Логотип Казан Утлары
Милләттәшләр

Татарстаннан читтә – татар галимнәре династияләре

Укучылар белән таныштырасы шәхес шундыйлардан – күренекле галимнәр, фикер ияләре, мәгърифәтчеләр династиясенең вәкиле, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы (2016), физика-математика фәннәре докторы (1992), профессор (1994), Башкортстан Республикасының 6 нчы чакырылыш Дәүләт Советы – Корылтай депутаты (2018) Рамил Назыйф улы  Бәхтизин.

Төбәктә билгеле, абруйлы шәхес гаиләсендә туып-үсеп, тормышта үз урыныңны табу, алай гына да түгел, зур уңышларга ирешү җиңелме, әллә авырракмы? Читтән күзәтеп торучылар «җиңелрәк» диярләр. Уку, белем алу, үзең теләгән өлкәдә көчеңне сынау өчен – бөтен шартлар, яныңда киңәш сорарлык акыллы, тормышның сынаулы юлларын узган абруйлы якын кешеләрең булу ни тора! Әмма минем фаразлавымча, мондый язмышка ия кешеләр «авыррак» диярләр! Чөнки алар өчен үзләрен якыннары белән чагыштырып бәяләү планкасы кечкенәдән бик югары куела. Әле гаилә һәм тирә-якта мәшһүр якыннарың алдында эчке җаваплылык та бар бит! 

Укучылар белән таныштырасы шәхес шундыйлардан – күренекле галимнәр, фикер ияләре, мәгърифәтчеләр династиясенең вәкиле, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы (2016), физика-математика фәннәре докторы (1992), профессор (1994), Башкортстан Республикасының 6 нчы чакырылыш Дәүләт Советы – Корылтай депутаты (2018) Рамил Назыйф улы  Бәхтизин. Үзе яшәгән төбәктә билгеле гаиләдәге бердәнбер бала булып үссә дә, әтисе юлыннан китми ул. Болары хакында – соңрак, сүзне баштан башлыйк.

Рамил Назыйф улы 1955 елның 30 мартында Башкортстанның башкаласы Уфада туа. Әтисе – Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, үсемлекчелек белгече Назыйф Бәхтизин (1927–2007), Россиядә билгеле шәхес, галим, мәгариф һәм фәнне оештыручы. 

Гомумән, Бәхтизиннар – хәзер Башкортстанның Илеш районына кергән җирлектә билгеле нәсел. XIX гасыр башына кадәр Тамбов губернасында яшәгән морзалардан, мондагы Югары Аташ авылы янындагы ялан җирләргә килеп төпләнәләр. Столыпинның аграр реформасы башлангач, җирләрен киңәйтергә исәпләп, 1909 елны алар Яңа Аташ авылына нигез сала. Рамил Назыйф улының әтисе нәселе – менә шушы тармактан.

Шунысы кызык: әнисе нәселе дә Бәхтизиннардан булып чыга аның. Ерак бабасы Мохтарулла Салигаскәр улы Бәхтизин Рус-Япон сугышында батырлыклар күрсәтә, Георгий Тәресе кавалеры була. 1917 елдан соң илдә башланган колхозлаштыру, кулакларны сөрү фаҗигасенә дучар булсалар да, гаилә сакланып кала, Уфага күченеп яши башлый. 

Бәхтизиннарның бу тармагында да галимнәр, мәгариф хезмәтен гомерлеккә сайлаган шәхесләр шактый. Әйтик, Рамил Назыйф улының әнисе ягыннан икетуганнары арасында Тәгъзимә Кәрам кызы – юл төзелеше техникумында укыткан, Алия Кәрам кызы – химия фәннәре докторы, профессор, Лилия Кәрам кызы – фәннәр кандидаты, Гөлия Кәрам кызы – фән докторы, Таһирә Таһир кызы – инглиз теле белгече, Наил Таһир улы – комсомол өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләгән республика җитәкчесе, Корылтай депутаты, фәннәр кандидаты һ.б.
Әтисе ягыннан нәселнең бер буыны – Яңа Аташка нигез салынган вакытта Оренбургтагы танылган «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыган Раян Ханбәк улы Бәхтизин (1880–1927) указ алып, авылга имам-хатыйб булып кайта. Шулай яңа авылга иман нуры керә: мәчет төзелә, аның янында җәдит мәдрәсәдә балалар укыту җайга салына. Раянның хатыны Шәмсиямал кызларга белем бирә. Раян мулла үз авылында мәгърифәт тарату белән чикләнми: газета-журналларга мәкаләләр яза, китаплар бастыра. Кызганыч, ул бик иртә, 47 яшендә бакыйлыкка күчә. Әтисе Раян вафат булып 3 ай узгач, гаиләдә бишенче бала булып, Назыйф дөньяга килә.

Авыр заманнар була бу. 1917 ел алып килгән үзгәрешләр һәр гаиләгә кагыла, әмма руханилар гаиләләренә, морзаларга – аеруча. Әниләре балаларын аякка бастыру, укыту өчен тырыша. Бөек Ватан сугышы башлануга, хәлләр тагын да катлаулана: гаиләдәге ике олы малай – Әгъзам белән Әхмәтназ фронтка китә, икесе дә һәлак була. 

Никадәр генә авыр булмасын, әниләре белем алуны беренче максат итеп куя. Шуңа да Иске Дөмәй авылында мәктәпне тәмамлаган Назыйф 1946 елны Башкорт авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аны бик яхшы билгеләренә генә төгәлләп, бер ел Мораптал совхозында (Куергазы районы) баш агроном булып эшли, аннары остазлары чакыруы белән аспирантурага кайта. Республикада сөрүлек җирләрнең сыйфатын билгеләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә башлаган галимнәрдән була ул. 1955 елны көлсу урман-дала туфрагының сөренте катламын эшкәртү мәсьәләләренә караган кандидатлык диссертациясен уңышлы яклап, вузда укытырга кала. 

Тырыш, акыллы, киң карашлы белгечне тиз күреп алалар: 1961 елны – фән эшләре буенча проректор, аннары ректор итеп билгеләнә. Илдәге авыл хуҗалыгы вузлары ректорлары арасында иң яше була Назыйф Раян улы. Институтны ныгытуга, укыту һәм фәнни-тикшеренү эшен камилләштерүгә зур көч куя: яңа һәм махсуслаштырылган факультетлар (икътисад, умартачылык, авыл хуҗалыгы белгечләренең квалификациясен күтәрү) оештырыла, кафедралар ачыла, заманча лабораторияләр барлыкка килә, студентлар өчен тулай тораклар төзелә, Уфа вузлары арасында беренчеләрдән булып аспирантурадагы белгечлекләр саны арта, агрономия, зоотехника, инженерлык, икътисад һәм ветеринария буенча профильле яклау Советлары ачыла. Моннан тыш, республиканың ерак районнары өчен кадрлар әзерләүгә аерым игътибар бирелә. 

Назыйф Раян улы үзе агрономия факультетындагы үсемлекчелек кафедрасы белән җитәкчелек итә, 1978 елны профессор дәрәҗәсенә лаек була. Ул мавыгып фән белән шөгыльләнә: авыл хуҗалыгы культураларыннан уңыш алуны программалаштыру методикасын эшли һәм уҗым культураларын интенсив технология белән игү системасын гамәлгә куюда башлап йөри. Бу тикшеренүләр галимнең – адаптив үсемлекчелек  фәнни мәктәбен булдыруына, республикада исә авыл хуҗалыгы җирләрен зональ эшкәртүгә, адаптив-зональ системаларның урнашуына китерә. Назыйф Раян улы – җир эшкәртү һәм үсемлекчелек мәсьәләләренә багышланган 28 монография, 450дән артык фәнни мәкаләләр авторы. Бу өлкәдәге ачышлары үсемлекчелек буенча укытыла торган китапларда чагылыш таба. 

1979 елны аннан Башкорт авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтын җитәкләвен үтенәләр. Бу чорда институтта эре селекция комплексы (фитотрон) төзелә, институтның матди-техник базасы ныгый, тәҗрибә хуҗалыклары булдырыла, югары уңыш бирә торган көзге арыш һәм бодай, карабодай, җиләк-җимеш культураларының яңа сортлары уйлап табыла. Алар бүген дә Россиянең күп кенә төбәкләрендә игелә. Гомумән алганда, бу чорда институт игенчелекнең туфракны саклау системасын эшләү һәм авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын барлыкка китерү буенча Россиядә билгеле фәнни үзәккә әйләнә. Шуңа да Назыйф Раян улының үзенә «Республиканың баш агрономы» дигән рәсми булмаган исем иярә. Ул әзерләгән «Игенчелекнең Башкортстан зоналары буенча фәнни нигезләнгән системасы» китабы хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнарның өстәл китабына әверелә. 1991 елны, беренчеләрдән булып, галим Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы итеп сайлана.

Әлбәттә, тыныч холыклы, кешеләргә ярдәмгә килергә һәрчак әзер торган, җирне – иң олы байлык дип санаган Назыйф Раян улы турында күп сөйләргә мөмкин булыр иде. Әмма безнең бүгенге героебыз – аның улы икәнен дә онытмыйк.

Бәлки, авыл хуҗалыгы өлкәсендә «Назыйф Раян улы» булып йөрергә теләмәү аларның бердәнбер уллары Рамилне Санкт-Петербург дәүләт университетының механика-математика факультетына китергәндер. Кем белә?! Бәлки әнисе Гөлниса Мәхмүт кызының математик булуы аның да әлеге белгечлекне сайлавына сәбәп булгандыр. Ни генә булмасын, Рамил Назыйф улы әтисе юлы белән китми: һөнәр сайлаганда ук үз урынын башка өлкәдә – математика, нефть һәм газ чыгару, нефть эшкәртү өлкәсендә табачагын ачыклап куя. 

1977 елда укуын төгәлләп туган җиренә әйләнеп кайтып, ул Уфа нефть институтының (хәзер Уфа дәүләт нефть техник университеты, УГНТУ) югары математика кафедрасында эшли башлый. 1995 елда математик модельләштерү кафедрасы оештырып җибәрә һәм шуны җитәкли, 1999-2001 елларда икътисад һәм менеджмент факультеты деканы була, 2001-2011 елларда – уку-укыту эшләре буенча проректор, 2007 елдан математика кафедрасы мөдире булып хезмәт итә. 2015-2020  елларда – ректор. Рамил Назыйф улы бүген – үз институтында  «Нефть һәм газны күчерү һәм саклау» кафедрасы профессоры. 

45 ел шушы вузда  җитәкче урыннарда эшләп, Рамил Назыйф улы университетны үстерүгә зур өлеш кертә. Р.Н.Бәхтизин ректор булган вакыт аралыгында УГНТУ республикадагы югары уку йортлары арасында беренче булып федераль статус – Россиянең терәк вузы исемен ала. Университетның  юбилеена «Университетның 70 еллыгына – 70 объект» дигән программа кабул ителә һәм тормышка ашырыла. Ул уку йортының матди-техник базасын заманча югары дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирә. Бу вакытта сафка баскан объектлардан, уфалыларга Космонавтлар урамындагы Аллеядагы скульптур композиция таныш һәм шәһәрнең иң матур урыннарыннан берсе буларак кадерле. Аның идеясе – Рамил Назыйф улыныкы, ташка исә Санкт-Петербургта яшәүче уфалы сынчы Илья Литвинов уйган. 

Иң катлаулы, республика бюджетына йогынтылы вуз белән идарә итүдән тыш, Рамил Назыйф улы фәнни тикшеренүләрне дә, җәмәгать эшләрен дә читкә куймый. Ул Башкортстан  вузларының ректорлар советы рәисе (2018) вазифасын башкара, Башкортстан  Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2001), Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2015), Башкортстан  Республикасының Халыклар Дуслыгы ордены (2020) кавалеры, башка бик күп мактаулы исемнәргә лаек була. Күрәбез, тормыш-көнитешнең бөтенләй үзгә тармагында әтисе уңышларын кабатлый.

Бу казанышларның тамыры бер – туктаусыз хезмәт, тырышлык, белем арттыру, башкаларны да гыйлем юлыннан ияртеп бару! Ул сайлаган фән өлкәсе дә нинди бит – нефть һәм газ сәнәгате!

Билгеле, Рамил Назыйф улы Башкортстанга әйләнеп кайткан 1980 еллар – республикада гына түгел, Идел-Урал төбәгендә кара алтын чыгаруның фәнни нигезләрен заманчалаштыру, бу процессның нәтиҗәлелеген арттыру хакында уйланган вакыт. Рамил Назыйф улын шушы гаҗәеп катлаулы һәм халык тормышын тиз арада яхшыртырга сәләтле өлкә үзенә җәлеп итә. Шуңа егет 1980-1983 елларда М.Азизбеков исемендәге Азәрбайҗан нефть һәм газ институты аспиранты, 1990-1992 елларда – докторанты булып белемен ныгыта. Остазы, мәшһүр галим һәм педагог, җәмәгать эшлеклесе, Азәрбайҗан милли фәннәр академиясе академигы Азат Хәлил улы Мирзаҗанзадә кул астында фән белән шөгыльләнү, Рамил Назыйф улының фикеренчә, аның үз юлын табуында иң зур рольне уйный. 

Рамил Назыйф улы фәнни юнәлеш итеп нефть һәм газ чыгаруда, аларны башка урыннарга җибәрү-илтүдә, эшкәртүдә, нефть-газ комплексының икътисадында математик методлар һәм математик модельләштерү куллануны сайлый. Матурлыкны, табигатьне, сәнгатьне яратуы, кеше фикеренең-фәлсәфәсенең тирәнлегенә соклануы белән кечкенәдән аерылып торган татар егете Азат Хәлил улында һәм фәнни, һәм шәхси остаз таба.

Р.Бәхтизинның нефтьне һәм газны башка урыннарга күчерү мәсьәләләрен тикшерү нәтиҗәләре әлеге өлкәдә дәүләти карарлар кабул итү өчен нигез дип табыла һәм Башкортстан Республикасы, Россия Федерациясенең ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрендә кулланыла башлый. Моннан тыш, ул скважиналарны җир астында ремонтлау эшенә әзерлек һәм аны башкару өчен җиһазлар комплексы уйлап таба, бу эшләрне башкарып чыгу юлларын тәкъдим итә. Торбада чакта ук сыеклык агымын эшкәртү механизмнарын табу, шулай ук, бу өлкәдә зур алга китеш дип бәяләнә ала. Болар барысы да гамәлгә керә, сәнәгатьтә кулланыла башлый. Нефть үткәргечләрнең технологик режимнарын эшләү, корыч резервуарларның файдаланылу мөмкинлекләрен киңәйтү, электр ярдәмендә җылыту юлы белән нефть продуктларын саклау һәм күчерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, резервуарларны куллануның куркынычсызлыгын тәэмин итү кебек мәсьәләләр дә профессор Бәхтизин хезмәтләрендә чишелеш таба. 

Галим тәкъдим иткән магистраль нефтьүткәргечләрдә капиталь ремонт ясарга әзерлек һәм аны башкарып чыгу, агымнар белән идарә итү технологияләре катламнарның җир маен бирү мөмкинлекләрен һәм нефть-газ эшкәртү сәнәгатенең гомуми социаль-икътисади нәтиҗәлелеген  күтәрүгә китерә.

Р.Н.Бәхтизин нефть-газ сәнәгатендәге хокукый-икътисади проблемаларны да урап узмый. Аерым алганда, нефть-газ проектларын тормышка ашырганда инвестор һәм дәүләт катнашының шартларын күзаллау, Башкортстан Республикасы төбәкләре икътисадына инвестицияләр җәлеп итү механизмнарын ачыклау, нефть чималын эшкәртүнең төрле схемаларын куллану вакытында матди агымнар белән идарә итү системасы – шундыйлардан. Ул – үз тематикасы буенча 20 фәннәр кандидаты тәрбияләгән, 380нән артык фәнни хезмәт, 10 монография һәм дәреслек авторы. Һәр ачышы-казанышы диярлек үз өлкәсендә бирелә торган бүләкләргә лаек була: Россия Федерациясе газ сәнәгатенең мактаулы хезмәткәре (1998), һәм Шәрәфле югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2010), Россия Федерациясенең мактаулы нефтьчесе (2019); академик П.Л.Капица (2005), академик  А.Х.Мирзаҗанзадә (2016) медальләре, академик И.М.Губкин премиясе (2016), К.Р.Тимергазин премиясе иясе ул. 

Бу урында кабат Рамил Назыйф улының остазына әйләнеп кайтырга кирәктер. Мирзаҗанзадә фәнни мәктәбе Башкортстанга 30-дан артык фән кандидаты һәм 20-ләп фәннәр докторы әзерләп бирә. Алар арасында Россия күләмендә танылган галимнәр – А.И.Спивак, А.М.Шаммазов, М.Р.Мәүлетов, А.К.Галләмов, В.Ф.Новосёлов, П.И.Тугунов, М.М. әсәнов, И.Ш.Әхәтов, В.А.Байков, И.Р.Байков, Р.К.Газизов, Р.Р.Газизов, А.Р.Латыйпов һ.б. бар. Гомумән, гаҗәеп шәхес – фундаменталь гыйлемнәрдән тыш, философия белән кызыксына, шәхес психологиясен якын итә, классик музыка һәм балетка мөкиббән кеше була ул! Үзенең укучыларына да, фән белән бергә, рухи үсеш юнәлешләрен күрсәтә, аларны үзе шикелле үк киң карашлы, тормышны һәм кешеләрне яратучылар итеп тәрбияли. 

Азат Хәлил улы Башкортстанда нефть һәм газ ятмаларын эшкәртүнең теоретик һәм гамәли мәсьәләләре, механика һәм гамәли математика буенча өр-яңа юнәлешләр формалаштыра. Аның катнашында Уфада югары математика, бораулау, теоретик механика, торбаүткәргеч транспорт, нефть ятмаларын эшкәртү кафедралары ачыла. Ике ел дәвамында ул үзе җәмәгать тәртибендә нефть ятмаларын эшкәртү кафедрасын җитәкли. Ул республикада 1978 елны Әсгать Галимҗан улы Гомәров нигезләгән легендар фәнни мәктәп-семинар белән җитәкчелек итә. Азат Хәлил улы чакыруы буенча күренекле галимнәр Р.И.Нигъмәтуллин, З.И.Сүнәев, Н.Х.Ибраһимов, М.Ә.Илһамов, З.П.Шульман һ.б.лар  Башкортстанга килеп, республика галимнәрен үзләренең эш нәтиҗәләре белән таныштыра. Бу семинарлар йөзләгән яшь галимнәр өчен фәнгә юл ача. 

Рамил Назыйф улының Татарстан белән хезмәттәшлеге турында да аерып әйтергә кирәк. Бер мисал: Р.Н.Бәхтизин һәм хезмәттәшләре тарафыннан агымлы аппаратларның төп гидродинамик характеристикаларын исәпләүнең теоретик нигезләре һәм методикасы эшләнә. 1999–2017 елларда Россия ягулык-энергетика комплексының 10 эре предприятиесендәге нефть чыгару һәм нефть эшкәртү объектларында 100 дән артык җилләткеч җайланмалы инновацион болгаткыч гамәлгә кертелгән булса, нефтьне тозлардан арындыру өчен хезмәт итә торган 30дан артык агымлы гидравлик болгаткыч Татарстанда, «Татнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 14  предприятиесендә кулланыла. Әлеге эшләнмәләрне куллануның икътисади файдасы йөз миллион сумнан артып китә.

Гадәттә, мондый технологияләрне чит илләрдәгеләре белән чагыштырып бәяләү кабул ителгән. Россиядәге һәм чит ил аналоглары белән чагыштыру эшләнмәләрнең өстенлекләрен тагын бер кат раслый, бигрәк тә монтажлау һәм хезмәт күрсәтү өчен җиңел булуы; озак хезмәт итү вакыты; хәрәкәтләнүче, әйләнүче өлешләре булмау; электр энергиясе кертү кирәкмәү, куркынычсызлык – шундыйлардан. Алар Россия Федерациясенең 14 патенты белән расланган. Р.Н.Бәхтизин җитәкләгән коллективның (Р.З.Нургалиев, М.М.Алиев, С.А.Трубкин, А.Г.Авзалетдинов, В.Ф.Галиәкбәров, Б.А.Яхин, Г.М.Сидоров) Дәүләт бүләкләре арасында «Нефть һәм нефть продуктларын әзерләү һәм эшкәртү вакытында җилләткеч җайланмалы, агымлы инновацион аппаратларны эшләү һәм киң сәнәгать кулланылышына кертү» дигән проекты өчен 2019 елны бирелгән Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе дә бар. Бүген исә Рамил Назыйф улы, УГНТУ, КФУ, И.М.Губкин ис. РГУ һәм Сколтех бергәләп оештырган консорциум – дөнья фәне югарылыгындагы «Планетаның сыек углеводородлар запасын рациональ үзләштерү» дип аталган фәнни үзәкнең  баш гыйльми хезмәткәре буларак, Татарстан галимнәре белән бергәләп яңа проектларны тормышка ашыру белән шөгыльләнә. 

Тагын бер өлкәне – Рамил Назыйф улының, уку-укыту һәм фән белән бер үк вакытта  2011-2015 елларда Башкортстан Фәннәр академиясе президенты булуын әйтми китсәк, дөрес булмас иде. Бу еллар республика Фәннәр академиясе тирәсенә көчле галимнәр – интеллектуаль көчләр туплану дәвере булды. Аерым алганда, технологик стартаплар белән шөгыльләнә башлау – академиянең киләчәккә карап башланган зур проекты иде. Фәнне популярлаштыру, яшьләр һәм балалар белән эшләү юнәлешендә дә өр-яңа мөмкинлекләр табыла: Фән һәм сәнгать музее оештырыла, республикага үзенең күргәзмәсе белән З.К.Церетели килә һ.б.

Рамил Назыйф улы бүген УГНТУда – остаз-профессор, диссертацияләр яклау советы рәисе, «Башкортостан Республикасында электрон мәгариф» ассоциациясе рәисе, Башкортостан Республикасы кече нефть компанияләре  ассоциациясе рәисе,  депутат... Йомшак-хәерхаһлы табигатьле, тыныч-сабыр холыклы галимнең шулкадәр иҗтимагый активлыгына сокланмый мөмкин түгел.

Гомер буе матурлык яратучы, хөр табигатькә мөкиббән булып яши ул. 1980 елларда Кавказ тауларында була, Памирдагы Ленин түбәсенә менә! Соңгы елларда Камчаткада, Ерак Көнчыгышта, Сахалинда, Курил утрауларында, Коль ярымутравында, Таулы Алтайда, Селигер күлендә, Якутия (Саха) Республикасында йөреп кайта. Караш җитмәс киңлекләрне, тын кысылырлык биеклекләрне, гаҗәеп матурлыкларны күрү туган җирләрнең кадерен тагын да ныграк төшендерә булыр: югыйсә әти-әниләре дачасы булган Йоматау турында сайт алып баруын, бу урынга кагылышлы  китапларны нәшер итәргә булышуын ничек аңлатыр идең?!

Башкортстанда Рамил Назыйф улының әтисе үстергән гаҗәеп затлы бакча хакында да легендалар йөри. Тамырлары белән җиргә береккән, рухы белән күкләргә омтылган кеше генә шундый гөлбакча үстерә ала торгандыр. Хәер, Рамил Назыйф улы үзе дә 2019 елны туган җире Яңа Аташның 100 еллыгына багышлап, авылда зур бәйрәм оештыра. Анда авылга нигез салучыларга мемориаль комплекс ачыла.

Гаиләсе дә гыйлем һәм сәнгать юлында, аның белән бергә атлый. Хатыны Мила Рәшит кызы – архитектор, фәннәр кандидаты, озак еллар вузда студентларга белем бирә. Яраткан кызлары Алия – математик-икътисадчы, фәннәр кандидаты, шулай ук фән юлын сайлаган. Оныклары Аэлита мәктәптә укый. Бәхтизиннарның яшь буыны да бабалары юлын лаеклы дәвам итәр – монда шик юк. Үрнәк алырлык асыл затлар биргән династия бит бу!

 

"КУ" 01,2023

Фото: Рамил Бәхтизинның

шәхси архивыннан алынды.

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев