Логотип Казан Утлары
Китап күзәтү

Шигъри дуслык күперләре

Азәрбайҗан һәм Татарстан арасындагы әдәби һәм мәдәни багланышларның тулы бер тарихы һәм бай традицияләре бар...

Азәрбайҗан һәм Татарстан арасындагы әдәби һәм мәдәни багланышларның тулы бер тарихы һәм бай традицияләре бар. XIX йөз һәм XX йөз башларында бу элемтәләр аеруча ныгый һәм бер баскыч югарыга күтәрелә. Күренекле галим Мирза Казембәкнең Казан университетында эшләгәндә алып барган фәнни-агарту эшчәнлеге ике халык арасындагы элемтәләр ныгуына да уңай йогынты ясый. Халыкны рухи агарту эше, гомумән алганда, әдәбият, мәдәният, мәгариф, фән һәм иҗтимагый фикер үсешендәге казанышларны үзара алмашу тугандаш респуб­ликалар арасындагы бәйләнешләрнең төп асылын тәшкил итә.

Тугандаш халыклар арасындагы рухи бәйләнешләрне ныгытуда татар классигы, танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлек­лесе Габдулла Тукайның азәрбайҗан язучылары, шагыйрьләре, мәгърифәтчеләре белән дус булып, иҗади элемтәләр урнаштыруы да моңа бер этәргеч була. Азәрбайҗанның танылган язучысы һәм дәүләт эшлеклесе Нариман Наримановның Казандагы иҗтимагый-әдәби тормышта актив катнашуы да элемтәләрнең ныгуына китерә.

XX гасыр башында татар әдипләре әсәрләренең азәрбайҗан матбугатында басылуы да куанычлы күренеш була. Мәсәлән, азәрбайҗан телендә чыгучы «Молла Насреддин» журналы тугандаш татар халык язучылары иҗатына аеруча зур игътибар бирә.

Советлар Берлеге чорында бу бәйләнеш­ләр бердәм дәүләт кысаларында аерым бер үсеш юлын уза. ХХI йөздә исә азәрбайҗан-татар багланышлары демократик җәмгыять калыпларына таянып төзелә. Бу уңайдан, 2019 елда Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең Бакуга эшлек­ле сәфәрен һәм аның «Көзге яңгырлар» исемле китабы басылып чыгуын тугандаш халыкларның мәдәни элемтәләрен ныгытуга тагын бер җитди адым һәм яңа сулыш итеп кабул итәргә мөмкин.

Разил Вәлиев өч дистә ел Татарстан Дәүләт Советында халык депутаты һәм чирек гасыр буе Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе була. Әлеге өлкәләргә кагылышлы күп кенә яңалыкларны тормышка ашыруда Разил Вәлиевнең эшчәнлеге уңай нәтиҗәләр бирә.

Казан дәүләт университетының журналистика факультетында ике ел укыгач, ул Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала. Укуын тәмамлап, Казанга кайт­кач, озак еллар матбугат һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт итә. Татарстан Милли китапханәсе директоры булып эшләгән елларында китапханәнең дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрә һәм нәтиҗәле эшләр башкара. Бүгенге көндә Разил Вәлиев Татар ПЭН-үзәге президенты буларак та халыкара аренада үз милләтенең әдәбиятын һәм мәдәниятен пропагандалау эшен уңышлы алып бара. Ул шулай ук «Җыен» иҗтимагый берләшмә фонды рәисе буларак та зур эшләр башкара.

Разил Вәлиевнең күпкырлы әдәби иҗатында төп урынны лирика алып тора. Күпсанлы шигырь китаплары укучылар тарафыннан яратып кабул ителә һәм ул татар поэзиясенең күренекле шагыйре булып таныла.

2019 елның август аенда Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең Бакуга эшлекле сәфәре ике халык арасындагы мәдәни багланышларны ныгытуда тагын бер мөһим вакыйга булды. Азәрбайҗан язучылар берлегендә Разил Вәлиевнең «Payis yagmurlari» («Көзге яңгырлар») китабын тәкъдим итү тантанасы булып узды. Яшь төрки язучыларның Халыкара Ассоциациясе инициативасы белән «Хан» нәшриятында әлеге җыентыкның азәрбайҗан телендә басылуы аерым кыйммәткә ия. Бу китапның азәрбайҗан әдәби дөньясында киң резонанс белән кабул ителүе дә әлеге вакыйганың әһәмиятен күрсәтеп тора. Азәрбайҗан Республикасы Милли Мәҗлесенең-парламентының Фән һәм мәгариф комитетында Разил Вәлиев белән очрашу да оештырылды. Анда азәрбайҗан-татар әдәби һәм мәдәни элемтәләрен киләчәктә тагын да киңәйтү зарурлыгы хакында җитди фикер алышу булды.

Разил Вәлиев үзенең шигырьләрендә туган халкын һәм республикасын аеруча тирән мәгънә биреп сурәтли. Аның социаль лирикасында без бу юнәлешкә хас булган гадәти пафослы өндәмәләр һәм идеяләр күрмибез, шагыйрь үз иҗатында образлы, фәлсәфи фикер, поэтик нечкә уйлануларга өстенлек бирә. Татар халкының танылган шагыйре шигъри сүзнең асыл остасы булып, үзенең иҗатчы миссиясен югары һәм дөрес кимәлдә торып үти.

«Җиргә мәдхия» шигырендә ул, шагыйрь һәм ватандаш буларак, үз фикерен болай җиткерә:

 

Кояш кояш түгел – җир яктысы,

Ә йолдызлар – җирнең маягы,

Мине сугыш исән калдырмады,

Мине шушы җирем аяды.

 

Разил Вәлиев – һәрчак туган җирен, туган халкын олылап, аны яратып дан җырлаучы үзенчәлекле шагыйрь. Туган ягының калын урманнары, киң үзәннәре, елга-таулары, авыл һәм шәһәрләре, татар халкының рухи байлыгы шигъри юлларга күчеп, безне үзенә гашыйк итә. Шулай итеп, без поэзия дигән сернең бөеклегенә тагын таң калабыз.

 

Туган телдә җырлый чишмә,

Туган телдә шаулый таллар.

Туган телдә дәшсәм генә,

Туган халкым мине аңлар.

Разил Вәлиев «Утлы хәтер» шигырь­ләр циклын Бөек Ватан сугышына багышлый. Бу дәһшәтле коточкыч афәт Татарстан халкын да читләп үтмәгән. Татар халкының күркәм бәйрәме Сабантуйның сугыш башланган канлы көнгә туры килеп, күңелләрдә никадәр каршылык тудыруын; гүзәл кызларның күз карашлары бер сәгать эчендә үзгәрүен һәм яшь егетләрнең сугыш утына кереп, үлмәс батырларга әйләнүен зур тетрәнү белән яза шагыйрь. Сугышның никадәр канкойгыч, кеше гомерләрен яндырып юкка чыгаручы фаҗига икәнлеген аңлата ул. Ни өчен Европа канлы «Сабантуй» оештырган да, ни өчен халык язмышларына балта белән кизәнгән? Шагыйрь җавап эзли, җавап таләп итә.

 

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, таң атмады, –

Алды җирне сугыш ялкыны.

 

Татар халкының данлы шагыйре, Советлар Берлеге Каһарманы Муса Җәлил һәм аның «Моабит дәфтәрләре»нә багыш­лап язылган шигъри юллары да күңелне кузгата, тирән уйга сала. Ил батырлары турында язганда, шагыйрь бу сугышны зур «канлы диңгез» дип атый. Утлы төергә әверелеп, ул халык хәтерендә мәңгегә сакланачак.

 

Балалар уйныйлар «сугышлы» уены,

Сугыш ул – аларга тик уен.

Ә минем уемда кайтмыйча калганнар –

Егерме миллион, егерме миллион...

 

Карыйм да кояшка, эндәшәм дөньяга:

Тынычмы күңелең, ни гамең, ни уең?

Мин түгел, мин түгел, эндәшә дөньяга

Егерме миллион, егерме миллион...

 

«Көзге яңгырлар» исемле китапның исемен укуга ук табигать турында уйлана башлыйсың. Шагыйрь табигатькә аеруча игътибарлы. Табигатьне ул, еш кына яшь кызга тиңләп, аның барлык матурлыгын укучыга күрсәтә. Шигырьләрдә «сары күлмәк кигән кыз», «оялчан кызый», «керфекләре дымлы кыз»га әверелгән табигать үзен яраттыра, сокландыра. Разил Вәлиев үз шигырьләрендә һәрвакытта да табигатьне җанландыра, терелтә. Ул аеруча көзне якын күрә. Гадәттә, гомуми шигърияткә хас булганча, ул көзне яфрак яңгыры, табигатьнең сүнүе итеп кенә кабул итми, ә бу фасылның фәлсәфи ачкычын табып, гомер юлының дәвамы булган какшамас бер канун итеп күрсәтә. Шагыйрь көзенең «ике бите ике алмадай», шагыйрь көзе – җиңүче!

 

...Тынычлыгын бүлдерергә куркып

Исеме юк шушы фасылның,

Әкрен генә көзгә кереп барам,

Аңлый барам тормыш асылын.

 

«Төсләр» циклында төрле төсмерләрне семантик планда карап, аларны мәгънәви катламга күчереп яктырта автор. Иҗтимагый-фәлсәфи карашларын да төсләр аркылы ача һәм укучы аңына җиткерә:

 

Тургайлы үзәнгә карыйм да

Җанымны җылыткан уй табам.

Кызыл төс күрдисәм, кан уйный,

Зәңгәр төс күңелгә моң сала.

Нигәдер төсләргә табынам,

Тормышым бертөсле булса да.

 

Әлеге цикл – автор талантының тирәнлеген һәм тормыш тәҗрибәсенең байлыгын күрсәткән бер үрнәк. «Төсләр» циклын укыгач, шул аңлашыла – Разил Вәлиев бар җаны белән туган ягын, аның яшәешен, табигатен тоя һәм югары бәяли белә. Бу бәйләмне Азәрбайҗан шагыйре Рәсүл Рзаның дөньякүләм танылган «Буяулар» циклы белән янәшә куеп булыр иде.

Разил Вәлиев лирикасында игътибарны җәлеп иткән тагын бер үзенчәлек бар, ул – аның шигъриятенә хас сюжетчанлык. Әмма шигырьләрдәге сюжет сызыгы һәм сюжет элементлары поэзиядә вакыйга коруга китерми, ә лириканың тирәнәюенә, мәгънәви көчен арттыруга хезмәт итә. «Алма» шигырендә ша­гыйрь «Минем йөрәгем өзелергә әзер алма кебек», дип яза. Монда авторның лирик халәте «күктән алма өзелеп төште» дигән таныш мотив белән чагыша. «Тормыш арифметикасы», «Хәтер», «Вәгъдә», «Ша­гыйрь», «Сугыш икмәге» шигырьләрендәге нечкә сюжет элементлары лирик гомумиләштерүнең нигезен булдыралар, шигъ­ри сүзне хыялый максатка якынайталар. Сюжет линиясенең мондый үрнәкләрендә эпик ноктаны лирик башлангыч белән тоташтыру өчен автордан зур осталык таләп ителә. Разил Вәлиевнең «Сугыш икмәге» шигырен замана поэзия­сенең сюжетлы лирика үрнәге буларак күрсәтергә мөмкин.

Разил Вәлиев шигырьләрендә кешенең тирә-юньгә игътибарлы карашы, табигатькә булган мәхәббәте, кешенең бар кешелек белән бергә, бердәм булып яши алуы төп эстетик башлангычны формалаштыра. Мәсәлән, «Бәхет» шигырен иҗади эзләнүләр квинтэссенциясе дип әйтергә була.

 

Хозурланып тауда басып торам –

Болытларга башым орына.

Кыяларга менми аңламассың –

Бу шигырем – бәхет турында.

 

«Көзге яңгырлар» китабында шигырьләрнең азәрбайҗан телендәге тәрҗемәләре татар телендәге оригинал шигырьләр белән бергә бирелә. Талантлы тәрҗемәче Хәят Шәминең оригинал шигырьләр рухына тугры булып, аларның матурлыгын, мәгънәсен барлык тулылыгында ачып бирүе дә игътибарга лаек.

«Көзге яңгырлар» китабы Разил Вәлиевнең талантын азәрбайҗан укучысы өчен дә ача. Шигырьләрнең идея-сәнгать дәрәҗәсе һәм поэтикасының тирәнлеге автор иҗаты хакында постсовет киңлегендәге һәм төрки халыклар әдәбиятындагы әһәмиятле әдәби факт буларак сөйләшү өчен мөмкинлек бирә. Язучы һәм күренекле әдәбият белгече Шамил Сәдиг китапка «Туганнан – туганга йөрәкләрне бәйләүче күпер» дигән баш астында мәгънәле кереш сүз язган. Чыннан да, Бакуда дөнья күргән «Көзге яңгырлар» китабы тугандаш Азәрбайҗан һәм Татарстан әдәбиятларын бәйләп торучы үзенчәлекле күпер булып тора.

 

Иса ГАБИББЕЙЛИ,

Азәрбайҗан Фәннәр академиясенең вице-президенты, Низами Ганҗәви исемендәге Әдәбият институты директоры, академик.

 

Айсылу ИМАМИЕВА тәрҗемәсе

 

"КУ" 11, 2019

Фото: wikipedia.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев