хәятендә.

Башканы назлавың уйлап, шатырдатып, берәмләп,

Төз, матур бармакларыңны сындырыр идем тәмләп!

Бүтәннәргә баккан өчен чукыр идем күзеңне,

Елан булып буар идем, чагар идем үзеңне!

Сөю үткән икән – инде оныт, саклама ачу!

Юкса, эчтән кимерәчәк көнчелек атлы ярсу!

Бир кулыңны, тик онытма йөрәгең дә бирергә!

Сөюнең гомере чикле – әзерсеңме үләргә?!
 

МИЛА  КУРУДИМОВА

Гагауз теленнән Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе.
 

 

"КУ" 11,2022

Фото: архив, фотода автор үзе.

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев