Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Төн

Уйлама да икән, бу гомерләр табыштырмас диеп, юк җирдән.

Күксел тауга таба якынлашкач,

Бурлат кызыл булды ак Кояш. —

Куеныма чум да, — диде Кыя, —

Җангынамны җылыт, карендәш.

Омтылганы — Кояш. Һаваланып,

Кире үрли язгы күкләргә. —

Таң атканчы гына, — диде күк

Тау, — Сыенышып яллар итәргә.

Төн куены белән Тау куены

Ике ялгызакны иш иткән.

Тәкәбберләр ничек кавышсын, дип

Әйтүләре юкка, буш икән.

Уйлама да икән, бу гомерләр

Табыштырмас диеп, юк җирдән.

Ялгызлыктан өшеп кайчакта мин,

Үз-үземнән учак тергезәм.

Кояш белән Тауда эшләре юк,

Ойый галәм җирдә изерәп. —

Бүген төнлә көт, — дип пышылдаган

Берәүнең мин куркам килереннән,

Килмәсеннән куркам бигрәк.

Тамара ГАНИЕВА, башкорт шагыйрәсе

Г.Бәйрәмова тәрҗемәсе

 
"КУ" 8, 2014

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев