Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Яшьлек җыры

Күңелем һаман синдә калган, яшь минем. 

Бакча гөлем, хыял күгем – яшьлегем.

Киләчәккә өмет белән баккан чак.

Хыяллардан канат куеп иңнәргә

Илһам сазын уйнап, җырлап яткан чак.

Гүзәл чорым, сүнмәс җырым – яшьлегем,

Мин ул – сине мәңге сөяр гашыйгың!

Яшьлек дәртем, көч-гайрәтем ташыр мәл,

Тәвәккәллек төкәнмәс чор – яшь чорым.

Мәхәббәтем, гамьсезлегем – яшьлегем,

Гыйшык каләм алдырган мәл кулыма.

Дуслар белән тәгәрәшеп үскән чак,

Җиңелмәс чак – киртә торса юлымда.

Гүзәл язым, шат авазым – яшьлегем.

Гыйлем алып, бүген иркен яшимен.

Чал өрсә дә, чәчкә гомер җилләре,

Күңелем һаман синдә калган, яшь минем. 

 

Абдулҗан  Азнабакиев 

Уйгыр теленнән Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәcе


"КУ" 12,2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев