Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

УН ДОЛЛАР (хикәя)

Аңа һәрвакыт таможня хезмәткәрләренең пассажирларга мөнәсәбәтендә илнең тышкы дөньядан яшерен эчке тормышы чагылган кебек тоела иде. Юлда күп йөргән кеше таможня хезмәткәрләренең үз-үзен тотышына карап, үзе очып килгән илнең сәяси һәм икътисади хәлен, халкының грамоталылыгын һәм тормыш-көнкүрешенең нинди булуын чамаларга мөмкин.

2006 елда Европа һәм Азия кыйтгаларындагы бер төркем төрки телле Язучылар берлекләре Төркиядә җыйналып, үзара берләшергә дигән карар кыла һәм Евразия Язучылар берлеге оештыра. Аның Генераль Рәисе итеп (төрекчә әйтсәк – башканы) Якуп Өмәруглы сайлана.

2012–2016 елларда бу оешма безнең Татарстан Язучылар берлеге белән дә актив хезмәттәшлек итте. Язучыларыбыз Төркиядә һәм башка төрки республикаларда үткәрелгән күп чараларда катнашты. Хәтта күренекле шагыйребез Зиннур Мансуров татар-рус-инглиз телләрендә чыккан «Тукайча татар кодексы» һәм «Тукай белән әңгәмәләр» дигән китаплары өчен Евразия Язучылар берлеге карары белән «Төрки дөньяның Ел әдибе» дип табылды.

Якуп Өмәруглы 1966 елда туган. Башлыча хикәяләр яза. Аның беренче китабы 1987 елда дөнья күрә. Әсәрләре Төркиядә, Казакъстанда, Кыргызстанда, Үзбәкстанда, Азәрбайҗанда, Иранда һәм Россиядә басылып чыккан.

Ул очкан самолёт чыгып килгән кояш нурларында коенып, аэродромның төшү полосасына килеп керде. Кадыйр алдында таможня контролен үтү һәм такси яллап, күрше илгә барып җитү бурычы тора иде. Аңа һәрвакыт таможня хезмәткәрләренең пассажирларга мөнәсәбәтендә илнең тышкы дөньядан яшерен эчке тормышы чагылган кебек тоела иде. Юлда күп йөргән кеше таможня хезмәткәрләренең үз-үзен тотышына карап, үзе очып килгән илнең сәяси һәм икътисади хәлен, халкының грамоталылыгын һәм тормыш-көнкүрешенең нинди булуын чамаларга мөмкин. Бу хакта ачыктан-ачык сөйләргә бик ярамаса да, ул һәркем өчен дә билгеле хакыйкать. Бал белән закон һәм тәртип идарә иткән, икътисад чәчәк аткан дәүләттә, бөтен нәрсәгә карата яшертен, әмма ап-ачык хөрмәт була һәм кагыйдәләр тайпылышсыз үтәлә; ә икътисад әле яңа гына үсә башлаган яки үсешеннән туктап калган илләрдә, күп сораулар элемтәләр аша гына хәл ителә, бөтенләй башка атмосфера хөкем сөрә. Моның шулай икәнлеге әле самолёт бортында чакта ук аңлашыла башлый. Самолёт очышын төгәлләүгә, пассажирлар тыгылыша башлыйлар һәм хаос килеп туа. Ни өчен соң әле берничә минут элек кенә тәрбияле һәм тәкәллефле күренгән кешеләр, икенче бер илгә очып килеп төшүгә, кинәт кенә үзгәрәләр, культуралылыкта берничә баскычка түбән төшкән кебек булалар? Сизәсез микән, аэропорт хезмәткәрләренең карашы да кайвакыт гаять салкын һәм кырыс булып күренә. Аларның аеруча игътибар белән пассажирлар агымыннан күзәтү астында булырга тиешле кешене эзләүләре сизелеп тора. Багажы булмаган, кулларына чемодан гына тоткан югары дәрәҗәдәге, авторитетлы пассажирлар, гадәттә, тикшерү кебек формаль процедураларны тизрәк үтәргә ашыгалар.

Кадыйр паспорт контролендә озак тоткарланмады. Таможня хезмәткәре аның документында күрше ил визасын һәм эш лицензиясен күреп, үз биләмәсендәге хакимлеген күрсәтергә тырышкандай, каты итеп үз мөһерен сукты. Паспортын алгач, офицер сизмәслек итеп кенә «уф» дип сулыш алып, ул беренче ишеккә таба юнәлде. Әмма тулы иреккә кадәр әле ерак, алда такси белән тикшерү пунктына барып җитәсе бар иде. Моның өчен башта күрше ил чигендә урнашкан такси тукталышына барырга кирәк. Һәм шуннан шул ил номерлары булган таксида юлны дәвам иттерергә. Дөньяда ике ил чикләре кисешкән нокталар бихисап күп, һәм аларда яшертен генә таксиларының номерларын да алмаштырып, ике ил буйлап та йөрүче таксистлар да җитәрлек. Чит ил номеры белән йөрүче такси, әлбәттә инде, тикшерү пунктларында эшләүче полицейскиларның игътибарын үзенә тиз җәлеп итә. Мондый өстәмә «тикшерүләр» өстәмә түләүләргә, ришвәт бирүләргә мәҗбүр итә. Ришвәт бирүне Кадыйр һәрчак үзенең кешелек дәрәҗәсен төшерү дип кабул итә, ул гаиләдә дә шундый тәрбия алган, университетта да аңа шулай дип укыттылар. Эш шуңа барып җитсә, ул комач кебек кызарып чыга, йөрәге ярсып тибә башлый. Әле аэропортта чакта ук аңа үз хезмәтләрен күрсәтәбез дип, ике кеше бәйләнде. Аларга шикле караш ташлап, Кадыйр карашы белән генә күңелдә ышаныч тудыра торган һәм пөхтә кыяфәтле машина йөртүче эзли башлады. Һава аланыннан чыгу юлында очып килүчеләрне хет оҗмахның үзенә кадәр илтеп куярга тәкъдим итеп, бер көтү таксист каршы ала. Кадыйрның күзе шундый «бомбил»лардан бер читтәрәк басып торган урта яшьләрдәге бер иргә төште. Аның карашын сизеп, таксист теге ике яшь егетне кулы белән җиңелчә генә этеп, Кадыйрның кулыннан чемоданын алды да:

– Машина тегендә, киттек, – диде.

Кеше ташу белән шөгыльләнүчеләр клиентларын үзләренә җәлеп итү серләрен бик яхшы үзләштергәннәр.

– Кая барабыз? – дип сорады таксист.

– Ханҗәйләүгә, – диде Кадыйр.

– Йөз.

– Кырыкка барам.

– Төнге бәяләр шундый.

– Сез нәрсә, таң атып килә бит. Сезнең өчен кояш ике мәртәбә чыкмас, – диде Кадыйр.

– Ярар, иллегә барабыз, – дип килеште таксист.

Юл хакын ризалашкач, йөртүче пассажирын дөньяны күп күргән, Европадан монда ничек килеп эләккәне билгесез булган иске генә «Мерседес» янына алып килде. Машинасын көч-хәл белән генә кабызгач, таксист:

– Күршеләргәме? – дип сорады.

– Әйе, – диде Кадыйр.

– Минем яхшы танышларым бар, баргач, сезне шулар янына утыртырмын. – Бу таксистның тикшерү пунктындагы танышлары турында әйтүе иде.

– Яхшы.

Тик алар машиналарына шул ил номерларын куйсалар, әйбәт булыр иде, – диде Кадыйр һәм уйлап куйды: «Ярдәм итәргә теләвеме бу моның, әллә алардан клиент тапкан өчен үзенә дә өлеш чыгамы?»

Бу уй таң алды томанында эреп юкка чыкты, Кадыйр төн богауларын өстеннән салып аткан дала гүзәллегенә сокланып, тәрәзәдән карап бара башлады. Алар ике полиция пунктын җиңел генә узып киттеләр. Таксист ул пункларны ерактан ук күреп алып, катгый тон белән: «Ришвәтчеләр!» дип белдерде.

– Алар гына шундыймы? – дип сорады Кадыйр, елмаеп.

– Каян белим тагын кемнәрнең коррупционер булуын. Ә болар турында яхшы беләм, алардан күп күрдем золымны, – диде ир һәм үзенең балалары турында сөйләргә тотынды.

Ханҗәйләүдә Кадыйр икенче машинага күчеп утырды. Монысы «Мерседес»тан күпкә яхшырак, яңарак, йөртүчесе дә ышаныч тудыра торган кеше булып күренде. Юл хакын килешеп түләгәч, ул таксига кереп утырды, багажын йөртүчеләр үзләре урнаштырдылар. Тиздән алар чик буена килеп җиттеләр. Таможняда тынлык иде, гадәтләнгән тавыш, шау-шу ишетелмәде. Таксист Кадыйрны төшергәч:

– Мин машинаны күчерә торам. Теге якта очрашырбыз, – диде. Кадыйр таможня тикшерүе урнашкан бинага керде, ул яңа иде. Буш зал буенча үтеп, паспорт контроле өстәлен эзләп тапты, яңарак кына эшкә керешкән хезмәткәрләр янына килеп басты. Аларның берсе үз янына килергә ымлады. Кадыйр аның янына барып, документын сузды. Хезмәткәр паспортның фотолы битен эзләп тапты һәм әле Кадыйрның йөзенә, әле фотога карап, аларның берберсенә охшашлыгын тикшерә башлады. Таможня контроле үткәндә бу, мөгаен, иң күңелгә ятышсыз процедурадыр. Кадыйрга тикшерүче бу эшне юри шулай сузадыр шикелле тоелде. Аның йөзе белән паспорттагы фоторәсем арасында аерма тапмагач, офицер документтан визалы битне эзләргә кереште. Тапкач, шулай ук ашыкмыйча гына визаны өйрәнә башлады. Кулын компьютерга сузып:

– Эш белән килдегезме? – дип сорады.

– Әйе, мин төзелеш фирмасында идарәче, – диде Кадыйр, аның болай да сораячагын аңлаганга, махсус эш урынын һәм дәрәҗәсен әйтеп.

– Димәк, начальник?

– Юк, мин урынбасар.

Шул минутта хезмәткәр Кадыйрның мәгълүматларын компьютерга төшереп, илтифатсыз гына:

– Алайса, сездән йөз доллар, – дип куйды.

– Минем бөтен документларым да тәртиптә, ни өчен бирергә тиешмен мин ул кадәр акча?

Таможня хезмәткәре, сорауны ишетмәмешкә салышып, Кадыйрның паспорт номерын язуын дәвам итте.

– Бу илдә кайчаннан бирле яшисез?

– Дүрт ел, – диде Кадыйр.

– Телне яхшы беләсез, димәк?

– Әйе, начар түгел. Кадыйр чынлап та бу ил телен шулкадәр яхшы үзләштергән иде, хәтта аның чит илдән икәнен белмәүчеләр шушы ил кешесе дип кабул итәләр иде.

– Махсус курсларга йөрдеңме?

– Әйе, беренче ярты елны бары тик тел өйрәнүгә багышладым.

– Алайса, илле доллар бир, – диде таможня хезмәткәре, тел белгәне өчен ташлама ясагандай.

– Яхшы, тик шуны әйтегез, ни өчен мин сезгә акча бирергә тиеш? Минем документларым барысы да тәртиптә бит.

Хезмәткәр үзенә бирелгән сорауны ишетмәгән кыяфәт чыгарды. Үзе аннан:

– Эш өчен рөхсәтең бармы? – дип сорады.

– Бар.

– Лицензия үзең беләнме?

– Менә, рәхим итегез.

Барлык кәгазьләрне дә паспорт янына куйганнан соң, хезмәткәр мөһерен эзли башлады һәм башын күтәрмичә генә:

– Яхшы, егерме биш доллар бир, – диде.

Кадыйр ни көләргә, ни еларга белмичә:

– Сезгә ул акчаны ни өчен бирергә тиеш икәнен әйтегез дә, мин аны бирәм, – диде.

Хезмәткәр мөһерен тапты һәм барлык тиешле урыннарга сугып чыкты да виза кәгазен паспорт эченә тыгып, Кадыйрга сузды:

– Киттек, чәй эчәбез.

Кадыйр каршы килә алмады, хезмәткәр ишарә белән аны коридорның теге башындагы бүлмәгә дәште. Бүлмәдә алар Кадыйрның чит телне яхшы белүе, аның фирмадагы эше турында сөйләштеләр. Ул арада чәй кайнап чыкты. Хезмәткәр бер йотым гына ясады да:

– Ярар, ун доллар бир, – диде.

Кадыйр бу сүздән соң каушап калды. Ул инде тикшерүне үтте, бөтен документлары да аның үзендә. Ни өчен соң әле офицер аннан ун доллар акча сорый?

– Яхшы, мин бирәм, тик сез шулай да әйтегез, ни өчен?

Офицер Кадыйрга карап, тирән сулыш алып көрсенде дә:

– Эх, Кадыйр әфәнде, әгәр дә син бирмәсәң, әгәр дә башкалар бирмәсә, бу эшкә урнашыр өчен биргән акчаларымны ничек кайтарып алырмын соң мин?! – дип куйды.

Мондый җаваптан аптырап катып калган Кадыйр, ишеккә караш ташлап алды да, куеныннан акча янчыгын чыгарып, ун доллар санап, аның кулына сузды. Өстәлдә аның эчеп бетермәгән чәе торып калды. Таможня хезмәткәре аны ишеккә кадәр озатып, күптәнге дусты белән аерылышкан кебек хушлашып калды.

Кадыйр чикнең теге ягында аны көтеп торучы таксига барып утырды һәм юлын дәвам иттерде. Аның башында: «Әгәр дә юлда пропуск пунктында туктатып, ун доллар сорасалар, ул акчаны кем бирергә тиеш, минме, әллә таксистмы?» дигән уй тынгы бирмәде.

 

Якуп  Өмәруглы

Төрекчәдән Зарина МОСКАУ һәм

Рафис КОРБАН тәрҗемәсе.

"КУ" 10, 2022

Фото: unsplash

 

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев