Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Туган тел

Минем кадерле, сөекле, газиз, И авар теле, и туган телем!..

 Мөхәммәт Әхмәтовны Дагстанда һәм Мәскәүдә Магомед Ахмедов дип беләләр. Ул – Дагстан Язучылар берлеге рәисе. Бу җаваплы вазифаны бөек Рәсүл Гамзатовтан соң башкарып килә. 60 яшьлек юбилее якынлашканда, Мөхәммәт Әхмәтов үз шигырьләренең татар телендә дә дөнья күрүен теләве турында әйтте. Һәм мин бу эшкә бик теләп алындым.

М.Әхмәтов Дагстанның Гуниб районы Гонода авылында туган. Мәскәүдә Әдәбият институтында белем алган. Танылган тәнкыйтьче, әдәбият галиме, дөнья һәм рус әдәбиятлары буенча зур белгеч Александр Михайлов алып барган семинарда шөгыльләнгән. Укуын тәмамлагач Дагстан Язучылар берлеге аппаратында Рәсүл Гамзатов кул астында эшләгән, аның таләпчән мәктәбен үткән.

М.Әхмәтов үз иҗатында туган җиренең, туган ягының, гүзәл Кавказ һәм Дагстанның бүгенгесе турында яза, сөйгән халкы, аның киләчәге турында борчыла. Туган теле хакында кайгырта. Аның туган җире хакында борчылуы ул – илебезнең киләчәге хакында борчылу булып та яңгырый.
 

Кабат каршылыйм таңны тауларда –

Чал чәчем кебек яп-якты ак таң.

Туган тел генә кала сакланып,

Бәлагә тарган чагында Ватан.

Ул гына кала, бары ул гына,

Бөтен дөньяны тынлык басканда.

Тынып калса да, барлык авазлар,

Туган тел барда Ватан саклана.

Авар теленең бөтен аһәңе

Кайта әйләнеп миңа яңадан.
Океан төбе җирнең бар тозын

Үз кочагында саклаган сыман.

Мин тау, кыялар китабын укыйм,

Көннән-көн арта бара гыйлемем.

Агачлар, ташлар арасыннан мин

Аһәңен эзлим туган телемнең.

Хәзер ул һаман гел минем белән,

Кайчан булса  да – көндез һәм төнен,

Минем кадерле, сөекле, газиз,

И авар теле, и туган телем!..

 Аварчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәсе

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев