БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

***

– Көрәш үзеңне якларга да, кеше арасына керергә дә булыша, сизгерлеккә дә өйрәтә: кемнең кем икәнен чамалыйсың, – диде Фәйзелхан, Шәфкатьнең дә спорт белән шөгыльләнүен хуплап. – Тик менә йә хәрби училищега, йә спортфакка барам диюең генә, энекәш...

Абыйларына охшап, тоткан җирдә өзә торган, гәүдәгә нык Шәфкать мәктәпне тәмамларга җыена. Фәйзелхан янына Түбән Камага килгән иде, инде менә бергәләп авылга кайтып барулары, үз көенә ашыкмый гына йөзеп барган су трамваенда киләчәк турында гәп куертулары. Мәктәптә бию түгәрәгенә йөреп, республикада урыннар алып кайткач, сәнгать тә күңелен кымырҗыта егетнең.

– Спорт та, җыр-бию дә хобби гына булса, шәп, энекәш, ну барыбер бер төпле һөнәр кирәк ул. Әллә соң мединститутка барып карыйсыңмы, врач булыр идең, әти-әни дә олыгаеп килә, – диде гаиләдәгеләрнең һәркайсы өчен кайгыртуны язылмаган бурыч рәвешендә кайчан үз өстенә алганын абайламаган Фәйзелхан. Болай дигәндә, әлеге һөнәрнең авырлыгын чамаласа да, никадәр кирәкле икәнен күздә тота иде. Табибларның хезмәт хакы турында кызыксынганы булмады, менә анысын белми, ник дисәң, үзенең акчага кытлык кичергәне юк. Төзелеш бригадасы туплап, җәй җитсә шабашкадан кайтып кермиләр, уч тутырып, акча эшлиләр. Мамадышта, Сарманда, Азнакайда алар салган фермаларны саный башласаң...

Кая укырга керергә икәнен Шәфкать тәгаен белми иде. Моңарчы абыйсының киңәшләре гел өлге булганга, «врачлыкка барсаң...» дигәнен ишеткәч, берара уйланып калды. Абыйсы һәрчак алдан күрүчән, беркайчан юк-бар сүз сөйләп маташмый, җиде түгел, җитмеш кат үлчәп кисә...

Алабугага кайтып киткәч, пристаньнан шәһәр урамына күтәрелделәр.

– Тамагың ачтымы? – диде Фәйзелхан, абыйларча бер кайгыртучанлык белән. – Минеке ачты...

Ачмас, ди! Иртәнге бер чәшке чәй әзмәвердәй егетләргә нәрсә ул...

Абыйсы, Шәфкатьне урамда калдырып, ялт кына почмактагы кибеттән урап чыкты. Кулында ак күмәч белән юан бер таяк колбаса ялтырап күренде.

– Мә, тотып тор, – диде ул, нәрсәнедер онытканын искәргәч, кабат кибет ишегенә юнәлеп. Өр-яңа пәкене учында уйната-уйната әйләнеп чыккач, ике кулын селтәп торган Шәфкатькә карады да кашын аптыраулы җыерды:

– Колбасаны кая куйдың?

– Ашап бетердем.
– Ә-ә?.. Ну ничек, авыр түгелме соң?

– Ю-ууук...

– И-и, энекәш... Болай булгач, точно көрәшче чыга синнән... Шәфкатькә дә, үзе тренер булып эшләгән спортклубтагы егетләргә дә өмет баглап тора әле Фәйзелхан. Геннадий Муллин белән Флүр Ахуновның армиядән кайткач, көрәш түгәрәгенә кабат килүләре күңеленә сары май булып ятты. Мәктәптә тә бергә укыган бу ике дус егет теләсә кайчан берсе икенчесе өчен калкан булып баса торганнардан. Гена уйлап кына, бастырып кына үз сүзен әйтә, Флүрнең исә теле телгә йокмый. Яз көне, әнә, тренерыннан шампан шәрабын ничек каерып алды...

Фәйзелхан егетләрне метеор белән Казанга, классик көрәш бәйгесенә алып барган иде. Флүр финалга үткәч, икенче көнне тренеры аны спорт мастеры булган егет белән бил сынашырга әйдәде: «Шуны җиңсәң, үзем бер шампанское куям мин сиңа», – дип кыздырып та җибәргән булды. Флүр, көрәшкәндә, көндәшенә сөлек кебек ябыша, ничек атсаң да, өскә чыга, сизгерлеге бар. Спорт мастерының аны бала-чага урынына күреп, уйнап кына ябышасын, юк кына алым белән алып атарга ниятләвен Фәйзелхан сизеп тора. «Ул селтәнгәндә, шушылайрак итеп капласаң, кабыргага кыссаң, алып бәрәлми ул сине», – дип, егетне нәрсә көткәнен дә алдан ук өйрәтеп куйды. Бу юлы да Фазылның тоемлавы алдатмады: аның өйрәткәнен йотып кына алган шәкерте күз ачып йомган арада үзенең көндәшен җиңәргә дә өлгерде. Җиңдем дип түгел, шампанское эчәбез икән дип сөенеп килүен кара син аның... Елга портына барып, Түбән Камага кайтып китәргә җыенганда, Фәйзелхан аның нидер әйтергә теләгәндәй бөтерелеп йөрүенә артык игътибар да итмәгән иде, егетнең, түзмичә, турыдан ярып: «Теге шампанское бик еракта микән?» – диюен ишеткәч, шаулатып көлеп җибәрде. Нишләсен, вокзал ресторанына барып, биш бәясенә булса да, сап-салкын шампан шәрабе күтәреп чыгарга туры килде тренерга.

Шулай, шәкерт остаздан да уздырмаса соң...

Җәй җиткәндә, спортклубтагы шөгыльләр бетте, тренерларны, гадәттәгечә, «сбор»га, ялга җибәрделәр. Янәсе, өч ай буе көч җыярга, шөгыльләнергә... Егетләрнең үз «сбор»ы: бригадир Галимҗан әллә кайчан әйтеп куйды, төзелеш бригадасы белән шабашкага, «Петровский» спирт заводын торгызырга алып китәм, диде. «Айга мең тәңкә түлисеңме – барабыз», – диде Фәйзелхан. Үткерлектә, елгырлыкта Галимҗанга тиңнәр юк, колхоз председательләре белән дә, кассир кызлар белән дә сөйләшә белә, акчасын да табар... Дүрт егет «котельный» ясарга тиеш булдылар. Кирәк-яракның барысын бригадир табып китерә иде, тик түбәгә чыгарырга торба кирәктә, эт белән дә эзләп табышлы булмады үзен. Егетләрнең тәк прусты вакыт үткәрергә исәпләре юк иде, «эшлекле» киңәшмә ясап алдылар.

– Нишлибез? Галимҗанны көтәбезме?

– Аны көтсәң, күз күгәрер...

– Күршедәге шабашниклар бригадасында торба бар, койма буенда тау булып өелеп тора...

– Ну?

– Шуннан эләктерсәк...
Әйтелдеме – эшләргә кирәк.

Фәйзелхан белән Габбас иртә таңнан, кеше-кара уянганчы шунда юнәлделәр. Дүрт-биш кеше бергә көчкә күтәрердәй авыр, унике метрлы торбага икәүләп теге яклап та, бу яклап та карап-карап тордылар. Торба кирәк, ничә йөз кило булса да алып кайтырга кирәк...

Үч иткәндәй, кыймылдаулары булды, күрше шабашникларның бригадиры тып итеп каршыларына килеп чыкмасынмы?! Ул берара шушы галәмәткә – коточкыч авыр торбаны икесе ике баштан җилкәләренә салып атлаган егетләргә шаккатып карап торды. Аннан:

– Ну, егетләр, сез аның кыскарагын алыгыз, нигә шулкадәр авырын, озынын күтәрәсез, имгәнәсез бит, – диде ул, аның «товарын» шудыручы егетләргә, әллә аптыраудан, әллә шок хәленнән айный алмаган халәттә.

Бу вакыйга мизгел эчендә авылга таралып, детектив рәвешендә дәвам итте. Нәкъ шул көнне бер егет үлеп, халык телендә: «Иртән теге авыр торбаны күтәргән егетләрнең берсе йөрәк тамыры шартлап үлгән икән», – дигән сүз капкадан-капкага шакып чыккан икән. Фәйзелхан белән Габбас аны-моны ишетергә өлгермәгәннәр иде, вак-төяк алырга авыл кибетенә килеп кергәч, сатучы кызлар аларны күреп:

– Үлмәгәннәр бит, исәннәр бит! – дип аһылдап җибәрделәр. Баксаң, авылда кемдер сыйфатсыз аракы эчеп үлеп киткән булган икән...

«Шабашка»ның маҗаралар белән тулы өч ае үтеп киткәч, егетләр шәһәргә кесә тулы акча белән кайтып төштеләр... 

***

Ят инде Казанда, бүлнис түшәменә күз текәп... Бәләкәй генә бер вирустан җиңелергә әзер булып. Менә адәм көлкесе... Ә бит нинди чаклар бар иде! Бөтен Татарстанның, һәр авылында, һәр районында, шәһәрендә берсеннән-берсе көчле үз батыры булган, шул батырлар барысы бергә көч сынашкан башкаласыннан, баш батыр исемен үз җилкәңә салып, башыңны мәгърур тотып кайтып киткән чакларың бар иде бит! Исеңә төшер, Фәйзелхан, исеңә төшер. «Бу авыру хәтерне гупчим бетерде», дип зарланырга ашыкма. Син бит ул елларны-көннәрне минуты-сәгате белән хәтерлисең. Дөньялар рәтләнеп, җиңүчегә машиналар биргән елларда үзеңә тәтегәннәренең төсен, маркасын оныткан булуың бар, әмма да элгәре чактагы бүләкләрнең – республиканың баш батырына бирелгәннәренең берсе дә онытылмаган. Юклык чорда, һәрнәрсәнең кадере һәм кыйммәте бар чакта, вак кына әйбергә дә зур итеп сөенә белгән чакта эләккән бүләкләр иде бит алар, исеңдәдер. Сиксән бердә – 16 сумлык «Смена» фотоаппараты эләкте, сиксән икедә – юньләп эшләмәсә дә, бик затлы күренгән транзисторлы приемник. Сиксән биштә абсолют батыр калгач – артына зур итеп «СССР» дип язылган спорт костюмы бирделәр. Исеңдәдер, машина алганнан болайрак сөендең син аңа...

Дәрья-сулар дулкынланып, кайчан да бер тына, ә менә алтын балык турындагы әкияттәге шикелле, җиңү тәмен бер татыган күңел тына-тынычлана белми икән. Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы батыры дигән исемнәр генә җитмәде, Казанны, республиканы яулыйсың килә иде. Борының да югарырак булгандыр, кем белә: исемең татар көрәшчеләре арасында язгы күкрәү булып яңгырый иде бит, Сабан туйлары җитсә, кайберәүләрне, «моңа якын килә күрмә», дип алдан кисәтеп куялар иде, янәсе, сөяк-санагыңны җыеп алалмавың бар...

Республиканың баш батыры дигән исемне беренче тапкыр кайчан яуладың, хәтерлә әле... Зарланма, сулыш алуы авыр, баш кыса, күкрәк изелә дип еламсырап ятма монда. Эшсез ятма! Хәтереңне булса да игәүлә!.. 1981 елның 14 июле идеме? Татарның 32 пәһлеванын Казанның Үзәк һәм ял паркына көч сынашырга җыйдылар. Олимпия системасы: бер егылдыңмы, ярыштан шунда ук төшеп каласың. Беренче әйләнештә өчәр минутлык ике период иде, көрәшчеләр саны байтак кимеде. Син анда башта Мамадыш егете Фәрит Сибгатуллинны ектың. Икенче әйләнештә дә җиңүчеләр сафында калдың. Ярымфиналда көрәш вакытын ун минут итеп үзгәрттеләр, исеңдәме? Ну анда егетләрнең иң-иңнәре калган иде шул, кайберсенә күз ачып йомган мизгел дә җитәрлек булды: Әнвәр Гыйләҗевны исеңә төшер, Фоат Шәйдуллинны 20 секунд эчендә аркасына салды! Финалда сез Әнвәр белән икәү калдыгыз. Аңа 21 яшь булгандыр, татар-башкорт көрәше буенча РСФСРның спорт мастеры. Бер-берегезне күтәреп салу түгел, урыннан да кыймшата алмыйча, биш минут буе әйләнеп йөрдегез, онытмагансыңдыр... Хөкемдарларның кисәтү ясавы гына кыздырып җибәрде үзеңне, тәнәфестән соң, көндәшеңне җирдән аерып, янбаш аша келәмгә тәгәрәттең. Шулай башта бер, аннан тагын, тагын баллар алып, өчкә ноль исәбенә җиңдең... Иптәшләрең центнерлы гәүдәңне күккә чөйде ул көнне...

Икенче җиңү Үзәк стадионда, сиксән икенченең июлендә булдымы? Ул елны көрәшчеләр саны кимрәк, егерме биш иде, ахрысы. Авыр үлчәүдә Әсхәт Фәхретдинов белән сиңа Марат Зәкиев, Хәмзә Шакиров, Нурсил Галиевлар ничек каршы торды, ә?! Ахырдан, ике авырлык үлчәвендә җиңгәннәр абсолют батыр исеме өчен көрәшкәндә, көндәшең Казанның Совет районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Григорий Канашев иде. Синнән егерме килограммга кимрәк, ут егет, тиз генә күтәреп бәрә торган булмады үзен, беренче периодта «тоттырмый гына, йөгереп кенә» йөрде. Икенче периодта, сөлгеләрне билгә бәйләгәч, китереп кыстың...

Тагын шул ук мәйданнан сиксән бишенче елны баш батыр исемен алып киттең син. 33 көрәшче идегез, өч төркемгә бүленеп көрәштегез. Азакта, исемне яулау өчен, Фәрит Шәйхетдинов, Габбас Әхмәдиев белән бил алышырга туры килде, исеңдәдер. Фәрит синең 105 килолы авырлыгыңа артык каршы торалмады. Ә менә Габбас белән шактый озак бөтерелдегез. Көндәшеңнең ике кулын кыстырып, үзеңнең күкрәккә кысып ыргым ясый торган гадәтеңне белә бит Габбас, шундый мөмкинлек бирмәс өчен тырышты ул. Ахыр чиктә, сөлгеләрне билгә бәйләгәч, әйләндереп салдың...

Ә менә бер елны Чаллы Сабан туеннан соң, җиңелгәне өчен Габбасны ничек сүккән идең, исеңдәме? Габбас сиксән биш килограммлы авырлык үлчәвендә көрәшергә дип килгән иде дә, сиксән килолы авырлык үлчәве буенча көрәшәселәр икән. Ике-өч килограммы артык булгач, авыр үлчәүдәгеләр исемлегенә яздылар. Синең белән туры килсәм, алга җибәрермен, дип ниятләве дә булган... Ә сиңа бу юлы Хәбил Бикташевне җиңү насыйп булмады, балл алып, өстенлек яулады ул. Үзең дә инде... дзюдо буенча Европа чемпионы, сумо буенча ил чемпионаты призеры дигән катлы-катлы исемнәре булган атаклы көрәшче алдында бераз каушабрак калдың, көрәш башланганда усаллыгың, үз-үзеңә ышанычың җитеп бетмәде. Югыйсә психологик халәттән күп нәрсә торганын бик әйбәт белә идең. Соңыннан, «эх, тагын бераз вакыт тигән булса» дип үкенсәң дә, кем әйтмешли, поезд киткән иде...

Ярымфиналда сиксән ике килолы Габбас белән 124 килолы Хәбил көрәшкәндә, һәркем, көндәшләр үзләре дә бары тик бер генә төрле финал көткән иде. Шулчак кеше ышанмастай хәл булды да куйды: үзенә «баласытып» кына караган көндәшеннән әле тегеләй, әле болай итеп «качып» йөргән Габбас, вакыт бетеп килгәндә, аның ике аяк арасына кереп, күкрәккә алып, ыргым ясады да, балл белән җиңеп тә куйды. Бу шулкадәр көтелмәгән хәл иде, тирә-яктагы халыкка шок булды, мәйдан өстен тоташ гүләү биләп алды.

Әлеге хәлгә үзе дә ныклап ышанып бетә алмаган Габбас финалда Исмәгыйль Баязитов белән калды. Алдагы атнада гына бу икәү Мөслим Сабан туенда көрәшеп, Габбас аны җиңеп кайткан иде. Бу юлы шуңа тугарылыбрак китүе булдымы... Инде балл арты балл алып, өч балл белән җиңүгә таба бара иде. Синең: «Кулыңны кыстырмаааа! Кулыңны бирмәәәә!» дип кычкыруыңны да колагы «өйрәтмәсәң...» диебрәк кенә ишетте... «Чистага бәрим үзен» дип тарткан бер мәлдә, шушы алымны, үзенең йолдызлы сәгатен көтеп кенә торган Зәй баһадиры аның кулын кыстырып та алды, әйләндереп тә салды...

Түбән Камага кайтып, дус-иш белән су буенда утырганда, әй, сүктең инде үзен: «Вәт җүләр, вәт җүләр! Өч балл була торып, нигә кирәк иде сиңа чистага сугам дип маташу... Күлмәгеңне салып ташлап, публикага фигура күрсәткән булып... Их, җүләр! Шулай итмәсәң, менә хәзер кильки консервасы ашап утырмас идек, тәкә боты кимерер идек...»

Шул чаклар, яшь чаклар, җүләр чаклар сагындыра. Әле дә, Габбас белән очрашканда, гел кабатлыйсың бит: «Элек акча да юк иде, кесәдә биш тәңкә күренсә, кафега-ресторанга кереп, дуслар белән рәхәтләнеп гөрләшеп утыра торган идек. Хәзер менә кешедә акча да бар, элекке дусларны гына җыеп булмый, таралыштылар, дөнья басты», – дип искә төшерәсең дә көрсенеп куясың...

Яшьлек беләндер инде, ул чактагы тормышның сорылыгы күзгә бөтенләй күренмәгән... Казанны гына кара... Юкса, кая ул бүгенгедәй гөлбакча булып утырган урамнар, киштәләре сыгылып торган кибетләр. Җилкәңә асарга спорт сумкасы, өстеңә кияргә спорт костюмы алам дисәң дә, кибетче кызлар алдында сандугач булып сайрарга, аларны елмайтыр өчен анекдот сөйләргә, җанатар итеп көрәш карарга чакырырга кирәк үзләрен. Шул чагында, Ходайның хикмәте, әллә каян астан гына сумканы да табып бирәләр, костюм да өстеңә менеп кунаклый.

Нигә әле кызлар дигәч, хәлсез башыңны Резида яткан якка борырга маташасың? Ул бит синең тормышыңа соңрак килеп керде, җүләр бөдрә чәчләреңнең кайберсе акыллы башыңны ташлап китәргә җыенганда, утызың тулып килгәндә. Аңынчы кызлар кулы тотып караганым булмады дип кычкырып әйтә күрмә, тавыклар кычкырып көләр... Ә тәүге самими мәхәббәт... Юк, анысына кагылма син, хәтер. Кайчагында, йөрәкнең ерак, бик ерак почмагыңда, үз-үзеңнән яшереп куйган бәллүр хисләр була. Кагылма син аңа. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров җыр сузганда, кушылып моңлануың бик җиткән:

Син мине яшәрттең, яшьнәттең,

Теләмим ярсуның тынганын.

Күрмәсәм мин сине дөньяда,

Яратмый китәсе булганмын.

Утка сал, суга сал син мине,

Үзең дә бер дөрләп ян әле.

Үземә булмасаң булмассың,

Җанымда яз булып кал әле...

Лутчы... көзге алдына басып, үз-үзең белән сөйләшкән мәлеңне хәтерлә: «Утызга якынлашып киләсең, пеләшең күренергә итә, синең кебекләр күптән инде өйләнеп, бала үстерә. Йә, кайчанга кадәр дуадак каз булып йөрергә уйлыйсың?» – дидеңме әле үз-үзеңә? Берәр тыныч, сабыр холыклы татар кызы очраса дигән уй да ярып керде, шулаймы? Җилбәзәк, ут борчасыдай кызлардан курка идең...

Юкарак гәүдәле, кара чәчле, көнчыгыш гүзәлләренекедәй озынча кара күзле Резиданы беренче тапкыр ул эшләгән җиһаз кибетендә күрдең. Юк, үзеңне алдавың. Элегрәк, әле ул бүләкләр бүлегендә сатканда, шундагы Римма исемле кыз янына сугылганда да күрми калмагансыңдыр. Әллә, артык тыйнак, ипле булып, чыннан да күзеңә чалынмады микән... Уртак танышыгыз Рөстәм алып кергән иде сине «мебельный»га. Резиданы кинога чакырдың, ә ул:

– Мин таныш түгел егетләр белән кинога йөрмим, – дип баш тарткан булды.

Шулай башланды бит очрашуыгыз?

Иптәш кызларының синең хакта «бөтен белгәннәрен» ачып салуы да куркытмагач, сиңа кияүгә чыгарга ризалык биргәч, куш йөрәкле булган инде үзе дә...

– Резида... – Пышылдаулы чыкса да, ирнең эндәшүе янәшә караватка барып җитте.

Үз хәле хәл хатыны башын әкрен генә аның ягына борды, карлыган күзләре сүзсез сорау белән тын гына Фәйзелханга текәлде.

– Бүген... ничәсе?

Әйтерсең, менә монда, больница диварлары арасында көчкә сулыш алып ятканда, шушыннан да мөһим сорау юк.

Резида да белми. Вакыт исәбе күптән чуалды. Югыйсә коронавирус диагнозы куелып, дәваланып, инде аякка басабыз, дип өметләнеп йөргәннәр иде. Дәһшәтле давыл булып, көннәрдән бер көнне кинәт бөтенләй аяктан екты каһәр чир. Шуннан бирле икесе ике мендәрдә уйлар утравында бикләнеп калган шикелле.

Резида да язмыш йомгагын кырык сүтеп, кырык җыйды. Кызык та, кызганыч та: кайчак кешегә, үз гомере турында туктап уйланыр өчен әллә нинди катлаулы сәбәпләр дә кирәк икән.

Кояшлы Үзбәкстанның Чирчик шәһәрендә туып-үскән җиреннән урман куенындагы Морт авылына килеп төпләнер дә, дөбердәтеп сыер саварга, каенанасы Мөкәррәмәгә ияреп, төтәсләгеч тотып, умарта карарга өйрәнер дип кем уйлаган. Әтисе Фатих белән әнисе Гөлсемнең иркә кызы, апасы Рәшидә белән абыйсы Рәшитнең тәти сеңлесе булып, беркемгә күтәрелеп бәрелми генә, тыныч кына яшәргә өйрәнгән җиреннән яңа гаиләнең кайнап торган тормышына килеп кушылыр дип, кем күзаллаган... Язмыштыр, Үзбәкстаннан Түбән Камага күчеп кайтулары да, Фәйзелханны очратуы да, әти-әнисенең булачак кияүне ошатулары да – барысы да алдан язылган язмыштыр...

Үзе баскан урынында ут чыгара торган ире бөтен кешене дә шулай булырга тиеш дип күзаллый иде, ахры, Резидага да, «тыныч хатын кирәк дип теләгән идем, кирәгеннән артык тыныч булып чыктың бугай», дип, кайчак турыдан ярып әйтеп куя. Уллары тугач, аның нәни гәүдәсенә шаккатып карап, «И-и, өч литрлы банка!» – дигәнен дә хәтерли әле Резида. Әйтерсең лә, сабый бала туганда ук, Фәйзелхандай пәһлеван булып туарга тиеш... Шулай булуын теләгәндер: башта Илнар дип исем кушкан җиреннән, бераз вакыт узуга, Фидель дип үзгәртеп куймас иде. «Фидель Кастро, йодрыкларын төйнәп, бөтен Американы куркытып тора. Минем улым да шулай нык булсын!» – диде ул чакта Фәйзелхан. Хакимнәр алышынган саен битлеген, кыйбласын үзгәртеп торучыларны җене сөйми, Куба башлыгын үз фикере булганы өчен хөрмәт итә иде.

«Улым да, кызым да эшнең нәрсә икәнен күреп үссеннәр», – диде әтиләре. Авылга кайткач, мал тотмый гына яшәрлекләре дә бар иде, «хет профессор, хет кем бул – авыл эшен, эш рәтен белергә кирәк» – Фәйзелханның һәрнәрсәгә үз карашы. Сыерчык оясы ясыйлармы, өй төзиләрме – барысын җиренә җиткереп эшләргә кирәк икәнен үз мисалында күрсәтте. «Менә сиңа бер үгез, ашатасың, эчертәсең, астын чистартасың, итен саткач, акчасы үзеңә була», – диде ул Фидельгә, абзар ишеген ачып күрсәтеп. Үгезне тәрбияләп, итне сатып, хәйран акчага ия булган улының уйлы йөзен күргәч, мыек астыннан елмайды да: «Нәрсә, нишләргә инде бу акча белән дип баш ватасыңмы?.. Доллар сатып ал», – дип киңәш бирде. «Кайда, кем арасында булсаң да, ир-егет була бел. Әйттеңме – эшлә!» – дия-дия, Казанга, эчке эшләр министрлыгының юридик институтына озатты. Анда биш ел укуның эш стажына керәсен дә, шәләй-вәләй йөрергә урын юклыгын да, тәртипләрнең кырыслыгын да, стипендиянең шактый икәнен дә аркылыга-буйга үлчәгән булгандыр, мөгаен... Студент чакта, урып-җыю чорында авылга кайтып, Фидель «КамАЗ»ына да, комбайнына да утырды – егетнең дә, әтисенә охшап, үҗәтлеге, чыдамлыгы, эшсөярлеге җитәрлек иде. Әнә хәзер Самараның районара тикшерү бүлеге җитәкчесе вазифасын башкара – даирәсендә, аның кебек, аһ-һай, тагын кем дә булса бар микән... Кирәксә, кирпечен дә тезә белә, бетонын да болгата, электрик булып та эшли ала. Кая барса да эшсез кала торганнардан түгел... Атасыннан күреп, ул үсә диюләре дөрес шул.

Ата кеше шулай буладыр. Малаенда үз дәвамын күрергә телидер. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10,2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: