Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Туган йорт учагы

«Туган йортың учагының уты сүнсен!» Юк шуннан да авыр каргыш минем өчен.

МӘҢГЕЛЕК ТАУ ИЛЕ ШАГЫЙРЬЛӘРЕ

Каспий белән Кара диңгез арасына сузылган Кавказ тау сыртларына сыенып яшәүче балкарлар – без казан татарлары өчен тугандаш, кан-кардәш халыкларның берсе. КабардаБалкар республикасының Кавказ буйлап, Грузиягә таба сузылган ягыннан КарачайЧеркес республикасы башлана. Балкарлар белән карачайлар, татарлар белән башкортлар шикелле үк үзара якын кардәшләр, бер үк телдә диярлек сөйләшәләр, бары тик икесе ике республикада яшәүләре белән генә аерылалар. Бу – Октябрь инкыйлабыннан соң, СССР дәүләтен төзегәндә, Сталин алып барган милли сәясәтнең ачы җимеше.

Балкарларның «Халык шагыйре» исемен йөрткән күренекле әдипләре әллә ни күп булмаса да, Советлар Союзы вакытында исемнәре бөтен илгә танылган зур шагыйрьләре бар. Шуларның иң күренеклесе – Кайсын Кулиев. Аннан соң Кәрим Отаров килә. Балкар язма әдәбиятына нигез салган  Кязим Мечиевның тууына – 2019 елда 160 ел тулды. Журналыбызның бу санында без балкар әдәбиятының бүгенге заман вәкилләре – Кабарда-Балкар һәм Карачай-Черкес республикаларының халык шагыйре, РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тәнзилә Зумакулова, күренекле остазларының юлын лаеклы дәвам иттерүче Муталип Беппаев белән Әскәр Додуев шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Рафис КОРБАН


Тәнзилә Мостафа кызы Зумакулова (1934) – балкар шагыйрәсе, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкес республикаларының халык шагыйре, Россия Федерациясенең, Кабарда-Балкар һәм Чувашстан республикаларының Дәүләт премияләре лауреаты.
 

«Туган йортың учагының уты сүнсен!»

Юк шуннан да  авыр каргыш минем өчен.

Кем башына килгәндер бу явыз теләк,

Кем беренче әйткәндер бу ләгънәт сүзен?
Кем булган ул зирәк, әмма усал бәндә,

Аңлата һәм аңлый алмыйм хәтта үзем.

Сүнә күрмә, туган йортым учагы, син.

Ут алырга сиңа һәрчак күршем керсен.

Тыным белән кабызырга әзермен мин

Синең утың һичберкайчан сүнмәс өчен.

Мин курыкмыйм үзем өчен, ни булса да,

Сине саклап, мин янарга әзер һәрчак.

Туган йортның җылысын һәм утын саклап,

Каргышларның котын алып янсын учак.

Туган йортның җылысына безне җыеп,

Уты янсын, бәрәңгесе пешсен көлдә.

Ишетелсен бала-чага көлешкәне,

Тирәсендә гәп куерсын туган телдә.

Тәнзилә  Зумакулова 
Балкарчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәсе

 

"КУ" 01, 2022

Фото: архив

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев