Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

“Батырны бар да сөя!”

Кем һәм кайсы гасырда Уйлап тапкан ул аны?!

Кем һәм кайсы гасырда
Уйлап тапкан ул аны?!
Сабан туе бәйрәменең
Бар җирдә олы даны!

Атлар өстендә узыша,
Тауга таба йөгерә,
Көчен куеп бау тартыша,
Һәр уенда өлгерә!

Тик батырның зур хыялы-
Мәйданда җиңү яулау!
Көрәшчеләр арасында 
Үз исемеңне данлау!

Кулларында чиккән сөлге,
Уйларында- сөйгәне!
Аның өчен көрәшә ул,
Белсәң йөрәк көйгәнне!

Гел күтәреп өстән сала,
Тамашачы тын алмый!
Баш батырның чын исемен
Лаеклы килеш яулый!

Баһадирлар,яшь егетләр
Аны һавага чөя.
Үз яры гына да түгел,
Бар гүзәл аны сөя!

Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы Урта Терешка авылы

7 нче сыйныф укучысы

Илсаф Ришат улы Рамазанов эше.

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев